12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Люфия230
Россия, Татарстан респ., Нижнекамск
5

«И Казан, минем Казаным - татар иле йөрәге» дәресенең технологик картасы



Министерство образования и науки Республики Татарстан

ГАПОУ «Техникум нефтехимии и нефтепереработки»

ТЕМА КОНКУРСНОЙ РАБОТЫ

«И Казан, минем Казаным - татар иле йөрәге»

(для русскоязычной подгруппы)

 

ФИО автора: Урманчева Люфия Зуфаровна

 

Должность: преподаватель татарского языка и литературы

2017 г.

г. Нижнекамск

Дәреснең технологик картасы

Укыту фәне: татар теле

УМК: Сафиуллина Ф.С. Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек

(рус телендә сөйләшүче балалар өчен) //Ф.С. Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова, - Казан.: «Мәгариф»

ПРЕЗЕНТАЦИЯ К УРОКУ В ПРИЛОЖЕНИИ №1 (Кушымта №1)

Дәрескә аннотация

«И Казан, минем Казаным - татар иле йөрәге» дип исемләнгән дәресенең методик эшкәртмәсе урта һөнәри белем бирүче уку йортларында 2 нче курста укый торган укучылар һәм мәктәпнең 11 нче сыйныф укучылары өчен юнәлтелгән. Дәрестә укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерү, текстның эчтәлеген тыңлап аңларга өйрәнү, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе алу өчен дәреснең семинар формасында үтеше, белемнәрне үзләштерү өчен бик уңай сайланган. Зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнү; кыскача конспект язарга өйрәнү күнекмәләре формалаша. Казан шәһәре, аның урамнары, истәлекле урыннары турында белемнәрне киңәйтү максаты белән төзелгән семинар-дәрес укучыларга алдагы дәресләрдә алган белемнәрне гамәли мөстәкыйль куллана алу күнекмәләре бирүгә ярдәм итә, укучыларның мөстәкыйль эшләүләре белән тыгыз бәйләнеп бара. Семинар-дәресләрдә укучылар бер-берсе белән иркен аралашырга, сораулар һәм җавап бирергә, үз фикерен дәлилләргә өйрәнә.

Укытучы

Урманчева Люфия Зөфәр кызы

Уку йорты

ДАҺБУ «Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы»

Программадагы бүлек темасы

№2. Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары

Дәреснең темасы

№ 2.4. «И Казан, минем Казаным - татар иле йөрәге»

курс

2 нче

Дәреснең төре

семинар

Дәреснең тибы

Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү

Сәгать саны

45 минут

Максатлар

белем бирү максаты: Казан шәһәре, аның урамнары, истәлекле урыннары турында белемнәрне киңәйтү.

үстерелешле: – ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне устерү;

тәрбияви: укучыларның танып-белү, иҗади сәләтләрен һәм фәнни эшчәнлекләрен активлаштыруга ирешү;

Эшчәнлек максаты

сөйләм эшчәнлеге күнекмәләрен һәм аның төп төрләре: аудирование (тыңлап аңлау), сөйләү, сәнгатьле уку сәләтләрен формалаштыру һәм камилләштерү;

Планлаштырылган нәтиҗәләр

предмет нәтиҗәләре: укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру; текстның эчтәлеген тыңлап аңларга өйрәнү, күрмә-график рәсемнәр, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсен алу; зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнү; кыскача конспект язарга өйрәнү.

шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру

Метапредмет нәтиҗәләр

регулятив: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

танып белү: төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану

коммуникатив: аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

Компетенцияләр

Дәресне үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларның түбәндәге гомуми компетенцияләр формалашырга тиеш: ОК-2,ОК-3,

ОК-4,ОК-5,ОК-6;

Дәресне оештыру методлары

шәхси чыгышлар, презентация, тест биремнәре куллану, өлешчә эзләнү-тикшеренүгә корылган әңгәмә;

Җиһазлау

интерактив такта, Сафиуллина Ф.С. «Татар теле. Татарский язык» дәреслеге; мультимедиа проектор; Казан турында видеопрезентация; Казан турында альбомнар; компьютер; тест биремнәре; татарча-руссча сүзлекләр; видеоролик «Н.Бауман урамы»

Кушымталар

№ 1.Текстлар: « И Казан! », «Урамнар ни сөйли? », «Бауман урамы», «Казан безнең горурлыгыбыз»

№2. Тест биремнәре

Ресурслар

төп: Сафиуллина Ф.С. Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) //Ф.С. Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова, - Казан.: «Мәгариф» – 223с.;

өстәмә: Казан шәһәре [электрон ресурс] http://www.kzn.ru/. - керү режимы: 21.11.2016.;

Казаным-башкалам [электрон ресурс]/Ф.М.Гардисламова.http://nsportal.ru/sites/default/files/2014/01/18/kazanym-bashkalam.doc.

керү режимы: 19.11.2016.

Бауман урамы [электрон ресурс] https://kazan2013.com/tat/about_kazan_baumana.– керү режимы: 19.11.2016.

Предмет эчендәге бәйләнеш

«Татарстан Республикасының тарихи һәм истәлекле урыннары» (текстлар: «И Казан!», «Тарихи эксурсия», «Урамнар ни сөйли?», «Казаным - башкалам», «Сөембикә манарасы» һ.б.ш.)

Предметара бәйләнеш

тарих, Татарстан Республикасы тарихы

Семинарга әзерлек эше

1)Бер атна алдан укучыларга мөстәкыйль рәвештә Казан турындагы текстларны өйрәнү һәм семинарда чыгыш ясау өчен темалар исемлеге бирелә:

И Казан!

Урамнар ни сөйли?

Бауман урамы

Казан безнең горурлыгыбыз.

2) аннан башка, укучыларга, гаиләләренең архивларындагы сакланган, Казан каласында төшкән фоторәсемнәрдән күмәкләп видеопрезентация ясарга тәкъдим ителә; музыка кушу (аудио «Казан кичләре», Х.Туфан cүзләре, Садыкова музыкасы)

Дәреснең төзелеше

1.Оештыру этабы.

2. Дәреснең төрен билгеләү. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

4. Белемнәрне актуальләштерү:

5. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

6. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

7. Үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау.

8. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

9.Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

дәресне өйрәнү нәтиҗәсендә укучы куллана белергә тиеш

Казан урмнары исемнәренең тарихын; урамнарга исем биргән атаклы, мәшһүр кешеләрнең биографияләре турындагы кыскача мәгълүматне белергә тиеш;

дәресне үзләштерү нәтиҗәсендә укучы белергә тиеш

татар телендә прозаик текстны сәнгатьле кычкырып укыганда эчтәлеген тулысынча аңлап, тәрҗемә итәргә;

тексттан кирәкле мәгълүматны табып, аның эчтәлеген телдән яки язмача белдерергә тиеш

Дәреснең барышы

Дәрес

этабы һәм башкарылырга тиешле адымнар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

(башкарылган гамәл)

Предмет һәм метапредмет нәтиҗәлелеге

Ресурлар

һәм эшкә этәргеч бирүче тәкьдимнәр

1

2

3

5

6

I.Ориентлашу, мотивлаштыру этабы

1-2 минут

Дәрестә уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез.. Барыгызга да яхшы кәиф телим. Бүген безнең дәресебез семинар формасында үтәчәк.

Укытучыны, басып, каршы алалар, эшлекле атмосфера тудыралар. Дежур укучы укырга килмәгән укучылар турында җавап бирә

регулятив: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыру

 

2.Дәреснең төрен билгеләү. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру

4-5 минут

- Нәрсә ул семинар? Что это такое семинар? Кем әйтә ала? Если затрудняетесь, можете ответить на русском языке.

- На семинаре заслушивают и обсуждают доклады, рефераты, выполненные учащимися под руководством преподавателя.

Вы тоже получили задания, самостоятельно подготовили выступления.

Сез дә мөстакыйль рәвештә темалар буенча чыгышлар әзерләдегез:

1. И Казан!

2. Урамнар ни сөйли?

3. Бауман урамы

4. Казан безнең горулыгыбыз

- После каждого выступления, рассчитанного на 2-3 минуты, нужно будет перевести содержание выступления на русский язык и записать в тетрадь на татарском языке основные тезисы текста. В конце семинара вас ожидает небольшое тестовое задание на внимательность. Самые активные переводчики, а также участники, набравшие наибольшее количество правильных ответов получат высокую оценку.

Белгәнчә җавап бирәләр Семинар – один из видов учебных практических занятий. На которых слушаются и обсуждаются сообщения, доклады, рефераты, выполненные учащимися самостоятельно под руководством преподавателя и объединенных общей темой.

танып белү: төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану

Димәк , семинарда бер гомуми темага әзерленгән докладлар тыңлыйлар, сораулар бирәләр. Һәм кыска гына вакыт эчендә, дәрестә информация үзләштерелә, әңгәмә оештырыла.

3. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.

4-5 минут

- Дәресне кечкенә слайд-шоу презентациясеннән башлап җибәрәбез.

- Начнем урок с небольшого видео-сюжета. (презентация №1)

- История Казани насчитывает более 1000 лет. Ваши знакомые, друзья, родственники живут, учатся в Казани. Многие из вас уже были в Казани, а некоторым еще предстоит поездка в столицу Татарстана. Мы с вами уже много знаем о Казани. Но хочется узнать еще больше. Каждая улица в Казани названа в честь какого-нибудь известного писателя, поэта, общественного деятеля. Каждый дом связан с каким-то историческим событием. Значит нам нужно расширить свои знания о Казани.

Цель урока: Расширить знания о столице Республики Татарстан Казани: улицах, достопримечательностях.

Укучылар үзлектән эшләнгән Казан турында ведеопрезентация карыйлар, җыр тыңлыйлар («Казан кичләре»)

Дәреснең максатын билгелиләр Казан шәһәре, аның урамнары, истәлекле урыннары турында белемнәрне киңәйтү.

дәфтәргә дәреснең темасын язалар, дәреслекләрне 80 нче биттә ачалар

регулятив: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыру

нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

танып белү: төп мәгълүматны аеру

Дәфтәрләрегезне ачыгыз. Башта бүгенге числоны язып куегыз. Бүген ничәсе? Аннары дәреснең темасын языгыз. Китапларны 80 нче битендә ачыгыз. Семинарның темасы: «И Казан, минем Казаным - татар иле йөрәге»

4.Белемнәрне актуальләштерү

4-5 минут

 

- Семинарны башлап җибәрәбез.

-Ну что ж, передаем слово для выступлений

- в учебнике материал на эту тему находится на стр.80

Беренче чыгыш «И Казан!»

(№1 кушымтаны кара)

чыгыш ясарга әзерләнәләр

коммуникатив: аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

 

5. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану

а) 1 нче төркем укучыларның чыгышы

«И Казан!»

(2-3 минут)

 

Тәрҗемә итү, тезисларны билгеләп, дәфтәргә язу

(4 -5минут)

- О чем вы узнали из выступления ребят? Которые предложения из текста можно взять для записи?

- Текстның кайсы җөмләләрен язу өчен алырга була?

- Кем укый ала?

- Яхшы.

- Дөрес.

- Дәфтәрләрегезгә язып куегыз.

тексты чиратлап, кычкырып укыйлар,

сорауларга җавап бирәләр

тәрҗемә итәләр, тезисларны билгеләп, дәфтәргә язалар

якынча тезислар:

Казан каласы 1445 елда Казан ханлыгының үзәгенә әверелә.

1804 елда ачылган мәшһүр Казан университеты шәһәрнең данын нык күтәрә

танып белү: төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; тиешле мәгълүматны табу

Казань в 1445 году стала столицей Казанского ханства. Открытие в 1804 году Казанского университета еще больше прославило город Казань.

б) 2 нче төркем укучыларның чыгышы

«Урамнар ни сөйли?»

(2-3 минут)

Тәрҗемә итү, тезисларны билгеләп, дәфтәргә язу

(4-5 минут)

- Икенче чыгышны безгә ........... әзерләделеләр. Алар безне Казан урамнары белән таныштырачак.

(кушымта №1)

- Рәхмәт. Бу чыгышта сүз нәрсә турында бара?

- Ничек аңладыгыз? Фикерләрегезне язып куегыз.

сорауларга җавап бирәләр

тәрҗемә итәләр, тезисларны билгеләп, дәфтәргә язалар

якынча тезислар;

Державин Пушкинның остазы.

-Ш.Мәрҗани, К.Насыйри – галимнәр, мшгрифәтчеләр

-Василий Качалов бөек рус артисты

-Г.Тукай «Болгар» номерларында яшәгән.

- Д. Карбышев күренекле хәрби җитәкче, Советлар Союзы Герое

танып белү: төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; тиешле мәгълүматны табу

Укылган чыгыш турында мәгълүматны дәреслекнең 85 нче битендә табарга була.

Большинство улиц Казани названы именами писателей, ученых, просветителей.

Г.Камал, Л.Толстой, М.Горький, Е.Тукай, А.Пушкин, К.Насыйри, Арбузов, Качалов – всех не перечислить.

в)3 нче төркем чыгышы

«Бауман урамы»

(2-3 минут)

видеоролик карау

(2 минут)

тәрҗемә итү,

тезислар уку,

язу

(3-4 минут)

Ә хәзер сорау:

- Ә сез казанлыларның иң яраткан урамнарын беләсезме?

- Әйе, дөрес- казанлыларның иң яраткан урамнары - Бауман урамы. Бауман урамы җүяүлеләр өчен генә.

Әлеге урам турында безгә ................... сөйлиләр.

(кушымта №1)

Алар чыгышларына интернет челтәреннән табып, Бауман урамы турында видеоролик та керткәннәр.

сорауларга җавап бирәләр

видеоролик карыйлар, тыңлыйлар, тәрҗемә итәләр, тезисларны билгеләп, дәфтәргә язалар

якынча җавап:

-Казанлыларның иң яраткан урамы – Бауман урамы

якынча тезислар;

- Бауман урамы - Казан үзәгендә урнашкан җәяүле урам.

- Бауман урамында Богоявление соборы, Иоанн-Предтеча монастыре, В.И. Качалов исемендәге Зур рус академия драма театры, ТР Милли банкы, Матбугат йорты урнашкан.

танып белү: төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; тиешле мәгълүматны табу

предмет: текстның эчтәлеген тыңлап аңларга өйрәнү, күрмә-график рәсемнәр, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсен алу; зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнү; кыскача конспект язарга өйрәнү

– В Казани насчитывается более 1600 улиц и проспектов. Если соединить их все вместе по длине, то в результате получится более 1000 км

г) 4 нче төркем чыгышы

«Казан безнең горурлыгыбыз»

(2-3 минут)

тәрҗемә итү,

тезислар уку,

язу

(3-4 минут)

- Мы гордимся столицей республики Татарстан.

-Без башкалабыз белән горурланабыз.

-И о том, чем может гордится город Казань в выступлении следующих ребят. (кушымта.№1)

сорауларга җавап бирәләр

тәрҗемә итәләр, тезисларны билгеләп, дәфтәргә язалар

якынча тезислар:

- Казан университеты — Россиядәге иң өлкән университетларның берсе.

- Казанда җиде район бар.

- Казанда алты профессиональ театр эшли.

-Казанда «Ривьера», «Цирк», «Пирамида», төрле спорт биналары, музейлар, һәйкәлләр бик күп.

танып белү: төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; тиешле мәгълүматны табу

 

6. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

3-4 минут

-Казан каласы җир шарында күп халыкка билгеле. 2005 нче елда Казанның 1000 еллык юбилеен билгеләп үтте. 2013 нче елда Казанда уңышлы гына Универсиада узды.

- Әйе, Казаныбыз үсә, зурая, тагын да матурлана. Күпме язучылар, шагыйрьләр Казанга дан җырлаганнар, мәдхия укыганнар.

- Ә хәзер тест сорауларына җавап бирәбез

тестлар биремнәренә җавап бирәләр

шәхем:шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру

 

7. Үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау.

4-5 минут

 

Выполнение тестовых заданий

записывают задания

задают вопросы

танып белү: тиешле мәгълүматны табу

 

8. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча

күрсәтмә бирү

2-3 минут

Буген шулай оста семинар үткәргәч, киләсе дәрес тә семинар формасында үтәчәк инде

Семинарның темасы«Сынлы сәнгать» , 97 – 112 бит. «Татар теле», 10 нчы сыйныф., Сафиуллина Ф.С. һәм интернет ресурслары. Чыгышлар исемлеге:

1. Б.Урманче

2. И.Зарипов

3. С.Ахун

4. В.Куделькин

5. Н.Фешин

6. Сынлы сәнгать музее.

 

предмет: төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсен алу;

регулятив: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү

 

9.Рефлексия

2-3 минут

Вот и подошел к концу наш семинар.

- Если бы вам представилось поехать в Казань, то куда бы вы направились?

- Казанга барырга туры килсә, сез кайсы почмагына барыр идегез? Ни өчен?

Сорау кую:

- Ә Казан каласының горурлыгы нәрсәдә?

якынча җаваплар:

- Казанга барсам, мин Бауман урамына барыр идем. Чөнки ул иң матур урам.Мин анда фотога төшер идем, аннары дусларыма горурланып күрсәтер идем.

-Ә мин «Ривьера»га, я «Цирк»ка барыр идем.

-Минем Дәүләт музеен күрәсем килә.

сорауга якынча җавап:

- Казан каласының горурлыгын - тарихы, культурасы, әдәбияты, фәне, сәнгате, кешеләре, күп милләтле халкы данлый.

предмет: укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерү,зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнү; кыскача конспект язарга өйрәнү.

 

9.Дәрескә йомгак ясау

2-3 минут

Тест җавапларын тикшерү.

Иң яхшы чыгышларны билгеләү. Тәрҗемә эшенең дөреслеге, төгәллеге

Тезисларны дөрес сайлау.

Билгеләр кую.

- Әйе, Казаныбыз үсә, зурая, тагын да матурлана.

- Шулай итеп, без бүгенге дәрестә Казан турындагы белемнәребезне арттырдык, Казанның тарихы, районнары, урамнарының атаклы исемнәрен йөрткәнен дә белдек. Казан урмнары исемнәренең тарихын; урамнарга исем биргән атаклы, мәшһүр кешеләренең данын белдек.

Үзбәя һәм бер-берсен тикшерү;

иптәшләренең чыгышлары буенча фикер алышалар;

Укытучы критерий бирә, шул нигездә укучылар үз-үзләренә билге куялар,

тестның дөрес җавапларын тикшерәләр:

хатасыз – 5 билгесе

1,2 хата – 4

3 хата – 3;

шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру

коммуникатив: аралаша белү сәләтен үстерү

 

 


Всероссийский конкурс для учителей татарского языка и литера
PPT / 16.57 Мб

Кушымта №1

И Казан!

«И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!» Бу сүзләрне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әйткән.

Казанның ерак гасырлардан килгән олуг тарихы бар. Казан каласы 1445 елда Казан ханлыгының үзәгенә әверелә. Ул заманда Казан Көнбатышның һәм Шәрыкның зур дәүләтләре, шәһәрләре белән тыгыз элемтәләр алып барган. Үзенең таш пулатлары, мәчет манаралары, шәһәр ныгытмалары, имән капкалары белән ерактан ук күренеп торган. Биредә Ибраһим, Мөхәммәтәмин, Сафагәрәй кебек кодрәтле ханнар, Нурсолтан, Сөембикә кебек зирәк һәм чибәр ханбикәләр идарә иткән, Мөхәммәдьяр, Өммекамаллар иҗат иткән.

1804 елда ачылган мәшһүр Казан университеты шәһәрнең данын нык күтәрә. Математика, химия, шәрыкны өйрәнү фәннәрендәге бөек ачышлар; Лобачевский, Зинин, Бутлеров, Фукс, Хәлфиннәр, Березин һәм Казем-Бек, Катанов, Мәрҗаниләрнең фәнгә керткән зур өлешләре — Казан шәһәренең горурлыгы.

Исемнәрне саный китсәң, әлбәттә, дөнья культурассының бөек талантларын — Шаляпин һәм Горький, татар мәдәниятенең якты йолдызларын — Г. Исхакый, Г.Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимовны атамыйча һич мөмкин түгел. Әдипләр, композиторлар, рәссамнар, артистлар: К. Тинчурин, С. Сәйдәшев, Х. Туфан, С. Хәким, Б. Урманче, Н. Исәнбәт, Г. Бәширов, С. Садыйкова, Р. Яхин, Ә. Еники, И. Шакиров… Болар һәммәсе — бөтендөнья мәдәниятенә Казан шәһәре биргән олуг талантлар.

дәртле жизнерадостный кодрәтле — могущественный

нурлы — светозарный зирәк — мудрый

данлы — славный ханбикә царица

олуг — великий идарә иткән — управляли

әверелә — превращается сөекле — любимый

пулат — дворец ныгытма — сооружение

Урамнар ни сөйли?

Казанда кемнәр генә, нинди генә атаклы кешеләр яшәмәгән! Пушкинның остазы Державин, язучы Аксаков, дөньяның атаклы җырчысы Шаляпин, мәшһүр рәссам Фешин, язучылар Лев Толстой, Максим Горький. Бөек рус актеры Василий Качалов Мәскәүгә Казан театрыннан киткән. Казанның Зур рус драма театры хәзер аның исемен йөртә. Ә татар халкының дистәләрчә галимнәре, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани, мәгърифәтче Каюм Насыйри яшәгән йортлар, Тукай торган “Болгар” номерлары. Адым саен тарих, адым саен истәлек.

1928 елда Маяковскийның гайрәтле тавышын ишеткән Казан! Бөек Ватан сугышы чорында Казанда йөзләгән рус язучысы яшәгән, антифашист итальян язучылары торган, Александр Фадеев сугыш вакытында биредә татар әдәбияты кичәләре үткәргән. Максим Горький кебек үк, ул да татар әдәбиятын бик яраткан.

Татарстан Дәүләт музее. Бу музейда экспонатлар борынгы Болгар чорына карыйлар. Болгар һөнәрчесенең җир йортлары, металлга төшергән бизәкләре. Үзенчәлекле киемнәр, чигүле читекләр, бизәнү әйберләре, тәңкәле акчалар.

Бик озын бер зал Татарстан табигатенә — елга-суларына, урман-тауларына, кошларына һәм җәнлекләренә багышланган.

остаз — учитель һөнәрче — ремесленник

дистәләрчә — несколько десятков гайрәтле энергичный

Бауман урамы

Бауман урамы - Казан үзәгендә урнашкан җәяүле урам. Төрле елларда ул Ногай улы, Проломная, Зур Проломная, дип йөртелә. Элек Бауман урамында трамвайлар, троллейбуслар, автобуслар да йөргән. Бүген җәүлеләр генә йөри торган урамның баш-башында Тукай скверы һәм «Кремль» метро станцияләре урнашкан.

Бауман урамының тарихын XIX - XX гасырларда салынган азкатлы йортлар ассызыклап тора. Урамның бер башыннан икенчесенә барган арада шәһәрнең матур, тарихи урыннарын күрергә, Татар ашлары йортына кереп милли ризыклардан авыз итеп алырга, кибетләрдә яисә урамда ук урнашкан сувенир сатучы нокталарда истәлеккә әйберләр дә алырга була.

Бауман урамында Богоявление соборы, Иоанн-Предтечя монастыре, В.И. Качалов исемендәге Зур рус академия драма театры, ТР Милли банкы, Матбугат йорты урнашкан. Урамның башында гарәп стилендә ясалган сәгатьләр урнаштырылган. Гашыйклар еш кына биредә очраша. Биредә берничә фонтан да бар. Аларда күгәрченнәр, бакалар һәм Габдулла Тукай әкияте герое Су анасы сыннары ясалган. Шәһәр кунаклары Екатерина II каретасының копиясе эчендә фотога төшәргә ярата. 1767 елда Әби-патша нәкъ шушындый каретага утырып Казанга килгән. Мәшһүр опера җырчысы Федор Шаляпинга, Казан мәчесенә куелган һәйкәлләр - шулай ук фотога төшү өчен яхшы урыннар. Урам уртасында таштан ясалган «Казанның нуленче меридианы» урнаштырылган. Монда Мәскәү, Нью-Йорк, Мехико шәһәрләренә, Төньяк полюска һәм тагын берничә ноктага кадәр ераклык күрсәтелгән.

җәяүле - пешеходная авыз итеп алырга - попробовать

мәшһүр – знаменитый сыннары – скульптуры, фигуры

гашыйклар - влюбленные

Казан — безнең горурлыгыбыз

Казан елдан-ел үсә, матурая. Казан университеты — Россиядәге иң өлкән университетларның берсе. Казан елга порты — Иделдәге иң эре портларның берсе. Казанда самолетлар һәм вертолетлар, медицина җиһазлары һәм шифалы дарулар, мех һәм тегү әйберләре, музыка кораллары һәм төгәл приборлар, тимер-бетон әйберләре һәм химикатлар җитештерелә. Казанда җиде район бар: Вахитов, Совет, Мәскәү, Киров, Идел буе, Авиатөзелеш, Яңа Савин районнары. Казанда алты профессиональ театр эшли: Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет академия театры, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Василий Качалов исемендәге Зур рус драма театры, Яшь тамашачы театры, «Әкият» курчак театры.

2005 нче елда Казанның 1000 еллык юбилеен билгеләп үтте. 2013 нче елда Казанда уңышлы гына Универсиада узды.

Кушымта №2

Семинар буенча тест биремнәре

Казан шәһәре ... районга бүленгән. Город разделен на ...... районов.

  1. 7

    8

    6

    5

1804 елда ачылган мәшһүр …….. ……… шәһәрнең данын нык күтәрә.

Открытый в 1804 году ………. восславил город.

Милли китапханә

Казан университеты

Сынлы сәнгать музее

Сөембикә манарасы

Василий Качалов

композитор

рәссам

артист

язучы

Бу музейда экспонатлар борынгы Болгар чорына карыйлар. Экспонаты этого музея относятся к булгарскому периоду.

Татарстан Дәүләт музее

Матбугат йорты

Татарстан Милли банкы

Габдулла Тукай музее

Муса Җәлил исемендәге Татар ………………..академия театры.

Академический театр …………. имени Мусы Джалиля.

“Әкият” курчак

зур рус драма

драма һәм комедия

опера һәм балет

Бауман урамы -

кешеләр урамы

халык урамы

җәяүлеләр урамы

сандугачлар урамы

Каюм Насыйри -

драматург

җырчы

татар

мәгърифәтче

Идел буе – тәрҗемәсе

Заволжский

Приволжский

Прикамский

Закамский

Кайсы раслау дөрес түгел. Которое из утверждений неверно.

2004 нче елны Казанның 1000 еллык юбилеен билгеләп үтте.

2005 нче елда Казанның 1000 еллык юбилеен билгеләп үтмәде.

2005 нче елда Казанның 1000 еллык юбилеен билгеләп үтте.

2005 нче елны Казанның 1000 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Гашыйклар еш кына биредә очраша. Влюбленные часто здесь встречаются.

«Әкият» курчак театры янында

Богоявление соборы янында

Бауман урамнының гарәп стилендә ясалган сәгать янында

Адым саен тарих, адым саен истәлек

Дөрес җаваплар. Правильные ответы.

1

а

2

б

3

в

4

а

5

г

6

в

7

г

8

б

9

в

10

в

Дата проведения: с 14 февраля по 18 апреля
Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.