Урок татарского языка в 5 классе в соответствии с требованиями ФГОС «Сыйфат дәрәҗәләре»
Пояснительная записка к презентации
Урок татарского языка в 5 классе в соответствии с требованиями ФГОС
Данный план урока даёт представление о технологии проведения современного урока в свете требований ФГОС.
Учитель татарского языка и литературы МБОУ «СОШ №1» г. Чистополя РТ
Хусаинова Гульназ Ильясовна.
Тема: Сыйфат дәрәҗәләре.
5 нче сыйныф (рус мәктәпләрендә укучы рус телле укучылар өчен)
Р.З. Хәйдәрова дәреслеге буенча
I. Максатлар:
1) Фәнни максат: укучыларда татар телен өйрәнүгә ихтыяж тудыру, тормышта рус телле балаларның татарча сөйләшә белүенә ирешү, сыйфат дәрәҗәләре турында төшенчә бирү,рус теле аша чагыштырып,охшаш һәм аермалы якларын билгеләтү ;
2) Коммуникатив максат: укучыларга сыйфатлар ярдәмендә җөмләләр төзеп, сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү, сыйфат дәрәҗәләрен аерырга өйрәнү, бәйләнешле сөйләм һәм язма телне, мөстәкыйльлекне, иҗади активлыгын үстерү; кызыксынучанлык, коллективта эшли белүне арттыру;
3) Тәрбияви максат: дусларга карата кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗә:
Предмет буенча нәтиҗәләр:
- нәрсә ул сыйфат икәнен белү;
- сыйфатларга сораулар куя белү;
- текстан сыйфатларны таба белү;
- башка сүз төркемнәреннән сыйфатларны аера белү;
УУГ
Регулятив:
- уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;
- куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.
Танып белү:
- куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү;
- язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләренңе формалаштыра белү;
- өлешләрдән бербөтенне төзи белү;
- гомумиләштерү.
Коммуникатив:
- сөйләмнең диалогик формасы белән эш итә белү;
- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;
- үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;
- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.
Метапредмет нәтиҗәләре: дәрестә куелган максатны аңлау, аны тормышка ашырырга тырышу, дәреслектән кирәкле мәгълүматны таба белү, информация табуда һәм туплауда инициативалы бердәмлек,
үз эшеңне тикшерә алу, сорауларга җаваплар бирү, эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль табу, үз белемеңне бәяләү.
Шәхси нәтиҗәләр: эшләү барышында үз-үзеңә төгәл бәя бирү алу; туган телебезнең матурлыгын аңлау.
II.Бурычлар: 1) сыйфат дәрәҗәләре турында мәгълумат бирү;
2) күнегүләрне эшләү, сөйләм күнекмәләре формалаштыруга игътибарны юнәлтү, проблемалы сорауларга җавап бирү;
3) укучыларның фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын үстерүгә күнекмәләр формалаштыруга әңгәмәләр үткәрү;
III. Укыту ысуллары:
Аңлату-күрсәтү ысулы;
Өлешчә эзләнү ысулы.
IV. Укыту алымнары: карточкалар белән эшләү, дәреслек белән эшләү, күнегүләр эшләү, фонетик күнегүләр эшләү.
V. Дәреснең төре: ГКФ- грамматик күнекмәләр формалаштыру.
VI.Дәреснең методы: тикшеренү-эзләнү.
VII. Предметара бәйләнеш: рус теле, әдәбият.
VIII. Җиһазлау: компьютер, мультимедиа экран, рәсемнәр, карточкалар, дәреслек.
IX. Әдәбият исемлеге:
Хәйдәрова Р.З., Г.М. Әхмәтҗанова Татар теле: Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Дәреслек Е.И.Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нигезләнә. Бер кисәктә. Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2014. – 78 бит.
Дәрес планы.
Ориетнтлашу һәм уку максатын кую этабы.
Уку максатын чишү .
Кластер эшләү
Физкультминутка.
Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.
Ныгытуга күнегүләр.
Рефлексия һәм өй эше.
Дәрес барышы:
1.Уку эшчәнлегенә мотивлаштыру -ориентлаштыру:
Максат: эмоциональ һаләт тудырып, укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру.
а) - Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез!
- Хәерле көн, балалар!
- Хәерле көн!
- Кәефләрегез ничек соң?
- Кояшлы иртә кебек.
- Күрегезче, безнең бүгенге дәрескә ничек кояш елмайган, нурларын сипкән.Әйдәгез, без дә бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик!
- Хәерле көн миңа.
- Хәерле көн сиңа.
- Хәерле көн сезгә.
- Хәерле көн барыбызга!
Уку максатын чишү.
Проблеманы чишү.
Максат: - Сыйфат дәрәҗәләрен өйрәнү;
-дәреснең темасын Һәм максатын билгеләү.
а) Теманы ачыклау өчен бирем бирү
-Һәр 1нче укучылар өстәлдә конверталарны алыгыз һәм ачыгыз. Составьте в командах слова из данных слогов. (Укучылар сүзләр төзи: сал-кын, ма-тур, кеч-ке-нә)
-Укучылар бу нинди сүзләр? (сыйфатлар). Алар нинди сорауга җавап бирәләр? Берәр сыйфат белән җөмлә төзеп карагыз әле (һәр өстәлдән бер җөмлә) Бу сүзләр предметның билгесен белдерә. Бу сыйфатлар гади дәрәҗәгә керәләр. По русски - положительная степень.
- Укучылар, әйтегез әле сыйфатларның башка дәрәҗәләре бармы? Әйе, бар димәк без бүгенге дәресебездә нинди теманы искә төшерәбез? (Степени прилагательных, татарчасы - Сыйфатларның дәрәҗәләре, дип атала.
б) Кластерны эшләү.
–Укучылар калган дәрәҗәләрне искә төшерер өчен « Артыгын әйт” уенын уйнап алыйк. Уйнаган арада сез өстәлдәге кластерны тутырып барырсыз. Алга таба ул карточкаларны кагыйдә буларак кулланып була. Ничә буш юл таблицада,димәк безгә ничә дәрәҗә язарга калды? (Дөрес, дүрт дәрәҗә)
Сыйфат дәрәҗәләре
Гади дәрәҗә
« Артыгын әйт « уены.
Мин сыйфатлар әйтәм,сез артык сыйфатны әйтегез. Ни өчен ул калганнарына охшамаган?
1 | 2 | 3 | 4 |
ак | салкынрак | Кып-кызыл | Иң тырыш |
матур | ямь-яшел | Бик ялкау | зәңгәрсу |
озынрак | тәмлерәк | аксыл | кызгылт |
Беренче баганада нинди сүз артык? (тәмлерәк). Тәрҗемә итегез, нинди кушымча ялганган? Бу сүз нишли? –чагыштыра. Димәк нинди дәрәҗә? Кагыйдә моделен тутырыгыз.
Икенче баганада нинди сүз артык? (ямь-яшель). Сүзнең тәрҗемәсен әйтегез. Здесь вы видите частичное повторение основы, они применяются в превосходной степени. Также в превосходной степени употребляются усилительные частицы: иң – самый, бик – очень, үтә – сверх.
Өченче баганадагы сүзләргә карагыз, кайсысы артык? (Аксыл). Кайсыгыз сүзнең тәрҗемәсен әйтеп карый? С помошью окончаний -кылт/ - келт, - гылт/ - гелт, - -сыл/ - сел, - су выражается уменьшительная степень прилагательных, выражающих цвет.
- Балалар , бу кагыйдә китапта да бар. Ләкин без аны үзебез уйлап таптык.
Молодцы! Галим булырлык икән, сез!
Физкультминут.
Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.
Сингапур структурасы: СОРТ КАРДС (классификация идей) эшләп алыйк.
Сезнең өстәлләрегездә дүрт төсле карточкалар бар. Һәрбер укучы үзенә бер төс сайлап ала. Шул төсле карточкаларга без сыйфат дәрәҗәләрен язып чыгабыз. Мин сезгә карточканың төсен һәм сыйфатның дәрәҗәсенең исемен рус телендә әйтәм, ә сез аның тәрҗемәсен язасыз. Башладык.
Сары карточкага- положительная степень
Зәңгәр карточкага – сравнительная степень
Яшел карточкага – превосходная степень
Кызыл карточкага – уменьшительная степень
Әзер карточкаларны өстәлнең уртасына куеп чыгыгыз. Беренче номерлы укучы сүзләрне ала, тарата. Сез шул сыйфатларны туры килә торган сыйфат дәрәҗәсе астына дөресләп тезеп чыгыгыз. (Һәрбер укучы үз төсе буенча җавап бирә). Кемнең чәче озынрак шул башлый.
Ялкау | Бик эшчән |
Озын | Иң зур |
Ак | Зәп-зәңгәр |
Салкын | Кап-кара |
Жылырак | Зәңгәрсу |
Матуррак | Аксыл |
Чистарак | Алсу |
Карарак | Кызгылт |
Молодцы, без булдырдык!
Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.
Максат: - группалы эшкә өйрәтү;
- өйрәнгәннәрне практикада кулланырга өйрәтү,сөйләм телен үстерү.
1.Сингапур структурасы: ЭКСТЕНД (расширение знаний) эшләп алыйк. Рәсем өстендә эшләү. Сыйфатларны кулланып җөмләләр төзү.
-Укучылар сезнең өстәлләрегездә рәсемле карточкалар бар. Сез сыйфатның төрле дәрәҗәсен кулланып җөмлә төзегез. 3 нче номерлы укучылар җөмләләрне укып чыга.
Сингапур структурасы: РАУНД ТЭЙБЛ эшләп алыйк . Группалы эш. Максат: - группалы эшкә өйрәтү;
- өйрәнгәннәрне практикада кулланырга өйрәтү,сөйләм телен үстерү.
1 нче группа сүзләр бирелә, сыйфатлар белдергән билгеләр чагыштырыла, билге нинди дәрәҗәдә икәнлеге ачыклана.
Напиши степени прилагательных:
Яшел-
Салкынрак-
Зәңгәрсу-
Кып-кызыл-
2 нче группа дәрәҗә сүзен аңлату.
Тиешле сыйфатларны куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.
Вставь пропущенные прилагательные:
Алма ..., ә җиләк ... . Көн ... , ә төн ...
Сыйфатлар: кызыл, салкын, кызылрак, салкынрак.
3 нче группа
К каждому степени напиши по одному примеру:
(Түбәндәге сүзләрдән сүзтезмәләр төзеп яз).
Гади дәрәҗә (положительная степень)-
Чагыштыру дәрәҗәсе (сравнительная степень)-
Артыклык дәрәҗәсе (превосходная степень)-
Кимлек дәрәҗәсе (уменьшительная степень)-
4 нче группа
Выполни ситуативные упражнения:
Скажи другу, что:
-это яблоко краснее;
-зима холодная;
Рефлексия
Максат: - Дәрескә нәтиҗә ясау;
- Сингапур структурасы буенча дәрескә бәя бирү;
- Өй эшен аңлату.
1. - Балалар, дәрестә нәрсә турында сөйләштек? (Сыйфатлар турында)
- Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар? (4 дәрәҗәсе бар)
- Дәрәҗәләрне санап чыгыгыз. (Гади, чагыштыру, артыклык, кимлек дәрәҗәләре)
- Телдә сыйфат дәрәҗәләре ни өчен кирәк? Для чего нужны степени сравнения прилагательных? (Сөйләм матуррак, баерак булсын өчен; кешеләрне, предметларны бер-берсе белән чагыштырыр өчен)
- Үзегезгә нинди яңалык алдыгыз? Что нового узнали?
- Кайсы биремне эшләү күбрәк ошады? Какое задание понравилось больше всего?
2. Өй эше бирү: 1)Ак, яшел, соры сыйфатларын дәрәҗәләргә куеп язарга.(җиңел эш)
2) Сыйфат дәрәҗәләре кулланып җөмләләр төзе, яки текст. (авыр эш)
3) Кагыйдәне кулланып яңа кластер төзе. (иҗади)
3. Үзеңне бәяләү. Хәзер без сезнең белән “Уңыш баскычы”н тутырабыз. Сезгә туры килгән смайлны маркер белән билгеләгез.
“Лестница успеха” – “Уңыш баскычы”
Фамилия____________________
Исем_______________________
| 4. Трудности преодолены | ||
3.Многое понял, но были ошибки | |||
| 2.Во время работы было много трудностей | ||
1.Многое не понял и остались вопросы |
Укучылар, “уңыш баскычларын” өстәл уртасына куегыз. Шуның белән дәресебез тәмам. Сау булыгыз. (Укучылар саубуллашалар).
(Слайд №18)Тырышлык булса, уңышлар да булыр! Сау булыгыз, укучылар!
Самоанализ урока
DOCX / 19.14 Кб
Кластер
DOCX / 99.67 Кб
Төркемнәргә биремнәр
DOCX / 12.85 Кб
Биремнәр өчен сүзләр
DOCX / 12.43 Кб
PPTX / 5.27 Мб
Дәрес планы
DOCX / 73.25 Кб
Кильмухаметова Лилия Мансуровна