12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Файзуллина Алсу Мустафовна38

Файзуллина Алсу Мустафовна

Татарстан Республикасы Арча шәһәре 7 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

5 нче сыйныф татар төркеме.

ТЕМА: Сүз төркемнәре

(гомумиләштереп кабатлау )

МАКСАТ:

1. Укучыларның сүз төркемнәре турында булган белемнәрен ныгыту.

2. Күнегүләр эшләгәндә һәрбер сүз төркемен аера алуларына ирешү.

3. Логик фикер йөртү һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү.

МАТЕРИАЛ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАУ:

1. “ Татар теле 5 ” исемле CD-диск.

2. CD-проектор.

3. Компьютер.

4. Microsoft PowerPoint программасында эшләнгән “ Сүз төркемнәре ” һәм
“ Җөмлә төзү ” исемле презентацияләр.

5. Телеграмма.

6. Биремнәр.

ДӘРЕС БАРЫШЫ

I. ОЕШТЫРУ ӨЛЕШЕ.

1. Исәнләшү.

2. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

3. Дәресмаксатын хәбәр итү.

II. ТӨП ӨЛЕШ.

1. Телеграмма белән танышу:

Т Е Л Е Г Р А М М А

“ Ярдәм итегез, үземнән генә булмый!

Кызыл Калфак.

УКЫТУЧЫ: Укучылар, бу нинди телеграмма?

2. Кызыл Калфакны каршылау.

/ Ишек шакыйлар /

УКЫТУЧЫ: Кем бар икән ? Карыйк әле !

/ Кызыл Калфак керә /

УКЫТУЧЫ: Абау, Кызыл Калфак! Нишләп йөрисең? Нишләп бик күңелсез син?

КЫЗЫЛ КАЛФАК: Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, кунаклар!

Сез мине таныдыгыз инде. Әйе, мин Кызыл Калфак.

Әбием янына барганда бүре очрады да, биремнәр бирде. Шул биремнәрне үтәсәм генә мине әбием янына җибәрәм диде. Ә мин биремнәрне үзем эшли алмыйм. Ярдәм итүегезне сорап, сезгә килдем.

УКЫТУЧЫ: Әйдә, әйдә, Кызыл Калфак, түргә уз.

Балалар, Кызыл Калфакка булышабызмы?

БАЛАЛАР: Булышабыз! Булышабыз!

УКЫТУЧЫ: Ярар, Кызыл Калфак, биремнәреңне күрсәт инде. Үзең дә безнең янга утыр, бергәләп эшләрбез.

КЫЗЫЛ КАЛФАК: Миннән булыр микән? Тырышып карармын инде.
/ Кызыл Калфак парта артына утыра /

3. Биремнәрне үтәү.

а) сүз төркемнәрен билгеләү.

Тактада CD-проектор аша “Сүз төркемнәре”

исемле презентация күрсәтелә. Укытучы биремне ничек үтәргә икәнен аңлата һәм һәр укучыга бирем язылган карточкалар өләшә.

Укучылар биремнәрен эшләп бетергәч, тактада CD-проектор аша компьютер күрсәткән җаваплар белән чагыштырып, дөреслеген тикшерәләр.

б) сүзләрне сүз төркемнәренә туры китереп буяу һәм җөмләләр төзү.

ИСЕМ — кызыл. АЛМАШЛЫКЛАР — сары.

ФИГЫЛЬ — зәңгәр. СЫЙФАТ — чия.

САН — яшел.

1) сүз төркемнәренә туры

китереп сүзләрне буяу.

2) сүзләрдән схемага туры килерлек итеп җөмләләр төзү

Җөмләләр язу:

1. ИСЕМ — СЫЙФАТ — ИСЕМ ( Сания тырыш укучы. )

2. СЫЙФАТ — ИСЕМ — ФИГЫЛЬ ( Йомшак кар ява. )

3. ИСЕМ — ИСЕМ — САН — ФИГЫЛЬ ( Дәрестә Марат бишле алды. )

4. АЛМАШЛЫК — ИСЕМ — ФИГЫЛЬ ( Алар бакчада эшлиләр. )

5. ИСЕМ — САН — ИСЕМ — ФИГЫЛЬ ( Урамнан өч кеше килә. )

3) Тактадан карап, дөреслеген тикшерү.

в) физкультминутка:

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары артка.

Уңа, сулга борабыз,

Аннары карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бергәләшеп басып,

Күңелле ял итәбез.

Аннары без чүгәлибез,

Тезләрне кочаклыйбыз.

Башны алга яшереп,

Азрак кына “йоклыйбыз”.

Менә ничек ял иттек,

Дәресне башлыйбыз.

г) компьютерлар артында

Татар теле 5” исемле

CD-диск белән эшләү.

1) “Гөмбәләр үстерү” уены:

Уен тәртибе:

Укучылар кирәкле күнегүне табып, ачалар. Гөмбә һәм болытлар рәсеме чыга. Гөмбәләр астына сыйфат төрләре язылган: тәм, төс, форма, күләм, характер. Ә болытларга бу сыйфат төрләренә мисаллар язылган. Болытлардагы сүзләрне дөрес гөмбәгә урнаштырсаң, яңгыр ява һәм гөмбә үсә. Дөрес җавап бирмәсәң, болыт каралып кала. Күнегүне эшләп бетергәч, дөрес һәм ялгышларны күрсәткән тәрәзә чыга, шуңа карап укучыларның белемнәре бәяләнә.

2) сүзтезмәләрдәге сүзләрнең сүз төркемен билгеләүгә бирем:

Күнегүне эшләү тәртибе:

Бирелгән сүзтезмәләргә туры килгән сүз төркемнәренбаскач, икенче сүзтезмә чыга.Шулай дәвам итеп, дөреслекне тикшерү тәрәзәсе чыга. Соңыннан

укучыларның белемнәре бәяләнә.

д) укытучы укучыларның биремнәрне үтәгән карточкаларын җыеп алып һәм, укучылар компьютер артында эшләгән вакытта, тикшерә. Шулай ук биремнәрне үтәгән өчен компьютер куйган бәяләрне дә язып ала.

 

III. ЙОМГАКЛАУ.

1. Сорауларга җавап бирү.

2. Укучыларның белемнәрен бәяләү.

3. Кызыл Калфакны озату:

КЫЗЫЛ КАЛФАК: Ярар, рәхмәт инде сезгә, миңа булыштыгыз. Үзем дә сезнең белән күп нәрсәгә өйрәндем. Миңа хәзер китәргә вакыт. Сау булыгыз!

УКЫТУЧЫ: Сау бул, Кызыл Калфак! Әйбәт кенә әбиең янына бар. Укырга безнең мәктәпкә кил, көтеп калабыз !

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.