12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Лизия В41
Россия, Татарстан респ., г. Нурлат

Татар теле дәресенең технологик картасы

4 нче сыйныф, татар төркеме

Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре

9 нчы урта гомуми белем мәктәбе”

Муниципаль автоном гомуми белем учреждениесе

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Бикиева Лизия Вәзир кызының эше

 ПРЕЗЕНТАЦИЯ

Тема

Сан. Сан турында төшенчә.

Максат

Сан сүз төркеме турында мәгълүмат бирү, аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.

Бурычлар

1. Төрле дәрәҗәдәге күнегүләр эшләү аша саннарны актив сөйләмгә кертү, дөрес кулланырга өйрәнү;

2. Логик фикер йөртүне үстерү; үз хатаңны табып, төзәтә белү күнекмәсен ныгыту;

3. Укучыларда аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. Дәреслек һәм төрле чыганаклар белән эш итәргә, мөстәкыйль рәвештә эзләнергә өйрәтү. Балаларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Метапредмет: Дәрес темасына бәйле төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдәне формалаштыру, шуны күнегүләр эшләгәндә куллану. Үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәле булуына ирешү, укучыларның нәрсә аңлауларын тикшерү, үз фикерләрен мөстәкыйль дәлилләүгә юнәлеш бирү. Иптәшләренең гамәлләрен бәяләү, күрше белән хезмәттәшлек итү, килеп чыккан проблемаларны уртага салып хәл итү, үзләренең фикерләрен ачык, төгәл бирү.

Предмет: Саннарны сөйләмдә куллану күнекмәләрен үстерү. Тексттан фактик мәгълүматны аерып алу; телдән сөйләү барышында татар әдәби теленең нормаларын үтәү. Сан сүз төркеменең предметның санын, исәбен белдереп, ничә? ничәнче? сорауларына җавап бирүен, җөмләдә исемне ачыклап килүен, рус теленнән аермалы буларак, татар телендә сан белән ачыкланган исемнең ( саналмыш) һәрвакыт берлек санда саннарның язуда цифрлар һәм сүзләр белән күрсәтелүен үзләштерү.

Шәхси: Күнегүләр эшләгәндә һәм сорауларга җавап биргәндә, сөйләм төзелешенә игътибарны арттыру, сөйләмне камилләштерүгә омтылу, ирекле һәм иҗади фикер йөртү, белемнәрне системалаштыру.

Дәрес тибы

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Төп төшенчәләр

Сан, саналмыш, мөстәкыйль сүз төркеме.

Предметара бәйләнеш

Татар әдәбияты, сәнгать, рус теле, әйләнә-тирә дөнья.

Методлар һәм алымнар

Әңгәмә, дәреслек белән эшләү, биремнәр үтәү, схема төзү

Принциплар

Фәннилек, аңлылык һәм активлык, аңлаешлылык һәм көч җитү, системалылык һәм эзлеклелек, укучыларның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алу, күрсәтмәлелек, аралашу.

Чыганаклар

программа, дәреслек (Дәреслек: Татар теле. 4нче сыйныф: рус телендә башлангыч белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) / Ф. Ф. Харисов, Ч.М.Харисова; Р.К. Сәгъдиева, В.А. Гарипова: рәссамы Л. Хисамова . - Казан: “Мәгариф - Вакыт” Нәшр., 2014. – 183б. : рәс. б-н), кулланмалар;

компьютер, проектор, экран, музыка, рәсем, карточкалар.

Укучылар белән эшләү формасы:

Индивидуаль, төркем белән, фронталь.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Оештыру, мотивлаштыру этабы

Укучыларны сәламләү һәм аларның дәрескә әзерлеген тикшерү. Уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар, килдегезме дәрескә?

Уен-көлке, мәшәкатьләр калдымы тәнәфестә?

- Матур үтсен көнебез! Көләч булсын йөзебез! Дөрес, матур утырыйк, Тырышып җавап бирик.

Укучыларның исәнләшүе.

- Кыңгырауны ишеттек тә,

ашыктык без дәрескә.

Җиңнәребезне сызганып,

тотынабыз зур эшкә.

Дежур укучының чыгышы:

- Мин бүген дежур, сыйныфта барлык укучылар да бар, без дәрескә әзер! Һәммәбезгә дә яхшы билгеләр телим.

КУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.

ШУУГ: Бер-берсенә дәрестә нәтиҗәле эшләү өчен уңышлар теләү.

Проблемалы ситуация булдыру, уку мәсьәләсен кую

Дәрескә максат куялар һәм бурычларны билгелиләр

Укучы эшен күзәтә, кирәк булган очракта киңәшләрен бирә.

Игътибарны дәреслекнең 78 нче битенә юнәлдерү. Анда укытучы Фәрит абыйның Руслан, Алсу һәм Булат исемле укучылары белән әңгәмәсе бирелгән.

Укучылар рольләргә бүленеп диалогны укыйлар һәм дәреснең темасын әйтәләр. Без бүген саннар турында сөйләшәчәкбез. Димәк, дәресебезнең темасы “Сан сүз төркеме”

2 нче слайд

Максат: Сан сүз төркеме турында мәгълүмат бирү, аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.

Бурычлар: Сан сүз төркемен таный һәм башка сүз төркемнәреннән аера белү.

Саннарны язма һәм әйтмә сөйләмдә дөрес куллану Логик фикер йөртүне үстерү, үз хатаңны табып, төзәтә белү күнекмәсен ныгыту.

ШУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.

РУУГ: сан сүз төркеме буенча алган белемнәрне искә төшерү , төгәллек кертү,үз фикерләрен телдән матур һәм дөрес итеп әйтә белү..

КУУГ: тыңлый һәм сөйләшә белү, куелган проблема буенча бергәләп фикер алышу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү.

ТБУУГ: яңа белемнәр табу.

Уку мәсьәләсен чишү. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

Дәреслек белән эш.

99 нчы күнегүнең биремен аңлату

3 нче слайд

1. Бу җөмләләр халык авыз иҗатының кайсы тармагына керә? 2.Табышмакларның җавабын әйтегез.

3. Сан белән ачыкланган сүзне күрсәтегез.

4. Табышмакларның җавабын белдергән сүзләрдә нинди орфограммалар бар? Кагыйдәләрне искә төшерү.

Дәреслек белән эш

Биремнәрне башкару, нәтиҗә ясау. Үзләре чыгарган кагыйдәне дәреслекнең 79 нчы битендә бирелгән кагыйдә белән чагыштыралар. Сан ачыклаган исемнең саналмыш булуын истә калдыралар. Санның башка сүз төркемнәреннән аермалы билгеләрен әйтү. (Саннар язуда цифр белән дә, сүз белән дә язылырга мөмкин. ) Үзбәя.

3нче слайд 2. Табышмаклар белән эш.

Бер пыяла эчендә – мең кеше.

Бер атасы, бер анасы, ничә йөз мең баласы. Кечкенә генә сарай, эчендә бии утыз ике малай.

Укучылар сан белән ачыкланган сүзләрнең исем сүз төркеме булуын әйтәләр. Нәтиҗә ясыйлар. Сан – предметның санын, исәбен белдерә, ничә? ничәнче? сорауларына җавап бирә. Җөмләдә исемне ачыклап килә.Үзбәя.

ШУУГ: укуга җаваплылык хисен аңлау

ТБУУГ: сәбәп- нәтиҗә бәйләнешен аңлау һәм гомумиләштерү ясау, уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү.

РУУГ: эш ысулларын һәм эшнең нәтиҗәсен үрнәк белән чагыштырып карау, уку мәсьәләсен чишү.

Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү. Катлаулы ситуацияләрдән чыгу.

1. 101 нче күнегүнең үтәлешен тикшерү.

Җавапларны тыңлау.

2. Карточкалар белән төркемнәрдә эш.

Бирелгән җөмләләргә үз сыйныфларына туры килгән сүзләрне язарга. Ни өчен шул сүзләрне куллануларын аңлатырга. Саннарның ясалыш буенча төрләрен күрсәтергә. Кагыйдәләрне искә төшерергә.

1. Мәкальләрне уку, мәгънәләрен аңлату, татар телендәге эквивалентын әйтү, чагыштыру, саннарның һәм саналмышларның язылышына игътибар итү, нәтиҗә ясау. Рус теленнән аермалы буларак, татар телендә сан белән ачыкланган исем ( саналмыш) һәрвакыт берлек санда килә. Саналмышта тартым һәм килеш кушымчалары була ала. Мәсәлән : имей сто друзей – йөз дустың булсын. Үзбәя

2. Мин ... сыйныфта укыйм. Безнең сыйныфта егерме биш ... , ә татар төркемендә ... укучы укый. Без тырышып укыйбыз, дус яшибез.

Көтелгән җавап: дүртенче – тамыр сан; егерме биш – тезмә сан; унбиш – кушма сан.

4 нче слайд Җавапларны тикшерү, үзбәя.

ШУУГ: шәхесара мөнәсәбәтләрне аңларга булышу, хезмәттәшлеккә, бер-береңә ярдәм итәргә әзер булу, үзләштергән материалны бәяләү

РУУГ: ахыргы нәтиҗәне күз алдында тотып, арадаш максатларның эзлеклелеген ачыклау, каршылыклы уй-фикерләр булганда, дөрес юлны сайлау, үз-үзеңне җиңү өчен, ихтыяр көчеңне туплау

ТБУУГ: тиешле уку бурычларын хәл итү, дәреслектән файдалана белү: гомумиләштереп нәтиҗә ясау

КУУГ: тыңлау, ишетү һәм ишеткәнне үз фикерең белән чагыштыру, үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

Физминут

5 нче слайд

Микс - Фриз – Групп

Укучылар сорау җавабына туры килердәй төркемнәргә берләшәләр.

Сораулар: 1. Бер атнада ничә көн?

2. Март – елның ничәнче ае?

3. Сезнең төркемдә ничә укучы?

Өстәмә сорау: Сез үзара ничек яшисез?

КУУГ: тыңлый һәм сөйләшә белү, куелган сорау буенча бергәләп фикер алышу.

РУУГ: Тиз арада чишелешен табу.

Яңа белемнәрне ныгыту. Үз-үзеңне тикшерү өчен мөстәкыйль эшләү (үрнәк буенча тикшерү)

1. Карточка белән индивидуаль бирем. Текстны игътибар белән укып чыгыгыз. Биремнәрен үтәгез.

Башваткычның авторы Хәкимҗан Халиков турында нәрсәләр беләбез?

Көтелгән җавап: Х. Халиков төрле жанрда иҗат иткән шагыйрь. Тел шомарткычларын, җырларын, арифметик табышмакларын, әкиятләрен яратып укыйбыз.

Башваткычны игътибар белән укып чыгыгыз.

1) Зур-зур алты тәрәзә бар

Гөлнурларның өендә.

2)Үсеп утыра берәр яран

Һәр тәрәзә төбендә.

3) Бүләк итсә дусларына

Әгәр ике яранын,

4) Я, кайсыгыз әйтә ала

Ничә гөле калганын? (Х.Халиков)

Биремнәрен үтәгез.

Шигырьдән саннарны язып алыгыз. ( алты, берәр, ике)

Беренче җөмләдән сан белән саналмышны язып алыгыз. ( алты тәрәзә)

Икенче җөмләнең иясе белән хәбәрен язып алыгыз. (яран үсеп утыра)

Тартым белән төрләнгән исемнәрне язып алыгыз. (өендә, дусларына, яранын, гөле)

Башваткычның җавабын языгыз. (дүрт)

6 нчы слайдта бирелгән җаваплар белән чагыштырып бер-береңнең эшен тикшерү, бәя кую.

ТБУУГ: иҗади һәм эзләнү характерындагы мәсьәләләрне мөстәкыйль хәл итү

ШУУГ: әхлак нормаларын аңлау һәм үз-үзеңне тотышыңа бәя бирә белү, дус булуга һәм хезмәттәшлеккә әзер булу

РУУГ: иптәшләрең белән дустанә мөнәсәбәттә булу, каршылыклы уй-фикерләр булганда, дөрес юлны сайлый белү

КУУГ: монологик һәм диалогик сөйләмгә ия булу, иптәшләре һәм өлкәннәр белән нәтиҗәле һәм ирекле хезмәттәшлек итү

Гомумиләштерү һәм системага салу.

Дәрестә алган белемнәрне файдаланып сан сүз төркеменең моделен төзү. Төркемнәрдә эшләү.

8 нче слайд.

Тормышта саннарны кайда очратырга мөмкин?

9 нчы слайд

Кем беренче укый” уены

Төзелгән модельнең эчтәлеген 7 нче слайдта бирелгән модель белән чагыштыру. Үзбәя.

8 нче слайд.Сәгать циферблатында, йорт номерлары, машина номерлары, кибеттә сатыла торган әйберләрнең бәяләре сан белән күрсәтелә. Әдәби әсәрләрләрнең исеме, бәйрәм исемнәрендә дә саннар еш кулланыла. Нәтиҗә: Тормышыбызны саннардан башка күз алдына да китереп булмый.

9 нчы слайд

Кем беренче укый” уены

Бирелгән җөмләләрне укырга.

Кеше дуслары белән к3ле.

Минем әнием “М10ча ташы”н карарга ярата.

Песи өй түбәсеннән с2реп төште.

Алсу 6н алкасын югалткан.

ТБУУГ: укучының укуга, эзлекле фикер йөртүгә, проблеманы ачыклауга һәм аны чишүгә юнәлтелгән эшчәнлеген ачыклау, үзеңнең белем системасында ориентлаша белү.

ШУУГ: үзләштергән материалны иҗтимагый һәм шәхси кыйммәтләрдән чыгып бәяләү; үз уңышларыңның, (уңышсызлыкларыңның) сәбәпләре турында фикер йөртү, үз фикереңне җиткерә алу.

РУУГ: Үзләштерелгәнне аңлау һәм гамәлдә куллана белү,биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.

КУУГ: башкаларның фикерләренә таянып эш итү, кешене ишетә һәм тыңлый белү, кара-каршы сөйләшүдә катнаша алу, куелган проблема буенча бергәләп фикер алышу, иптәшләрең һәм өлкәннәр белән нәтиҗәле һәм ирекле хезмәттәшлек итү

Уку эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия

10 нчы слайд

Эшчәнлеккә нәтиҗә ясау, өйрәнелгән материалны анализлау.

10 нчы слайд

....аңладым.

...белдем.

...алдым.

...ошады.

Миңа бүген дәрестә ...

ошамады.

Укучылар үз фикерләрен белдереп җөмләләрне тулыландыралар.

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, килешүләр ярдәмендә проблемалы ситуацияләрдән чыгу;

Өй эшен аңлату этабы

11 нче слайд Өй эшен үтәү технологиясен, күнегүне эшләү алымнарын өйрәтү. Укучыларның шәхси үзенчәлекләрен искә алып, дифференцацияле өй эше бирү.

Өй эшен көндәлекләргә язалар, сорауларга җавап алалар.

1. 79 нчы бит, кагыйдәне кабатлагыз, 100 нче күнегүнең биремен үтәгез.

2. Әдәби әсәрдән саннар кергән 4 җөмлә күчереп языгыз. 3. Иптәшләрең саннар белән җавап бирерлек 4 сорау язып килегез.

РУУГ: өйрәнелгән материалның кирәклегенә һәм әһәмиятенә төшенү, каршылыклы уй-фикерләр булганда, дөрес юлны сайлау. Бәйләнешле сөйләм, үз фикерләрен һәм җавапларын телдән матур, дөрес итеп әйтә белү.

ТБУУГ: танып белү максатын мөстәкыйль формалаштыру, логик фикерләүгә омтылу.

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.