Урок татарского языка «Лы/ле, сыз/сез кушымчалы сыйфатларны кабатлау»
Пояснительная записка к презентации
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәбиуллина Лилия Тәлгать кызының
4 сыйныфта үткәрелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе.
Тема. Лы/ ле, сыз/сез кушымчалы сыйфатларны кабатлау.
Максат.
1. Төп дәрәҗәгә караган лы/ ле, сыз/сез кушымчалы сыйфатларның кулланылышын кабатлау, ясалу ысулын үзләштерүне ныгытуда шартлар тудыру.
2. Анализлау, нәтиҗә ясый белү һәм җавапларны дәлилләп күрсәтә белү
күнекмәсен үстерү.
3. Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, хөрмәт итү сыйфатларын тәрбияләүгә шартлар тудыру, толерантлык тәрбияләүне дәвам итү.
Дәрес тибы: лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресе.
Җиһазлау: компьютер, проектор , электрон презентация , дәреслек (И.Л.Литвинов, Э.Р. Садыйкова, Л.И.Гарипова Татар теле. 4 нче сыйныф, Казан, ”Мәгариф” нәшрияты, 2010, индивилуаль карточкалар , такта.
Дәрес барышы.
I. Оештыру моменты.
1) Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү. Исәнләшү.
- Исәнмесез , укучылар.
-Исәнмесез, укытучы апа. Хәерле көн (иртә) сезгә.
Рәхмәт , укучылар, сезгә дә хәерле көннәр телим. Утырыгыз., дәресебезне башлыйбыз.
Уңай психологик халәт тудыру.
Дәрестә кем дежур?
Бүген Настя дежур.
Бүген Никита дежурмы?
Юк, бүген Никита дежур түгел, Настя дежур.
Настя, дәрестә кем юк, ни өчен.?
Буген барыбыз да бар. ( Бүген Алёша юк, чөнки ул авырый.)
Катя, синең кәефең ничек?
Минем кәефем шәп (яхшы, әйбәт, начар), чөнки урамда көн матур ( Мин бишле алдым) һ.б. көтелгән җаваплар.
Ваня, синең хәлләрең яхшымы?
Әйе, хәлләрем яхшы.
Бу кечкенә ситуатив сөйләшүдә берничә укучы катнаштырыла (2-3 бала), укучылардан төрле җавап модельләре әйттерелә. Укучыларда бу тормышчан сөйләшү моделенең үрнәге булып тора.
II. Лексик -фонетик зарядка.
Татар теленең үзенчәлекле авазларын [ ы, э, ә, а, ү] кабатлауга, сыйфат сүз төркеменә караган лексик материалны ныгытуга юнәлтелгән.
Укучылар, игътибарлы булыгыз, мин әйтәм , ә сез кабатлыйсыз, тәрҗемә итәсез. Сүзләрне дөрес әйтергә тырышыбыз.
Лы, лы – син акыллы (кабатлыйлар)
Акыллы бала белем ала (кабатлыйлар)
Ле, ле – син бәхетле (кабатлыйлар)
Бәхетле бала еш елмая (кабатлыйлар)
Сыз, сыз - өй китапсыз (кабатлыйлар)
Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә (кабатлыйлар)
Сез, сез – бүлмә ишексез (кабатлыйлар)
Ишексез бүлмәдә утырма! (кабатлыйлар)
Җөмләләрнең аңлашылганлыгын тәрҗемә итү аша тикшереп алу. (татарчадан русчага)
Яхшы, балалар. Булдырдыгыз. Монда безгә таныш булган нинди җөмлә әйтелде?
Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә.
Дөрес. Бу җөмлә -ул нәрсә?
Бу мәкаль (пословица).
Ә тагын нинди мәкальләрне беләбез?
III. Өй эшен тикшерү (өйдә укучыларга мәкальләрне кабатлап килергә кушылды)
Укучылар алдагы дәресләрдә өйрәнелгән мәкальләрне әйтеп чыгалар, кайбер балалардан тәрҗемәсе сорала.
-Акыллы кеше аз сөйли, күбрәк тыңлый.
-Китап – белем чишмәсе.
-Китап - кешенең дусты
-Кош канаты белән , кеше дусты белән көчле.
IV. Белемнәрне актуальләштерү. Дәрес максатын кую.
Укучыларның игътибары презентациянең слайдына юнәлдерелә.
-Укучылар ,тагын бер тапкыр бу сүзләргә карыйк.
Сүзләр укыла, уртак һәм аермалы яклары табыла.
-Бу сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр.?
-Нинди соравына?
-К какой части речи эти слова будут относится? Что нам помогает это определить?
- Вопрос нинди? это Какой.? На этот вопрос отвечают прилагательные.
-Прилагательное татарча ничек була?
- Сыйфат.
- Чем похожи, и как отличаются эти слова?
- Слова в первом столбике образованы с помощью лы-ле, а во втором – сыз-сез.
-Какие варианты перевода мы знаем, когда используются эти окончания?
Укучылар җавапларын мисаллар белән дәлилләп күрсәтәләр.
-Рәхмәт, укучылар. Сез дөрес әйтәсез. Шулай итеп без бүген дәрестә сыйфат турындагы белемнәрне ныгытырбыз, үзебез дә сыйфатларны ясап карарбыз.
Искә төшерәбез. Бу сыйфатлар ничек ясалалар?
Нәрсә? – акыл Нинди? - акыллы
Нәрсә? белем Нинди? – белемле
Нәрсә? – бәхет Нинди? - бәхетле
Нәрсә? – китап Нинди ? – китапсыз
Нәрсә? – тәрәзә Нинди? – тәрәзәсез
Нәрсә? – ишек Нинди ? - ишексез.
Укучылар күзәтүләреннән чыгып, нәтиҗә ясыйлар. (Исемгә кушымча ялгана, сыйфат ясала)
V. Белемнәрне яңа ситуациядә мөстәкыйль куллану.
-Укучылар,хәзер рәсемгә карагыз, исемнән сыйфат ясагыз
Укучылар ике төрле кушымчалы сыйфатлар ясыйлар, (тәрҗемә итәләр).
-Нәрсә? - яңгыр Нинди? -яңгырлы
яңгырсыз
Шундый рәвештә балык, яфрак, ит, борыч, чәчәк, шикәр сүзләренең рәсемнәре белән эш алып барыла.
-Яхшы, укучылар. Мин сезне мактыйм. Хаталар булмады (булды)
Хаталар булган очракта төзәтү эше алып барыла, укучылар үзләре бер-берсен дөреслиләр, хаталарны төзәтәләр.
Ял минуты.
Күзләр өчен физкультминут
Күзләр карыйлар сулга,
Күзләр карыйлар уңга,
Түшәмгә карый күзләр,
Идәнгә карый күзләр.
Күзләргә дә ял кирәк:
Йомабыз бер, ике, өч.
Тагын ачып карыйбыз.
Йомабыз дүрт, биш, алты...
Тагын ачып карыйбыз.
-Укучылар, бу сыйфатлар белән сүзтезмәләр төзергә кирәк. Моның өчен ачабыз дәфтәрләрне, язабыз бүгенге числоны. Икенче юлда ”Сыйныф эше” - дип язабыз.
Тактада укучылар өчен үрнәк итеп число һәм сыйныф эше җөмләләре язылга.
Укучылар биремне язмача башкаралар. Фронталь тикшерү үткәрелә , төрле мисаллар укыла, булган хаталар төзәтелә.
-Хәзер слайдтагы сүзтезмәләрне тәрҗемә итәбез.
Укычылар, бик яхшы! Хәзер бу сүзтезмәләр белән җөмләләр уйлап әйтәбез.
Үзегезгә ошаган җөмләне дәфтәргә язып алыгыз.
VI. Гомумиләштерү.
Ситуатив күнегүләр аша укучылапның кабатланган сыйфатларны сөйләмдә куллана алу мөмкинлеге тудырыла.
- Скажи, что сегодня дождливый день, поэтому ты не пойдешь в лес.
- Попроси маму, чтобы она сделала салат без перца, так как перец тебе не нравится
- Уточни у друга, какой он чай пьёт, с сахаром или без сахара.
- Узнай, любит ли он бульон с рыбой (уху)
Укытучы көчле бала белән минидиалог оештыра.
Кызым, бүген нәрсә пешерәбез: балыклы шулпамы, итле ашмы?
Әйдә балыклы аш пешерәбез.
Син бәрәңге чистарт, кызым, ә мин балыкны чистартам.
Яхшы, әнием. Мин сиңа рәхәтләнеп булышам.
Укучылар , сез дә сыйфатларны кулланып, (используя прилагательные, образованные с помощью окончаний лы-ле, сыз- сез) сөйләшергә тиеш. Укучыларга 1-2 минут вакыт бирелә
Диалогларны тыңлау.
-Молодцы! Булдырдыгыз !
VII. Рефлексия.
- Бүген дәрестә нәрсәләр кабатладык, нинди эшләр башкардык?
-Дәрес сезгә ошадымы?
- Сездә миңа бик ошадыгыз, дәрестә тырышып эшләдегез. Бүген дәрестә шундый билгеләр куям... (Һәрбер баланың эшнә бәя бирелә, билге аңлатыла)
VIII. Өй эшенә инструктаж бирү.
-Ә хәзер көндәлекләрне ачабыз, өй эшен язабыз.
Өй эшенә дифференцаль карточкалар таратыла. (Бер төркем укучыларга исемнәрдән сыйфатлар ясап, дәфтәргә язарга, икенчеләренә - ситуатив күнегүне язмача чишәргә, көчле укучыларга сыйфатларны кулланып 4-5 репликадан торган диалог төзергә)
-Дәрес тәмам, укучылар, сау булыгыз.
-Сау булыгыз, укытучы апа.
Презентация к уроку по татарскому языку (4 класс)
PPT / 326.5 Кб