«Күңелле җәй, ямьле җәй» 3нче сыйныфның рус төркемендә дәрес

0
0
Материал опубликован 20 March 2017

Пояснительная записка к презентации

Күңелле җәй, ямьле җәй”

3нче сыйныфның рус төркемендә дәрес

Р.З. Хәйдәрова. Татар теле һәм уку китабы.

Максат: укучыларның фикерләү сәләтен, ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерү, җәйге матурлыкны тоя һәм тасвирлау белергә өйрәнү, табигатькә сөю, сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес тибы: лексик күнекмәләрне формалаштыру (ЛКФ)

Җиһазлау: дәреслек ( 130нчы бит), компьютер, мультимедия, презентация.

Эпиграф: Җәйнең ямьле көннәрендә

Җиләк җыя Җәмилә.

 

Дәрес этаплары.

Мотивлаштыру-ориентлашу:

Дәресне оештыру. (Исәнләшү, укучыларның хәлләрен сорашу, психологик уңай халәт тудыру)

Актуальләштерү.

-өй эшен тикшерү

-әңгәмә

3. Уку мәсьәләсен кую.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

III. Рефлексив бәяләү.

 

Дәрес барышы.

Мотивлаштыру-ориентлашу

1. Дәресне оештыру. (Исәнләшү, укучыларның хәлләрен сорашу, психологик уңай халәт тудыру)

Хәерле көн, дуслар сезгә!

Хәерле көн, һәммәгезгә.

Бер- беребезгә карап елмайыйк та

Яхшы кәеф телик, дуслар. ( бер- берсенә карап, елмаеп хәерле көн телиләр )

Иртәләребез шулай матур, көнебезнең имин үтүен теләп дәресне башлыйк.

2. Актуальләштерү.

-өй эшен тикшерү

-әңгәмә

3.Уку мәсьәләсен кую

1)Дәрес темасы белән таныштыру.

- Безгә хат килгән, анда табышмаклар, җавапларын тапсак, дәреснең темасын белә алабыз. Хәзер мин сезгә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигырьләрен укыйм, ә сез кайсы рәсемгә туры килгәнен әйтерсез.(слайд)

а) “Бу кайчак була?”

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява;

Җирләр дымлана, -

Бу кайчак була? (көз)

- Дөрес. Көзге көнгә кайсы рәсем туры килә? Көз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

б) “ Бу кайчак, туган?”

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган;

Уйный җил- буран, -

Бу кайчак, туган? (кыш)

- Дөрес. Кыш көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

в) “ Бу кайсы вакыт?”

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде;

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт?-

Йә, әйтеп кара. (яз)

- Дөрес. Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

- Кайсы ел фасылы турында табышмак юк? ( җәй турында)

- Дөрес. Димәк, бүген дәресебез җәйгә багышланган. Ул “ Күңелле җәй, ямьле җәй” дип атала. Эпиграфны бергәләп укып алыйк әле. ( слайд күрсәтелә )

-Җәй көне табигатьтә нинди үзгәрешләр күзәтелә?

- Сезгә нинди ел фасылы ошый? Ни өчен?

2)Сүзтезмәләрнең кайсысы җәй турында? (слайд)

Яшенле яңгыр, карлы буран, салават күпере, җәйге каникул, язгы җил, бал кортлары, сары яфрак, кызыл җиләк, салкын көн, ап-ак кар, төрле күбәләкләр.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1)Сүзлек эше.

- Текстны укый башлаганчы, яңа сүзләргә игътибар итик әле. ( слайд)

Тиздән- скоро

Тәмамлана- завершается

Куналар- садятся

Сайрый- поет ( о птицах)

- Сүзләрне минем арттан кабатлагыз. (1-2 укучыдан аерым әйттерү, иҗекләргә бүлеп әйттерү, басымга игътибар итү.)

2)Текст өстендә эш.

-Барыбызда китапларның 130нчы битен ачтык, 3нче күнегүне таптык. Хәзер без сезнең белән текстны укыйбыз һәм текстка исем бирәбез. ( балалар үз фикерләрен әйтәләр.)

Сәнгатьле итеп уку өстендә эш алып барыла. Укучылар сәнгатьле итеп укыйлар, калганнар бәя бирә. Иң матур итеп укыган укучы билгеләнә.

3)Ял итү минуты.

- Әйдәгез, укучылар ял итеп алыйк. Матур итеп утырдык, күзләрне йомдык. Соңыннан миңа нәрсә ишетүегез турында сөйләрсез. ( Җәйге урманда кошлар сайравын, күк күкрәвен, яшен яшьнәвен тыңлау)

Укучыларның җаваплары.

Китап белән эш.(Ныгыту.)

130нчы бит, 5нче күнегү

-Ике раслауның кайсысы дөрес?

а)-Җәй көне мәктәптә укулар тәмамлана.

-Яз көне мәктәптә укулар тәмамлана.

б)-Җәй көне көннәр кыскара, төннәр озыная.

-Җәй көне көннәр озыныя, төннәр кыскара.

2) Сорауларга җавап бирү.

-Җәй кайсы айдан башлана?

-Җәй көне төннәр , көннәр нишли?

-Кояш кайчан чыга, кайчан байый?

-Көннәр нинди була?

-Җәй көне нинди үзгәрешләр була?

3) Спроси у друга:

-когда в школе завершится учеба;

-когда начинаются летние каникулы;

-какае время года он любит.

III. Рефлексив бәяләү.

-Син бүгенге дәрестә үзеңне ни өчен мактый аласың?

-Иптәшеңне ни өчен мактый аласың?

-Без дәрестә нинди ел фасылы турында сөйләштек?

-Җәй көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

-Нинди яңа сүзләр белән таныштык?

Өй эше.

*131нче бит, 9нчы күнегү

*131нче бит, 10нчы күнегү

“ Күңелле җәй, ямьле җәй” 3нче сыйныфның рус төркемендә дәр
PPT / 5.07 Мб

Предварительный просмотр презентации

Габдулла Тукай

Җәйнен ямьле көннәрендә Җиләк җыя Җәмилә

Сүзтезмәләр Яшенле яңгыр, карлы буран, салават күпере, җәйге каникул, язгы җил, бал кортлары, сары яфрак, кызыл җиләк, салкын көн, ап-ак кар, төрле күбәләкләр.

в формате Microsoft Word (.doc / .docx)
в формате MS Powerpoint (.ppt / .pptx)
Комментарии
Комментариев пока нет.

Похожие публикации