АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Әдәби уку предметыннан эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрдән, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.
Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:
Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында” №12138/13 ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының информацион хаты.
Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку“ предметыннан программа Төзүче авторлары: К.С.Фәтхуллова,Р.З.Хайдарова (Казан 2011)
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2011 нче елда бастырылган “Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы 1 — 11 нче сыйныфлар”. Төзүче авторлары Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011)
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының “Урахча төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет белем учреждениесенең башлангыч гомуми белем өчен (1 нче баскыч) төп белем программасы
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының базис уку планы нигезендә төзелгән Балык Бистәсе муниципаль районының “Урахча төп гомуми белем бирү мәктәбе “нең 2014-2015 нче уку елына базис укыту планы
Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина. Татар теле, дүртенче сыйныф. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). (Ике кисәктә. Казан, «Татармультфильм» нәшрияты, 2014 ел) нигезендә төзелде.
Башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре өчен программалар – федераль дәүләт белем стандартларына (ФГОС) нигезләнеп төзелгән.
Рус мәктәпләрендә укучы рус телле балаларга татар теле укытуның төп максатлары:
Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы - иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.
Рус телле балаларга татар теле укыту максаты киңкырлы һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.
1. Танып белү максатының эчтәлеге
Татарстан Республикасында яшәүче һәрмилләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш,шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннәнфайдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” (И.Л.Бим) булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайлана.
Татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру - башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә.
2. Үстерү максатының эчтәлеге
Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләүсәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты (Л.С.Выготский).
Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә:
- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;
- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;
- аралаш белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатияхисләре);
- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.
Программага сайланга эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда бу максатлар беренче планга куела.
3. Тәрбияви максатның эчтәлеге
Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алына. Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән, аларны кызыксындырган мораль проблемаларны ү зэченә алган эчтәлек, беренчедән, укыту процессында тәрбияви функция башкарса, икенчедән, турыдан-туры коммуникатив мотивация туу белән бәйле.
Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру шушы максатка буйсындырыла һәм сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләрнең авторлары тәкъдим ителә.
4. Белем бирү максатының эчтәлеге:
Укучыларның татар теле буенчалексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлыктөрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматиккатегорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.Укучының гомуми урта белем бирү мәктәбен тәмамлаганда сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла.
Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр
Тыңлап аңлау
Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;
тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;
сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү.
сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;
ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.
Диалогик сөйләм:
Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;
дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.
Монологик сөйләм
Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;
тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;
укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;
үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә информация бирә белү.
Уку
Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;
хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;
дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;
тексттагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү,өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;
укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;
кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;
укыганда сүзлекләр куллана белү.
4 нче сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр
Татар телендәге хәреф-аваз системасына анализ бирә белү.
Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллану.
Исемнәрне күплек санда тартым белән төрләндерү.
Маратның китабы төзелмәсен сөйләмдә куллану.
Кушма, парлы исемнәрнең мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.
Кадәр, соң бәйлекләре белән таныштыру.
Чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.
Монда, анда күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә куллану.
Мин, син, ул зат алмашлыкларының иялек, юнәлеш, урын-вакыт килешләрендә төрләнешен сөйләмдә куллану.
Билгесез үткән заман хикәя фигыльне III зат берлек санда сөйләмдә куллану.
Татар һәм рус телләрендә сүз тәртибе үзенчәлекләр белән таныштыру.
Иртәгә эшлим конструкциясе белән таныштыру.
Орфоэпик һәм орфографик минимум.
Сүз басымы. Аны дөрес куя белүгә ирешү, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү. Басымлы иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес уку һәм матур язу күнекмәләре булдыру.
2. Басымның үзенчәлекле очракларын белү.
3. Сингармонизм законының асылын гамәли үзләштерү.
4. Жөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп, язу күнекмәләрен гомумиләштерү.
5. Орфоэпик һәм орфографик яктан сөйләмне оештыру эшен тирәнәйтү.
Белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре һәм бәяләү нормалары
Эш төрләре |
Сыйныф |
4 |
|
Тынлап аңлау |
0,3 - 0,5 минут |
Диалогик сөйләм |
6 реплика |
Монологик сөйләм |
7 фраза |
Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү |
4 |
уку |
45-55 сүз |
Язу: 1) күчереп язу (җөмлә саны) 2) сүзлек диктанты (сүзләр саны) 3) сочинение (өйрәнү характерында) |
5 – 6 8 – 9 5 – 6 җөмлә |
Тынлап аңлауны бәяләү
Тыңланган татар сөйләмен тулаем аңлап, төп эчтәлеген сөйләп бирә алганда, «5»ле куела.
Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген якынча дөрес сөйли алганда, «4»ле куела.
Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, «3»ле куела.
Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, «2»ле куела.
Диалогик сөйләмне бәяләү
Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.
Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2 — 3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.
Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4 — 6 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.
Бирелгән ситуаиия яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.
Монологик сөйләмне бәяләү
Әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела.
Аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки жөмлә төзелешендә 2 — 3 хатасы булган, эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.
Сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4 — 6 хаталы, эчтәлеге ягыннан эзлекле булмаган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.
Лексик темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.
Укуны бәяләү
Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле итеп укыганда, «5»ле куела.
Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2—3 орфоэпик хата (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) булганда, «4»ле куела.
Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4 — 6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела.
Текстның эчтәлеген тулысыңча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып укыганда, «2»ле куела.
Язма эшләрне тикшерү
Башлангыч мәктәптә, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре белән бергә, язу һәм язма сөйләм күнекмәләре дә үсеш алырга тиеш. 1 нче сыйныфта балалар баш һәм юл хәрефләрен, кыска сүзләрне һәм җөмләләрне күчереп язарга күнегәләр. Укучыларның язу күнекмәләрен тикшергәндә, мондый күләмне истә тотарга кирәк: 1 нче сыйныфта 1 юл; 2 нче сыйныфта 2 юл; 3 нче һәм 4 нче сыйныфларда 4 юл.
2-4 нче сыйныфларда татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:
өйрәтү эшләре (изложеяне, сочинение);
контроль эшләр (күчереп язу, сүзлек диктанты, диктант).
1—2 нче сыйныфларда аерым җөмләләрне яки бәйләнешле текстны үзгәрешсез күчереп язу таләп ителсә, 3—4 нче сыйныфларда сүзләрне кирәкле формада куеп яки нокталар урынына туры килгән сүзләрне куеп күчереп язу эшләре кулланыла.
Диктант яздыру өчен, төрле характердагы тел материалы (аерым сүзләр, аерым җөмләләр, бәйләнешле текст) сайланырга мөмкин. Диктант яздыру өчен сайланган бәйләнешле текст уртача авырлыкта, эчтәлеге һәм грамматик төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш, ә инде үзләштерелмәгән сүзләр очраса, укытучы аларны тактага язып аңлата.
Укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклелегенә, җөмлә калыпларының грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә игътибар итәргә кирәк. Язма эшләрнең эчтәлеген бәяләү белән беррәттән, укытучы орфографик һәм пунктуацион хаталарны да төзәтергә тиеш. Күп эшләрдә бер ук төрле хата кабатланса, бу кагыйдәне тагын бер тапкыр аңлату һәм дәрестә аңа махсус туктату сорала. Әгәр дә хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга кирәк.
1—2 нче сыйныфларда орфографик хаталарга гына игътибар ителсә, 3 — 4 нче сыйныфларда пунктуация хаталары да исәпкә алына. Хәрефне төшереп калдыру, кирәкмәгән хәреф өстәп яки хәрефләрне алыштырып язу, сүзне юлдан-юлга дөрес күчермәү орфографик хатага карый. Әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.
Тикшерү характерындагы язма эшләр, программаның иң әһәмиятле бүлекләрен үткәч, чирек яки уку елы ахырында уздырыла, һәм укучыларның билгеләре сыйныф журналына куела. Өйрәтү характерындагы язма эшләргә килгәндә, аларнын санын һәм төрләрен укытучы үзе билгели, һәм бу очракта сыйныф журналына бары тик ундй билгеләр генә куела.
Контроль күчереп язуны бәяләү
Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела.
Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1—3 төзәтүе яки 1—2 орфографик хатасы булган эшкә «4»ле куела.
Пөхтә һом төгәл язылмаган, 4—5 төзәтүе яки 3—5 орфографик хатасы булган эшкә «3»ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.
Диктантны бәяләү
Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик хаталы диктантка «5»ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылган, 2—3 орфографик хаталы диктантка «4»ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—6 орфографик хаталы диктантка «3»ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 7 яки артыграк орфографик хаталы диктантка «2»ле куела.
Язма сөйләмне бәяләү
2—4 нче сыйныфларда укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр яздырыла. Аларны бәяләгәндә, эшнең эчтәлеге ягыннан тулы һәм эзлекле язылуы, грамоталы булуы исәпкә алына. Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр өчен бер билге куела.
Эзлекле язылган, 1 орфографик һәм 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә «5»ле куела.
Эзлекле язылган, ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2—3 орфографик һәм пунктуацион яки 2—3 грамматик хаталы эшкә «4»ле куела.
Эзлекле язылмаган, 4—6 орфографик һәм пунктуацион яки 4—6 грамматик хаталы эшкә «3»ле куела.
Эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7 дән артык орфографик һәм пунктуацион яки 7дән артык тупас грамматик хаталы эшкә «2»ле куела.
Программаның эчтәлеге
№ |
Бүлекләр, темалар |
Программа |
Эш программасы |
|
татар теле |
әдәби уку |
|||
1 |
Яңа уку елы котлы булсын! (Белем бәйрәме) |
20 сәг. |
13 сәг. |
11 сәг. |
2 |
Туган як табигате |
15 сәг. |
10 сәг. |
|
3 |
Кошлар һәм хайваннар дөньясында (Хайваннар дөньясында) |
20 сәг. |
8 сәг. |
5 сәг. |
4 |
Кышкы уеннар |
25 сәг. |
9 сәг. |
9 сәг. |
5 |
Минем дусларым |
25 сәг. |
11 сәг. |
10 сәг. |
6 |
Дүрт аяклы дусларыбыз |
15 сәг. |
11 сәг. |
4 сәг. |
7 |
Яз килә (Язгы бәйрәмнәр) |
20 сәг. |
9 сәг. |
7 сәг. |
8 |
Татарстан (Минем туган илем) |
20 сәг. |
6 сәг. |
5 сәг. |
9 |
Матур җәй җитә (Чәчәкле җәй, ямьле җәй) |
25 сәг. |
12 сәг. |
8 сәг. |
10 |
Контроль эшләр |
4 |
||
11 |
Хаталар өстендә эш |
4 |
||
12 |
Экскурсияләр |
4 |
3 |
1 |
Барлыгы |
170 |
105 |
70 |
Барлык сәгатьләр саны – 68 сәг., 34 атна, атналык сәгатьләр саны – 2
КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН
№ |
Дәрес темасы |
Сәг. саны |
Үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәләр |
Үткәрү вакыты |
Искәрмә |
|||
Предмет нәтиҗәләре |
Метапредмет нәтиҗәләре |
Шәхси нәтиҗәләр |
план |
факт |
||||
1 |
Яңа уку елы котлы булсын! |
1 |
Белем бәйрәме, яңа уку елы башлана, килешә |
Регулятив универсаль уку гамәлләре: эшләнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү. Танып белү универсаль уку гамәлләре: аңлап уку; тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү. Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү. |
шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш |
|||
2 |
Белем бәйрәме Уку-язу әсбаплары |
1 |
Хәзерге заман хикәя фигыль Дәрес, дәреслек, кирәк, түгел |
|||||
3 |
Самуил Маршак. “Һәр атнада җиде көн”. |
1 |
||||||
4 |
Х. Гарданов. «К хәрефен белегез, к ны дөрес әйтегез». |
1 |
Аваз, хәреф, куян, он, камыр, көймә, күмәч |
|||||
5 |
Р. Миңнуллин. “Үсми калган хәреф”. |
1 |
Йорт, орлык, озын |
|||||
6 |
Р. Миңнуллин. “Берәү, икәү, өчәү...”. |
1 |
кушарга, алырга бүлергә, мисал, мәсьәлә |
|||||
7 |
«Эш урыны» хикәясе. |
1 |
Тәртип, һәрвакыт, сүндерә, язу өстәле, тырыш, ялкау, игътибар |
|||||
8 |
“Контролъ эш “ хикәясе. |
1 |
хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы дөрес чиште, дөрес чишмәде; кәефсез, бугай, үкенде, гаеп |
|||||
9 |
“Контролъ эш “ хикәясе. |
1 |
||||||
10 |
Без хикәя язабыз. |
1 |
||||||
11 |
Г.Тукай. “Сабыйга”. |
1 |
Сабый, дәрес әзерли, тышка чакыра, күңел ач хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы |
|||||
12 |
Җ.Тәрҗеманов. “Табигать китабы”. |
1 |
Регулятив универсаль уку гамәлләре: эшләнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү. Танып белү универсаль уку гамәлләре: аңлап уку; тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү. . Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү. Регулятив универсаль уку гамәлләре: эшләнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү. Танып белү универсаль уку гамәлләре: аңлап уку; тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү. Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү. |
әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау; |
||||
13 |
Г.Тукай. “Елның дүрт фасылы”. |
1 |
Табигать, ел фасылы билгеләре, вакыт, көз, туңды, суынды, саргая |
|||||
14 |
“Көз” темасына диалоглар төзү. |
1 |
||||||
15 |
Мин даруханәгә барам. |
1 |
Исемнәрнең төшем килеше белән төрләнеше. |
|||||
16 |
В.Монасыйпов. “Шифалы табиблар”. |
1 |
Чаба, кычыткан, арт сабагын укытырга, юньсез |
|||||
17 |
Г.Лотфи. «Песнәк белән Әнисә». |
1 |
Исемнәрнең иялек һәм төшем килеш-ләре белән төрләне-ше. Ашата, эчертә, ашыйсы килә, тәрә-зә, чукый башла-ды, шатланды, күз ачып йомганчы |
|||||
18 |
Җ.Тәрҗемәновның «Чирик» хикәясе. |
1 |
Өстендә, астында, канаты өшеде, томшык, борын, авырта, җим, сөт, эремчек, тары |
|||||
19 |
Җ.Тәрҗеманов. «Чирик». (III кисәк) |
1 |
Исемнәргә аффикс-лар ялгану тәртибе Тутый кош, ярдәм итә, ишегалдында, эскәмия, кайвакыт, бервакыт, коткарды |
|||||
20 |
«Чирик» хикәя-сенең III кисәге өстендә эшне дәвам итү. |
1 |
Үткән дәрес лексикасы |
|||||
21 |
Без хикәя сөйлибез. |
1 |
||||||
22 |
Йорт һәм кыргый хайваннар. |
1 |
соры, җәнлек исемнәре; гомер |
ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу |
||||
23 |
Ә.Кари. «Тиен». |
1 |
кая? кайдан? кайда? сорауларына җавап булган исемнәр соры, җәнлек исемнәре; гомер |
|||||
24 |
Г. Тукай. “Ташбака белән куян”. |
1 |
билгесез үткән заман хикәя фигыль Йокы, уяна,тау, файда, ярыш, үкенү, хуланды, ярыша |
|||||
25 |
“Ташбака белән куян” хикәясе өстендә эш. |
1 |
||||||
26 |
«Яшел энәле керпе» әкиятендәге лексик-грамматик материал |
1 |
Нишли? Нишләгән? Нишләми? Нишләмәгән? сораулары Уйлый, күрә, еия, исни, җырлый, сөйли, бии, китә |
|||||
27 |
Кыш билгеләре. |
1 |
Сорау алмаш- лыкларында басым Иң, бик, кыскара, каплый, туңа |
әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның |
||||
28 |
Г.Бакир.“Кышкы уен”. |
1 |
Су туңа, кар тәгәрәтә, зурая, күмер, таяк, шатлана |
|||||
29 |
Б. Рәхмәт. «Яңа ел килгәч». |
1 |
Былтыр, быел, кичә, бүген, йокларга ятам, йокыдан торам |
|||||
30 |
А.Алиш. “Куян кызы”. |
1 |
||||||
31 |
“Куян кызы” хикәясе өстендә эшне дәвам итү. |
1 |
Үткән дәрес лексикасы |
|||||
32 |
«Елга буенда» хикәясе. |
1 |
Кая? Кайда? Кайдан? сораулары Тимераяк, сузды, камыш, таяк, сизми калды, тотынды |
|||||
33 |
«Елга буенда» хикәясе өстендә эшне дәвам итү. |
1 |
Кешене характерлаучы сыйфатлар |
|||||
34 |
Шугалакта. |
1 |
көлеп тора, тыңламый, шугалак, үкенә, я, әлбәттә, ә, түгел |
|||||
35 |
“Минем дустым” темасына сөйләшү. |
1 |
Исемнең зат-сан белән төрләнеше Дустым, дуслаштык, ишегалды |
|||||
36 |
«Минем дустым» хикәясе өстендә эш. |
1 |
Регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, укуэшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү. Танып белү универсаль уку гамәлләре: фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ыулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру, тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау, объектларны чагыштыру, классификация ләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, эш башкару ысуларына һәм шартларына анализ ясау Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару, әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү |
әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау; |
||||
37 |
«Минем дустым» хикәясе буенча диалогик сөйләмгә чыгу. |
1 |
Батыр, ялкау, юмарт, саран |
|||||
38 |
Г. Бәширов. “Сылтау”. |
1 |
Чөнки теркәгече Әйбер, бүләк итү, зурлар, чын дус |
|||||
39 |
И.Туктар. «Алма». |
1 |
Ашыйсы килә төзелмәсе Татлы, классташлар, кебек, гел, күңелсез, хуш исле, бергә |
|||||
40 |
Б.Рәхмәт. “Минем дуслар”. |
1 |
Су буе, күбәйде, хат, хәтердә |
|||||
41 |
Д.Аппакованың «Шыгырдавыклы башмаклар» хикәясендәге лексик-грамма-тик материал. |
1 |
Исемнәрнең тартым белән төрләнеше Кебек, бик, соң, гел |
|||||
42 |
Д.Аппакова. «Шыгырдавыклы башмаклар» (I кисәк). |
1 |
Кая? Кайда? Кайдан? сораулары Башмак, кадерле, бәхет, шыгырда-выклы, җибәрде, беркем |
|||||
43 |
«Шыгырдавыклы башмаклар»(I кисәк) хикәясе өстендә эш. |
1 |
өйдән мәктәпкә кадәр, Оляның дусты төзелмәләре |
|||||
44 |
Д.Аппакова.Шы-гырдавыклы башмаклар»(IIкисәк). |
1 |
Идән, түшәм, кадәр, ачыла, йомыла, кочаклады |
|||||
45 |
«Минем дусла-рым» темасын кабатлау. |
1 |
Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы. Йомшак, кечкенә, ярата, йөгерә; хуҗа, тәпи, маңгай, ашата, сагына, тап, шаян Йомшак, кечкенә, ярата, йөгерә; хуҗа, тәпи, маңгай, ашата, сагына, тап, шаян |
|||||
46 |
Р.Мингалим. «Дөньяда бер эт бар иде». |
1 |
ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу |
|||||
47 |
Г.Тукай. “Кызыклы шәкерт”. |
1 |
Уйныйсы килә төзелмәсе Арт аяк, аума, юләр, маэмай |
|||||
48 |
Г.Мөхәмәтшин. «Ак песи» хикә-ясендәге лексик-грамматик материал. |
1 |
Исемнәрдә -сыз/-сез аффикслары Кат, йорт, төзи |
|||||
49 |
Р.Батулла. «Чикыл белән Мырый». |
1 |
койрык, кача, коткара, йөзә, бата, кача, басма, егылып төшә, кычкыра |
|||||
50 |
Р.Вәлиева. “Яз”. |
1 |
Хикәя фигыльнең заман белән төрләнеше Күңелле, тамчы, кош, озын, кыска |
Регулятив универсаль уку гамәлләре: укуэшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү, укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү. Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү. Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү. |
әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның |
|||
51 |
Карга боткасы. |
1 |
Билгесез үткән заман хикәя фигыль ярма, күкәй, шикәр, су, карга боткасы, алан, тоз |
|||||
52 |
“Карга боткасы” тексты өстендә эш. |
1 |
Үткән дәрес лексикасы |
|||||
53 |
Л.Толстой. «Әбисе белән оныгы». |
1 |
Билгесез үткән заман хикәя фигыль үсеп җиткән, җыештыра, тегә, онык, картайган |
|||||
54 |
Ничек әдәпле сорарга? |
1 |
Бирегезче, бирегез әле, зинһар формалары Булыша ала, күрсәтә, ярдәм итә |
|||||
55 |
М. Газизов. “Рәхмәт”. |
1 |
Тырыс, рәтли, татар исемнәре |
|||||
56 |
В.Осеева.“Дүрт кыз”. |
1 |
Кушма саннар Яулык, сатып ала, кешене характерлаучы сыйфатлар |
|||||
57 |
Минем Ватаным - Россия. |
1 |
Ватан, туган як, туган ил, дәүләт теле, сурәтләнгән, тату, милләт, төс, ил, дәүләт гербы, дәүләт флагы, дәүләт гимны |
Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү, бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү. Танып белү универсаль уку гамәлләре: Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү. Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: Мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару, әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү, коммуникатив мәсьәләгә таянып, фикерне төгәл итеп җиткерү. |
«Гаилә», «туган ил», «мәрхәмәтлелек», «башкаларга карата түземлелек» |
|||
58
|
Татарстанның дәүләт символлары. |
1 |
Үткән дәрес лексикасы |
|||||
59 |
Татарстанның башкаласы - Казан. |
1 |
башкала, алтын ай, мәчет, манара, истәлекле, Казан кремле |
|||||
60 |
Татарстан шәһәрләре. |
1 |
Шәһәр исемнәренең Ю.к., Ч.к., У-в.к Шәһәр, яшьләр, ерак, якын |
|||||
61 |
«Мине Ватаным» темасын кабатлау. |
1 |
||||||
62 |
Ш Галиев. «Җәйге болында». |
1 |
Сабантуй, салават күпере, җиләк пешә, көннәр озын, төннәр кыска |
ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу |
||||
63 |
Г.Нәбиуллин. «Урман сөйләшә». |
1 |
Урман, эндәшә, уңган, усак, каен |
|||||
64 |
Р.Корбан. «Җиләктә». |
1 |
чиләк, җиләк җыя, ерак, җиләк-җимеш исемнәре, чүп утый, су сибә, миләш, татар халык ашлары исемнәре |
|||||
65 |
“Шүрәле” әкияте. |
1 |
Ярык, бүрәнә, бармак |
|||||
66 |
“Шүрәле” әкияте. |
1 |
Ярык, бүрәнә, бармак |
|||||
67 |
«Чәчәкле җәй, ямьле җәй» темасын кабатлау. |
1 |
||||||
68 |
«Чәчәкле җәй, ямьле җәй» темасын кабатлау. |
1 |
||||||
69 |
Ел буена үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау. |
1 |
||||||
70 |
Йомгаклау. Экскурсия |
1 |
ӘДӘБИЯТ ҺӘМ ИНТЕРНЕТ-РЕСУРСЛАР
Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина. Татар теле, дүртенче сыйныф. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Ике кисәктә. Казан, «Татармультфильм» нәшрияты, 2014 ел.
Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә.Гыйниятуллина. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту. 4 нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма. Казан, «Татармультфильм», 2014 ел.
Р.З.Хайдарова, Р.Л.Малафеева. Татарский язык в таблицах.
К.С.Фатхуллова, А.Н.Газизова. Тесты по татарскому языку. 4 класс. Казань, 2010.
Татарча-русча, русча-татарча мәктәп сүзлеге. Казан, 2008.
Т.Р.Шакирова. Кошлар. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2007.
Презентациялар: “Көз”, “Кыргый хайваннар”, “Йорт хайваннары”, “Кыш”, “Яз”.
Компакт-диск “Татар телле заман”. “Мин татар телен өйрәнәм” сериясеннән.
Тематик папкалар: “Этләр – безнең дусларыбыз”, “Ел фасыллары”, “Татарстан – минем республикам”.