Урок «Шәһәр. Авыл», 1 класс

4
0
Материал опубликован 2 March 2018 в группе

Пояснительная записка к презентации

Сәлам дәреслеге буенча ачык дәрес, 1 нче класс

Дәреснеӊ технологик картасы

Дәреслек авторы: Р.Ф.Бәхтиев

Тема: “Шәһәр.Авыл. (тел дәресе)

/data/files/f1520023381.pptx (Шәһәр. Авыл. Презентация к уроку для 1 класса по УМК "Сәлам")

Дәреснеӊ темасы

Шәһәр. Авыл.”

Максат:

Өйрәнелгән калыпларны кабатлау.

Шәһәр һәм авыл турында белгәннәрне сөйләмдә куллана белү;

Туган илеңә, туган җиреңә ихтирамлы булу;

Әңгәмәдәшең белән сөләшүне башлый, дәвам итә, уңышлы тәмамлый алу.

Дәрес тибы

Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресе

(ныгыту дәресе)

Планлаштырылган

нәтиҗә

Предмет буенча белем, күнекмәләр

Универсаль уку күнекмәләре

Предмет:

Таныш сүзләргә нигезләнеп бирелгән текстның эчтәлеген аңлау.

Шәхси:

Уку эшчәнлегендә үз-үзеңә дөрес бәя бирә алу, үзара дуслык хисен тәрбияләү.
Метапредмет:

Регулятив: Дәреснең максатын таба һәм формалаштыра алу, үзеңнең эшчәнлегеңне куелган максатка игезләнеп төзи алу;

Коммуникатив: җибәрелгән хаталарны булган белемнәргә нигезләнеп төзәтә алу, башкаларның сөйләмен тыңлый, аңлый алу;

Танып белү:

укучыларның укытучы һәм сыйныфташлары белән эшчәнлеккә йогынты ясау; проблемалы биремнәр ярдәмендә укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Тел күнекмәләре:

- Сүзләрнең мәгънәсен белү

-татар сүзләрен дөрес әйтү

-җөмләдә сүз тәртибен белү

- сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзи белү

-сорау формаларын куллана белү

Шәхескә кагылышлы УУГ:

-дөрес сөйләм булдыруга омтылыш

-үз фикереңне әйтә белү;

-төркемнәрдә килешеп эшли белү

-иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү

--фикереңне дәллили белү

Регулятив:
- уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

- куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

-барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү
Танып белү:
- куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү;
- язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләренңе формалаштыра белү;

- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу
- өлешләрдән бербөтенне төзи белү;
- гомумиләштерү.
Коммуникатив:
- сөйләмнең диалогик формасы белән эш итә белү;
- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;
- үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;
- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

Оештыру

Предметара бәйләнеш

Эш формалары

Ресурслар

Рус теле, табигать белеме, география

Индивидуаль,

фронталь,

парлап эшләү.

Презентация, ноутбук, экран, проектор, таратма карточкалар, уенчыклар, йортлар, “Сәлам” сайты

Укытучы эшчәнлеге

Көтелгән нәтиҗәләргә ирешү өчен укучылар өчен биремнәр

Укучыларның эшчәнлеге

I. Уку эшчәнлегенә мотивация булдыру

Уңай эмоциональ фон тудырау

Тыңлап аңлау, кабул итү һәм анализлау өчен бирем формалаштыру.

Укучылар белән диалог үткәрү, үтелгән тема буенча аңлашылмаган урыннарны билгеләү.

I .Оештыру моменты.

1)Исәнләшү.

-Исәнмесез,укучылар!

- Исәнмесез!

- Хәлләр ничек? (җавап бирәләр)

2) Уңай психологик халәт тудыру.

3) Бер-берегезгә елмаегыз. Хәерле көн теләгез.

Сәлам!” җырының ике куплетын җырлау.

Сәлам, сәлам! Хәерле иртә!

Сәлам, сәлам! Хәерле иртә!

Хәлләр ничек? Бик шәп, рәхмәт!

Сау бул, дустым! Хәерле көн!

Сәлам, сәлам! Хәерле көн!

Сәлам, сәлам! Хәерле көн!

Хәлләр ничек? Бик шәп, рәхмәт!

Сау бул, дустым! Хәерле кич!

Рәхмәт,укучылар! Кызлар утыралар, малайлар да утыралар.

4) Бер укучы белән әңгәмә.

- Хәзер нинди ай?

-Февраль язмы?

- Кыш нинди?

Кыш айларын эйт.

- Рәхмәт!

Пинг-понг уены. Авыл-шәһәр-йорт темасына сүзләрне кабатлау (Карточкалар:авыл, шәһәр,йорт, өй, юл, елга, урман, бина,кибет, урам)

-Шәһәр түгел.

-Авыл.

Авыл түгел.

-Кибет.

Кайтаваз уены. Сүзләрнең әйтелеше өстендә эш. (авыл, шәһәр,йорт, өй, юл, елга, урман, бина,кибет, урам, киң, тар, җиһаз, йөри, ошый) Кул колакка куелса, балалар кабатлыйлар.

Укытучыны тыңлыйлар, сорауларга җавап бирәләр, сәламлиләр.


 


 


 


 


 


 


 


 


 


 


 

 

Актуальләштерү.

Уку мәсьәләсен кую.

-Укучылар монда карагыз. Бу нәрсәләр?

-Акбай, Мырау.

-Алар кайда яши?

-Авылда.

-Ә бу нәрсә?

-Маймыл.

- Ул кайда яши?

-Зоопаркта?

-Зоопарк кайда?

-Шәһәрдә.

Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәбез? Значит о чем мы будем сегодня говорить?

-Авыл, шәһәр турында.

-Дөрес. Рәсемдә нәрсә бар?

-Бу шәһәр.

-Син кайда яшисен?

-Син нинди шәһәрдә яшисең?

-Шәһәрдә нәрсәләр бар?

-Ә бу нәрсә?

-Авыл нинди?

-Авылда нәрсәләр бар?

-Авылда трамвай бармы?

-Шәһәрдә урамнар нинди?

-Юллар тармы, киңме?

-Ә авылда урамнар нинди?

-Шәһәрдә, авылда йортлар, өйләр бармы?

-Йортлар нинди?

Авылда елга бармы?

Светофор кайда бар, шәһәрдәме, авылдамы?

Укытучы һәм укучылар белән диалог.

Укучылар үзләренең фикерләрен әйтәләр.

Укучылар бер-берсен бәялиләр.

II Белем , күнекмәләрне системалаштыру, ныгыту

Бәя бирү.

Укытучы сорау-җавапларның дөреслеген тикшереп бара, ялгыш булса, төзәтә.

Әйе, юк уены”

Бер бала чыга карточканы сайлап ала. Башкалар сорау бирәләр.

-Бу юлмы?

-Юк, юл түгел.

(Шулай дәвам итә. 1-3 укучы чыга.)

Интервью уены.

Бер балага сораулар бирәләр.

-Сез хәзер репортерлар.

- Ә бу безнең йолдызыбыз ... , бик яхшы укучы. Вы задаете всевозможные вопросы.

-Синнең исемең ничек?

-Сиңа ничә яшь?

-Син кайда яшисең?

-Син укучымы?

-Кайда укыйсың?

-Син шәһәрдә яшисеңме?

-Синең гаиләң бармы?

-Гаиләдә ничә кеше?

-Сиңа Казан ошыймы?

-Казан нинди шәһәр?

-Казанда нәрсәләр бар?

-Синең энең бармы?

-Син хәзер кайда?

-Син яхшы кызмы ( малаймы)?

-Сиңа ничә яшь?

-Сиңа пенал кирәкме?

-Бу яшел китапмы?

-Монда 5 каләмме?

Һ.б. өйрәнелгән сораулар бирәләр.

Серле тартма” уены.

Тартмада предметлар, карточкалар. Бер укучы килә, ала, бу рәсем турында сөйли һәм үз йортына урнаштыра. (Йортлар: Төс, шәһәр, сан, уенчыклар, мәктәп)

Укучылар сорау бирәләр.

Укучылар сүзләрне кабатлыйлар, яңа сүзләр белән сораулар төзиләр.

Укучы предметны ала, сөйли, үз йортына урнаштыра. Анализ ясый, гомумиләштерә. Һәр балага укучылар бәя биреп баралар.

Физкультминут.

Ябалак уены. (Бер укучы ябалак. Башкалар төн дигәч, катып кала, ябалак хәрәкәтләнгән баланы тота. Укучы уеннан чыга. Көн дигәндә команда үтәлә)

Көн. Күбәләкләр оча.Төн.

Көн. Куян сикерә. Төн.

(Маймыл банан ашый.

Әти газет укый.

Укучы яза.

Марат йөзә.

Алсу җырлый.

Шәһәрдә машиналар йөри.

Әби чәй эчә.)

Укучылар команданы үтиләр.

Аудирование

-Укычылар. Вы едете в деревню? А к вам в город гости приезжают?

-Да

-Давайте, послушаем текст.

9 тема. Шәһәр. Авыл. 2дәрес, 2күнегү

-А все слова вам знакомы?

-Нет.

-Нинди сүзләр таныш түгел (не знакомы)? Авыр булса, аудионы 2-3 тапкыр тыңлыйлар.

Кунакка, күрсәтә сүзләре өстендә эш.

-Нәрсә күрсәтә?

Сорауларга җавап бирү.

Алсу кайда яши?

Шәһәрдә нәрсәләр бар?

Шәһәр нинди?

Авылда трамвай йөриме?

Ошыймы сүзен ныгыту.

-Сина театр ошыймы?

-Әйе, ошый.

Укучылар парларда эшлиләр. Укучылар сүзләрне кабатлыйлар, яңа сүзләр белән сораулар, җөмләләр төзиләр.

Сорауларга парларда җавап бирәләр.

Чылбыр буенча сорау-җавап. Һәр җаваптан соң рәхмәт әйтү. Ахырда бәяләү.

Укытучы җөмләләрне укый, рәсем күрсәтә.

Дөрес, Ялгыш уены. Һәр бала бәяләнә.

Казан кечкенә.

Шәһәрдә цирк юк.

Шәһәрдә музейлар бар.

Бу – урман.

Бу - юл.

Бу – өй.

Бу – елга.

Авыл.

Шәһәр.

Бина.

Авылда урамнар тар.

Шәһәрдә урамнар киң.

Архип авылда яши.

Укучылар чиратка басалар. Ике урындыкка язу язылган. “Дөрес”, “Ялгыш”. Укытучы җөмлә укый, яки рәсем күрсәтә.Укучы кирәкле урындыкка утыра, ялгыш булса, дөресли, дөрес булса, кабатлый.

 

Китап кибете

-Укучылар, шәһәрдә, авылда кибетләр бармы?

-Әйе, бар.

-Бу - китап кибете. Әйдәгез уйныйбыз. Кем сатучы була?

-Исәнмесез.

-Исәнмесез.

Миңа 2 кызыл карандаш кирәк.

-Менә 2 кызыл карандаш. Алыгыз.

-Ничә сум?

-15 сум.

-Рәхмәт. Сау булыгыз!

-Сау булыгыз!

(2 тапкыр уйнала.Уенчылар алышына)

-Бу - уенчыклар кибете.

(Песи, машина, робот, шакмак, бөтерчек...)

(2 тапкыр уйнала. Уенчылар алышына)

Укучылар сорау-җавап бирәләр.

Укучылар алда үтелгән лексиканы ныгыталар.

 

Гаилә турында сөйләшү.

-Укучылар йортлар, өйләрдә кемнәр яши?

- Кызлар, малайлар, әтиләр, әниләр.

- Гаилә яши.

(Рәсем күрсәтелә.)

-Гаиләдә кемнәр бар? ( Әти, әни, әби, бабай...)

-Синең гаиләң бармы? Сөйлә. (“Гаилә” темасын үткәндә ясалган рәсем буенча сөйлиләр)

Укучылар фронталь, аннары парларда сөйләшәләр.

Модельләштерү.

Кем матуррак сөйли уены. (Рәсемнәр күрсәтелә)

Да, ребята. И в городе, и в деревне живут семьи. Все они любят свою Родину. А что вы можете рассказать о своем любимом городе, деревне?! Давайте, проведем конкурс «Лучший рассказчик».

(Шәһәр һәм авыл турында сөйләү.

1-2 укучы.)

Бу – шәһәр. Шәһәр матур, зур, чиста. Шәһәрдә урамнар киң. Шәһәрдә метро, театрлар, музейлар, цирк, стадионнар.... бар. Урамда трамвайлар, автобуслар, троллейбуслар, машиналар йөри. Миңа шәһәр ошый.

Бу- авыл. Авыл кечкенә, матур, чиста. Авылда урамнар тар. Авылда кибет, мәктәп, ферма ... бар. Авылда сфетофор юк. Миңа авыл ошый.

Укучылар өйрәнгән лексиканы кулланып текст сөйлиләр.

III Рефлексия

Нәтиҗә ясау.

-Без бүген нишләдек? Что делали?

-Уйнадык, сөйләдек, тыңладык. (Укучылар русча да әйтә алалар.)

-Сезгә дәрес ошадымы? Бәяләгез. Оцените.

Бер берегезне бәяләгез.

Нәтиҗә ясау, бер-берсен бәяләү.

 

Жыр җырлау.

-Песи, песи, син кайда яшисең?

-Мин яшим авылда,

Әби белән бабайда.

Тәмле сөт эчәм, ак күмәч ашыйм.

Тамагым туйгач уйныйм һәм йоклыйм.

 

Предварительный просмотр презентации

Төс Сан Уенчыклар Мәктәп Шәһәр

в формате Microsoft Word (.doc / .docx)
в формате MS Powerpoint (.ppt / .pptx)
Комментарии
Комментариев пока нет.