12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Муртазина52
0

«Төремкәй» 1 нче сыйныф (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)



Төремкәй

1 нче сыйныф

(рус телендә сөйләшүче балалар өчен)

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы

Актүбә ш.т.п. 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

Мортазина Лилия Илмир кызы

Максат:

1) укучыларның кыргый хайваннар турында белемнәрен тирәнәйтү һәм гомумиләштерү;

2) әкиятне аңлап,игътибар белән тыңлауны камилләштерү;

3) укучыларда гаиләдә һәм бер-берсенә карата дус-тату яшәү мөнәсәбәтләрен тәрбияләү.


 

Дәреснең тибы:яңа материалны аңлату

Материал һәм җиһазлау: презентация (табышмаклар, кроссворд, сүзлек эше, музыкалы уен, музыкалы физкультминутка, әкият, рәсемнәр, схема), уенчыклар, техник җиһазлар.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

Исәнмесез, укучылар! (укытучы апа!)

Хәерле көн, укучылар! (Хәерле көн, укытучы апа!)

Хәлләрегез ничек? (Бик яхшы, бик әйбәт!)

 

II. Белем-күнекмәләрне актуальләштерү.

1.Аудирование.укытучы артыннан кабатла.

А: алма, бака, китап, шакмак, абага.

Ә: әни,әти,әби,әтәч,тәрәзә.

2.Диалог.

-Бу нәрсә? (Өстәл,китап,дәфтәр, ишек,идән, чәчәк, түшәм.)

-Бу кем? (Укучы кыз,укучы малай, укытучы)

-Бу өстәлме?

3.Диалог.

-Ничә?

-Ничә дәфтәр? (китап,укучы кыз, укучы малай)

4.Шигырьләр сөйләү.

Бу бармак” уены.

Әлчи-бәлчи”.

Без,без,без идек”.

5. Парларде сөйләшү.

-Исәнме!

-Исәнмесез!

Синең исемең ничек?

Син кем?

-Хәлләр ничек?

-Сиңа ничә яшь?

-Син кайда яшисең?

6.Яңа сүзләрне кабатлау.Төрле рәсемнәр аша лексиканы активлаштыру.

-Ребята, Шурале погостил у ребят и ушел к себе домой в лес.Вот он в лесу со своими друзьями.Давайте скажем кто его ждет.

-Бу – куян, бүре,... .

-Бу бүреме? ...

Куян нинди? (Куян куркак.)

Тиен нинди? (Тиен кечкенә.)

Аю нинди? (Аю зур.)

Бүре нинди? (Бүре усал.)

Төлке нинди? (Төлке хәйләкәр.)

Физкультминутка

Җил минем биткә исә”.

Менә минем уң кулым”.

Бакалар”.

 

III. Төп өлеш. Яңа материалны өйрәнү.

Дәрес темасын билгеләү.

Ә хәзер без кроссворд чишәрбез. Кроссвордны чишсәк, бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшүебез ачыкланыр. Мин сезгә рус телендә табышмаклар укыйм. Сез җавапларын татар телендә әйтергә тиешсез.

1)Ворует крошки

Боится кошки. (Тычкан)

2) Рыжая плутовка,

Всех обманет ловко,

Кур сворует и в леса.

И зовут ее ... (Төлке)

3)Ночью воет он в лесу:

«Я ягненка унесу-у-у!»

В зайцах тоже знает толк

Злой, голодный серый…(Бүре)

4) Лежала между елками подушечка с иголками.

Тихонечко лежала, потом вдруг убежала. (Керпе)

5) Не барашек и не кот,

Носит шубу круглый год.

Шуба серая — для лета,

Для зимы — другого цвета. (Куян)

6) Гребешок аленький,

Кафтанчик рябенький,

Двойная бородка,

Важная походка.

Раньше всех встаёт,

Голосисто поёт. (Әтәч)

7) В нём живёт моя родня,

Мне без неё не жить ни дня.

В него стремлюсь всегда и всюду,

К нему дорогу не забуду.

Я без него дышу с трудом,

Мой кров, родимый, тёплый…(Өй)

-Укучылар, кроссвордны чиштегез. Әйдәгез бергәләп кызыл белән язылган сүзне укыйк.

2. Фонетик күнегүләр

Ә хәзер менә бу сүзләрне дә тәрҗемә итеп алыйк. (кабатлап әйтәләр)

-Бу сүзләрнең барысында да нинди авазны ишетәбез? Бүген без “Төремкәй” әкияте белән танышырбыз.Әкиятне укырга керешкәнче, “төремкәй” сүзенең авазлары белән танышып алыйк. Тө-рем-кәй (кул чабып, иҗеккә бүләбез).

Укучылар, бу сүздә кушылмалар бармы? (Тактада схемасын төзибез.)

-Ә хәзер һәрбер авазны әйтеп үтик. (Ярдәмгә экранда слайд күрсәтелә.)

3. Әкиятне уку.

Ә хәзер игътибар белән әкиятне тыңлыйбыз. Урман эчендә бер Төремкәй булган.

Көннәрдән беркөнне Төремкәй янына Тычкан килә.

-Төрем-Төремкәй, Төремкәйдә кем яши? Тәремкәй эндәшмәгән. Тычкан Төремкәйдә яши башлый. Менә беркөнне Төремкәйгә Бака килә.

Төрем-Төремкәй, Төремкәйдә кем яши?

Мин – Тычкан-чыелдык, ә син кем?

Мин – Бака-бакылдык.

Әйдә бергә яшибез.

Әйдә.

Менә беркөнне Төремкәйгә Куян килә.

 

Төрем-Төремкәй, Төремкәйдә кем яши?

Мин –Тычкан-чыелдык, мин – Бака-бакылдык ә син кем?

Мин – Куркак Куян.

Әйдәгез бергә яшибез.

Әйдәгез.

Менә беркөнне Төремкәйгә Төлке килә.

 

-Төрем-Төремкәй, Төремкәйдә кем яши?

-Мин – Тычкан-чыелдык, мин – Бака-бакылдык, мин – Куркак Куян, ә син кем?

Мин – Хәйләкәр Төлке.

Әйдәгез бергә яшибез.

Әйдәгез.

Менә беркөнне Төремкәйгә Бүре килә.
 

Төрем-Төремкәй, Төремкәйдә кем яши?

Мин – Тычкан-чыелдык, мин – Бака-бакылдык, мин – Куркак Куян, мин – Хәйләкәр Төлке, ә син кем?

Мин – Соры Бүре.

Әйдәгез бергә яшибез.

Әйдәгез.

Менә беркөнне Төремкәйгә Аю килә.

 

Төрем-Төремкәй, Төремкәйдә кем яши?

Мин – Тычкан-чыелдык, мин – Бака-бакылдык, мин – Куркак Куян, мин – Хәйләкәр Төлке, мин – Соры Бүре. ә син кем?

Мин – Зур Аю.

Әйдәгез бергә яшибез.

Әйдәгез.

Укучылар, бу әкиятнең ахыры ничек бетә? Әйе, Аю Төремкәйне җимергән һәм бергәләшеп матур өй төзегәннәр.

 

III Алган белемнәрне ныгыту.

Ә хәзер “Төремкәй” уенын уйнарбыз. (Балалар кулларына курчакларны кияләр) Әкият сәхнәләштерелә.

 

IV Дәресне йомгаклау.

Укучылар, безнең әкияттә Аю Төремкәйне ватмый. Ә башка хайваннар белән дус, тату яши.

Ә сез өегездә тату, дус яшисезме?

Ә сыйныфыгыз татумы?

Дусларыгыз бармы? Кемнәр?

Ә хәзер дәресне йомгаклап, искә төшереп узыйк.

Сез нинди аваз белән таныштыгыз?

Бу аваз кергән сүзләрне әйтегез әле.

Сез нинди әкиятне белдегез?

Әкият геройларын әйтегез әле.

Укучылар, дәресебез тәмам. Киләсе дәрескә без “Ө” авазының дөрес язылышы белән танышырбыз. Сау булыгыз!


"Төремкәй"1 нче сыйныф (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)
PPT / 7.44 Мб

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.