Аңлатма язуы
Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта(тулы)гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы”на нигезләнеп төзелде.
1.“Мәгариф турында” РФ һәм РТ Законнары. (Федеральный закон от 29.12.2012г. №273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации»
2. Татарстан Республикасының "Мәгариф турында"гы Законы (Закон Республики Татарстан "Об образовании" № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).
3. Россия Федерациясенең "Россия Федерациясе халыктелләре турында"гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).
4 ."Татарстан Республикасының халык телләре турында" Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII(ред. от 03.03.2012г.) "О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан").
5. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.
6. "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы", 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.
7. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).
8. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында "Дәүләт программасы".
9. 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе "Киләчәк" программасы.
10. Урахча төп гомуми белем бирү мәктәбенең төп гомуми белем бирү программасы
11. Урахча төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2015-2016 уку елы өчен еллык календарь графигы
12. “Урахча төп гомуми белем бирү мәктәбе” нең белем бирү учреждениесенең эш программасы турында нигезләмәсе;
Эш программасының эчтәлеге.
Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:
Татар теле укытуның максатлары:
Укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү;
Укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү; дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;
Татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу; татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү;
Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.
Курсның эчтәлеге
1. Синтаксис буенча 8 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау.
2. Кушма җөмлә синтаксисы һәм пунктуация.
Кушма җөмлә, кушма җөмлә турында гомуми төшенчә, кушма җөмлә төзүче җөмләләрнең бер-берсенә бәйләнеше.
Тезмә кушма җөмлә, тезмә кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар; теркәгечле тезмә кушма җөмләләр, алар янында тыныш билгеләре; теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр, алар янында тыныш билгеләре.
Иярченле кушма җөмлә: баш һәм иярчен җөмлә; иярчен җөмләләрне мәгънә һәм төзелеш ягыннан төркемләү.
Иярченле кушма җөмләнең төзелеш ягыннан төрләре: аналитик иярчен җөмләләр, синтетик иярчен җөмләләр, иярченле кушма җөмләләрнең синонимлыгы һәм рус телендә бирелеш формалары;
Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре: иярчен ия җөмлә, иярчен хәбәр җөмлә, иярчен тәмамлык җөмлә, иярчен аергыч җөмлә;
Иярчен хәл җөмләләр: иярчен вакыт җөмлә, иярчен урын җөмлә, иярчен рәвеш җөмлә, иярчен күләм җөмлә, иярчен максат җөмлә, иярчен шарт җөмлә, иярчен кире җөмлә, иярчен кереш җөмлә,;мәгънә һәм төзелеше ягыннан төрле булган иярченле кушма җөмләләрне сөйләмдә дөрес куллану, иярченле кушма җөмләләрне үзгәртеп кору;
Ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөймлә. Ике компонентлы тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр.
Катлаулы кушма җөмләләр: күп тезмәле кушма җөмлә, күп иярченле кушма җөмләләр, тиңдәш, тиңдәш түгел бер-бер артлы ияртүле һәм берничә төр иярүле күп иярченле кушма җөмләләр; катнаш кушма җөмләләр турында төшенчә иярүле күп иярченле кушма җөмләләр; катнаш кушма җөмләләр турында төшенчә, кулланылыш үзенчәлекләре һәм алардагы тыныш билгеләре.
Кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.
3. Текст синтаксисы һәм пунктуация.
Текст синтаксисы турында гомуми тошенчә. Текстның ер төре буларак тезем һәм чит сөйләмле текст турында кыскача мәгълүмат . Тезем һәм чит сөйләмле текстларда тыныш билгеләре.
Барлык төр җөмләләргә синтаксик анализ ясау.
Синтаксис һәм пунктуацияне гомумиләштереп кабатлау.
-
Стилистика һәи сөйләм культурасы.
Функциональ стильләрнең төрләре: сөйләмә һәм язма сөйләм стильләре. Язма сөйләм стильләре: фәнни, рәсми, эпистоляр, публицистик стильләр. Матур әдәбият стиле. Бу стильләрнең лексик-грамматик үзенчәлекләре. Синонимнарның сөйләм оештыруда роле. Стилистик хаталар.
Сөйләм культурасы . Әдәби сөйләмнең төп билгеләре: дөрес , ачык, эзлекле, сәнгатьле аһәңле, җыйнак, матур яңгырашлы сөйләм . Татар әдәби теленең байлыгы һәм тэәсирле булуы. Сөйләмдә калькалар кулану.
5.5 – 9 нчы сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау .
Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография; лексикология;сүз төзелеше һәм сүз ясалышы; морфология, синтаксис һәм пунктуация буенча үткәннәрне кабатлау. Җөмләләргә синтаксик анализ ясау.
-
Бәйләнешле сөйләм үстерү.
1.Туган телне камил белүнең зарурлыгы турында сыйныф алдында чыгыш ясау.
2.Соңгы вакытта булган берәр вакыйга турында фикер алышу, диалогик һәм монологик сөйләм үрнәкләре табу.
3.Яраткан берәр шагыйрь иҗатына кыскача күзәтү ясау.
4. Бирелгән сюжетка хикәя төзеп язу.
5.Берәр әхлакый темага анкета уздыру өчен, сораулар төзү.
6.Татар һәм рус телләрендәге җөмлә төзелешен чагыштырып, бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү күнегүләре эшләү.
7.9нчы сыйныфта өйрәнелгән кушма җөмлә синтаксисы буенча биремнәр кертелгән диктантлар язу.
8.Төрле эш кәгазьләре (белдерү, гариза, ышаныч кәгазе һ.б.) үрнәкләрен язу.
9.Иптәшеңнең язма эшенә телдән яки язмача бәяләмә бирү.
9 нчы сыйныфта татар теленнән арадаш аттестация мәктәпнең арадаш аттестация үткәрү нигезләмәсе буенча оештырыла.
Мәктәпнең 2015-2016 нчы уку елы өчен укыту планында 9 нче сыйныфта татар теленнән атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Татар теленнән тематик планны “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова,В.А. Гарипова, Р.Р. Җамалетдинов, Р.Ф.Җамалетдинова. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010) нигезләнеп төзедем. Программада 68 сәгать каралган: теоретик материал –37 сәгать, кабатлау -18 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү – 15сәгать, төрле типтагы тикшерү эшләре - 19 сәгать.
Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
ана теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү;
телдән һәм язма сөйләм, диалог, монолог, аралашу ситуацияләрендә тел стильләре, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану;
тыңлап аңлау һәм уку буенча телдән һәм язма рәвештә (радио, телеведениедән һ.б.) хәбәр ителгән мәгълүматны аңлау;
сөйләү һәм язуда татар әдәби теленең төп нормаларын (орфоэпик, лексик, грамматик, орфографик һәм пунктацион)саклау һәм сөйләм әхлагы нормаларын үтәү;
татар теленең фонетик, лексик системаларын һәм грамматик төзелешен үзләштерү;
сүзләрне төзелеше һәм ясалышыбуенча тикшерә белү;
текст төзелешен һәм тел үзенчәлекләрен билгәли белү;
сөйләм стиле, фәнни, публицистик, рәсми-эш, матур әдәбият стильләрен аерырга өйрәтү;
ана теленең грамматик категорияләрен белү;
грамматик үзенчәлекләренә карап, сүз төркемнәрен аера белү;
сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау;
сүз, сүзтезмә, җөмләләрдәге хаталарны төзәтү;
җөмләгә синтаксик анализ ясау;
төрле стиль һәм жанрдагы текстларны тиешенчә уку күнекмәләре булдыру;
төрле сүзлекләрдән һәм белешмә характерындагы китаплардан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан урынлы файдалану;
синтетик һәм аналитик иярченле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү;
текстның эчтәлеген телдән яки язмача төгәл итеп, сайлап яки кыскача, гади һәм кушма җөмләләр кулланып сөйли белү;
бирелгән темага, куелган максатка ярашлы рәвештә, төрле ситуацияләрдән чыгып, сурәтләү яки хикәяләү характерындагы текстларны телдән яки язмача әзерләү;
җөмләнең тиңдәш кисәкләрен, аерымланган кисәкләрен тиешенчә куллана белү, алар янында тыныш билгеләрен кую;
сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап бирү;
төрмыш-көнкүреш, уку, иҗтимагый, мәдәни темаларга әңгәмә кору, үз фикереңне яклап, әңгәмә-бәхәс формасында сөйләшү күнекмәләренә ия булу”
туры һәм кыек сөйләмнән урынлы файдалану, алар янына тиешле тыныш билгеләрен кую;
текстның планын төзү яки аның эчтәлеген конспект формасында язу;
тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү;
ана теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;
татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне ана теленең кеше һәм җәмгыять тормышында алып торган урынын аңлап куллана һәм бәяли белергә өйрәнү, татар теленең Татарстан Республикасында дәүләт теле буларак өйрәнелүен, аның иҗтимагый әһәмиятенең артуын аңлау.
IX нчы сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр
Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә |
Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итү |
Фикерләү белән бәйле күнекмәләр |
Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше |
Уку мәсьәләләрен мөстәкыйль билгеләү 2. Уку операцияләрен планлаштыру. 3. Белем алуның рациональ ысулларын сайлау. 4Үзеңнең уку һәм танып-белү эшчәнлегеңне анализлау, аңа бүя бирү. 5.Мөстәкыйль белем алу буенча эшне планлашты -рырга өйрәнү. |
1. Дәреслек белән эш итә белү. 2. Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү 3. Төрле текстлардан төп фикер не аерып ала белү, текстның логик схемасын билгеләү, гади һәм катлаулы план белән эш итү. 4. Белемнәрне системалаштыру өчен таблица, график, схемалар -дан файдалану. . 5. Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку: -уку елы башында -90-110 сүз -уку елы ахырында-90-110 сүз 6. Сүзлекләрдән файдалана белү, белешмә әдәбият белән система- лы эшләү. 7. Вакытлы матбугат басмалары белән даими эшли белү |
1.Уку мәсьәләсен куя белү. 2. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру. 3. Танып белү активлыгын үстерү. 4, Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәләрен камилләштерү. 5. Грамматик анализ төрләрен үзләштерү: - мөстәкыйль сүз төркемнәренә морфологик анализ; - ярдәмлек сүз төркемнәренә морфологик анализ; -гади җөмләгә синтаксик анализ; -кушма җөмләгә синтаксик анализ; 6. Тикшеренү ысуллары: - модельләштерү; -охшатып эшләү. 7. Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләре булдыру. |
1. Телдән сөйләм: -Кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе; - Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе; - Диалоглар төзү күнекмәсе; 2. Язма сөйләм: -күчереп язу; -фикер йөртү элементлары кертеп, әзер план буенча бирелгән темага сочинение язу- 2 (1) -катлаулы план буенча изложение язу- 7 (2) уку елы башында 350-370 сүзле текст (язма күләме 135-140 сүз) уку елы ахырында 370-390 сүзле текст (язма күләме140-145 сүз); -сүзлек диктанты – 30-38 сүз -контроль диктант- 2 (105-125 сүз); -эш кәгазьләре язу ( гариза, хат, акт) |
Календарь–тематик план
№ |
Дәрес темасы |
Сәгать саны |
Дата |
Искәрмә |
|
План |
Факт |
||||
1 |
Гади җөмлә синтаксисы |
1 |
6.09 |
||
2 |
Гади җөмлә синтаксисы |
1 |
8.09 |
||
3 |
Тикшерү диктанты “Караҗиләк”№1 |
1 |
13.09 |
||
4 |
Кушма җөмлә турында гомуми төшенчә. |
1 |
15.09 |
||
5 |
Кушма җөмлә төзүче җөмләләрнең бер-берсенә бәйләнеше |
1 |
20.09 |
||
6 |
Тезмә кушма җөмлә. Бәйләүче чаралары |
1 |
22.09 |
||
7 |
Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр. Алар янында тыныш билгеләре |
1 |
27.09 |
||
8 |
Теркәгечсез тезмә куш- ма җөмләләр. Алар янында тыныш бигеләре |
1 |
29.09 |
||
9 |
Тезмә кушма җөмләне гомумиләштереп кабатлау |
1 |
4.10 |
||
10 |
Изложение “Канатлы таем”№1 |
1 |
6.10 |
||
11 |
Иярченле кушма җөмлә: баш һәм иярчен җөмлә.Иярчен җөмләне мәгънә һәм төзелеш ягыннан төркемләү. |
1 |
11.10 |
||
12 |
Иярченле кушма җөмлә төзелеш ягыннан төр-е: аналитик иярчен җөмлә, синтетик иярчен җөмлә. Иярченле кушма җөмлә-нең синонимлыгы һәм рус телендә бирелеш формалары |
1 |
13.10 |
||
13 |
Иярчен ия җөмлә |
1 |
18.10 |
||
14 |
Иярчен хәбәр җөмлә Беркетмә язу |
1 |
20.10 |
||
15 |
Иярчен җөмләләрне кабатлау буенча диктант “Ялгышны төзәтү.” |
1 |
25.10 |
||
16 |
Иярчен тәмамлык җөмлә |
1 |
27.10 |
||
17 |
Иярчен аергыч җөмлә Белдерү язу |
1 |
8.11 |
||
18 |
Иярчен вакыт җөмлә. иярчен урын җөмлә |
1 |
10.11 |
||
19 |
Иярчен рәвеш җөмлә. иярчен күләм җөмлә |
1 |
15.11 |
||
20 |
Сочинение “Көз”№1 |
1 |
17.11 |
||
21 |
Иярчен сәбәп җөмлә. Иярчен максат җөмлә Гариза язу |
1 |
22.11 |
||
22 |
Үзең яратып укыган әсәргә бәяләмә язу |
1 |
24.11 |
||
23 |
Иярчен шарт җөмлә. |
1 |
29.11 |
||
24 |
Иярчен кире җөмлә. Ышанычнамә язу |
1 |
1.12 |
||
25 |
Иярчен кереш җөмлә. |
1 |
6.12 |
||
26 |
Контроль диктант “Сыйфат — эшнең көзгесе.”№3 |
1 |
8.12 |
||
27 |
Хаталар өстендә эш |
1 |
13.12 |
||
28 29 |
Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау |
2 |
15.12 20.12 |
||
30 |
Контроль изложение “Урманның да җаны бар”№2 |
1 |
22.12 |
||
31 |
Хаталар өстендә эш |
1 |
|||
32 33 |
Мәгънә һәм төзелеше ягыннан төрле булган иярченле кушма җөмлә-не сөйләмдә дөрес куллану, иярченле кушма җөмләләрне үзгәртеп кору |
2 |
|||
35 |
Күп иярченле кушма җөмләләр |
1 |
|||
36 |
Сочинение “ Әгәр мин презедент булсам” №2 |
1 |
|||
37 |
Катнаш кушма җөмләләр турында төшенчә |
1 |
|||
38 39 40 |
Кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау |
3 |
|||
41 |
Контроль сочинение «Без экология турында… »№3 |
1 |
|||
42 |
Классташыңның сочинениесенә бәяләмә бирү |
1 |
|||
43 |
Текст синтаксисы турында төшенчә. |
1 |
|||
44 |
Текстның бер төре буларак тезем |
1 |
|||
45 |
Чит сөйләмле текст |
1 |
|||
46 |
Туры сөйләм янында тыныш билгеләре |
1 |
|||
47 |
Пунктуация турында гомуми төшенчә Җөмләнең төзелеше, мәгънәсе, интонация һәм тыныш билгеләре |
1 |
|||
48 |
Нокта, сорау, өндәү билгеләре куела торган очраклар |
1 |
|||
49 |
Күп нокталар һәм куштырнаклар куелу очраклары |
1 |
|||
50 |
Өтер куелу очраклары |
1 |
|||
51 |
Нокталы өтер, ике нокта куелу очраклары |
1 |
|||
52 |
Пунктуация темасы буенча контроль диктант “Чыгарылыш кичәсендә”№4.Арадаш аттестация эше |
1 |
|||
53 |
Сызык, җәяләр куелу очраклары |
1 |
|||
54 |
Синтаксис һәм пунктуацияне гомумиләштереп кабатлау |
1 |
|||
55- 56 |
Әдәби һәм язма сөйләм стильләре турында төшенчә; |
1 |
|||
57 |
“Татарстан сандугачы” темасына сочинение язу№4 |
1 |
|||
58 |
Синонимнарның сөйләм оештырудагы роле |
1 |
|||
59 |
Стилистик хаталар; |
1 |
|||
60 |
Сочинение “Безнең буын нинди идеаллар белан яши?” №5 |
1 |
|||
61 |
“Табигать һәм без” ди гән темага анкета узды ру өчен сораулар төзү |
1 |
|||
62-63 |
Сөйләм культурасы, әдәби тел нормалары Стилистика һәи сөйләм культурасын кабатлау |
1 |
|||
65-66 |
Үткәннәрне гомуми ләштереп кабатлау буенча контроль дик тант”Беренче яңгыр”№5 Хаталар остендә эш |
1 |
|||
67 68 |
Синтаксис һәм пунк туация. Йомгаклау дәресе |
1 |
Әдәбият
Рус мәктәпләрендәукучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова,В.А. Гарипова, Р.Р. Җамалетдинов, Р.Ф.Җамалетдинова. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010)
Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.(2008)
9 нчы сыйныфта татар теле дәреслеге. (К.З. Зиннәтуллина, Ф.Ф. Фатыйхова, Р.Х. Мирзаһитов - Казан, “Мәгариф” , 2011)
Тата теле морфологиясе. /Ф.М. Хисамова. - Казан, “Мәгариф” , 2005.
Хәзерге татар әдәби теле. / Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиев.- Казан, “Мәгариф” , 1994.
Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. / Ф.С.Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. – Казан: “Раннур”, 2000.
Татар теле . Контроль эшләр һәм диктантлар (5-11 нче сыйныфлар), Г.С.Хафизова, Н.Г.Якубова
Кушымта Татар теле курсы өчен арадаш аттестация эше
Контроль диктант
Чыгарылыш кичәсендә.
Гәрәй чыгарылыш кичәсендә әтисе белән барды.
Бәйрәмчә киенгән классташлары һәм кунаклар тулы залга килеп кергәч, ул ничектер аптырап калды, кинәт күңеле тулып киткәндәй булды. Ун ел эчендә туган-үскән йорт кебек ияләшеп җиткән бу залга бүген соңгы мәртәбә килүен аңлаудан аңа моңсу булып китте. Бер ул гына түгел, ул минутта бүтәннәр дә үзләрен шулай хис итәләр, ничектер җитдиләнеп калганнар иде.
Гәрәй бу кичәдә үзен ничектер икегә бүленгәндәй хис итеп утырды. Идел буенда булып үткән күңелсез вакыйга онытылды. Күзе сәхнәдә булды. Чират җиткәч, аттестатын барып алды.
Кичәнең беренче өлеше тәмамлангач, ата-аналар, укытучылар өйләренә кайтып киттеләр. Залда оркестр уйный башлауга , күпләр пар-пар чыгып биергә тотындылар. Гәрәй белән Нәсимә дә, тотынышып, биючеләргә кушылдылар.
Биеп туйгач, барысы бергә залны яңгыратып җыр җырладылар, уеннар уйнадылар. Аннары җыелып Идел буена төшеп киттеләр.(128 сүз) (С.Сабировтан)
Грамматик бирем: бирелгән җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясарга, схемасын төзергә.
вариант.
Чират җиткәч, аттестатын барып алды.
Залда оркестр уйный башлауга , күпләр пар-пар чыгып биергә тотындылар.
вариант.
Кичәнең беренче өлеше тәмамлангач, ата-аналар, укытучылар өйләренә кайтып киттеләр.
Гәрәй белән Нәсимә дә, тотынышып, биючеләргә кушылдылар.
Контроль диктантларны бәяләү
№ |
Таләпләр |
Билге |
1. |
Орфографик һәм пунктуацион хаталар булмаган эшкә |
«5»ле билгесе куела. |
2 |
1 орфографик, 2 пунктуацион хатасы булган эшкә Искәрмә. 1 орфографик, 2 пунктуацион хаталы эшкә яки орфографик хаталары булмыйча, 3 пунктуацион хатасы булган эшкә, яки бер төрдәге 2 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә |
«4»ле билгесе куела. «4»ле билгесе куела . |
3 |
2 орфографик, 1 -3 пунктуацион хаталы , 2 төзәтүле эшкә Искәрмә. 4 пунктуацион, 1 орфографик хаталы эшкә яки бер төрдәге 5 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә |
«3»ле билгесе куела. «3»ле билгесе куела. |
4 |
5 тән артык орфографик, 4 орфографик, 5 пунктуацион хаталы , 4 төзәтүле эшкә |
«2»ле билгесе куела. |
Грамматик биремне бәяләү
Грамматик бирем ялгышсыз башкарылса, “5”ле куела, дүрттән өч өлеше дөрес башкарылмаган грамматик биремгә уңай билге куелмый.