12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Галимова Гулия Вакиловна18
0

Доклад «Особенности эффективного использования коммуникативных технологий на уроках и во внеурочной деятельности»

Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда коммуникатив технологияләрне

эффектлы куллану үзенчәлекләре

 ТР Буа шәһәре Лицей-интернат(сәләтле балалар мәктәбе)нең

I нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Г.В.Галимова

                                               “Җир йөзендә иң зур байлык- кеше белән аралашу байлыгы.”

А.Сент-Экзюпери.

Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларында дүрт эшчәнлеккә өстенлек бирелә: шәхси, регулятив, танып-белү эшчәнлегенә һәм коммуникатив эшчәнлеккә. “Коммуникатив эшчәнлек хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Ул партнерны тыңлый һәм аңлый белүдән, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра, үзеңнең эш-хәрәкәтеңне партнер эш-хәрәкәте белән чагыштыра белүне үз эченә ала”, – дип ассызыклана яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларында һәм укучыларның уку эшчәнлеген үстерүдә төп ысулларның берсе булып тора. Димәк, ФДБСна ярашлы рәвештә татар теле укытучысының төп максаты – укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыру.

Коммуникатив компетенция – башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы, хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү, телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру.

Ә коммуникатив компетенция формалаштыру процессы, үз чиратында, коммуникатив технологиягә нигезләнгән.

Коммуникатив технология - рус телле балаларның татар сөйләмен нәтиҗәле үзләштерүен тәэмин итә торган технологияләрнең берсе. Ул чит телләр өйрәнү процессында методик стандарт буларак кабул ителгән Ефим Израилович Пассовның коммуникатив технологиясе (“гувернантка методы”, ягъни шул телдә шәхсән аралашу методы). Бу технология рус телле балаларның татар сөйләмен нәтиҗәле үзләштерүен тәэмин итә торган, бүгенге көндә бигрәк тә актуальләшкән технологияләрнең берсе.

Минем чыгышымның максаты: Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда коммуникатив технологияләрне эффектлы куллану үзенчәлекләрен күрсәтү.

Мәгълүмати коммуникатив  технологияләрне куллану формалары.

Мәгълүм ки, аралашу осталыгына ия булу өчен, баланың дәрестә һәрдаим сөйләм эшчәнлегендә катнашуы кирәк. Ә моңа ирешүдә   заманча технологияләр файда китерә. Шуңа күрә татар теле, әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда  мин  мәгълүмати- коммуникатив, мультимедиа  технологияләрен максатчан файдаланырга кирәк дип уйлыйм. Минем тарафтан мәгълүмати коммуникатив  технологияләрне куллану формалары:

 1.Әзер электрон продуктларны куллану. Белем бирүнең сыйфатын яхшырта, күрсәтмәлелек принцибын ачык итеп тормышка ашырырга ярдәм итә.

 2.Мультимедиалы презентацияләр куллану. Уку материалын тиешле бер эзлеклелектә биреп, материалны ассоциатив рәвештә истә калдырырга булыша.

 3.Интернет челтәре ресурслары куллану. Белем алуга кирәкле информацияне таба белергә һәм системага салырга ярдәм итә.

  4. Коммуникатив уеннар.

Мультимедиа чаралары белән эшләү дәрес формаларын төрләндерү мөмкинчелеге бирә һәм аны дәреснең төрле этапларында кулланам: -проблемалы ситуация тудыру өчен; -яңа материалны аңлату өчен; -өй эшен тикшерү өчен; -дәрес барышында белемнәрен тикшерү өчен.

  Беренчедән, мондый дәресләрдә укучыларның белемнәре системалаштырыла, икенчедән, сөйләм һәм мультимедиа чаралары белән эшләү күнекмәләре формалаштырыла.

Әзер электрон ресурс  булган  “Татар телле заман ” сериясеннән укыту программалары зур ярдәмгә килә. Бу программаларда өстәмә бай уку материалы белән бергә, яшь үзенчәлеклекләренә туры килерлек итеп уеннар да бирелгән. Татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә уен формасындагы күнегүләр телнең лексикасын, грамматикасын һәм структурасын җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итә. “Кем миллионер булырга тели?”, “Пирамида”, “Поезд”, “Чәчәкләр” уеннары , бер яктан, укучыларның сүзлек байлыгын арттырса, икенче яктан, дөрес язылыш кагыйдәләрен үзләштерергә булыша. Ә бу үз чиратында, татарча- русча   сүзлекләр белән мөстәкыйль эшли белү, эзләнү күнекмәләрен үстерә. Килеш, иҗек, сүз төркемнәре темаларын үткәндә дә шушы “Татар телле заман ” га мөрәҗәгать итәм. Шулай ук программада татар сүзләрен диктор укуында тыңлау, әйтеп карау   һәм чагыштыру мөмкинлеге бирелгән. Ә бу алым рус телле укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен ныгыта һәм бердәм республика тестын  (БРТ) ның В өлешен уңышлы тапшырырга мөмкинлек бирә.

Хәзерге көндә рус телле укучылар өчен татар теленә өйрәнүдә   “АНА ТЕЛЕ” онлайн-мәктәбе материаллары да нәтиҗәлелекне арттыра. Рус милләтеннән булган укучылар,  бик кызыксынып,  дәресләрдән тыш, дистанцион рәвештә телне  гамәли үзләштерә алалар.  Бу курсларда алар, алган белемнәренә нигезләнеп, җанлы аралашу дәресләрендә катнашалар, төрле җирләрдә яшәүче кешеләр белән танышалар, үзләренең сөйләм күнекмәләрен сынап карыйлар, реаль шартлардагыча бер-берсе белән әңгәмә коралар, үзара аңлашалар, фикерләрен белдерәләр. Шунысы мөһим: дәресләрдә урын алган күпсанлы диалоглар, сөйләм күнекмәләре, халык авыз иҗаты үрнәкләре, татар җырлары, танылган татар шагыйрьләренең шигырьләреннән алынган өзекләр, татар театры артистлары катнашкан видеоязмалар “тел мохите” булдырырга ярдәм итә һәм укучыларда дәрестән дәрескә тотрыклы кызыксыну уята. Шулай итеп, кешенең көндәлек тормышындагы ситуацияләренән алып  сайланган материалларны үзләштерү нәтиҗәсендә,  укучыларымда Федераль белем бирү стандартлары таләп иткән аралашу күнекмәләре һәм универсаль уку гамәлләре формалаша.

Бу уңайдан «Татармультфильм» берләшмәсенең «Бала.рф» мультимедиалы интерактив китапханәсен куллану  дә уңышка китерә.  Әлеге сайтта урнаштырылган татарча мультфильмнарны  дәресләрдә дә, сыйныфтан тыш чараларда да  нәтиҗәле файдаланам. Балалар аларны бик яратып карыйлар. Хәтта дәресләре беткәч тә, карау теләкләрен белдерәләр. Андагы  аңлаешлы булган  гади генә вакыйгалар   рус балалаларының да фикерләү дәрәҗәсен, иҗади сәләтен үстерә, дөньяны танып белергә өйрәтә. Ә иң мөһиме – татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята, дип фикер йөртергә ныклы җирлек бар.  Дәрестә, сыйныфтан тыш чараларда мультфильмнарның эчтәлеге буенча диалоглар, кечкенә хикәяләр төзибез, ситуатив-рольле уеннар оештырабыз. Мәсәлән, “Дәрес-шоу” уздыру өчен сыйныф ике төркемгә бүленә. Һәр группа үзенең лидерын сайлый. Алар бирелгән темалар буенса әңгәмә оештыра һәм аны сыйныфка тәкъдим итәләр. Теманың эчтәлеге берничә укучының аралашуы, спектакль яки әкият формасында ачылырга мөмкин. Тәкъдим ителгән мәсьәләне  чишкәндә (танып белү гамәлләре), әңгәмәдә катнашучылар үзара йөкләмәләрне тигез бүлешеп (регулятив), үз фикерләрен дәлилләргә (шәхескә кагылышлы), бүтән төркемнең фикеренә кушылырга  һәм уртак фикергә (коммуникатив) килергә өйрәнәләр.  Бу  алым укучыларның иҗади проектлары да булып санала.

Шулай итеп,  «Бала.рф» китапханәсе рус телле укучыларны күренекле татар язучыларының танылган әсәрләре белән таныштыра. Бала бөек татар язучыларының, аерым алганда, Г.Тукай, А.Алиш әсәрләре, татар халык әкиятләре, балалар әдәбиятының иң гүзәл үрнәкләре булган шигырьләр, кыска хикәяләр һәм авторлар язган әкиятләр аша үзләренә таныш булган (бәлки әлегә бик үк таныш булмаган) вакыйгаларны, геройларны бөтенләй башка яктан күрә: алар берсеннән-берсе матур, ачык төсләр белән бизәлгән милли киемнәрдә, нәкъ менә татар халкына  хас милли мохиттә ачылалар. Шулай итеп, рус баласы өчен чит телнең әдәбиятына гына түгел, ә милли сәнгатенә, тарихына һәм шулар аша милли мәдәнияткә юл ачыла.Бала, үзе дә сизмәстән, төрле вакыйгалар эчендә кайнап, күп мәгълүмат ала, хыяллана, фикер йөртергә һәм үзлектән нәтиҗә ясарга өйрәнә. Ә иҗади фикер йөртүче, төрле күренешләргә әхлакый – этик караштан чыгып бәя бирә белүче шәхесләр тәрбияләү- безнең төп бурычларыбызның  берсе.

  Татар телен чит тел буларак өйрәтүдә коммуникатив уеннардан файдалану укучыны белем алуга, укуга дәртләндерә, анда фән белән кызыксыну уята, чөнки балалар уены чын тормышны чагылдыра. Коммуникатив уен - проблемалы ситуацияләр барлыкка китерү һәм аларны чишү төрендәге күнегүләр.

Уенда балалар үзләре хыялланган, күз алларына китергән хәлләрне, вакыйгаларны тудыралар. Уен һәрвакыт сүзләр белән бәйләп алып барыла. Хәтта бала бер ялгызы гына уйнаганда да курчагы белән сөйләшеп, әллә никадәр җөмлә әйтеп бетерә.Ә дәрестә балага күп вакыт ике- өч сүзне кушып әйттерү дә бик кыен була, кайберләрен исә бөтенләй сөйләштереп булмый.  Шушы хәлдән чыгу юлын эзләп, мин коммуникатив уен үрнәкләре туплый башладым. Инде ун елга якын Роза Хәйдәрова дәреслекләре һәм методикасы белән укытам. Бу дәреслекләр үзләре үк коммуникатив уеннар оештыруга тартып тора,чөнки һәр текстны укыганнан соң монологик-диалогик сөйләм үстерү өчен күпсанлы күнегүләр, сөйләм үрнәкләре бирелгән.  Ситуация сөйләмгә этәргеч була. Мондый уеннарда укучыда фикерләүне эшкә җигү нәтиҗәсендә нәрсәдер әйтү ихтыяҗы барлыкка килә. Образлы фикерләү логик фикерләү белән бергә алып барыла. Коммуникатив уеннар телдән сөйләмне үстерү, камилләштерү өчен баланы җанлы сөйләмгә яки күмәк сөйләмгә тарту максатыннан үткәрелә. Аларны төрле формада үткәрергә мөмкин. Төркемнәргә бүленеп уйнау (әйтик, гаилә, ял итүчеләр), уен-эзләнү (җитмәгән мәгълүматны табу), уен-хыял (класс бүлмәсе офиска яки кунакханә бүлмәсенә әйләнә) шундыйлардан. Дәресләрдә үзем куллана торган берничә уенны тасвирлап китәм.

«Чират буенча сөйләшү” уены (Импровизация. Уенда ике бала катнаша. Һәрберсе укытучы кушуы буенча үз хикәясен сөйли. Уенның максаты-туктамыйча сөйләүне дәвам итү. Ләкин чират буенча һәрберсе бер генә җөмлә әйтә. Мәсәлән, Коля белән Миша болай сөйләшергә мөмкин. Хикәянең темасы - “Ял көне”.)

Коля. Кичә мин циркка бардым.

Миша. Ә мин кибеткә бардым.

Коля. Сәгать 10да киттем.

Миша. Ипи, тоз, шикәр алдым.

Коля. Этләр, аюлар бар иде.

Миша. Туңдырма да алдым.

Коля. Клоун да бар иде.

Миша. Бик тәмле булды.

Коля. Ул мине көлдерде.

Миша. Аннан мин өйгә кайттым.

Коля. Бик күңелле булды.

Аш вакытын беләсеңме?” (Укытучы сәгать макетында төрле вакытларны күрсәтә, һәр команда вакытка дөрес туры килүче җөмләләрне сайлап ала һәм кычкырып укый.)

1 нче командага.

7.00.  Иртәнге ашны ашыйм.

8.00.  Йокыдан торам.

9.00.  Көндезге ашны ашыйм.

10.00. Йокларга ятам.

13.00. Кичке ашны ашыйм.

2 нче командага.

12.00.  Көндезге ашны ашыйм.

13.00. Дәрес әзерлим.

15.00. Урамда уйныйм.

20.00. Кичке ашны ашыйм.

21.00. Мәктәпкә барам.

Әйе-юк” уены. ( Сорауларга әйе, юк дип җавап бирергә тиешләр.)

Песи сөт эчәме?

Дару тәмлеме?

Кашык суда йөзәме?

Пычак белән ашыйлармы?

Күктән пилмән явамы?

Малайлар ит ашыйлармы?

Ышанам-ышанмыйм” уены.

  Укытучы җөмлә әйтә. Шуларның кайберләре дөрес булмый. Балалар укытучы әйткәннәргә ышануларын яки ышанмауларын белдерергә тиешләр. Уен игътибарлылыкны һәм хәтерне үстерергә ярдәм итә. Укучылар җөмлә дөрес дип ышансалар-кул чабалар, ә ышанмасалар, аякларын тыпырдаталар.

  Дөрес һәм дөрес булмаган җөмләләр үрнәге.

  Балалар уйнарга яраталар. Алар мәктәпкә йоклар өчен баралар. Мәктәп ашханәсендә тәмле ашлар пешә. Тәлинкәгә салып өчпочмак, линейка, бозгычлар бирәләр. Чәйне тоз салып эчәләр. Китапханәдә китаплар бик күп. Әнә бер песи китап укып утыра. Мин әти белән кибеткә барам. Кибеткә китап уку өчен баралар. Кич белән без барыбыз да өйдә булабыз. Итле кыстыбый белән тозлы чәк-чәк ашыйбыз. Лимонлы чәй эчәбез.

Нәрсә ашыйм, шуны әйт” уены

  Бу уен өчен рәсемнәр ясалган карточкалар кирәк була. Төрле уен өчен билгеле бер тема алына. Мәсәлән, ашамлыклар. Һәр укучы ашамлык сурәте ясалган бер карточка ала, ләкин аны башкаларга күрсәтми. Һәркем үз карточкасындагы ризык буенча кечкенә хикәя төзеп сөйли. Сөйләве буенча, аның нәрсә ашаганын белергә кирәк.  Әйтик, укучы туңдырма рәсеме төшкән карточка алды. Ул, аның исемен әйтмичә, сөйли башлый. “Ул шундый тәмле. Каймакка шикәр, ванилин, йомырка кушып ясалган. Тышы шоколадлы. Конус формасында. Үзе салкын.”  Сөйләгән бала ул ризыкны ашау кыяфәтен дә күрсәтергә мөмкин.

Коммуникатив технологияләр нигезендә дәресләрнең төрләре:

- Иҗат һәм фантазиягә таянучы дәресләр: лекция,семинар, сыйныф алдында булган белемнәреңне яклау, зачет – дәрес, укучылар конференциясе, спектакль, коллектив инша, концерт, дәрес-бәхәс.

- Нинди дә булса бер шөгыльне имитацияләү: экскурция, ярминкә, сәүдә йорты.

- Дәрес-уен: дидактик, рольле, ярыш-уеннар.

- Сюжетлы рәсемнәр буенча, бирелгән текст буенча, шәхси тәэсирләргә нигезләнгән иншага әзерләнү дәресләре.

- Текстны анализлау, аның белән иҗади эшләү, үзеңнең текстыңны уйлау дәресләре.

Коммуникатив технологияләр кулланып үткәрелгән дәресләр укучыларга телне аралашу чарасы, дөньяны һәм үзен танып белү, мәдәниятка өйрәнү, иҗади һәм актив, дөрес итеп аралашырга мөмкинлек бирә.

Гомүмән фәннәрне укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтелырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Йомгак итеп шуны әйтеп була, әгәр укытучы дәресләрендә күрсәтмәлекне җитәрлек дәрәҗәдә кулланса, төрле уен ситуацияләре, сөйләм күнегүләре, коммуникатив һәм инновацион технология элементларын дөрес файдалана белсә, ул, һичшиксез, эшендә уңышка ирешәчәк.

Йомгаклау.

Йомгаклап әйткәндә, мәгълүмати-коммуникатив технологияләреннән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларда татар теленә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикри тирәнлеген ачып бирә, аны мәдәниятле итә, һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли.

Дөнья үзгәрә, дөнья белән бергә без дә  үзгәрәбез. Яңалык белән без дә яңарабыз. Балалар белән бергә без дә үсәбез. Димәк, киләчәгебез безнең үз кулларыбызда. “Кеше рухи көчне җиргә карап түгел, зәңгәр күккә карап ала. Хыялга, идеалга, максатка омтылыш – шәхеслек билгесе”, - ди  күренекле язучы Галимҗан Гыйльманов. Минем укучыларым да киләчәктә шундый шәхес булуларына ышанып калам.

Кулланылган әдәбият.

Е.И.Пассов. Основы коммуникативной методики обучения иноязычному общению.- Москва , 1989.

Ф.С.Сафиуллина. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре.-Казан, 2001.

Г.Д.Томахин. Лингвострановедение. Что это такое?// Ин.языки в школе.-1996.-№6.

Ф.Ф.Харисов.Научные основы начального обучения татарскому языку как неродному/ Под ред. Л.З.Шакировой.- Казань, 2000.

   Абдуллина И.С., Багаутдинова Ә.Н. “Татарча сөйләшергә өйрәнәбез”. Укытучылар өчен методик кулланма. Чаллы: “КАМАЗ” нәшрияты, 1992.

Айдарова С.Х. “К знаниям через игру”.Укытучылар өчен методик кулланма. Казан: Казан дәүләт гуманитар институты нәшрияты, 1998.

Хәйдәрова Р.З.  “Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту”. Яр Чаллы, 2015.                                      

Вафин Ф. “Тел өйрәтүдә коммуникатив уеннар”. “Мәгариф” ,    №11, 2008, 28-30нчы битләр. 

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.