Сыйныфтан тыш уку дәресе «Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" әкиятен өйрәнү»
Сыйныфтан тыш уку дәресе
Класс: 5б
Укытучы: Гайсина Г.Г.
Дәрес темасы: Ана җылысы – кояш җылысы
(Фәнис Яруллинның “Кояштагы тап” әкиятен өйрәнү.)
Максат |
Фәнис Яруллинның “Кояштагы тап” әкиятен өйрәнү |
Планлаштырылган нәтиҗә Универсаль уку гамәлләре (УУГ) |
– Фәнис Яруллинның “Кояштагы тап” әкиятен уку һәм анализлау; – әсәрдәге геройны характерлап, аның турында фикер әйтә белү; – әсәрнең эчтәлеген мөстәкыйль рәвештә үзләштерү һәм анализ ясау күнекмәләре булдыру; – әкиятнең темасын, проблемасы, максатын мөстәкыйль билгели алу; – әниләргә хөрмәт хисенә төшенү. ШУУГ: яхшылык- начарлык кебек сыйфатларны тану, бәяләү; ТБУУГ: дөрес нәтиҗәләр чыгару, гомумиләштерүләр ясый белү; КУУГ: үз фикереңне телдән башкаларга төгәл һәм аңлаешлы итеп җиткерә белү; РУУГ: уку мәсьәләсен фаразлау. |
Төп төшенчәләр |
Әкият, матурлык, ямьсезлек, легенда, табигать образлары |
Предметара бәйләнеш |
Әхлак, география |
Эшне оештыру төрләре |
Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү |
Чыганаклар : – өстәмә |
Ф.Яруллинның хикәяләр җыентыгы |
Дәрес планы
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру
1. Дәресне оештыру.
Балаларда яхшы кәеф тудыру.
− Хәерле иртә, балалар! Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.
Укучылар теләкләр тели:
− Яңа көн тынычлык алып килсен!
− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!
− Әти-әниебезгә, дусларга ягымлы булыйк!
- Мин сезгә уңышлар телим. Дәрестә игътибарлы булыгыз, бер-берегезгә ярдәм итегез, актив катнашыгыз.
Мотивация (эшкә кызыксыну) тудыру.
–Укучылар, минем кулымда нәрсә?
– Кәгазь бите.
– Ул нинди төстә?
– Ак.
– Аның уртасында нәрсә бар?
– Кара тап.
– Әйдәгез, без бу тапны бозгыч белән бетереп карыйк. Эзе калдымы?
– Калды
– Ә хәзер штрих белән бозып карыйк. Штрих эзләре калдымы?
– Штрих белән бетергәнебез күренә.
– Әйе, һәр таптан беленер-беленмәс кенә эз калды.
Бу мисалны кеше тормышындагы нинди гамәлләр белән тәңгәлләштереп була?
– Кеше нинди дә булса начарлык эшли. Бу начарлыкны ул үзе дә онытып бетерә алмый, башкаларның да исендә кала.
II.Уку мәсьәләсе кую
– Димәк, укучылар, уйлап карагыз әле, без бүген сезнең белән нинди әдәби әсәр турында сөйләячәкбез?
- Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” хикәясе турында.
- Дөрес ,укучылар. Сез өйдә әкиятне укып килдегез. Әкият турында сөйләшә башлаганчы аның авторы Ф.Яруллин турында бераз гына мәгълүматлы булыйк . Мин сезне аның тормыш юлы белән таныштырам.
Күренекле язучыбызга быел 9 февральдә 80 яшь тулды. Ф.Яруллин 1938 елда Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туа. Ул кечкенәдән әтисез кала. 1942 елда Ф.Яруллинга 4 яшь вакытта әтисе сугыш кырында үлеп кала. Әнисе Гафифә апа 6 баланы ялгызы тәрбияләп үстерә. Фәнис абыйга ачлыкны да, ялангачлыкны да күрергә туры килә. Үзләренең авылларындагы сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, 3 ел монтер булып эшли. Аннары Армия сафларына алына. Тормыш бик катлаулы ул, балалар. Кешеләрне зур сынау алдына китереп куя. Ф.Яруллин белән дә шулай була. Армиядә ул спорт белән мавыга. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып имгәнә. Гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала. Аңа бу вакытта бары 20 яшь кенә була. Ул бик озак шифаханәләрдә ятып дәвалана. Моннан соң аның бөтен тормышы үзгәрә. Ул үзенең аянычлы хәле, язмышы белән көрәшеп яшәүгә күчә. Бу рәвешле яшәү Ф.Яруллиннан бик зур ихтыяр көче сорый. Ул үзен башкалар кебек үк кеше итеп сизү өчен аң-белемгә омтыла. Иң элек урта мәктәпне тәмамлый. Аннары читтән торып һәм бик күп көч куеп Казан дәүләт университетында белем алып чыга. Аның тирәсендә ярдәмчел, яхшы күңелле кешеләр була, аңа бик теләп ярдәм кулы сузалар, язмыш кочагына ташламыйлар. Ә иң зур ярдәмчесе, олы терәге әлбәттә - аның әнисе Гафифә апа була. Ана баланы тудыручы да, аңа һәрвакыт һич авырсынмыйча ярдәм итүче дә. Шуңа күрә язучы дөньядагы аналарның барысын да ярата. Бу темага бик күп шигырьләр яза.
-Дәресебезнең темасы да әниләр белән бәйле. Игътибар белән экранга карыйбыз. Экранда мәкальләр бирелгән.
Өйнең яме ана белән;
Ана җылысы – кояш җылысы;
Әни суккан авыртмый;
-Укучылар, бу мәкальләрне нәрсә берләштерә?
-Алар барысы да әниләр турында.
-Ә кайсы мәкаль сезгә бигрәк тә ошады, кайсы мәкаль сез укып килгән әсәргә ныграк туры килә?
- Ана җылысы-кояш җылысы.
-Ни өчен ана җылысы кояш җылысы белән чагыштырып бирелә? Әйдәгез шушы сорауга җавап эзлик әле.
III Өй эше тикшерү.
Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкиятен бүлекләргә бүлеп сөйлик һәм аларга исемнәр бирик.
Сүзлек өстендә эш (тәкъдим ителә)
Каф тавы – Кавказ тавы
Тап -пятно
Шифалы – файдалы
Офык – горизонт
Шомлы – куркыныч
Мөлдерәмә - тулы
Яманлык - начарлык
Әсәрне өлешләргә бүлик һәм аларга исемнәр бирик.
Төркемнәрдә эш.
1 нче бүлекне рольләргә бүлеп укыйлар. Бүлеккә исем бирелә.
Малайның әнисе авырый( АВЫРУ АНА)
2 төркем эчтәлеген сөйли. Бүлеккә исем бирелә
Малай әнисен алдый (ЯЛГАНЧЫ МАЛАЙ)
3 төркем 3 нче бүлеккә рәсем ясый, кыскача сөйли
Кояш елмаеп җибәрә (КОЯШТАГЫ ТАП)
IV. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү
Сорауларга җавап бирү
-Кояшның каралу сәбәбен әни кеше ничек аңлата? Шул урынны табып укыгыз.
(Укучылар: Кемдер бу дөньяда ялган эш кылган булырга тиеш, улым. Кояшны шул кеше өчен оялудан йөзе каралып чыккан.)
Әсәрдән авторның чыгарган гомуми нәтиҗәсен табып укыйбыз. (укучылар җавап бирә)
Бер генә яманлык та эзсез калмый.
– Дөрес, укучылар, дөньяда бер генә начарлык та эзсез калмый. Бу турыда татар халкында бер гыйбрәтле кыйсса да бар. Тыңлап китегез әле.
Бер малай әнисе белән генә тора. Ул, улы начарлык эшләгән саен, рәшәткәгә бер кадак кага бара. Еллар уза, бала үсеп буйга җитә. Беркөнне ул кадакларга игътибар итә һәм әнисе янына килә. Әни, нигә син шулай күп итеп кадаклар кактың? - ди. Әнисе: “ Улым, менә син бер начарлык эшләгән саен мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, ничаклы алар?” – ди. Улы уйга кала һәм гел яхшылыклар гына эшләргә сүз бирә. Шулай эшли дә. Менә ул да олыгая, әнисе дә карчыкка әйләнә. Әнисе янына беркөнне килә дә: “ Әни, кара әле, рәшәткәдә бер кадак та калмады. Мин яхшылык эшләгән саен берсен ала бардым. Начарлыкларыма каршы яхшылык эшләдем”, - ди. Ә әнисе болай ди: “ Улым, әйе син күп яхшылыклар эшләдең һәм, шулай итеп, начарлыкларыңны бетердең дә кебек, тик әнә, кара әле рәшәткәләргә, никадәр кадак эзләре. Аларның эзләре калган бит”, - ди.
V Белемнәрне яңа ситуациядә иҗади куллану һәм эзләп табу
-Әкияттә кемнәр катнаша? Төп образларны атагыз әле?
-Малай һәм ана һәм кояш
- Сезнең алда әсәрнең геройлары өч төркемгә аерып бирелгән. Аларга хас булган сыйфатларны тиешле рәткә урнаштырырга кирәк.
эшчән, ялганчы, тырыш, ялкау, ягымлы, күзәтүчән, үзен генә яратучы, кайгыртучан, гафу үтенә, оялчан, үз хатасын таный, сабыр, миһербанлы, киң күңелле, яктылык чыганагы, елмая.
-Димәк, ана образына нинди сыйфатлар хас?
-Ана эшчән, тырыш, ягымлы, кайгыртучан, сабыр, миһербанлы, киң күңелле һ.б.
-Әйе, укучылр, барлык әниләр миһербанлы, киң күңелле, баласы өчен җанын бирергә әзер.
-Малайга нинди сыйфатлар хас? Аның тәртибе сезгә ошыймы? Ни өчен ошамый?
- Ялкау, әнисен тыңламый, алдый. Ул әнисе авырганда аңа ярдәм итми, бөтен дөньясын онытып, урамда уйный, әле тагын ялганлый да, әнисе кушкан чишмәдән су алып кайтмый.
- Ул боларны начарлык эшлим дип эшлиме? Малайның яхшы сыйфатлары бармы?
- Дөрес, ул үзенең ялгышын, гаебен таный. Дөньяда яшәгәндә, бөтен кеше дә ялгыша, ә балалар бигрәк тә. Иң мөhиме: ул ялгышны вакытында күреп, төзәтә белергә кирәк.
- Ни өчен малай уенга бирелә?
- Аның уйныйсы килә, әле ул кайсы эш мөhимрәк икәнен аңлап бетерми.
- Сез малай урынында булсагыз нишләр идегез?
-Кояшка нинди сыйфатлар хас? ( Кояш бар нәрсәне дә күрә: яхшылыкны да, яманлыкны да. Кояш бу әсәрдә малайның ялганыннан оялып карала, ә малай гафу үтенгәч, ул елмаеп җибәрә. Кояш ул- безне яшәтә, җылыта, безгә нур һәм яктылык бирә.)
Кояш – символик образ. Ул – яктылык, матурлык билгесе. Кояш җиргә, хайваннарга, үсемлекләргә көч, җылылык бирә.
Хәзер кояш сүзенә якынрак килик әле. Аның мәгънәсе аңлатмалы сүзлектә ничек күрсәтелгән икән?
Кояш. 1. Без яшәгән планета – Җир hәм башка планеталарның әйләнеш үзәгендә торган зур күк җисеме – янар йолдызларның берсе.
2. Бәхет, шатлык, сөенеч чыганагы. (күчмә мәгънәдә.)
-Кояшта ни өчен таплар бар? География дәресләрендә бу турыда ниләр өйрәндегез?
-Ни өчен Ф. Яруллин кояш образына мөрәҗәгать итә?
“Әнинең җылы кочагы” диләр. Әни дә безгә җылылык, көч, рәхәтлек бирә. Димәк, ана җылысы – кояш җылысы.
Физкультминутка
Кояш арыды, ял итә (кулларын партага куеп, башларын кул өстенә куеп йоклыйлар)
Кояш уяна, елмая.(торып басалар, кулларын югары күтәрәләр һәм өскә карыйлар)
Кинәт җил чыкты.(уңга, сулга чайкалалар)
Күк күкри башлады.(кул чабалар)
Яңгыр ява башлады(бармак очлары белән партага бәргәлиләр)
Яңгыр бетте, кояш балкый.(кулларны өскә күтәреп, тирән сулыш алалар һәм утыралар)
- Сезгә өйдә кайчан күңеллерәк? Әни өйдә булгандамы яки ул югындамы?
-Әни өйдә булмаса, бернинди ямь дә юк, бөтен дөнья караңгылыкка чумган кебек тоела. Фәнис Яруллин үзенең “Бушлык” дигән шигырендә шул турыда әйтә. Укучылар, сезгә шундый бирем. Партадаш иптәшегез белән киңәшеп, түбәндәге сорауга җавап эзләп карагыз әле:шигырь ни өчен “Бушлык” дип атала икән?
“Бушлык”. Фәнис Яруллин.
Өйнең эче яп – ялангач,
Белмимен әллә нигә?
Кайтып керәсе дә килми
Бүген бөтенләй өйгә.
Бөтен нәрсә үз урынында,
Тик җитешми әллә ни...
Әй, онытып торам икән:
Өйдә юк бүген әни!
- Әйе, укучылар, әни өйдә булмаганда, бик күңелсез, моңсу. Язучы юкка гына әни белән кояшны янәшә куймаган икән. Ә күктә кояш балкымаса, күңеллеме? Әйе, укучылар, без кояшлы көннәрне, кояшны яратабыз.
Экранда бирелгән мәкальләрнең парларын табу һәм әниләр турында тагын нинди мәкальләр белүләре белән кызыксыну.
Әткәм- шикәр, бала күңеле далада.
Ана җылысы- газиз нәрсә булмас.
Ана күңеле балада, кояш җылысы.
Ана өчен баладан әнкәм-бал.
Ялгыша белдең төзәтә дә бел
Ата-ананы тыңлаган - адәм булган, тыңламаган - әрәм булган
Яктылык – кояш янында, яхшылык –ана янында
-Әсәрнең жанрын билгеләп карыйк әле ?
-Әкият.
- Ни өчен әкият дип уйлыйсыз? Ә тормышта балалар белән мондый хәл булырга мөмкинме?
-Әйе
- Димәк, язучы аны тормыштан алып язган. Әкият нигезендә тормыш тәҗрибәсеннән туган өмет – хыяллар чагылган уйдырма ята, ялкаулык, алдашу, көнчелек кире кагыла, гаепләнә.
-Фикерләребезне гомумиләштереп, әкиятнең темасын билгелик. Язучының безгә әйтергә телгәгән фикерен ачыклыйк.
- Әниләрне тыңларга, хөрмәт итәргә, аларга ярдәм итәргә кирәк.
Әниләргә карата шәфкатьле булырга кирәклеген әйтә ул. Малайлар әниләренә hәрвакыт терәк булырга тиешләр. Авыр вакытта әниләр үзләренең улларына таяналар. Яман эшләр кылмаска, ялган сөйләмәскә.
Бу әсәр белән автор нәрсә әйтергә теләгән? Әсәрнең идеясен билгелибез. (төркемнәр фикер алыша)
Начар эш эшләсәң, барыбер беленә.
Алдашу – начар гадәт.
Беркемгә дә начарлык эшләргә ярамый
Әйе,татар халкында “Кырын эш кырык елдан соң да беленә”, - дигән әйтем дә бар.
Сабак алган әлеге малай, киләчәктә нинди кеше булыр дип уйлыйсыз?
VII Рефлексия
- Автор кояшны кем белән чагыштыра?
- Кояшны әни белән чагыштыра. Әни безгә ничек кирәк, җир йөзенә кояш та шулай кирәк. Нәтиҗә: димәк, кояш та, әни дә бер генә. Шуңа күрә әниләр - безнең өчен иң кадерле кешеләр. Әйе, балалар, әти-әниләрнең сүзләрен тыңлыйк, хәтерләрен калдырмыйк. Аларга кояш гомере телик. Укучылар, әти-әниегезнең, укытучыларның, олыларның сүзен тыңлагыз. Киң күңелле, мәрхәмәтле булыгыз.
Ә хәзер парталардагы сары кәгазь битләрен алабыз һәм үзебезнең яраткан әниебезгә теләк язабыз.
(бөтен укучы да яза һәм тактага беркетелгән сары түгәрәк янына чыгып беркетә)
Шул вакытта Габдулла Рәхимкулов башкаруында Фәтхерахман Әхмәдиев көенә Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган “Җырлыйм әнием турында” дигән җырны тыңлыйк. .
V Үзбәя
“5” ле- дәрестә актив катнаштым һәм әсәрне тулысынча аңладым , дустыма да аңлата алам
“4” ле билгесе- әсәрдә әйтелгән фикерне аңладым, ләкин әле сорауларым калды дип уйлаган
“3” ле билгесе - миңа дәреснең темасын аңлавы авыр булды, шактый гына сорауларым калды дип уйлаучылар кызыл төстәге фишка ала.
VI Өй эше
1.“Һәрвакыт булсын әни” дигән темага кечкенә күләмле сочинение язарга.
2. Әниләр турында мәкальләр язып килергә.