12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Сабитова Ания Фархатовна29

Тема: Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау.

Максат: Тезмә кушма җөмлә турындагы белемнәрне гомумиләштереп кабатлау; халык авыз иҗаты әсәрләрендә тезмә кушма кушма җөмләләрнең кулланылышы, аларны танып белү, тыныш билгеләрен дөрес куя белү һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү; татар теленә, халык авыз иҗаты әсәрләренә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Материал: М.З.Зәкиев, Н.В.Максимов “Татар теле”, 8 нче сыйныф өчен дәреслек, - Казан:Татарстан, 2015.

Җиһазлау: мультимедия проекторы, компьютер, Н. Исәнбәт “Сайланма әсәрләр” . – Казан: “Хәтер” нәшрияты, 2007.

 

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы: - Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн тууга бу җирдә яшәргә теләгебез артты. Яңа көн тууга үзебезнең, әти-әниләребезнең, якыннарыбызның, туганнарыбызның исән-сау булуларына, туган мәктәбебездә белем алуыбызга тагын бер кат сөендек.

- Хәерле көн телик таңнар саен.

- Аяз күкләр телик җиребезгә.

- Кояшлы көн телик һәр кешегә,

- Һәм иминлек телик җиребезгә,

- Хәерле көн телик барчабызга,

- Хәерле көн телик үзебезгә.

- Барчабызга да хәерле көннәр теләп, дәресебезне башлыйбыз.

 

II. Актуальләштерү.

Укучылар, сезгә өй эше итеп үткәннәрне кабатлап килергә кушылган иде. Әйдәгез, өй эшен тикшереп “Иң зирәк” укучыны билгелик. Хәзер слайдтагы мәкальгә игътибар итегез әле. Бу мәкальнең ничә грамматик нигезе бар? Һәм бу нинди җөмлә төренә керә? (Бу – теркәгечсез тезмә кушма җөмлә. Ике грамматик нигезе бар.)

Әйе, бик дөрес укучылар. Без сезнең белән үткән дәрестә теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне өйрәндек. Бүгенге дәресебезнең темасы: “Тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау”. Дәфтәрләрне ачып, число белән теманы язып куябыз. Ә хәзер әйдәгез сорауларга җавап бирәбез.

Нинди җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала? (Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала.)

Тезмә кушма җөмлә нинди төрләргә бүленә? (Теркәгечле тезмә кушма җөмлә һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмлә була.)

Нинди җөмлә теркәгечле тезмә кушма җөмлә дип атала? (Гади җөмләләре үзара тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнгән кушма җөмлә теркәгечле тезмә кушма җөмлә дип атала.)

Нинди җөмлә теркәгечсез тезмә кушма җөмлә дип атала? (Гади җөмләләрне үзара бәйләүдә теркәгечләр катнашмаса, андый кушма җөмлә теркәгечсез тезмә кушма җөмлә дип атала.)

Теркәгечле тезмә кушма җөмләдә гади җөмләләр нинди теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә? (Теркәгечле тезмә кушма җөмләдә гади җөмләләрне бәйләүдә җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечләр катнаша.)

Теркәгечле тезмә кушма җөмләнең гади җөмләләре арасына нинди тыныш билгеләре куела? (Теркәгечле тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр бер-берсеннән өтер белән аерылалар.)

Кайсы очракта өтер куелмый? (Һәм теркәгече ярдәмендә теркәлгән тезмә кушма җөмләдә һәр ике гади җөмләгә дә караган уртак кисәк булса, һәм теркәгече алдыннан өтер куелмый.)

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә гади җөмләләр үзара нинди чаралар ярдәмендә бәйләнәләр? (Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә гади җөмләләр үзара санау һәм каршы кую интонациясе ярдәмендә теркәләләр.)

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләр арасына нинди тыныш билгеләре куела? (Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләр арасына өтер, нокталы өтер, сызык куела.)

Молодцы укучылар, сез өй эшенә ныклап әзерләнгәнсез. Хәзер алга таба барабыз.

 

III. Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

1.Мәкальләрне дәвам итеп язарга.

- Бүген без халык авызы иҗаты әсәрләрендә тезмә кушма җөмләләрнең кулланылышы белән танышып үтәрбез. Халык авыз иҗаты хикмәтле һәм гыйбрәтле мәкальләргә бай. Алар безне телебезне аңларга, әдәп-әхлак сыйфатларына өйрәтәләр. Хәзер башкарасы эш төре мәкальләр белән бәйле булыр. Бирелгән мәкальләрне дәвам итәргә. Бу мәкальләрнең беренче өлеше бирелгән, ә икенче өлешен дәвам итеп язарга, тыныш билгеләрен куярга, җөмләләрнең төрләрен билгеләп, тактага схемаларын төзергә кирәк. Тезмә кушма җөмләләрне билгеләргә. (Мәкальләр слайдта бирелә).

1. Һөнәрле үлмәс,... һөнәрсез көн күрмәс. (Бу - теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.)

2. Эшләгән тук булган,... ә эшләмәгән юк булган.(Бу - теркәгечле тезмә кушма җөмлә.)

3. Вакытның кыйммәте ... алтыннан артык. (Бу - гади җөмлә. )

4. Яман гадәт әрәм итәр,... яхшы гадәт адәм итәр. (Бу - теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.)

2.Хәзер башкарыласы эш төре табышмаклар белән бәйле булачак. Табышмак – исеменнән күренгәнчә, күлмәк эчендә берең әйткәннең мәгънәсен икенче кешедән таптыру өчен генә башкарыла торган фольклар. Табышмакларның роле катлаулы булган, аны әйтешү яшьләр арасында да җитди бер эш, хәтта изге бер йола итеп каралган.

Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавапларын табарсыз. Тезмә кушма җөмләле 3 табышмакны дәфтәрләргә язып, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә тиеш буласыз.

Кулы юк, ләкин балчык ташый,

Балтасы юк, ә өй ясый. (карлыгач)

Урлый да, чәчми дә,

Ә ил өстендә көн итә. (чыпчык)

Суда юынып алды,

Ә өсте коры калды. (каз)

Канаты Һәм аягы бар,

Ләкин үзе йөзә белми. (тавык)

Тимерче һәм балтачы түгел,

Ә авылда беренче эшче. (ат)

Сакаллы килеш туа,

Ләкин берәү дә гаҗәпләнми. (кәҗә)

3. Алдагы эш төре әкиятләр белән бәйле булачак. Әкиятләр – халык авыз иҗатының киң таралган һәм мавыктыргыч төрләреннән берсе. Аларның нигезендә халыкның тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, өмет-хыяллары чагылыш тапкан уйдырма ята. Әкиятләрдә начарлык, явызлык гаепләнә, гаделлек, дөреслек яклана.

Хәзер сезгә әкиятләрдән өзекләр тәкъдим ителә. Шул өзектән бары тик тезмә кушма җөмләләрне язып аласыз.

1.Ләкин эш Сылубикә уйлаганча барып чыкмаган. Арбаны урыныннан кузгатыр өчен, теге бабай өйрәткән җырны әйтергә кирәк, ә Сылубикә аны белми бит. Шулай да ул үз уеннан кайтмаган. Көн уртасында кызлар бер шәһәргә барып җиткәннәр, Җилбикәнең абзыйларын эзләп тапканнар.

(“Җил арба” әкиятеннән).

2.Иртәгесен патша кешеләре яңадан су буена баралар. Күрәләр болар, гәүһәр су төбендә җем-җем ялтырап ята. Боларның суга чумулары була – гәүһәр тагын юкка чыга. Таба алмыйча, тагын аптырап кайтып китәләр.

(“Зирәк карт” әкиятеннән).

5. Тест башкару. Ә хәзер белемнәрегезне тест сораулары аша тикшереп карыйк. Мин сезгә тест сораулары тәкъдим итәм. Сез тестны эшләп, бер-берегезнекен алыштырып тикшерерсез, һәм билгеләр куярсыз.

Тезмә кушма җөмләләр буенча тест.

1.Кайсы билгеләмә тезмә кушма җөмләләргә туры килә?

а) үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән тора;

ә) гади җөмләләре үзара кушымчалар ярдәмендә бәйләнә;

б) гади җөмләләре үзара янәшә тору юлы белән бәйләнә;

в) үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән тора;

2.Теркәгечле тезмә кушма җөмләнең гади җөмләләре...

а) үзара интонация ярдәмендә бәйләнә;

ә) тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә;

б) теркәгеч сүзләр ярдәмендә бәйләнә;

в) ияртүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә;

3.Теркәгечле тезмә кушма җөмләнең гади җөмләләре арасында нинди тыныш билгеләре куела?

а) нокталы өтер;

ә) өтер;

б) сызык;

в) ике нокта.

4.Бай дигән даны бар, тик чыкмаган җаны бар дигән җөмләнең төрен билгеләргә.

а) гади җөмлә;

ә) теркәгечле тезмә кушма җөмлә;

б) иярченле кушма җөмлә;

в) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.

5.Теркәгечсез тезмә кушма җөмләнең гади җөмләләре үзара нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә?

а) кушымчалар;

ә) мөнәсәбәтле сүзләр;

б) санау һәм каршы кую интонациясе;

в) янәшә тору юлы белән.

6. Ашарга чакырдылар кермәдем җөмләсендә нинди тыныш билгесе куела?

а) өтер;

ә) сызык;

б) нокталы өтер;

в) ике нокта.

Тестны төгәлләгәч, укучылар бер-берсенең эшләрен алмаштыралар һәм билге куялар.

5”ле – хатасы булмаган эшкә куела.

4”ле – ике хаталы эшкә куела.

3”ле – өчтән артык хаталы эшкә куела

2” ле –дүрт хаталы эшкә куела.

 

IV. Йомгаклау.

- Бүгенге дәрестә сез үзегезгә нинди яңалык алдыгыз?

- Халык авыз иҗаты әсәрләрендә тезмә кушма җөмләләр кулланылышын белдек. Аларны тексттан аеру буенча күнекмәләрне ныгыттык.

Алдыгызда булган тест сораулары битен проекторда чыккан йөзне ясап куегыз. Әгәр сезгә бүгенге дәрес ошаган икән елмаю йөзе, ә ошамаган икән борчулы, кайгылы йөз ясагыз, һәм җавапларыгызны миңа күрсәтегез.

1.Билгеләр кую

2.Өй эше: 1 нче вариант (мәҗбүри) 56 нчы күнегү. Тиешле тыныш билгеләрен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.

2 нче вариант (ярым иҗади) Әдәби әсәрләрдән тезмә кушма җөмлә кергән 5 җөмлә сайлап язарга.

3 нче вариант (иҗади) Тезмә кушма җөмләләр кулланып “Туган ягым” темасына миниатюр инша язарга.

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.