Урок «Кушма җөмлә»
Пояснительная записка к презентации
Дәрес планы
Дата : ________________
Сыйныф : 9 ( рус төркеме)
Предмет: татар теле
Тема : Кушма җөмлә
Укытучы : Валиева Гөлсинур Шамсемухаметовна
Үткәрү формасы : БиС технологиясенең “ Алгоритм” картасы буенча үткәрелә
Бурыч : Технологик карта регламентын үтәү.
Планлаштырылган нәтиҗә: Куелган максатка ирешү.
Дәреснең 1 нче төре. Яңа теманы өйрәнү һәм беренчел ныгыту буенча оештырылган дәрес түбәндәге өлешләрдән тора: мотиавация ------ актуальләштерү ----- яңа теманы кабул итүгә әзерлек ------ яңа тема үзләштерү ----- теманы үзләштерү дәрәҗәсен беренчел тикшерү ------ ныгыту --- анализ ---- рефлексия.
Укытучы дәрес башлаганчы тактага МПМ (таблицаны тактада бирү- бирмәү укытучы ирегендә) дәреснең темасын, яңа теманың үзләштерелү дәрәҗәсенең нормативын( 63%), технологик картаның исемен, В 1 , В 2, В3 ( теманы аңлату өчен сарыф ителгән вакытны билгеләү өчен), дәрес этапларын чагылдырган таблицаны һ .б язмаларны куя.
Оештыру өлеше. Мотивация.
- Хәерле көн, укучылар. Исәнмесез. Укучылар, кәефләрегез ничек? Сез дәрескә әзерме? Бүгенге татар теле дәресебезнең темасы “Кушма җөмлә. Дәрестә без сезнең белән алдагы сыйныфларда алган белемнәребезнең бер өлешен, ягъни, бүгенге теманы үзләштерү өчен кирәк булганнарын исебезгә төшерербез, яңа сүзләр белән танышырбыз, татар Һәм рус телендәге җөмлә төрләрен чагыштырырбыз. Иң мөһиме, җөмләләрнең тагын бер төрен, катлаулырак төзелешле кушма җөмләр турындагы мәгълүмат белән танышырбыз, аларны танып-белү, сөйләмебездә дөрес һәм урынлы куллану өстендә эш башларбыз. Без бүген БиС технологиясе буенча төзелгән “Алгоритм” картасы буенча эшләячәкбез. Дәрес азагында арагыздан өчегез “4”ле һәм “5”ле алсагыз, нәтиҗәбез яхшы, таләп ителгән норма үтәлгән дип санала ала. Мин сезгә уңышлар телим, барыгыз да “5” леләр генә алыр дип ышанам. Хәзер сүзне лидерыбызга бирәбез.
Лидер:
- Сөйләмебез матур булсын,
Кушма җөмләләр кулланыйк.
Теманы тырышып өйрәнеп,
Төпле белемнәр алыйк! (Кул чабалар).
Дәфтәрләргә число һәм теманы язалар.
-Укучылар, яңа теманы өйрәнә башлаганчы без сезнең белән, бу теманы үзләштерү өчен кирәкле булган материалны искә төшерергә тиешбез.Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә без сүзлек өстендә эшлибез, яңа өйрәнгән сүзләрнең тәрҗемәләрен яттан өйрәнәбез. Бу безгә ни өчен кирәк? (Татарча сөйләшә, аралаша белү өчен)
- Аерым сүзләрне генә белү, ятлау аралашу өчен җитәрлекме? Без бер- беребез белән нәрсәләр ярдәмендә аралашабыз? (Җөмләләр).
-Узган уку елында,8 нче сыйныфта, без нинди җөмләләрне өйрәндек? (гади җөмләләрне)
Слайд № 2 Көз. Алтын көз җитте. Салкынайтты. Укыйк һәм тәрҗемә итик әле. Болар нәрсәләр? (Җөмләләр). Нинди җөмләләр. (Гади җөмләләр). Алар бер берсеннән аерылалармы, нәрсә белән? (Берсендә ия генә бар, берсендә ия дә, хәбәр дә, өченчесендә хәбәр генә бар).
- Иясе дә, хәбәре дә булган җөмләләр нинди җөмләләр дип аталалар? Ә иясе яки хәбәре генә булганнары? ( Бер составлы, ике составлы җөмләләр).
- Рус телендә мондый җөмләләр бармы? Алар ничек аталалар?.
- Иясе генә булган җөмләне ничек атыйлар? Хәбәре генә булганын? (Русча, татарча терминнары тәрҗемә ителеп җаваплар бирелә). Слайд № 3
- Искә төшерик әле : фигыль җөмләләр рус телендә дә, татар телендә дә үзләре берничә төргә бүленәләр.
Слайд № 4. - Билгеле үтәүчеле, билгесез үтәүчеле, гомуми үтәүчеле, үтәүчесез җөмләләр.
- Укучылар, ә нинди җөмләләрне без гади җөмләләр дип атыйбыз? (Җаваплар русча булырга мөмкин, бергәләп тәрҗемә ителәләр: которые состоят из одной грамматической основы- 1 подлежащее и одно сказуемое, или только 1 подлежащее, или только 1 сказуемое)
- Ә ике иясе, ике хәбәре булган җөмлә буламы? Бу очракта нинди җөмләләр турында сүз бара? (Кушма җөмләләр)
Слайд № 5. Гади җөмлә, кушма җөмлә. Мондый төр җөмләләр дә рус телендә дә, татар телендә дә бар.
Слайд № 6. - Ике яки икедән артык гади җөмләдән торган җөмлә кушма җөмлә дип атала. А как же связываются эти простые предложения в составе сложного. Для этого в нашем языке существуют союзы. Союзы в татарском языке имеют такие же функции, как и в русском. Их классификация также совпадает в обоих языках.
Слайд № 7 Союзы бывают сочинительные (тезүче теркәгечләр): һәм (и); ләкин (но); яки (или) и подчинительные (ияртүче теркәгечләр): чөнки (потому что); әгәр (если), шуңа күрә, и др. ДӘФТӘРДӘ ЯЗАРГА : ТЕЗҮЧЕ ТЕРКӘГЕЧЛӘР, ИЯРТҮЧЕ ТЕРКӘГЕЧЛӘР
- Теркәгечләр ике төрле дидек. Алар кушма җөмлә эчендәге ике гади җөмләне бәйлиләр. Шуннан чыгып кушма җөмләләрнең без ике төрен карарбыз: Тезмә кушма җөмлә һәм Иярченле кушма җөмлә. Слайд № 8
-Укучылар, кайсыгыз тезәргә һәм ияртергә сүзләренең русчага тәрҗемәсен хәтерли? (построить, ставить в ряд, друг за дружкой; и повести за собой, командовать кем –то, подчинять себе).
- Димәк, тезмә кушма җөмлә булганда, гади җөмләләр берсе артыннан берсе тезелеп киләләр, иярченле җөмлә булса, бер җөмлә икенчесен ияртеп килә.
Слайд № 9 Кагыйдә. Гади җөмләләре үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала.(Сложносочиннными называются предложения, в которых простые связываются друг с другом сочинительными союзами или интонацией.)
Гади җөмләләре үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмлә иярченле кушма җөмлә дип атала.(В сложноподчиннном предложении придаточное предложение подчиняется главному при помощи различных средств, а в нашем случаи, при помощи подчинительных союзов). ДӘФТӘРГӘ ЯЗАЛАР: ТЕЗМӘ КУШМА ҖӨМЛӘ, ИЯРЧЕНЛЕ КУШМА ҖӨМЛӘ
- Укучылар, без сезнең белән яңа теманы үзләштерү өчен кирәкле кагыйдәләрне искә төшердек. Бу белемнәр сезгә алдагы дәресләрдә “ Тренажёр” картасы буенча эшләгәндә дә зур ярдәм булыр дип ышанам.
- Хәзер дәресебезнең “Сынау” ( проба) циклына күчәбез. Әйдәгез, ОСУД ларны кулларыбызга алыйк. Димәк, түбән, уртача, югары катлаулылыктагы биремнәрне үтәгән вакытта сез нинди алгоритм белән һәм ничек эшләргә тиеш икәнне карыйбыз.
Слайд №10. Һәр укучы алдында ОСУД ( теманы үзләштерү өчен кирәкле схемалар) лар. Укытучы теманы ОСУД ның һәрбер өлеше буенча аңлата. Укучылар белән аралашу булырга тиеш. Вакытны (В 1) (аңлату башланган вакыт) тактада билгели.
- Ә хәзер алдыгызда яткан карточкаларга карагыз. Җөмләләрне укыйбыз,сезнең белән бергәләп тәрҗемә итәбез, схемалар ярдәмендә төрләрен билгелибез.
Слайд № 11. Текст
Туган ягыбызга алтын көз килде. Агачлардан җиргә сары, яшел, кызыл яфраклар коела. Көннәр әле җылы, ләкин бик еш яңгырлар ява. Ай башында көннәр салкын булды, шуңа күрә төннәрен хәтта кырау төште. Тиздән көчле салкыннар килер һәм кар ява башлар.
Сүзлек. Кырау төште – здесь: были заморозки.
- Укучылар, кайсыгыз җөмлә төрен ничек билгеләргә кирәклеген аңламады? Андыйлар юк.
(Карточкалар таратыла).
- Укучылар, хәзер без сезнең белән тренажёрда өч төрле катлаулылыктагы биремнәрнең өчесен дә эшләрбез. Беренче түбән катлаулылыктагы (НПС) биремдә җөмләне күчереп язарга, баш кисәкләренең асларына сызарга һәм җәяләр эчендә гадиме, кушмамы икәнен күрсәтергә кирәк.
( Безнең татар халкы китапка һәрвакыт хөрмәт белән караган.)
Икенче – уртача катлаулылыктагы (ППС) биремдә җөмләләрне укырга, тәрҗемә итәргә, гадиме кушмамы икәнен билгеләргә һәм кушма җөмләләрне генә күчереп язарга, ия һәм хәбәрнең астына сызарга кирәк. ( Һәр өйдә китап иң кадерле урында сакланган. 1906 елның 2 нче гыйнварында Казанда беренче татар китапханәсе ачыла. Китапханә “Болгар” кунакханәсендә урнаша һәм ул “Шәрыкъ кунакханәсе “ дип атала. )
Югары катлаулылыктагы (ВПС) биремнәрдә кушма җөмләлрнең төрләрен (Тезмә кушма җөмләме, иярченле кушма җөмләме икәнен ) билгеләргә кирәк булыр. (Татар телендә беренче китап гарәп хәрефләре белән языла, һәм ул 1612 нче елда Лейпциг шәһәрендә басыла. X гасырда татарлар гарәп графикасын куллана башлыйлар, чөнки бу вакытта Болгар дәүләте ислам динен кабул итә.)
- Кем нәрсә эшләргә кирәклеген аңламады? Вакытны (В 1)(аңлату беткән вакыт) тактада билгели.
1 НЧЕ ЦИКЛ.
Дәфтәрләргә “Сынау” дип язабыз. Каләмнәрне куябыз. Бергәләп 1 тапкыр кул чабалар (ХЛОПОК) һәм эшли башлыйлар. 3 + 30
( Рәт арасында йөреп тикшерә. Эшләп бетергән укучылар кулларын күтәрәләр. З укучыдан соң вакытны билгеләп 30 секунд көтә.)
- Дәфтәрләрне алмашабыз. Каләмнәрне куйдык. Кулда каләм - хата. Тикшерәбез. Слайд № 12
- Укучылар, дөрес җавапларны слайдта күрәсез. Күршегезнең җавабы дөрес булса,кулыгызны күтәрәсез. (Укытучы саный – башта нпс биремнәрен һәм тактада билгели НПС > яки < , аннары ППС (Слайд № 13) һәм ВПС биремнәрен (Слайд № 14) билгели ).
- Укучылар, Кем игътибарсызлык аркасында хата ясады ? ( Кул күтәрәләр, саный, билгели).
- Кемгә вакыт җитмәде? ( Кул күтәрәләр, саный, билгели).
- Кем теманы аңлап бетермәү аркасында ялгышты? ( Кул күтәрәләр, саный, билгели).
1 нче нәтиҗә. Димәк, без нәрсәне аңлап бетермәдек соң? Аңлата башлый һәм В2 гә вакытны яза. (Мәсәлән, аңлату, якынча шушы формада булырга мөмкин.): Эш барышында шуны билгели алдык: әле кайберләрегез җөмләнең грамматик нигезен дөрес билгели алмый. (Таблицада тема астына “Грамматик нигез” дип яза). Бу җөмләнең төрен дөрес билгеләргә комачаулый, вакытыгыз күп китә. Шулай ук теркәгечләр темасын да начар беләбез. (аска яза). Тәрҗемә итү дә җиңел түгел, чөнки текстлар һәм җөмләләр фәнни стильгә карый. (Тема астында сүзлек, тәрҗемә кебек язулар барлыкка килергә мөмкин).
- Тагын бер кат искә төшерик әле. Җөмләнең грамматик нигезен билгеләүне без иядән башлыйбыз. Җөмләдә нәрсә турында сүз бара- шул ия була . Ия баш килештәге исем белән белдерелә. Ия турында җөмләдә нәрсә хәбәр ителә – шул хәбәр була. Тагын бер кат ОСУД-схеманы алыгыз әле. Теркәгечләрне табабыз. Тезүче теркәгечләр (сочинительные союзы): һәм (и); ләкин (но); яки (или); Ияртүче теркәгечләр (подчинительные ): чөнки (потому что); әгәр (если), шуңа күрә һ.б.
Тактада вакытны В2 яза (аңлату беткәнне күрсәтүче)
2 НЧЕ ЦИКЛ.
- Дәфтәрләргә “Ныгыту” дип язабыз. Каләмнәрне куйдык. Бу циклда УКБ һәм ЮКБ ( Вакытка карап 1 нче яки 2 нче җөмләне генә бирергә мөмкин) өстендә эшлибез. Сез әзерме? Кулларны әзерләдек.(Хлопок). Башлыйбыз. 3+ 30 секунд.
( Рәт арасында йөреп тикшерә. Эшләп бетергән укучылар кулларын күтәрәләр. З укучыдан соң вакытны билгеләп 30 секунд көтә.)
- Дәфтәрләрне алмашабыз. Каләмнәрне куйдык. Кулда каләм - хата. УКБ (ППС) ны Тикшерәбез. Слайд № 15
- Укучылар, дөрес җавапларны слайдта күрәсез. Күршегезнең җавабы дөрес булса,кулыгызны күтәрәсез. (Укытучы саный – башта ППС биремнәрен һәм тактада билгели ППС > яки < , аннары һәм ВПС биремнәрен (Слайд № 16 ) ВПС > яки < билгели ).
- Укучылар, кем игътибарсызлык аркасында хата ясады ? ( Кул күтәрәләр, саный, билгели).
- Кемгә вакыт җитмәде? ( Кул күтәрәләр, саный, билгели).
- Кем теманы аңлап бетермәү аркасында ялгышты? ( Кул күтәрәләр, саный, билгели).
2 нче нәтиҗә. Укытучы, күзәтүләреннән чыгып, нәтиҗә ясый.
- Кушма җөмләләрне билгеләгәндә, башта баш кисәкләрне дөрес таба алу мөһим, һ.б. ЮКБ дәге 2 нче җөмлә аша аңлатырга да мөмкин.
3 НЧЕ ЦИКЛ.- Дәфтәрләргә “ХӘТЕР” дип язабыз. Каләмнәрне куйдык. Бу циклда УКБ һәм ЮКБ өстендә эшлибез. Сез әзерме? Кулларны әзерләдек.(Хлопок). Башлыйбыз. 3+ 30 секунд.
( Рәт арасында йөреп тикшерә. Эшләп бетергән укучылар кулларын күтәрәләр. З укучыдан соң вакытны билгеләп 30 секунд көтә.)
- Дәфтәрләрне алмашабыз. Каләмнәрне куйдык. Кулда каләм - хата. УКБ (ППС) ны Тикшерәбез. Слайд № 17
- Укучылар, дөрес җавапларны слайдта күрәсез. Күршегезнең җавабы дөрес булса,кулыгызны күтәрәсез. (Укытучы саный – башта ППС биремнәрен һәм тактада билгели ППС > яки < , аннары һәм ВПС биремнәрен (Слайд № 18) ВПС > яки < билгели ).
- Укучылар, кем игътибарсызлык аркасында хата ясады ? ( Кул күтәрәләр, саный, билгели).
- Кемгә вакыт җитмәде? ( Кул күтәрәләр, саный, билгели).
- Кем теманы аңлап бетермәү аркасында ялгышты? ( Кул күтәрәләр, саный, билгели).
Рефлексия. Дәрес материалының үзләштерү дәрәҗәсенә нәтиҗә ясала. Билгеләр куярга да, куймаска да мөмкин. Өй эше. Дәреслекнең 40 нчы битендәге 4 нче күнегү (ОСУД –схема буенча аңлатырга ).