Аерымланган хәлләрне гомумиләштереп кабатлау
Пояснительная записка к презентации
Тема: Аерымланган хәлләрне гомумиләштереп кабатлау (7нче сыйныф)
Максат:
1) дидактик –укучының хәлләр турындагы белемнәрен ныгыту;
2) белем- күнекмәләрне камилләштерү (үстерү)- хәлләрнең аерымлануы һәм алар янында өтер куя белүне камилләштерү;
3) тәрбияви – үз эшеңә, иптәшләреңнең хезмәтенә бәя биреп, фикереңне дәлилли белү күнекмәләрен үстерү, БДИ га әзерләү.
Җиһазлау һәм чыганаклар: Рус мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбияты укыту программалары ; VII сыйныф өчен дәреслек (Р.Ә. Асылгәрәева “Татар теле”-Казан: “Мәгариф”), компьютер, интерактив такта.
Дәрес барышы.
I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.
Белемнәрне тигезләү һәм УМ (уку мәсәлләре) кую ситуациясе тудыру
Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле укучылар һәм кунаклар. Дәресебезне башлыйбыз. Дәфтәрләрдә числоны һәм теманы язып куйыйк. Безнең бу дәрестә максатыбыз: хәлләрне, аларның төрләрен кабатлау, аерымланган хәлләр турында белемнәрне ныгыту, үз фикереңне дәлилли белергә өйрәнү.
1. Сорауларга җавап бирәбез.
- җөмлә кисәкләрен әйтегез әле, укучылар. Җөмләнең баш кисәкләре дип нәрсәләрне әйтәбез?
-җөмләләрнең нинди иярчен кисәкләрен беләсез?
- нинди иярчен кисәкне хәл дип атадык?
2. Хәзер бер укучының “Тыныш билгеләре” дигән әкиятен тыңлыйбыз, укучылар. Сез бу әкияттә нинди хәлләрне очратырсыз икән?
Бервакыт Сорау билгесе дусларын туган көненә җыйган. Горур Өндәү билгесе, кырыс сызык, җитди нокта, хәтта күпнокталар да килгән, ә Сорауның дусты икеләнүчән Өтер генә килмәгән. Ул Сорауның туган көнен оныткан. Дуслар, җыелышып, күңел ачканнар. Сорау билгесе генә, кашларын җыерып, һаман тиз-тиз сөйләнгән: “Ничек инде, Өтер минем туган көнгә килмәгән? Иң элек аңа шалтыратып әйткән идем бит?!” Ә Өтер, дустының туган көне икәне исенә төшкәч, борчылып, кая барырга да белмәгән. “Мин бик кирәкле дус түгел, өтер генә мин, өтер булмаганнан дөньяда әллә ни үзгәрмәс әле”,- дип, ялгышып, үзен юаткан. Аптырагач, үзенең телефон китабын ачып, болай дип язып куйган: “котларга кирәкми онытырга”һәм
тагын бер кат ялгышканын сизми дә калган...
- сез әкияттә нинди хәлләрне ишеттегез?
- тагын нинди иярчен кисәкләрне очраттыгыз, укучылар?
-аларны җөмләдә куллану ни өчен кирәк?
Дәресебезне дәвам итәбез.
Хәзер дәфтәрләрдә хәлләр төрләрен искә төшереп, таблицаны тутырабыз.
Бирем А1. Түбәндәге таблицага хәл төрләрен тутырыгыз һәм һәр хәлнең астына сорауларын язып чыгыгыз (Бер укучы интерактив тактада маркер белән эшли).
* Үзбәя (Төркемнәрнең барысын да тыңлаганнан соң, дөрес дип табылган фикергә уңай бәя куябыз, тактада.)
Бирем А2. Җөмләләрдә калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз? Хәлләрнең соравын әйтегез һәм төрен билгеләгез.
Балачакта өйрәнмәсәң, картайгач үкенерсең (кайчан? вакыт хәле).
Тырышсаң, морадыңа ирешерсең (нишләсәң? шарт хәле).
Алдыңа бер карасаң, артыңа биш кара (урын хәле).
Дөньяда мөмкин булмаган эш юк (вакыт хәле).
Тирләгәнче эшлә, туйганчы аша (күләм хәле)
Хөрмәт сөйсәң, хезмәт сөй (шарт хәле).
Нәтиҗә: бу татар халык мәкальләре, аларда төрле хәлләр кулланылган.
Бирем А3. Рус халык мәкальләрендә дә хәлләр күп очрый. Мәкальләрне укыгыз, татарча вариантын табыгыз һәм шунда хәлләрнең төрләрен әйтегез.
(Бер укучы интерактив тактада эшли)
а) Семь раз отмерь, один раз отрежь.
Җиде кат үлчә, бер кат кис. (күләм хәле)
б) Кончил дело- гуляй смело.
Эш беткәч, уйнарга ярый. (вакыт хәле)
в) В гостях хорошо, а дома лучше.
Кунакта яхшы, ә өйдә яхшырак. (урын хәле)
г) Не в бровь, а в глаз.
Каш төзәтәм дип, күз чыгарма. (максат хәле)
д) Яблоко от яблони недалеко падает.
Алма агачыннан еракка төшми. (урын хәле)
е) Волков бояться - в лес не ходить.
Бүредән курыксаң, урманга барма. (шарт хәле)
ж) Сколько волка не корми, а он все равно в лес смотрит.
Бүре баласы бүреккә салсаң да, урманга карый. (кире хәл)
* Үзбәя. Билге кую.
Нәтиҗә: димәк, татар һәр рус халык мәкальләрендә дә хәлнең төрле төрләре бик еш очрый.
II. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Тактада: Хәлләрнең аерымлануы һәм алар янында тыныш билгеләре.
Бирем В1. Алган белемнәрегезне искә төшереп, түбәндәге сорауларга җавап бирегез:
- татар телендә нинди иярчен кисәкләр аерымлана?
- нинди иярчен кисәкне аерымланган хәл дип атыйбыз? (гиперссылкада
кагыйдәне искә төшерәбез).
-нинди хәлләр аерымланмый? (гиперссылка, искәрмә укыла).
Көтелгән җавап. Татар телендә хәл, аныклагыч аерымлана. Ияртүче сүздән ераклашкан хәлләр аерымланган хәлләр дип атала. Алар янында өтер куела.
Дәреслекләрдәге күнегүне эшлибез.
Бирем В2. Түбәндәге җөмләләрдә аерымланган хәлләрне табып, алар янында тыныш билгеләрен куегыз, дөрес интонация белән җөмләләрне укып күрсәтегез. Аерымланган хәлләрнең астына сызыгыз.(Бер укучы интерактив тактада маркер белән эшли).
1. Минем җавапны алуга ул килеп тә җиткән. (М. Мал.) 2. Бер егет шул җыр яратуы аркасында поезддан да калган иде әле. (М.Р.) 3. Талип идарәгә керергә дип ишеккә юнәлде (М. Хәб.) 4. Ләкин китсә артыкка ял итү дә арыта. (Ф. Я.) 5. Торса да чит илдә ул үз телен онытмаган. 6. Кыз башын иеп халык арасыннан читкә атлады. 7. Унбиш чакрым үткән саен алар утырып ял иттеләр (Н.Г.).
Бирем В3. Өтерләрнең дөрес куелышын түбәндәге тест буенча тикшерәбез.
Җавапларны җөмләнең номеры белән тест соравы янына куегыз.
1. Хәл фигыльләрнең I төре белән белдерелгән рәвеш хәле аерымлана - 6
2. Шарт фигыльләр белән белдерелсә, шарт хәле аерымлана - 4
3. Сыйфат фигыль һәм бәйлек белән белдерелгән күләм хәле аерымлана - 7
4. Шарт фигыль һәм да/дә , та/тә кисәкчеләре белән бирелгән кире хәлләр аерымлана -5
5. Инфинитив һәм дип ярдәмлек сүзе белән белдерелгән максат хәле аерымлана -3
6. Исем фигыль һәм аркасында бәйлек сүзе белән булган сәбәп хәле аерымлана - 2
7. Юнәлеш килешендәге исем фигыльләр белән белдерелгән вакыт хәле аерымлана -1
*Үзбәя. Билгеләр кую.
Бирем В4. Схемалар буенча аерымланган хәле булган җөмләләр уйлап языгыз. (Бер укучы тактада маркер белән яза)
1.
2.
3.
Нәтиҗә: Хәзер укучылар нәтиҗә ясыйк: без нәрсәләр белдек?
Хәлләрнең 7 төре аерымлана. Ияртүче сүздән ераклашып, аерымланган хәлләр янында өтер куела.
Хәзер укучылар дәресебезнең өченче өлешенә керешәбез. Бу өлештә дә без өйрәнгәннәребезне кулланып, мөстәкыйль эшләргә, уйларга, үз фикерләребезне дәлилли белергә өйрәнербез.
III. Бирем С1.Бирелгән эчтәлеккә карата үз мөнәсәбәтегезне белдереп, кечкенә күләмле инша языгыз. Фикерләрегезне дәлилләгез.
Бервакыт Сорау билгесе дусларын туган көненә җыйган. Горур Өндәү билгесе, кырыс сызык, җитди нокта, хәтта күпнокталар да килгән, ә Сорауның дусты икеләнүчән Өтер генә килмәгән. Ул Сорауның туган көнен оныткан. Дуслар, җыелышып, күңел ачканнар. Сорау билгесе генә, кашларын җыерып, һаман тиз-тиз сөйләнгән: “Ничек инде, Өтер минем туган көнгә килмәгән? Иң элек аңа шалтыратып әйткән идем бит?!” Ә Өтер, дустының туган көне икәне исенә төшкәч, борчылып, кая барырга да белмәгән. “Мин бик кирәкле дус түгел, өтер генә мин, өтер булмаганнан дөньяда әллә ни үзгәрмәс әле”,- дип, үзен юаткан. Башка вакытта онытмас өчен, телефон китабын ачып, болай дип язып куйган: “котларга кирәкми онытырга”.
Өтер нинди ялгышлыклар эшләгән соң?
-беренчедә ул дустының туган көнен оныткан, икенчедән үзен кирәкле тыныш билгесе түгел мин дигән, өченчедән “ котларга кирәкми онытырга” дип язганда тиешле урында өтерне куймаган.
Ә сез өтерне кирәкле тыныш билгесе дип уйлыйсызмы?
Әйе. Бүгенге дәрестә аерымланган хәлләр янында да өтерләрне кулландык.
Бу иҗади эшне башкару өчен, безгә, укучылар, түбәндәге таблица ярдәм итәчәк:
1. Башлам |
- Бу әкият мине уйланырга мәҗбүр итте. - Бу әкият мине бик кызыксындырды. - Минем бу турында әлегә кадәр уйлаганым булмады. |
2. Дәлилләү |
- Минем уемча... чыннан да... уйлап карасаң... - Мисаллар китереп, мин моны дәлилли алам. - Сүземне исбатлап, шуны әйтәсем килә... - Бу фикерне аклау өчен, беренчедән,... икенчедән,... |
3. Мисал |
- Мин бер мисал китерер идем: - Тарихта моңа мисаллар күп: - Бу хәл безнең сыйныфта булган иде, мәсәлән: |
4. Раслау |
- Татар халык мәкалендә язылганча,... - Язучының сүзләрен искә төшерик:... - Тикмәгә халык әйтми:... |
5. Йомгак |
- Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә:... - Минемчә, безгә бу турыда онытырга ярамый. |
Көтелгән нәтиҗә:
1. Башлам |
- Бу әкият мине уйланырга мәҗбүр итте. Дәрестә дә, сөйләшкәндә дә тыныш билгеләре турында бик уйланмыйсың. - Бу әкият мине бик кызыксындырды. Гадәттә без рәхәтләнеп сөйләшәбез, өтернең, я сызыкның кайда куелуы кемгә кирәк? Бары диктант вакытында гына искә төшәләр алар. - Минем тыныш билгеләре турында әлегә кадәр уйлаганым булмады. Алар турында мин татар һәм рус теле дәресләрендә генә ишетәм. |
2. Дәлилләү |
- Минем уемча, тыныш билгеләренең дөрес куелу кагыйдәләрен яхшы белергә кирәк. Кайсы җирдә өтер, сызык, сорау, я өндәү билгесе куярга икәнлеге турында кече сыйныфтан ук өйрәтәләр бит. - Уйлап карасаң, кирәк шул. Телдә дөрес сөйләшү өчен дә һәм грамоталы язу өчен дә кирәк тыныш билгеләрен куллану кагыйдәләрен белү, минемчә. - Чыннан да, уйлап карасаң, өтернең, я сызыкның дөрес куелу очракларын белү кирәк. Мин моны дәлилли алам. |
3. Мисал |
- Мин әкияттәге Өтер мисалында аңлатыр идем: “Котларга кирәкми онытырга” җөмләсенең мәгънәсе турыдан- туры өтернең кая куелуына бәйле. Әгәр өтерне кирәкми сүзеннән соң куйса, Өтер үзенең дустын да югалтырга мөмкин бит! |
4. Раслау |
- Татар халык мәкалендә язылганча, “Күп укыган күп белер”. Укыган кеше ялгышса да, үз хаталарын төзәтә ала, икенче юлы хаталар ясамый. |
5. Йомгак |
- Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: үз телеңне, аның кагыйдәләрен белергә, өйрәнергә кирәк. Әкияттәге тыныш билгеләре турындагы тема беренче карашка кызык кына булып тоелса да, телебез һәм сөйләмебез өчен бик кирәк. |
IV. Өйгә эш: дәреслектәге сорауларга җавап бирергә;
3,4,5 өлешләрне үрнәккә таянып язып бетерергә.
V. Дәрескә йомгак.
Рефлексия.
Дәресебез нинди формада үтте?
Ниләр башкардык?
Дәрескә нинди УМ алынган иде?
Дәрескә гомуми бәя бирик.