Урок «7 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе»
7 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе.
Тема: Үткән заман хикәя фигыль, аның төрләре.
Максат:
1.Түбән сыйныфларда алган белемнәргә таянып,үткән заман хикәя фигыль турында белемнәрне искә төшерү,ныгыту;
2. Үткән заман формасын телдән һәм язма сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтүне дәвам итү, ишетеп аңлау күнекмәләрен камилләштерү, кыш темасы буенча сүзлек запасын баету;
3. Кошларга сакчыл караш тудыру, аларга ярдәм итәргә өндәү.
Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре.
Шәхси УУГ:
-укуга карата кызыксыну хисе;
-үз мөмкинлекләреңне бәяләү;
-нәтиҗәләргә үзанализ һәм үзконтроль.
Метапредмет нәтиҗәләр.
Регулятив УУГ:
-кагыйдәләрне,күрсәтмәләрне истә тотып эшләү;
-укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;
-эшләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;
-биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү (укытучы һәм алгоритм ярдәмендә).
Коммуникатив УУГ:
-тормыш тәҗрибәсен куллану;
-башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;
-парларда,төркемнәрдә эшли белү
Танып-белү УУГ:
-тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү;
-укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү;
-рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;
-төрле структураларга нигезләнгән мәгълүматлар белән эшли белү.
Дәрес тибы: яңа материал аңлату.
Җиһазлау: ноутбук, мультимедия проекторы, экран, презентация,карточкалар, кыш турында рәсемнәр, аудиоязма, магнитофон, текст язылган карточкалар,таблица, видеохат, Вивальдиның “Зима” музыкасы.
Укыту технологияләре: уен технологиясе, мәгълүмати - коммуникатив технология.
Дәрес барышы
Оештыру.
-Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн! Хәлләрегез ничек?
- Хәзер нинди ел фасылы бара?
- Кышның нинди ае?
- Кышын кошлар нишли?
- Нишли соравына нинди сүз төркеме җавап бирә?
2. Актуальләштерү.
а/ Ничә заманы бар? Ниндиләр? / өч, хәзерге,үткән, киләчәк заман/
б/ Кушымчалары нинди? /-а, -ә, -ый, - и /
Сүзлек белән эш.
Еш кулланыла торган фигыльләрне искә төшерү.
Җитә –наступает бара – идет
Туа – рождается була – будет
Каплый – покрывает килде – пришел
Көтә – ждет ярдәм итә – помогает
Шуа – катается уйный – играет
Очып китә - улетает ясый – делает
Үтә - проходит авырый - болеет
- Фигыльләрне чагыштырыгыз әле, нәрсә белән охшаш яки аерылып торалар?
Әйе, килде фигыле башкалардан кушымчасы белән аерыла. Нинди заманда?
Үткән заман,дөрес.
- Димәк, без бүген нинди тема үтәбез, нинди бурычлар куярбыз.
Укучылар ярдәме белән әреснең темасын һәм максатын билгеләү.
Яңа тема аңлату.
Үткән заман хикәя фигыльнең 2 төре бар:
Билгеле үткән заман |
Билгесез үткән заман |
|
Сораулары |
Нишләде? |
Нишләгән? |
Кушымчалары |
-ды, -де -ты, -те |
-ган, -гән -кан, -кән |
Барлык форма |
бар-ды, кер-де чык-ты, кит-те |
бар-ган, кер-гән чык-кан, кит -кән |
Юклык форма |
бар-ма-ды, кер –мә -де чык-ма-ды, кит-мә-де |
бар-ма-ган, кер-мә-гән чык-ма-ган, кит-мә-гән |
Нишләмәде? |
Нишләмәгән? |
|
Прошедшее определенное время употребляются тогда, когда говорящий наблюдал передаваемый факт или сам участвовал,или это такой факт, реальность которого не подлежит сомнению. |
Прошедшее неопределенное время употребляются,когда речь идет о прошедших событиях и действиях, которых говорящий сам не видел, а сообщает о них со слов других лиц или источников. |
Белемнәрне ныгыту.
Бирелгән җөмләләрдә фигыльләргә кушымчалар куярга.
Салкын кыш /җитү/. Җирне ап-ак кар /каплау/. Гаяз Исхакый кышын /туу/. Сугыш вакытында Борис Пастернак Чистайда /булу/.
Нәтиҗә ясау. Билгеле һәм билгесез үткән заманнар кайсы очракларда кулланылалар?
Үткән заман хикәя фигыль зат-сан белән төрләнә.
Дәреслек белән эш. /70,73 бит/
Берлек сан, күплек сан – үрнәкне уку. Кушымчаларын билгеләү.
8. Бирелгән рәсемнәр буенча зат-сан кушымчаларын барсын да кулланып, барлык-юклык формада җөмләләр төзү.
Үрнәк: Мин бәйрәмгә килдем, ә дустым килмәде.
9. Шигырьләрдән фигыльләрне табыгыз, юклык формада әйтегез.
Кырга ак кардан Метель лепила на стекле
Юрган ябылган, Кружки и стрелы.
Җир язга чаклы Свеча горела на столе,
Йокыга талган. Свеча горела.
Г.Тукай Б.Пастернак
10.Өстәлемдә фигыльләр язган карточкалар. Укучыларны ике төркемгә бүләм: 1 төркем билгеле, 2 нче төркем билгесез үткән заман фигыльләрне тиешле җөмләгә урнаштыралар, тәрҗемә итәләр.
Салкын кыш ... |
Җиргә ап-ак кар... |
Кышын көннәр ... |
Елга боз белән ... |
Балалар тауда чанада,чаңгыда ... |
Кошлар җылы якка ... |
Малайлар хоккей... |
Балалар кар бабай ... |
Шудылар,җитте, салкынайды, уйнадылар |
Очып киткәннәр,капланган,яуган, ясаганнар |
11. Бирелгән тексттагы фигыльләрне үткән заманга үзгәртеп язарга.
1 төркем билгесез, 2 нче төркем билгеле үткән заман итеп үзгәртеп яза.
Салкын кыш килә. Җирне ап-ак кар каплый. Салкын җилләр исә. Кошларга азык табу авырлаша. Балалар аларга ярдәм итәләр, җимлекләр ясыйлар. Кошлар рәхәтләнеп ашыйлар, балаларга рәхмәт әйтәләр.
Тәрбияви момент. Укучылар, чыннан да, кышын кошларга бик авыр, шуңа күрә аларга ярдәм итәргә, җимлекләр ясарга кирәк.
12. Физминутка. Күзләр өчен күнегүләр.
13.Ситуатив күнегүләр.
- Сообщи, что наступила зима.
- Скажи, что прошли зимние каникулы.
- Спроси у друга, что он делал во время каникул.
- Скажи, что ты катался на лыжах.
- Скажи, что твой друг катался на коньках.
- Скажи, что птицы улетели в теплые края.
- Скажи, что землю покрыл белый снег.
- Сообщи, что вы друзьями играли в хоккей.
14. Аудиоязмада диалог тыңлау, сорауларга җавап бирү .
-Айрат ни өчен кышны ярата?
- Ул кыш көне нишли?
Сорауларга җаваплар тыңлау.
15. Үткән заман формаларын кулланып, кыш турында диалог төзү. Сайлап алу өчен темалар: “Кышкы каникулда”, “Кышкы уеннар”, “Кошлар кышын”.
/3-4 реплика/
16. Видео- хат укыла. Укучылар фигыльләрне табып заманын һәм төрен билгелиләр.
Исәнмесез, егетләр һәм кызлар! Минем исемем Алинә. 9 нчы мәктәпнең 10 нчы сыйныфында укыйм. Сезнең белән танышырга телим.
Минем хәлләрем әйбәт. Кышкы каникул сизелмичә дә үтте. Мин каникулда күбрәк саф һавада булдым, кичләрен китаплар укыдым. Дусларым белән чаңгыда, тимераякта шудык.
Без Яңа елны гаиләбез белән каршыладык. Казаннан абыем кайтырга тиеш иде. Анда көннәр буранлы булган, шуңа күрә ул кайта алмаган. Дуслары белән чыршы янына бәйрәмгә барганнар.
Сезнең нинди яңалыкларыгыз бар? Яңа елны ничек каршыладыгыз? Каникулларны ничек үткәрдегез? Яңа уку чиреге ничек башланды?
Хат языгыз. Көтәм.
Сәлам белән Алинә.
17. Өй эше. Үткән заман фигыльләр кулланып, Алинәгә җавап хаты язарга.
18. Нәтиҗә ясау. Буш схеманы тутырырга.
Хәзерге заман
Үткән заман
Фатхутдинова Р.Р.
ZIP / 54.46 Мб
Киләчәк заман
билгеле билгесез
- Дәрестә нәрсәләр эшләдек.
Яхшы. Хәзер тактадагы шушы рәсемгә һәм язуларга игътибар итеп, тагын бер тапкыр үзебезнең эшебезгә нәтиҗә ясыйк әле. Үз фикерләгезне әйтегез.
Бүген мин ________________________ белдем.(Сегодня я узнал .......).
Кызык булды, чөнки _______________________ . (Было интересно, ....)
Авыр булды, чөнки _____________________. (Было трудно, .......)
Мин аңладым. _______________________ . (Я понял,что .........)
Миндә теләк туды: __________________ . (Мне захотелось ........)
19. Билгеләр кую. Йомгаклау.
Кулланылган чыганаклар:
Владимир Филиппович Базарныйның күзләр өчен гимнастикасы.
Вивальдиның “Зима” музыкасы.
Г.Тукай, Б.Пастернак шигырьләре.