12+ Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917 Лицензия на образовательную деятельность №0001058 |
Пользовательское соглашение Контактная и правовая информация |
Хузиева Ильсия Ришатовна36 Россия, Татарстан респ., Казань Материал размещён в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов» |
«Дуслык» иленә сәяхәт 4 нче сыйныфта уку дәресе
Укытучы | Хуҗиева Илсөя Ришат кызы | ||
Предмет | Әдәби уку | ||
Тема | “Дуслык” иленә сәяхәт | ||
Максат
| 1) «Минем дусларым» темасын кабатлау; 2) Өйрәнелгән төзелмәләрне сөйләмдә куллану, тыңлап аңлау, логик фикерләү сәләтләрен, диалогик, монологик сөйләмне үстерү; 3) Чын дуслыкның мөһим булуын төшендерү, бер – береңә, башка милләтләргә карата ихтирам, хөрмәт хисе уяту. | ||
Планлаштырылган нәтиҗәләр | Шәхескә кагылышлы: Чын дус булу төшенчәсененең мөһим булуына төшенү. Танып-белү УУГ: тыңлап аңлау, аңлап уку, нәтиҗә чыгару, гомумиләштерүләр ясый белү; Коммуникатив УУГ: әңгәмәдәшеңне тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне җиткерә белү, диалогик, монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү Регулятив УУГ: дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру, укытучы һәм сыйныфташлар белән уртак эшчәнлек булдыру, үзбәя. Предмет буенча: “Дуслык”теамасы буенча лексик -грамматик материалны сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллана белү, тема буенча диалог, монолог төзи алуны камильләштерү. | ||
Дәреснең тибы | кататлау | ||
Төп төшенчәләр | Лексик материал | ||
Предметара бәйләнеш | Татар теле, рус теле, әдәбият | ||
Эшне оештыру | Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль | ||
Чыганаклар | Дәреслек: Р.З.Хәдәрова “Күңелле татар теле” 2 нче кисәк ( 34-35 бит), методик ярдәмлек :“Рус телендә башлангыч белем бирү оешмаларында татар теле укыту” ( 43 бит), презентацион материаллар. | ||
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре (УУГ) |
Оештыру Мотивлаштыру ( 1-2 мин) | Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра. Дәрескә әзерлекләрен тикшерә. Укучылар белән әңгәмә үткәрә. -Исәнмесез,укучылар! -Кәефләрегез ничек? Дежур укучы белән сөйләшә. -Бүген ничәнче февраль? -Атнаның кайсы көне? -Һава торышы нинди? | Сыйныф эшкә әзерләнә Укытучыны сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр. -Исәнмесез! –Кояшлы иртә кебек! Тукай телен, татар телен өйрәнергә дип килдек. (“Исәнмесез, иптәшләр” шигырен бергә сөйлиләр) Дежур укучы укытучы сорауларына җавап бирә, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар. | (Ш): укытучы һәм сыйныфташы белән теләктәшлек планлаштыру М.(Т.б.): Дәрескә әзерлекне оештыру. (К): Укытучы һәм сыйныфташларың белән хезмәттәшлек итү. |
Уку мәсьәләсен кую Өй эшен тикшерү | Тактада кроссворд чыга. -Димәк, укучылар, без бүген нәрсә турында сөйләшүне дәвам итәрбез икән? - Әйе, укучылар, бүген “Минем дусларым” темасы буйлап сәяхәт итәрбез, диалоглар төзербез һәм дуслык төшенчәсе турында сөйләшербез. - Дуслык сүзен ничек аңлыйсыз? -Дус булу нәрсә дигән сүз ул? 1 нче тукталыш. Өй эше тикшерелә. 31 бит.укырга рольләп 31 бит, эчтәлек 11 күн, 33 бит | Укучылар кроссвордны чишә.дуслык Укучылар уку мәсьәләсен билгелиләр -Дуслык турында. Берничә укучы өй эшен сөйли, укый. Сәхнәләштерә.Үзбәя. | (П): Тема буенча сүзләрне , (Т.б.) ... (К): үз фикереңне җиткерә белү (Р): дәреснең темасын максатын әйтү |
Фонетик зарядка | 2нче тукталыш. Сүзләрне кабатлау. Тактада русча сүзләр чыга тәрҗемә итеп кабатлата Друг, дружба, вместе, подружились, вдвоем, кружок,современный.отговорка. скрипучие,близкий, настоящий Җөмләләр төзетә. | Сүзләрнең тәрҗемәләрен әйтеп кабатлыйлар, җөмләләр төзиләр. | (П): тема буенча лексик берәмлекләрнең мәгънәсен ныгыту, аларны кулланып җөмләләр төзү; (Т.б.): синтез (К):дөрес әйтелеш өстендә эшләү (Р): үзконтроль |
Уку мәсьәләсен адымлап чишү | 3 нче тукталыш. Дустыңнан сора. Карточкалар тарата. 1.- у тебя есть друг? -как его зовут? Сколько лет? Ул нинди? -где подружились? - Где он живет? Где учится? Как учится? Вы вместе что делаете? Вы настоящие друзья? | Укучылар 4 әр утыралар. Вакыт бирелә. Бер-берсе белән сөйләшәләр. Үзбәя.
| П: Дулсык темасы буенча ) өйрәнелгән төзелмәләрне сөйләмдә куллану; (Т.б.): аңлап укый белү, башкаларны тыңлый белү (К): әңгәмәдәшеңне тыңлый, аңлый белү. (Р): Хаталарны табу, төзәтү |
Теманы кабатлау | 4 нче тукталыш. Чагыштыр. -Укучылар, әйдәгез тема буенча укыган текстларны искә төшерик әле. 1- “Сылтау” хикәясе буенча сораулар бирәләр. 2.-“Алма” хикәясе буенча сораулар бирәләр. 3.-“Шыгырдавыклы башмаклар текстындагы кызлар нинди? -Димәк, укучылар, дуслар күп була ала, ләкин чын, якын дус бер генә була ала. нче тукталыш. Мәкальнең дәвамын тап. -Кош канаты белән, ... (кеше дуслары белән көчле) -Дустың үзеңнән ... (яхшырак булсын) -Дус акчадан ... (кыйммәт) -Дуслыкта, бердәмлектә ... (көч) -Дуслык зур ... (байлык) -Дуслык тау ... (күчерә) Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын. | Төркемнәрдә эшлиләр. Үзбәя. Укучылар вакыт өчендә язалар. Тәрҗемә итәләр. Үзбәя. | (Т.Б.)Текстларны искә төшерү һәм алар эчендә ориентлашу (К) Үз фикереңне төгәл итеп әйтә белү (Р): уку мәсьәләләрен дөрес аңлау, бәяләү |
Ял итү | 6 нчы тукталыш. Ял итү. “Уң ягымда дустым бар” ңырлы уен. | Җырлап, төрле хәрәкәтләр ясыйлар. | Р УУГ: үзрегуляция |
Монологик сөйләмне камильләштерү | 7 нче тукталыш. Чын, якын дус нинди булырга тиеш? Дуслык символын ясарга. Текст төзергә. | Укучылар альбом битендә эшлиләр. | (Ш): Чын дус булу төшенчәсененең мөһим булуына төшенү (П): Тема буенча диалог төзи белү. (Т.б.): Үрнәк буенча эшләү. (К.): башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау. (Р): уку мәсьәләләрен дөрес аңлауны бәяләү |
Өй эше | 8нче тукталыш. Укытучы өй эшен аңлата. ) Мәкальләрне өйр. Ребус төзергә. | Өй эшен көндәлекләренә язалар. Аңлашылып бетмәгән өлешен ачыклыйлар. | (Т.Б.): биремнәрне аңлау (Р): эшчәнлекне планлаштыра белү |
Рефлексия | Дәрестә туган авырлыклар турында сорый, нәтиҗә ясый. Укучыларның дәрестәге эшен бәяләү. -Укучылар, шулай итеп, сәяхәтебезне тәмалыйбыз. Бүген нәрсәләр турында сөйләштек? -Чын дус нинди булырга тиеш? - Нинди нәтиҗәгә килдек? - Кайсы эшләр күбрәк ошады? -Нинди кыенлыклар булды? | Укучылар үз фикерләрен әйтәләр. Нәтиҗәя сыйлар. Максат һәм нәтиҗәләрдән чыгып үз эшчәнлекләрен бәялиләр. - Дуслык темасына сөйләштек. | (Т.б.): сорауларга җавап бирү, дифференциацияләнгән бирем (Ш): уңыш һәм уңышсызлыкларның сәбәпләрен ачыклау (Р): коллектив һәм индивидуаль эшне бәяли белү |