12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Гыймадиева Рәзинә Байчура кызы222
Минзәлә шәһәре гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
Россия, Татарстан респ., Мензелинск
1

Технологическая карта урока по татарскому языку для начальных классов



Технологик карта
DOCX / 44.31 Кб

Презентация
PPT / 501 Кб

Тема

Сүз ясагыч кушымчалар

Максат:

 

Бурычлар:

Татар телендә сүз тамырының сүз башында булуы, үзгәрмәве, сүзнең мәгънәсен үзгәртүче  һәм сүзнең мәгънәсен үзгәртмәүче кушымчалар турында күзаллау булдыру.

1. Сүз ясагыч кушымчалар ялгап, тамырдаш сүзләр ясарга өйрәнү.

2. Укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү.

3. Башкаларга карата түземлелек, үзара дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырылганнәтиҗәләр

Шәхси нәтиҗәләр:

  • үз мөмкинлекләреңне бәяләү;үзмаксат кую;
  • үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;
  • дәрес геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;
  • мәгънә барлыкка китерү («Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» - дигән сорау кую)

Метапредмет нәтиҗәләр

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • шартлы билгеләрнең телен белү;
  • рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;
  • төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;
  • дәреслектәмәгълүматлар белән эшли белү

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;
  • гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;
  • башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау;
  • үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;
  • эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • партадашың белән эшләү, эшне үзара бүлешү;
  • коллектив  фикер алышуда катнашу;
  • уртак эшчәнлеккә һәм гомуми чишелешкә килү

Предмет нәтиҗәләр

Сүз ясагыч кушымчаның сүзнең мәгънәсен үзгәртүен аңлау, сүзнең тамырын һәм сүз ясагыч кушымчаны билгели белү, тамырдаш сүзләр ясап язу

Төптөшенчәләр

Сүзнең тамыры, сүз ясагыч кушымча,  тамырдаш сүзләр

Предметарабәйләнеш

Рус теле, әйләнә-тирә дөнья

Эшнеоештырутөрләре

Фронталь, индивидуаль, парлап, төркемләпэшләү

Чыганаклар :

- төп

 

 

 

- өстәмә

1.  И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова. Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012, 2 нче кисәк,10-12б.

3.  И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: 2 нче сыйныф: укытучы өчен методик кулланма, Казан, «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты, 2012

1. ПрезентацияPowerPoint - «Кушымчалар»

2. Дидактик карточкалар, тест

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.