12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
Материал опубликовала
Кадрия562
Работаю учителем с 1985 года.Образование высшее.
Россия, Альметьевск

Каралды” “Килешенде” “Раслыйм”

Методберләшмә Уку-укыту эше буенча Мәктәп директоры

җитәкчесе директор урынбасары _____Ягафарова О.М..

_______Сәрвәретдинова Г. Р. ______________Хәсәнова В.М.

29 ”_август_ 2016 ел “29” август 2016 ел “29”август, 2016

Протокол №1 Боерык №

Әлмәт шәһәре 24нче урта мәктәбе

I категорияле укытучы

Рәхимова Кадрия Вагыйзь кызының

VI cыйныфта укыту өчен татар теленнән

(рус төркеме)(ФДДБС)

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

 

2016-2017нче уку елы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхимова Кадрия Вагыйзь кызының 2016-2017нче уку елына

6нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус төркеме)

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. РФ нең”Белем бирү турында”гы законы.

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.

3. Татарстан Республикасының”Дәүләт телләре турында”гы законы.

4. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты, 2008.

5. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (автор-төзүчеләр: К.С.Фәтхуллова,Ф..Җәүһәрова.-Казан , Мәгариф, 2010-79бит) Рус телендә урта(тулы)гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программаларына:1-11нче сыйныфлар/басма өчен Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы /.-Казан:Татарстан китап нәшрияты.,2011,-239б.

6.Татарстан Республикасының белем бирү учреждениеләре өчен укыту планы.

7.МББУ Әлмәт шәһәре “24нче гомум белем бирү мәктәбе”нең 2016-2017 нче уку елына уку-укыту планы.

8.Укытучының эш программасы турында күрсәтмә.

9.Гомуми белем бирү учреждениеләре өчен санитар-эпидемиологик таләпләр (№189 нчы карар дәүләтнең баш табибы тарафыннан расланган 29.12.2010.) салынган.

Эш программасы Программа нигезенә “Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”(Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М.,Хаков В.Х., Измайлова Г.Г., Хәмидуллина Э.Х. - Казан, 2008.)салынды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасына (төзүче-авторлары: Р.З.Хайдарова, Р.Л.Малафеева,Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011 ) нигезләнеп төзелде.

Эш программасының структурасы.

Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары.

укучыларның башлангыч мәктәптә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грассатик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү;

укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

укучыларда тел сиземләү күнекмәләре булдыру;

татар теленең башка телләр арасындагы урыны, татар дөньясы турында мәгълүмат бирү;

халыкларның үзара аңлашып һәм хезмәттәшлек итеп яшәвенә омтылыш тәрбияләү;

укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Тыңлап аңлау. Эчтәлеге һәм күләме ягыннан укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән бәйләнешле сөйләмне тыңлап аңлау һәм, үз фикереңне белдереп, төп мәгълүмат турында хәбәр итү; җанлы аралашу барышында сөйләмнең эчтәлегенә төшенү һәм фикер алышуда катнашу.

Сөйләү. Коммуникатив максатларны аңлап, аралашу ситуацияләренә бәйле диалог яки монолог төзү; тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле һәм аңлаешлы монологик сөйләм (тасвирлау, хикәяләү, фикер йөртү) булдыру; татар сөйләм этикасы гыйбарәләреннән файдаланып, әңгәмә кору.

Уку. Танышу, эзләнү, өйрәнү, карап чыгу максаты белән уку төрләреннән файдаланып, аңлап уку һәм кирәкле мәгълүматны табу; укылган текстның эчтәлеген кыскача яки тулы итеп сөйләп бирү; вакытлы матбугат язмаларын аңлап уку.

Язу һәм язма сөйләм. Аралашу темаларына бәйле язма сөйләм булдыру. Диктант язу. Бәйләнешле текстларны рус теленнән татарчага язмача тәрҗемә итү. Рәсми аралашу кәгазьләре (белдерү, хат, тәрҗемәи хәл, гариза) язу.

Уку елы башына үзләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәләр:

Грамматик минимум

Боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта II зат төрләнешен сөйләмдә куллану.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше белән танышу.

Фигыльнең инфинитив формасын сөйләмдә куллану.

Фигыльнең инфинитив формасын модаль сүзләр (кирәк, кирәкми, ярый, ярамый) белән сөйләмдә куллану.

Эшләргә телим конструкциясен сөйләмдә куллану.

Сыйфат дәрәҗәләре белән таныштыру, аларны сөйләмдә куллану.

Өчен, шикелле бәйлекләрен сөйләмдә куллану.

Кереш сүзләрне (минемчә, синеңчә, билгеле, әлбәттә, беренчедән, минем фикеремчә) сөйләмдә куллану.

Татар телендә исемнәргә аффиксларның кушылу тәртибе белән таныштыру.

-лык/-лек; -даш/-дәш, -таш/-тәш исем ясагыч кушымчалары белән таныштыру.

Зат алмашлыкларының урын-вакыт килешендә төрләнешен сөйләмдә куллану.

Җөмләдә ия белән хәбәрнең зат-санда ярашуы.

Мин, син, ул зат алмашлыкларын төшем килешендә сөйләмдә куллану.

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

исемнең тартым, килешләр белән төрләнешен белү;

тезмә, парлы, кушма сүзләрне аера алу;

алмашлыкларның төркемчәләрен аера белү;

сыйфат, аның төркемчәләрен, дәрәҗәләрен куллана алу;

сан төркемчәләрен бутамаска өйрәнү;

шарт, теләк фигыльләр, аналитик фигыльләрне таба белү;

туры сөйләмне дөрес формалаштыра алу;

җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таба белү;

тыныш билгеләрен дөрес кую.

Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен, татар теле дәресләрендә төрле

язма эшләр үткәрелә.

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә язма эшләр ике төркемгә бүленә:

өйрәтү характерындагы эшләр (изложение, сочинение);

контроль эшләр ( сүзлек диктанты, хәтер, күрмә, иҗади диктантлар).

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшереп бару һәм бәяләү укытуның әһәмиятле өлешен тәшкил итә. Тикшерүнең төп максаты – укучыларның белем һәм сөйләм күнекмәләрен даими күзәтеп бару, дөрес һәм гадел бәя бирү. Ә бу үз чиратында укучының кайсы теманы яхшы үзләштерүен яисә җитәрлек дәрәҗәдә үзләштерә алмавын күрсәтә, укытуның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген яхшыртуга китерә. Тикшерүнең төп объекты укучыларның программа таләпләренә туры китереп үзләштерелгән белем һәм аралашу күнекмәләреннән гыйбарәт. Тикшерүне методик яктан дөрес оештыру шартларының берсе – тикшерү вакытында укучыларга тәкъдим ителгән эшләрнең катлаулылыгы ягыннан мөмкин кадәр булуы.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү эшен системалы үткәрү максатыннан, чирек барышында агымдагы, тематик һәм йомгаклау характерындагы тикшерү эшләре үткәрелә. Алар укытучыга чирек билгесен дөрес чыгарырга ярдәм итә. Шуны да әйтергә кирәк: тикшерү эшен үткәргәндә, укучылар өчен тыныч шартлар тудыра, укучыларның үз-үзләрен тыныч тотулары, җавап бирүчеләргә игътибарлы булулары да бик әһәмиятле.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү дөрес нәтиҗә бирсен өчен, сөйләм эшчәнлегенең һәр төре буенча иң уңай ысуллардан файдаланырга кирәк.

Тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерү биремнәре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга телдән җавап бирү; бирелгән җөмләләр арасыннан тыңланган текстның эчтәлегенә туры килгәннәрен билгеләү; тыңланган текстның төп эчтәлеген сөйләп бирү һ.б.

Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре: рәсемнәргә (предметларга) карата сораулар кую; сорауларга җавап бирү; лексик тема яки бирелгән ситуация буенча кечкенә диалоглар төзеп сөйләү; дәреслектәге диалогларны яттан сөйләү, укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрү.

Монологик сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре : предметны ( табигатьне, шәһәрне, кешеләрне) тасвирлау; лексик тема буенча хикәя төзеп сөйләү, укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләп бирү.

Уку күнекмәләрен тикшерү биремнәре: текстны сәнгатьле итеп һәм тиешле тизлектә кычкырып уку, текстны, тулысынча аңлап, эчтән уку; төрле жанрлардагы текстларны укып, кирәкле мәгълуматны табу; әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрне уку һәм эчтәлегенә карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

Язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре: аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстны үзгәрешсез яки үзгәрешләр кертеп күчереп язу, нокталар урынына кирәкле сүзләрне куеп, җөмләләрне ( текстны) күчереп язу, сүзләрне хәтердән язу, диктант язу.

Санап чыккан алымнардан тыш, укучыларның белем һәм сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен, тестлар куллану уңай. Тест куелган сорауга бирелгән җаваплар арасыннан дөресен сайлап алудан гыйбарәт. Тестларның уңайлыгы шунда : алар тикшерү эшен тиз һәм төгәл оештыруны тәэмин итә.

Телдән җавап бирүне тикшерү һәм бәяләү.

Рус телле балаларның телдән сөйләм күнекмәләрен, аралашу осталыкларын тикшерү – иң мөһим эшләрнең берсе. Телдән җавап бирүне тикшергәндә, укытучы турыдан-туры укучының үзе белән эш итә, ә бу исә баланың шәхси үзенчәлекләрен, белем һәм сөйләм күнекмәләренең ни дәрәҗәдә үсеш алуын, өйрәнелгән тел берәмлекләреннән, җөмлә калыпларыннан файдалана белүен күзалларга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта телдән җавап бирүне тикшерү укытучыдан зур осталык та таләп итә. Ул, барыннан да элек, укытучының сораулар бирә белүе белән бәйле, чөнки укучылар белән сөйләшү үткәрү телдән җавап бирүне тикшерүнең төп өлешен тәшкил итә. Агымдагы контроль барышында укытучы, алдагы дәресләрдә өйрәнелгән тел һәм сөйләм материалына бәйләп, сораулар бирергә тиеш. Болай эшләгәндә, укучылар алда үткәннәрне кабатларга өйрәнәләр.

Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшергәндә, сораудагы һәр сүзнең укучыга аңлаешлы булуы мөһим. Сораулар биргәндә, укуның шушы чорында балаларга аңлашылмаган сүзләрне кулланырга ярамый. Сорауның артык озын булуы да аны аңлауны кыенлаштыра, шуңа күрә укучыларга бирелергә тиешле сораулар алдан ук уйланырга тиеш. Сыйныфтагы барлык укучылар да яхшы төшенсен өчен, сорауны ашыкмыйча һәм ачык итеп әйтергә кирәк.

Укучыларның җавабын тыңлый белү – телдән җавап бирүне тикшерүнең икенче әһәмиятле ягы. Күп кенә укытучылар, балаларның җавапларын тыңлаганда, төрле сораулар белән аларны бүлдерәләр. Бу исә укучыга кире тәэсир ясый, чөнки ул каушап кала һәм белгәнен дә сөйли алмый. Шуңа күрә укытучы баланың җавабын тыңлап бетерергә, шуннан соң гына сораулар бирергә тиеш. Укучы озын паузалар ясап җавап бирсә яки ачыктан-ачык читкә китсә генә, укытучының катнашуы урынлы була.

Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерү фронталь рәвештә дә оештырылырга мөмкин. Беренчедән, фронталь тикшерү укучылар белән күбрәк аралашырга мөмкинлек бирә; икенчедән, бу вакытта укучыларның белемнәре гомумиләштерелә, өченчедән, тикшерү эше тагын да җанлана төшә.

Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә һәм бәяләгәндә, билге җавапның сыйфатына карап һәм түбәндәге таләпләрне искә алып куелырга тиеш:

сөйләмнең орфоэпик, лексик һәм грамматик яктан дәреслеге һәм төгәллеге;

сөйләмнең эчтәлек ягыннан тулылыгы һәм эзлеклелеге;

сөйләмнең аңлаешлылыгы;

сөйләмдә сүз байлыгы, җөмлә калыпларының төрлелеге.

Укучының җавабын бәяләгәндә, укытучы, аның уңай һәм кимчелекле якларын әйтеп, киләчәктә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген дә ассызыкларга тиеш.

Йомгаклау билгесе чирек һәм уку елы ахырында куела. Ул беренче чиратта укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен, татар телендә аралаша алу осталыгын, шулай ук язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш. 1 минутка уку тизлеге VI сыйныфта түбәндәгечә бәяләнә:

Сыйныф

Иҗекләр саны

Сүзләр саны

VI

140 - 200

75 - 85

Искәрмә. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 5 – 7 нче сыйныфларда 20-30% ка югарырак була.Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлашла итеп тиешле тизлектә укыганда, 5”ле” куела.Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап,

сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда, “4”ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге

акрын булганда, “3”ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда, “2”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән,

1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә “5”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик,

3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә “4” ле куела

Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик,

5 пуктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә “3” ле куела.

 

Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү эшләренең күләме

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфографик, 6 пуктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә “2” ле куела.

Эш төрләре

VI сыйныф

1

Тыңлап аңлау (минутларда)

2

2

Диалогик сөйләм (репликалар саны)

8

3

Монологик сөйләм (фразалар саны)

9

Диалогик сөйләмне бәяләү.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп,эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып, диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, “2”ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен “5”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2 – 3 хаталы монологик сөйләм өчен “4”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4 – 7 хаталы монологик сөйләм өчен “3”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монологик төзи алмаганда, “2”ле куела.

Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү

Язма эшләрнең күләме

Эш төре

Саны

Сүзләр саны

Сүзлек диктанты

6(2)

15-17

Диктант

6(2)

45-50, 50-55

Изложение

5(2)

70-80, 85-95

Сочинение

5(1)

 

Изложение һәм сочинение өчен ике билге куела : беренчесе - эшнең эчтәлеге өчен, икенчесе – грамоталы язуга.

 

Изложениеләрнең күләме һәм аларны бәяләү

Сыйныфлар

Уку елы башында

(сүзләр саны)

Уку елы ахырында

(сүзләр саны)

VI

70-80

85-95

Изложение яздыру өчен, хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү характерындагы текстлар яки өзекләр алына. Алар рус телендә сөйләшүче балаларга аңлаешлы булырга, аларның яшь үзенчәлекләренә туры килергә һәм бәйләнешле сөйләм күнкмәләрен үстерүне истә тотып сайланырга тиеш.

Укылган яки тыңланган текст белән эшләү барышында укучыларның фикер йөртүләренә, текст эчтәлегеннән чыгып нәтиҗәләр ясый белүләренә, сүз байлыгыннан һәм җөмлә калыпларыннан урынлы файдалана алуларына төп игътибар бирелә.

Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә “5”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктацион яки 1-2грамматик хаталы эшкә “4”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5 орфографик, 4 пунктуацион, 4-5 грамматик хаталы

эшкә “3”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык

пунктацион яки 6 дан артык грамматик хаталы эшкә “2”ле куела.

 

Сочинениеләрнең күләме һәм аларны бәяләү

Сыйныф

Сочинение

6

1 -2 бит

Сочинение укучыларның тормыштагы күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белү, әдәби әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән образлы телдә бәйләнешле итеп яза алу мөмкинлеген тикшерү максатыннан яздырыла. Алар укучыларның тел һәм әдәбият дәресләрендә алган белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү һәм камилләштерүне күздә тотып үткәрелә.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, пунктуацион хатасы булган эшкә “5”ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы, 2 орфографик, 3 пунктуацион хатасы булган эшкә “4”ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 3 орфографик, 4 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә 3-4 сөйләм хатасы булган эшкә “3”ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган, эчтәлеге ачылмаган, 5 орфографик, 8 дән артык пунктуацион һәм грамматик хатасы булган эшкә “2”ле куела.

 

Диктантларның күләме һәм аларны бәяләү

сыйныф

Уку елы башында

(сүзләр саны)

Уку елы ахырында

(сүзләр саны)

VI

45 – 50

50 – 55

Язма контроль эшләргә килгәндә, бары тик уңай билгеләрне генә сыйныф журналына куярга мөмкин.

Уку елы дәвамында язма эшләрне саны һәм төрләре укучыларның лексик – грамматик һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан чыгып билгеләнә.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион хаталы диктантка “5”ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хаталы диктантка “4”ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6 орфографик, 6 пунктуацион хаталы диктантка “3”ле куела.

Пөхтә язылмаган, 7 дән артык орфографик, 7 дән артык пунктуацион хаталы диктантка “2”ле куела.

 

Сүзлек диктантыны күләме һәм аны бәяләү

сыйныф

Сүзләр саны

VI

15 – 17

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә “5”ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә “4”ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә “3”ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә “2”ле куела.

 

Укыту-методик комплекты

п/п

Укытучы өчен

Укучы өчен

1.

Программа.Казан, “Мәгариф”, 2010. Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы

Дәреслек. Хәйдәрова Р.З., Нәҗипова З.Р.“Татар теле”, 6нчы сыйныф,Казан “Татармультфильм” нәшрияты, 2014

2.

Татар теле һәм әдәбияты .Үрнәк программалар.Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен 1-11нче сыйныфлар.Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы 1-11нче сыйныфлар өчен(төзүче-авторлары: Р.З.Хәй-дәрова,Р.Л.Малафеева.

Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.-Казан:Яңалиф,2006

3.

Дәреслек. Хәйдәрова Р.З., Нәҗипова З.Р.“Татар теле”, 6нчы сыйныф,Казан “Мәгариф”нәшрияты, 2007

Я.Х.Абдрәхимова. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр. Казан. “Мәгариф”,2005 “

 

4.

Диктантлар җыентыгы:Урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 нче сыйныфлар өчен:Укытучылар өчен кулланмалар.

Вафина Э.Х Ф.С.Сафиуллина,..Татар телендә тыныш билгеләре. Казан, “Мәгариф”, 2005.

5.

Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы:5-11 нче сыйныфлар өчен. Укытучылар өчен кулланма/Н.В.Максимов, С.М.Трофимова, М.З.Хамидуллина.-Казан:Мәгариф,2005

Бердәм республика имтиханына әзерләнәбез. “Татар теле”. Казан, ”Школа”, 2007.

 

 

6.

Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.-Казан:Яңалиф,2006

Гыймадиева Н., Р.Галләмова.Татар теле. Кагыйдәләр җыентыгы. Казан, “Гыйлем”,2010

7.

Урта мәктәптә татар теле укыту:Фонетика.Морфология:Укытучылар өчен методик кулланма/Н.В.Максимов.-Казан:Мәгариф, 2004

Максимов Н.В.. Татар теленнән тестлар. Казан, “Мәгариф”, 2002, 2008.

8.

Бердәм республика имтиханына әзерләнәбез. “Татар теле”. Казан, ”Школа”, 2007.

Татар теле. БДИга әзерләнү өчен ярдәмлек. Казан, “Школа”, 2008.

9.

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел

Х.Сәлим.Татар теленнән 222 тест. Казан.”Яңалиф”, 2005

10.

Татар теле. БДИга әзерләнү өчен кулланма. Казан, “Школа”, 2008.

 

11.

Гыймадиева Н., Р.Галләмова.Татар теле. Кагыйдәләр җыентыгы. Казан, “Гыйлем”,2010

 

12.

Р.Р.Нигматуллина. Сборник правил и упражнений.Морфология.Часть 1,2, 2004.

 

13.

Ф.Ф. Харисов, Ч.М.Харисова. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. Казан, “Яңалиф”, 2006.

 

14.

Ч.М.Харисова. Татар теле. Анализ үрнәкләре. Казан. “Мәгариф”, 2009.

 

15.

Ч.М.Харисова. Справочник. Казан, “Мәгариф”, 2009

 

16.

.З.Н. Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы, Казан, “Мәгариф”, 2009.

 

15.

З.Н. Хәбибуллина, М.А. Вәлиул лин, Х.Г. Фәрдиева. V-XI сыйныфлар өчен язма эшләр, Казан, 2003. Ч.М. Харисова.

 

16.

Ф.М. Хисамова. “Татар теле морфологиясе”. Казан, “Мәгариф” , 2006.

 

17.

З.Н.Хәбибуллина,К.Х.Фәйзрахманова “Татар теленнән мөстәкыйль эшләр»

(2-11),”Мәгариф “нәшрияты,Казан,2008.

 

18.

Р.З.Хәйдәрова,Л.Ә.Гыйниятуллина “Рус те-лендә төп гомуми белем бирү оешмаларын-да татар теле укыту”,6нчы сыйныф,Казан, ”Татармультфильм”нәшрияты, 2014(методик кулланма)

 

Укыту планында 6 нчы сыйныфта татар теленнән атнага 3 сәгать вакыт бирелә. Татар теленнән эш планын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасына (төзүче-авторлары: Р.З.Хайдарова, Р.Л.Малафеева,Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011 ) нигезләнеп төзедем.

Программада 105 сәгать каралган. Җәя эчендә контроль эш яки мөстәкыйль эш саны күрсәтелгән

Сәгать саны

Тема

Лексика

Грамматика

1

10(1)

Яңа уку елы котлы булсын!

Уку-язу әсбаплары исемнәре; сәнгать,

Һөнәр, мәгълүмат, фән, фәнни, мәсьәлә, мөстәкыйль, мисал, балчык, гарәп, кульязма, һәйкәл, Кытай, борынгы, пыяла, тарих, тарихчы, тәрҗемәче, телче, көтүче, киңәш, гыйлем, төзегән, киләчәк, эндәшү, төштән соң, сындыра, кәтүк, шөреп, төш, бүләк, мактана, пөхтә, әйбер, нәтиҗә, зарлану, иске, маҗаралы, вакыт, киштә, пычратма, ертма

Инфинитив

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Исемнәрнең тартым белән, тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Исем ясагыч кушымчалар

Сүз мәгънәсе. Сүзлекләр.

Җөмлә. Тулы һәм ким җөмләләр

Туры сөйләм

Килешләр. иялек килеше

Язуда килеш кушымчалары ялгану

2

16(1)

Мин – зур ярдәмче

Бу як, теге як, юл аша, тасма, күтәреш (әле), кисеш (әле), чишеш (әле), җыештырүчы, тәмамлый, көрәшкәч,

урнашкач,туктагач, аңлау, беркөнне, соңрак, озак, олы, сайла, каты, көри, төзәтә, сәбәп, җыя, түгәрәк, тыйнак, алдакчы, тәртипсез, елый, терелә, тавыш, ерак, илт, инеш, вакыт, сагыну, бит, әле, төтен, шикелле, исән-сау,

шома, текә, урта, югалткан, тапкан,

киңәш, тимә, сөенеч, игълан, тигез,

кунаклар, өлкәннәр, хуҗа, сыйлый, бүлдерү, борчылу, ачулану, шау-шу, тынлык, авырлык

Фигыль. Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

Үтенү, белдерү фигыль формалары (фигыльнең йөкләтү юнәлеше)

Үтенү, белдерү фигыль формалары (фигыльнең йөкләтү юнәлеше)

Булып бәйлек сүзе.

Кереш сүзләр.

Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

Шарт фигыль. Барлык-юклык формасы

Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Урын-вакыт килеше кушымчалары.

Ия белән хәбәр арасында сызык куелу очрагы.

Сүзләргә аффикслар ялгану тәртибе.

Раслау һәм инкарь җөмләләр.

Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

Фигыльләрнең мәгънәләре.

Антонимнар.

3

4 (1)

Туган җирем – Татарстан

Татарстан – мөстә-кыйль дәүләт

Ниһаять,кызганыч,кыен, төрле,оят, ишетү, атна, бөтенләй, бөек, билгеле, төрле, оят, ишетү, атна, бөтенләй,бөек,

билгеле, кадәр, югары уку йорты, бертавыштан, иң, яшьләр, бина, әсәр, кичә, учак

Сыйфат фигыль.

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре.

Юнәлеш килешен тәлап итүче бәйлек: -га + кадәр

Исемнәрнең зат-сан белән төрләнеше.

4

2(1)

Әдәбият – сәнгать дөньясы

хезмәт, әһәмият, тәбриклим, бәхет,

шатлык, чын күңелдән, тукран, тегә

Килешләр

Тартым һәм килеш кушымчаларының ялгану тәртибе.

5

7(1)

Минем дустым

Иптәшең үзеңнән яхшы булсын

Һәрвакыт, һәркөн, үпкәләшү,тиеш, почмак, онытты, акча, һәркем, һәркайсы,

һәр, һәрбер, ишегалдына, бирми,

ялкау, юмарт, селтәде, авырта, ярдәм,

чакыру, күтәрелә, даруханә, игеннәр,

ярдәм итегез, ис, яланаяк, түбә, болыт,

кинәт,

Фигыльнең барлык-юклык формалары.

Киң һәм тар әйтелешле авазлар.

Алмашлык. Билгеләү алмашлыклары

Җөмләнең баш кисәкләре.

Барыйм әле, эшлим инде фигыль формалары

Билгеле үткән заман хикәя фигыль.

Укыйсым бар, язасым бар төзелмәсе.

6

1(1)

Туган көн – күңелле бәйрәм

Чакырам, башлана, бәлеш, табын, авыз ит, кыстау, кызык, чынлап, милләт, эләккән, буй

Исемнәрнең сан сүз төркеме белән килүе

7

6 (1)

Дүрт аяклы дусларыбыз

Казылык,бәләкәч, югал, юкка, ышан,

шәфкатьле, шаян, хәтле,көнләшү, иркә, эчке, юньле, сурәтлә, рөхсәт, рух, чыгыш, хәбәр, сугыш, кушамат

Туры сөйләм. Туры сөйләм янында тыныш билгеләре.

Фигыль. Фигыль заманнары.

Теләк белдерү төзелмәсе: барасым килә.

Исем. Исемгә кушымчалар ялгау.

Шарт фигыль

Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

8

4(1)

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

Еш, йокы, зарарлы, саулык, ияләшү, су коенү, өйрәтү, якташым, акыл хезмәте, уңыш, тирән, сукмак, сәяхәт, табыш, агач төбе, буенда, уң, сул, ашыкма, онытма, белми, юлчы, эшкуар, эшмәкәр

Инфинитив + кирәк төзелмәсе

Инфинитив + өйрәтте төзелмәсе.

Исем. Грамматик категорияләре

Бәйлек сүзләр

9

14

Бәйләнешле сөйләм үстерү

   

10

33

Кабатлау

   
 

105

Барлыгы

   

5 – 9 нче сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем –күнекмәләр.

1. татар теленең башка телләр арасында урынын белү;

2. татар һәм рус телләрендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазлы сүзләрне дөрес әйтә белү;

3. авазларны сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә дурес әйтүгә ирешү һәм мингармонизм законының асылына төшенү;

4. тамыр, ясалма, кушма, парлы сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын белү;

5. сөйләмне орпфоэпик һәм орфографик яктан дөрес оештыра белү;

6. татар һәм рус телләренең сүзлек составындагы аермаларны белеп, бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләрне сөйләмдә куллануга ирешү;

7. телара, антонимнар, синонимнар, фразеологик һәм башка төр сүзләрдән файдалана белү; 8. сөйләм культурасы, әдәби тел, сөйләм ситуациясе кебек төшенчәләрне аңлап эш итә белү;

9. гади һәм кушма җөмләләрнең сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләрен белү;

10. татар әдәби теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик, пунктацион нормаларына нигезләнеп һәм татар җөмләсендә сүз тәртибе үзенчәлекләрен белеп, телдән яки язма дөрес сөйләм оештыруга ирешү;

11. тыңланган яки укылган текстның эчтәлеген сөйләп бирә белү;

12. коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнаша һәм үз фикерләрен эзлекле итеп белдерә белү;

13. тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле монологик сөйләм төзи алу;

14. төрле аралашу сфераларыннан чыгып, телдән яки язмача үз фикерләрен белдерүгә ирешү;

15. эш кәгазьләрен (белдерү, хат, тәрҗемәи хәл, гариза) яза белү;

16. тиешле (2000 сүз) күләмдә татар сүзләрен яттан белү.

Сәг.

саны

Дәрес темасы

Уздыру вакыты

Дәрес тибы

Грамматика

Дәреснең предмет нәтиҗәсе

план

факт

Яңа уку елы башлана (32 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; кирәкле төзәтмәләр кертү; үз эшчәнлегең белән идарә итү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: аңлап уку, эчтәлекне үз сүзләрең белән сөйли белү; тиешле мәгълүматны сайлау; төп мәгълүматны аерып алу; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү; аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак якларны билгеләү, эшчәнлек нәтиҗәсен тикшерү һәм бәя бирү.

Коммуникатив универсал уку гамәлләре: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү, әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү.

1.

 

Яңа уку елы башла-на.“Инфинитив + ярыймы (мөмкинме)” төзелмәсе, рөхсәт итегез әле (итегезче)Котлау, мактау формалары. “Без мәктәпкә әзерләнә-без”

01.09

01.09

ЛКК

Инфинитив + ярыймы (мөмкинме)” төзелмәсе, рөхсәт итегез әле (итегезче)

1нче сентябрь бәйрәме белән кот-лый белү. Бер-береңә комплимент-лар әйтә белү. Уку-язу әсбапла-рын сорый белү.

2.

 

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Тартымлы исемнәрнең сөйләмдә кулланылы-шы .Уку-язу әсбапла-ры.

03.09

03.09

ГКФ

Д/МС

Исемнәрнең тартым белән төрләнешен үзләштерү

1нче сентябрь бәйрәме турында сөйли белү. Уку-язу әсбапларын сорый белү.

3.

 

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Транскрипция билге-ләре

05.09

05.09

ГКК

Исемнәрнең тартым белән төрләнешен үзләштерү

 

4.

 

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Транскрипция билге-ләре.Китап.

08.09

08.09

Д/МС

Тартымлы исемнәрнең сөйләмдә кулланылышы

Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтә белү, үзең өчен сорый белү

5.

 

Исемнәргә кушымча-ларның ялгану тәрти-бе. Тартымлы исем-нәрнең килеш белән төрләнеше.(“Минем мәктәбем”)

10.09

10.09

ГКФ

Д/МС

Транскрипция билгеләре. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Китапның ни өчен якын дус икәнлеген, нинди китап укыганыңны, нәрсә турында укыганыңны әйтә белү

6.

 

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләне-ше

12.09

12.09

ГКК

Тартымлы исемнәрнең ки-леш белән төрләнеше күнек-мәләрен камилләштерү

Дуслар белән бергә нәрсә эшләгә-неңне, нинди түгәрәкләргә йөргә-неңне әйтә белү

7.

 

Сорау алмашлыклары.

Тартымлы исемнәр-нең сөйләмдә кулла-нылышы

15.09

15.09

Д/МС

Нинди? кайда? ничә? ничек?

Сорау алмашлыкларын сөйләмдә урынлы куллану. Көндәлектәге билгеләр, китапханәдәге китаплар турында сөйләшү. Гаилә әгъзала-рының исемнәрен әйтә белү

8.

 

Китап басу тарихына караган лексика. “Ки-тапка ничә яшь?”, Тар-тымлы исемнәрнең сөйләмдә кулланылы-шы

17.09

17.09

ГКК

Китап басу тарихына караган лексика белән танышу.

Китап басу тарихына караган лексиканы актив сөйләмгә кертү

9.

 

Исем ясагыч кушым-чалар.

19.09

19.09

ГКФ

Китап балчыктан ясалган төзелмәсе

Китап басу тарихы турында сөйли белү

10

 

Исем ясагыч кушым-чалар

22.09

22.09

ГКК

Исем ясагыч кушымчалар белән танышуны дәвам итү

Исем ясагыч кушымчаларны сөйләмдә дөрес файдалану

11

 

Китап басу тарихы турында сөйләшәбез”

24.09

24.09

Д/МС

БСҮ

Каюм Насыйри турында сөйли белү

12

 

Татар телендә сүзлек-ләр.“К.Насыйри – бөек галим ”

26.09

26.09

ГКК

Сүзлекләр белән танышу

 

13

 

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

29.09

30.09

Д/МС

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр белән танышу

Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне бер-берсеннән аера белү

14

 

Бәйлекләрнең сөйләм-дә кулланылышы.

01.10

01.10

ЛГКФ

Бәйлекләр

Китапханәгә йөрү, язылу, китап алу. Китап укуның файдасы ту-рында диалоглар төзи, сөйләшә белү

15

 

Без китапханәдә”, “Рәхмәт сиңа, китап!”, “Яраткан китабым” Сүзлек диктанты.

03.10

03.10

Д/МС

Китаплар турында сөйләшә белү күнекмәләрен камилләштерү

Китаплар турында сөйләшә белү

16

 

Иялек килеше. Иялек килешенең сөйләмдә кулланылышы

07.10

07.10

ГКФ

Иялек килеше

Исемнәрне иялек килешендә төрләндереп, сөйләмдә куллану

17

 

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

08.10

08.10

ГКК

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Көндәлеккә караш турында сөйләшү, яңа хикәя язу

18

 

. “Көндәлеккә караш”, “Без хикәя язабыз” Сочинение”Минем яраткан китабым”

10.10

10.10

ЛГКТ

Белем-күнекмәләрне тикше-рү

Иҗади фикерләү осталыгын тикшерү

19

 

Боерык фигыль. Бое-рык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

14.10

14.10

ГКФ

Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

Уку-язу әсбапларын тәртипле тотарга киңәшләр бирә белү

Без – булышчылар (23 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: уку максатын мөсиәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау, фикерләрне логик чылбырга салу.

Коммуникатив универсал уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, аралашу күнекмәләрен формалаштыру; әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү.

20

 

III зат берлек сан хә-зерге заман хикәя фи-гыль+беләм” төзел-мәсе. Өйдәге эшләр.

15.10

15.10

ГКФ

III зат берлек сан хәзерге заман хикәя фигыль+беләм” төзелмәсе. “Боерык фигыль+әле” төзелмәсе

Өй хезмәте турында төзелмәләрне аңлап, урынлы куллана белү

21

 

Боерык фигыль+әле” төзелмәсе“.”Без әнигә булышабыз”

17.10

17.10

Д/МС

Боерык фигыль+әле” төзелмәсе“ белән танышуны дәвам итү

Боерык фигыль+әле” төзелмәсе“н сөйләмдә актив файдалана белү

22

 

III зат берлек сан хә-зерге заман хикәя фи-гыль+беләм” төзел-мәсе. “Боерык фи-гыль+әле” төзелмәсе

21.10

21.10

ГКК

III зат берлек сан хәзерге заман хикәя фи-гыль+беләм” төзелмәсе. “Боерык фигыль+әле” төзелмәсе белән танышу

III зат берлек сан хәзерге заман хикәя фи-гыль+беләм” төзел-мәсе. “Боерык фигыль+әле” төзелмәсен актив сөйләмдә дөрес файдалану

23

 

Шарт фигыль. Шарт фигыльнең юклык формасы.

22.10

22.10

ГКФ

Шарт фигыль. Шарт фигылнең юклык формасы

Шарт фигыльне сөйләмдә башка формалардан аера белү

24

 

Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Контроль диктант. "Казан-Татарстанның башкаласы"

24.10

24.10

ЛГКТ

Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

Шарт фигыльне зат-сан белән төрләндерә белү

25

 

Шарт фигыль. Хаталар өстендә эш

28.10

28.10

ГКК

Хаталар өстендә эш Шарт фигыльнең сөйләмдә кулланылышы.

Шарт фигыльне сөйләмдә куллану

26

 

Шарт фигыль

29.10

29.10

ГКК

Шарт фигыльнең сөйләмдә кулланылышы

 

27

 

Контроль эш. Изложение

31.10

31.10

БСҮ

Шарт фигыльнең сөйләмдә кулланылыш күнекмәләрен тикшерү

 

28

 

Сыйфат дәрәҗәләре. Сыйфат дәрәҗәләре-нең сөйләмдә кулла-нылышы

11.11

11.11

ГКФ

Сыйфат дәрәҗәләренең сөй-ләмдә кулланылышы күнек-мәләрен камилләштерү

Сыйфат дәрәҗәләрен сөйләмдә иркен кулланырга өйрәнү

29

 

Сыйфат дәрәҗәләре-нең сөйләмдә кулла-нылышы

12.11

12.11

Д/МС

Сыйфат дәрәҗәләренең сөй-ләмдә кулланылышы күнек-мәләрен камилләштерү

Сыйфат дәрәҗәләрен сөйләмдә дөрес куллану.

30

 

Сочинение “Минем яраткан китабым”

14.11

14.11

МС

БСҮ

   

31

 

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан бе-лән төрләнеше.“Әхмәт нигә елады?”

18.11

18.11

ГКФ

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләндерү

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен үзләштерү.

32

 

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан бе-лән төрләнеше.

19.11

19.11

ГКК

 

Хәзерге заман хикәя фигыльне зат-сан белән төрләндерү күнекмәләре

33

 

Кереш сүзләрнең сөй-ләмдә кулланылышы. Образга бәя бирү

21.11

21.11

Д/МС

Кереш сүзләр

Образга бәя бирә белү. Кереш сүз-ләрне сөйләмдә куллана белү

34

 

III зат берлек сан хә-зерге заман хикәя фи-гыль+ала” төзелмәсе.

25.11

25.11

ЛГКФ

Сорау җөмләләр.

Юа ала төзелмәсен аңлап куллана белү. Сорау

35

 

Шарт фигыльле җөм-ләләрдә сүз тәртибе. “Супер-малай нәрсә-ләр эшли ала?”

.26.11

.26.11

ГКК

Шарт фигыльле җөмләләр

Шарт фигыльле җөмләләр оешты-ра белү

36

 

Теләк белдерү форма-сы: инфинитив +телим төзелмәсе

28.11

28.11

ГКФ

Теләк белдерү формасы: инфинитив+телим

Теләк белдерү формасы: “инфинитив+телим” төзелмәсен сөйләмдә куллана белү

37

 

Без хикәя язабыз”

02.12

02.12

Д/МС

   

38

 

Уллар” хикәясендәге лексик-грамматик ма-териал. Бәйлек сүзләр.

03.12

03.12

ЛГКФ

Малайларның берсе төзелмәсе

Бәйлек сүзләрне, төзелмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү; образларга бәя бирү; сәхнәләштерү

39

 

Образларга бәя бирү.

05.12

05.12

ЛГКК

   

40

 

Бәйлек сүзләрнең сөй-ләмдә кулланылышы.

09.12

09.12

ЛГКК

Бәйлек сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы белән танышу

Бәйлек сүзләрнең сөй-ләмдә кулланылышын истә калдыру

41

 

Бәйлек сүзләрнең сөй-ләмдә кулланылышы.

10.12

10.12

Д/МС

Бәйлек сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы

Бәйлек сүзләрне сөйләмдә актив куллану күнекмәләрен камилләш-терү

42

 

Кабатлау дәресе..Сүзлек диктанты. Бәйлек сүзләр.

12.12

12.12

Сүзлек диктанты

Кабатлау. Бәйлек сүзләр.

 

43

 

Кабатлау дәресе

16.12

16.12

 

Кабатлау

 

44

 

Контроль эш.Диктант. “Кыш”

17.12

17.12

 

Белем-күнекмәләрне тикшерү.

 

45

 

Хаталар өстендә эш

19.12

19.12

 

Хаталар өстендә эшләү

 

Дуслар белән күңелле (26 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төп һәм ярдәмче билгеләрне аеру, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсал уку гамәлләре: коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

46

 

Исемнәргә тартым һәм килеш кушымчалары-ның ялгану тәртибе.

23.12

23.12

ЛГКК

Исемнәргә тартым һәм ки-леш кушымчаларының ял-гану тәртибе.

Үзеңнең дустың турында сөйли белү

47

 

Минем дустым”

24.12

24.12

Д/МС

   

48

 

Минем чын дустым” темасы буенча лекси-ка. “Безнең дуслык”

26.12

26.12

ЛГКК

Исемнәргә тартым һәм килеш кушымчаларының ялгану тәртибе.

Дустың белән бергә нәрсәләр эшләвең турында сөйли белү

49

 

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. “Дуслар дискотекада”, “Без хикәя язабыз”

13.01

13.01

ГКК

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Дискотекага бару” темасы буенча лексик-грамматик материалны сөйләмдә куллану. Яңа хикәя язу

50

 

Үтенеч һәм рөхсәт со-рау формалары: ба-рыйм инде, барыйм әле төзелмәләре.

14.01

14.01

ГКФ

Барыйм әле, барыйм инде, эчәсе килә төзелмәләре

Барыйм әле, барыйм инде, эчәсе килә төзелмәләрен сөйләмдә куллану

51

 

Теләк белдерү форма-сы: эчәсе килә төзел-мәсе

16.01

16.01

ГКФ

Теләк белдерү формасы белән танышу

Теләк белдерү формасын сөйләмдә дөрес файдалану

52

 

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль.

20.01

20.01

ГКФ

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль белән танышу

 

53

 

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

21.01

21.01

ГКК

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

Билгеле киләчәк заман хикәя фи-гыльнең зат-сан белән төрләнешен тану, аера белү

54

 

Билгесез киләчәк за-ман хикәя фигыль.

23.01

23.01

ГКФ

Билгесез киләчәк за-ман хикәя фигыль белән танышу

Билгесез киләчәк заман хикәя фи-гыльнең зат-сан белән төрләнешен тану, аера белү

55

 

Билгесез киләчәк за-ман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләне-ше

27.01

27.01

ГКК

Билгесез киләчәк заман хи-кәя фигыльнең зат-сан бе-лән төрләнешен үзләштерү

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльне зат-сан белән төрләндерә белү

56

 

Рөхсәт сорау формала-ры. Рөхсәт сорау – кирәкле эш

28.01

28.01

Д/МС

Боерык фигыль

Сөйләмдә рөхсәт сорау формала-рын куллану

57

 

Зәңгәр яфраклар” хи-кәясендәге лексик-грамматик материал. “Без хикәя сөйлибез”, “Без хикәя язабыз”

30.01

30.01

Д/МС

Хикәя фигыльнең заман формалары

Зәңгәр яфрак” хикәясендәге яңа лексиканы диалогларда куллану. Яңа хикәя язу

58

 

Характер сыйфатла-рын ачучы сүзләр.

03.02

03.02

ЛКК

 

Мактанчыклык” темасы буенча яңа сүзләр кулланып, үзара сөйлә-шү.

59

 

Чөнки, шуңа күрә тер-кәгечләрен сөйләмдә куллану

04.02

04.02

Д/МС

 

Дусларның характер сыйфат-ларын ачуда чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен аңлап куллану

60

 

Антонимнар. “Туган көндә” хикәясе. “Без хикәя язабыз”

06.02

06.02

ЛКК

Антонимнар.

Сөйләмдә антоним һәм синоним сүзләрне куллану.

61

 

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

10.02

10.02

ГКК

Җыйнак һәм җәенке җөмлә-ләр белән танышу.

Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне актив сөйләмдә дөрес файдалану. Яңа хикәя язу

62

 

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр Кабатлау дәресе

11.02

11.02

ГКК

Җыйнак һәм җәенке җөмлә-ләрне сөйләмдә куллану кү-некмәләрен камилләштерү

 

63

 

Кабатлау дәресе

13.02

13.02

ГКК

   

Туган җирем – Татарстан (23 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Коммуникатив универсал уку гамәлләре: әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

64

 

Туган җирем Татар-стан” темасы буенча яңа сүзләр.

17.02

Каран-тин

ЛГКФ

 

Татарстанның дәүләт символлары турында сөйли белү

65

 

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләне -ше.

18.02

18.02

Д/МС

Тартымлы исемнәрнең ки-леш белән төрләнешен истә калдыру

Тартымлы исемнәрне килеш

белән төрләндерә белү.

66

 

Англиядән килгән кунаклар” тексты бу-енча лексик-грамма-тик материал. Урын, вакыт, охшату-чагыш-тыру рәвешләре.

20.02

20.02

ЛГКК

Үткән заман сыйфат фи-гыльләр: көтелгән кунак, укыган китап, сөйләгән ши-гырь. Урын, вакыт, охшату-чагыштыру рәвешләре

Сыйфат фигыльле җөмләләрне дөрес тәрҗемә итә белү.

67

 

Рәвеш төркемчәләрен сөйләмдә куллану. “Без хикәя сөйлибез.” “Без хикәя язабыз”Диктант.”Дуслык”

24.02

24.02

Д/МС

Рәвеш төркемчәләре.

Рәвеш-ләрне җөмләдә тану һәм сөйләмдә куллану белү. “Тамаша залында” темасы буенча диалоглар төзү һәм сөйләшә белү

68

 

Татарстанда яшәүче милләтләр” темасы бу-енча лексик-грамма-тик материал. Алынма сүзләр

25.02

25.02

Д/МС

Алынма сүзләр

Татарстанда яшәүче милләтләрне, аларның туган телен әйтә белү. Нинди телдә ничек сөйләшкәнең-не әйтә белү. Сүзлекләрдән файда-ланып, “Кемнең теле бар, шуның иле бар” мәкале буенча фикерләр-не язмача оештыру

69

 

Без нинди телләрдә сөйләшәбез?” “Татар-стан – дуслык иле”. “Кемнең теле бар, шуның иле бар”

27.02

27.02

ЛГКК

 

Татарстанда яшәүче милләтләрне, аларның туган телен әйтә белү. Нинди телдә ничек сөйләшкәнең-не әйтә белү. Сүзлекләрдән файда-ланып, “Кемнең теле бар, шуның иле бар” мәкале буенча фикерләр-не язмача оештыру

70

 

Татарстан – туган җирем” темасы буенча лексик-грамматик ма-териал. “Татарстан та-бигате турында сөйлә-шәбез”

03.03

03.03

Д/МС

Ия белән хәбәр арасында сызык. Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен сөйләмдә куллану

Татарстанның климаты, анда яшә-гән хайваннар, үскән үсемлекләр турында сөйли белү. Сөйләмдә дә-лилләр китергәндә, теркәгечләр-дән киң файдалану

71

 

Татарстан елгалары” темасы буенча лексик-грамматик материал.

04.03

04.03

ЛГКФ

Аркылы бәйлеге. Идел Чулманнан зуррак төзелмәсе

Татарстан елгалары турында сөйли белү

72

 

Татарстан елгалары турында сөйләшәбез”

06.03

06.03

ЛГКК

   

73

 

Казаннан Яр Чаллыга кадәр төзелмәсе.

10.03

10.03

ЛКК

Казаннан Яр Чаллыга кадәр төзелмәсе.

Кайдан кая барганыңны, күпме вакыт барганыңны, нәрсә белән барганыңны әйтә белү

74

 

Контроль эш.Изложение.”Казан”

11.03

11.03

Д/МС

   

75

 

Хаталар өстендә эш

13.03

13.03

ГКК

   

76

 

Мин Казанга барам”

17.03

17.03

Д/МС

   

77

 

Исем сүзтезмәләре.

18.03

18.03

ГКФ

Исем+исем”, “сыйфат+исем” сүзтезмәләре

Исем сүзтезмәләрнең төрләрен аңлап куллану. Русчадан татарчага тәрҗемә иткәндә, сүзләрнең урнашу тәртибен истә тотып эшли белү.

78

 

Г.Камал театры.” “Без театрга барабыз”

20.03

20.03

Д/МС

 

Театр төрләрен, театрга чакыра, спектакль кайчан башланганын, билетлар барлыгын, юклыгын әйтә белү

79

 

Кабатлау дәресләре

01.04

01.04

ЛГКК

 

Теләгән тамашага чакыру кәгазе язу

80

 

Кабатлау дәресләре

03.04

03.04

Д/МС

   

Табигать белән бергә (13 сәгать)

81

 

Табигать” темасы бу-енча лексик-грамма-тик материал. “Без та-бигатьне саклыйбыз”

07.04

07.04

ЛГКК

Инфинитив+кирәк” төзелмәсе, боерык фигыль IIIзат берлек һәм күплек сан формалары

Сөйләмдә “инфинитив+кирәк” төзелмәсе, боерык фигыль. IIIзат берлек һәм күплек сан формала-рын барлыкта һәм юклыкта кулла-на белү.

82

 

Хикәя “Туган ягым табигате”

08.04

08.04

Д/МС

 

Безнең әйләнә тирәбез, табигатьне саклау турында сөйләм оештыра белү

83

 

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.”

10.04

10.04

ЛГКК

Билгеле киләчәк заман хи-кәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

Кошларның исемнәрен әйтә белү. Кошлар турында мәгълүмат әзер-ләп, сыйныф алдында чыгыш ясарга өйрәнү

84

 

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең сөй-ләмдә кулланылышы.

14.04

14.04

ЛГКК

   

85

 

Бездә яшәүче кош-лар”, “Колибри – иң кечкенә кош

15.04

15.04

Д/МС

   

86

 

Кыргый хайваннар дөньясы” темасы буенча лексик-грамматик материал.

17.04

17.04

ЛГКК

Исемнәрнең язылышы, транскрипцияләре

Җәнлек исемнәрен дөрес әйтә белү. Җәнлекләр турында мәгълүмат әзерләп, сыйныф алдында чыгыш ясарга өйрәнү

87

 

Без хайваннар турында сөйләшәбез”

21.04

21.04

Д/МС

 

Хикәя “Минем яраткан хайваным”

88

 

Дүрт аяклы дусларыбыз” темасы буенча лексик-грамматик материал.

22.04

22.04

Д/МС

Фигыльнең заман формалары

Этләрнең тышкы кыяфәте, гадәт-ләре , тугрылыклары турында сөй-ли белү. Ачыклау максатыннан чыгып, төрле сорау алмашлык-лары, кисәкчәләр кулланып, сорау җөмләләр оештыра алу

89

 

Минем дүрт аяклы дустым”, “Тугрылыклы дуслар”

24.04

24.04

ГКК

   

90

 

Кабатлау дәресләре

28.04

28.04

Д/МС

   

91

 

Кабатлау дәресләре. Контроль сочинение. ”Зоопаркта”

29.04

29.04

ГКК

   

92

 

Спорт төрләре. -чы/-че исем ясагыч кушымча-лары. “Инфинитив +яратам (телим)” тө-зелмәсе.

01.05

05.05

Д/МС

-чы/-че исем ясагыч кушым-чалары. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль формасы. “...+ала (белә)”; “инфинитив+яратам (телим)”

Нинди спорт төре белән шөгыльләнергә яратуыңны, нишли белүеңне (алуыңны), нинди спортчы булырга теләвеңне әйтә белү

93

 

Хикәя“Мин футболчы булырга телим”

05.05

19.05

Моно-лог

   

94

 

Исем фигыль. “Олимпия уеннары”

06.05

08.05

ГКК

Исем фигыль

Олимпия уеннарындагы спорт ярышларының төрләрен әйтә бе-лү. Нинди ярышта катнашканың-ны, катнашмагыныңны әйтә белү

95

 

Шарт фигыль.

08.05

12.05

ГКК

Шарт фигыльнең барлык һәм юклык формалары.

 

96

 

Еш авырыйсың килмәсә...”, “Тән әгъзалары” “Табибта”

12.05

13.05

ГКК

Шуңа күрә, чөнки теркәгечләрен кулланып, сәбәп белдерү

Авыручыга киңәшләр бирә белү. Авыруның сәбәпләре, кайсы җирең авыртуы турында сөйли белү

97

 

Инфинитив (барлык-та һәм юклыкта) +ки-рәк” төзелмәсе. “Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?”

13.05

15.05

Д/МС

Инфинитив (барлыкта һәм юклыкта)+кирәк” төзелмәсе.

Сәламәт булу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген әйтә белү. Файдалы җиләк-җимешләр турында сөйли белү

98

 

Контроль диктант.”Урман”

15.05

06.05

ЛГКК

   

Светофор – минем дустым (6 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аны чишү өчен алгоритм булдыру; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсал уку гамәлләре: әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

99

 

Хаталар өстендә эш.

Юл кагыйдәләре”.

19.05

20.05

Д/МС

Инфинитив + ярамый” төзелмәсе

Светофор төсләрен, юл аша чыгу кагыйдәләрен әйтә белү

100

 

Юл кагыйдәләре турында сөйләшәбез

20.05

22.05

Д/МС

Юл кагыйдәләре турында сөйләшү

Юлда ничек сак булу турында сөйли белү. Җәяүлегә киңәшләр бирә белү

101

 

Светофор – минем дустым”,

22.05

26.05

   

Юлда ничек сак булу турында сөйли белү. Җәяүлегә киңәшләр бирә белү

102

 

Кабатлау.“Юлда сак бул!”, “Җәяүлегә киңәшләр”

26.05

27.05

   

Юлда ничек сак булу турында сөйли белү. Җәяүлегә киңәшләр бирә белү

103

 

Резерв.Йомгаклау. Хаталар өстендә эш.

Юл кагыйдәләре”.

27.05

29.05

     

104

 

Резерв

29.05

       

105

 

Резерв

         
               
 

Эш программасына төзәтмәләр кертү бите

Класс

Дәрес темасы

План буенча үткәрү вакыты

Төзәтмәләр кертүнең

сәбәбе

Төзәтмәләр кертү чаралары

Фактта үткәрү вакыты

           
           
           
           
           
           
 

.

       
Опубликовано в группе «Рабочие программы по татарскому языку и татарской литературе»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.