12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Зәйнуллина Гөлшат Нурсәлим кызы232
Россия, Татарстан респ., Алькеевский район, Ахметьево

 

Класс

Үткәрү вакыты

Дәреслек бите

 

64

7

 

97-101

Дәрес темасы

Аваз ияртемнәре турында төшенчә

Максат

Аваз ияртемнәре турында гомуми төшенчә булдыру, аның сүз төркемнәре арасында тоткан урынын ачыклау.

Укучыларның төркемнәрдә эшләү, бәйләнешле сөйләм төзү күнекмәсен, фикерләү сәләтен үстерү.

Табигатькә карата игътибарлылык тәрбияләү,

Нәтиҗәләр

предмет: Аваз ияртеме төшенчәсен ачыклау, аны тану, язу, сөйләмдә урынын билгеләү һәм куллану

регулятив: үз эшеңнең максатын билгеләү, үз эшеңне бәяләү, кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп эшләү

танып белү: куелган проблеманы ача белү, фикерләүдә логик чылбыр төзү

коммуникатив: үз фикереңне формалаштыра һәм исбатлый белү

шәхескә кагылышлы: хайваннарның да шундый ук җан ияләре икәненә төшенү, тирә –ягыңдагы авазларга игътибарлы булырга икәнен аңлау.

Дәрес тибы

яңа белемнәрне ачу дәресе

Метод

өлешчә эзләнү

Җиһазлау, ЦОР.

презентация, аваз ияртемнәренең төркемчә исемнәре язылган кәгазьләр, кроссенс, ноутбук, интерактив такта, магнитлар

Дәрес этаплары

Көтелгән нәтиҗә

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

эш формасы

Мотивлаштыру

Күзәтүләрен сөйли, үз фикерен әйтә белү

Исәнмесез, укучылар, утырыгыз. Әйдәгез, бер – беребезгә яхшы кәеф теләп елмаешыйк, дәрестәге кунакларны да сәламлик.

Мин сезгә шигырь сөйлим, ә сез аны тыңлагыз һәм мин ни өчен аны сайлаганны уйлагыз.

Шигырь уку (яз турында)

Көннәр аяз, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы –

Сагынып көткән яз килә.

Әйтегезче, кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк?

Кыш айларын да яратам,

Әмма яз күңеллерәк.

Яз көне сез ниләр күзәтәсез?

Ә табигать җанлануын нинди билгеләр күрсәтә?

Яз көне тирә – юньдәге тавышлар үзгәрәме? Ничек?

Тавышларны әйтеп карау.

бер – берләрен сәламлиләр.

кереш әңгәмәдә катнашу.

 

күзәтүләрен тасвирлау

фронталь

Актуальләштерү

Проблеманы формалаштыра, чыгу юлларын эзли белү, нәтиҗә ясый белү, куелган проблеманы ача белү

Үз җавапларыңны бәяли белү

Укучылар, сез диктант язарга яратасызмы? Әйдәгез, бер кеше, такта янына чыгып, аудиодиктант язсын әле.

1 укучы. Яз җиткәч, тирә – юнь күзгә күренеп үзгәрә.

Син хәзер тактага ниләр яздың? Сүзләрне кем әйтте?

2 укучы. Аудиоязмада табигать тавышлары.

Икенче укучы ни өчен диктантны яза алмады?

Әлеге тавышларны язу өчен безгә ниләр җитми?

Нинди нәтиҗә ясыйбыз: тавыш һәм сүзләрне кеше генә түгел, ә кошлар һәм хайваннар да, төрле предметлар да чыгара ала. Кеше сүзләреннән башка, тагын кош, хайван, предмет тавышлары да була. Аларны язу өчен махсус сүзләр кирәк.

үзбәя

5” - Сорауга җавап бирә алдым, нәтиҗәне үзем ясадым

4” – Сорауга җавап биргәндә, нәтиҗәне ясаганда, иптәшем фикеренә таяндым

3” – сорауга җавап бирү һәм нәтиҗә ясау миңа кыен булды

аудиодиктант язу

нәтиҗә ясау

Үзләренә билге кую

төркемнәрдә тикшереп, берсе җавап бирә

Яңа материалны аңлату

Дәреснең темасын һәм проблемасын ачыклау, аваз ияртеме төшенчәсен ачыклау, аны тану, язу; үз эшеңнең максатын билгеләү

Кошлар һәм хайваннар чыгарган тавыш ни дип атала? (аваз)

Ә безнең кабатларга тырышуыбызны нинди сүз белән атап була? (иярү)

Дөрес, без бүген өйрәнә торган сүз төркеме “аваз ияртеме” дип атала.

Дәфтәргә язу

Аваз ияртемнәре безгә ни өчен кирәк? Аларны күбрәк белер өчен, без ни эшләргә тиеш?

Сүз төркемнәре системасында урынын билгеләү.

Аваз ияртемен мөстәкыйль сүз төркеменә кертеп буламы? Ни өчен?

Аның соравы бармы?

Үзләренә кабатлау

Бер берләренә кабатлау

сорауларга җавап бирәләр, нәтиҗә ясыйлар

фронталь

Материалны беренчел ныгыту

кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп эшләү

Үз эшчәнлегеңне бәяли белү

Әйдәгез. Бераз хыялланып алыйк әле, үзегезне язгы урманда дип күз алдына китерегез. Сез нинди авазлар ишетәсез?

Ш-ш-ш, ялт, чулт, тып – тып, гөлт, ж-ж-ж, у-у-у, чи-ек, җем-җем, шап – шоп, фи-ють, кү-кү, чырк-чырк, тук-тук, чер-р-р, выжт, кыйгак- кыйгак, торрыйк – торрыйк, күк – кү, бак – бак, черрек- черрек, ялтыр – йолтыр

Укучылар, мин бу аваз ияртемнәрен язып куйган идем. Шуларны өстәлдән килеп алыгыз һәм стенага эленгән язуларга игътибар итегез. Сез үзегезнең сүзләрне кайсы төркемгә кертер идегез, шул язу янына барыгыз

үзегезнең фикерегезне исбатлагыз.

үзбәя

5” – Төркемчәне билгели алдым, нәтиҗәне үзем ясадым

4” – Төркемне биргәндә, нәтиҗәне ясаганда, иптәшем фикеренә таяндым

3” – Төркемне билгеләү һәм нәтиҗә ясау миңа кыен булды

Тактага кроссенсның беренче 4 рәсемен ( 4 төрле тавыш белдерә) беркетергә.

Тагын ике рәсем (күз һәм колак) беркетергә, ишетеп һәм тоеп була.

Укучылар, бу рәсемнәргә игътибар итегез, дәрес ахырында без аның буенча дәрес темасын сөйләрбез.

Бер биткә чиратлап язалар

бер кеше укый, нәтиҗә ясый: Күптөрле авазлар ишетеп була

Аваз ияртемнәрен алып, шуңа туры килгән төркем исеме янына басалар, үз фикерләрен бер – берсенә һәм укытучыга аңлаталар

Үз эшләрен бәялиләр

Нәтиҗә ясыйлар

индивидуаль һәм төркемләп

 

Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре

кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп эшләү

үз фикереңне формалаштыра һәм исбатлый белү

221 нче күнегүне телдән эшлиләр.

нәтиҗә ясау. Хайваннар бөтен илдә бертөрле тавыш бирә, ләкин һәр милләт кешесе аны үзенчә ишетә һәм кабул итә.

үзбәя

5” - Сорауга җавап бирә алдым, нәтиҗәне үзем ясадым

4” – Сорауга җавап биргәндә, нәтиҗәне ясаганда, иптәшем фикеренә таяндым

3” – сорауга җавап бирү һәм нәтиҗә ясау миңа кыен булды

Яз көне безгә кошлар очып кайта. Безгә дә кунакка кергәннәр алар (рәсемнәр бирелә -карга, торна, күке, ...) бу кош исемнәре безнең дәреснең темасы белән ничек бәйләнгән? Кайсылары ялгыш кергән икән безгә?

нәтиҗә: Аваз ияртемнәреннән яңа сүзләр ясап була.

Кроссенска 2 рәсем эләргә. Кош исемнәре һәм фигыльләр ясала.

үзбәя

5” - Сорауга җавап бирә алдым, нәтиҗәне үзем ясадым

4” – Сорауга җавап биргәндә, нәтиҗәне ясаганда, иптәшем фикеренә таяндым

3” – сорауга җавап бирү һәм нәтиҗә ясау миңа кыен булды

Картина буенча сочинение.

Менә бу рәсемгә игътибар итегез әле. Ул сездә нинди хисләр тудыра? Мин авылда яшим, яз бездә менә шундый матур була. Әйдәгез, безгә кунакка. Тиздән каникулларыгыз да җитә бит.

Хайваннарны тыңлау, үрнәк җөмләләр төзү.

1) Кәгазь тасмаларга җөмләләрегезне языгыз. Ул җөмләләр нәкъ шул картинага туры килергә тиеш.

2) Биткә дәрес башында караган җөмләне языгыз һәм

3) үзегезнең җөмләләрегезне тәртипкә китереп ябыштырыгыз.

4) Текстның ахырын языгыз.

Текстларны уку.

Нәтиҗә ясау: аваз ияртемнәре текстны матурайта, сөйләмдә күп кулланып була,

үзбәя

5” – Җөмләләрне төзи алдым, нәтиҗәне үзем ясадым

4” – Җөмләләрне төзегәндә, нәтиҗәне ясаганда, иптәшем фикеренә таяндым

3” – Җөмләләрне төзү һәм нәтиҗә ясау миңа кыен булды

һәрберсе чиратлап үз нәтиҗәсен әйтә.

Үз эшчәнлекләрен бәяләү

Кошларның исемнәрен искә төшерәләр һәм аваз ияртеменнән ясалган кошларны атыйлар.

Ялгыш” кергән кош – песнәк, аның исеме ул чыгарган тавыш белән бәйле түгел, дигән нәтиҗәгә килергә.

Аваз ияртемнәре кертеп, җөмләләр төзиләр, шул җөмләләрдән текст төзеп, ахырын язалар.

Нәтиҗә ясыйлар

Үз эшчәнлекләрен бәялиләр

төркемләп

төркемләп эш

Рефлексия

фикерләүдә логик чылбыр төзү

Кроссенс буенча нәтиҗәләрне сөйләү.

Дәрес өчен билгеләр кую

 

кроссенс буенча нәтиҗә ясыйлар

индивидуаль

Өй эше

хайваннарның да шундый ук җан ияләре икәненә төшенү, тирә –ягыңдагы авазларга игътибарлы булырга икәнен аңлау.

Аваз ияртемнәре турында үз мисалларың белән сөйләргә әзерләнергә.

Аваз ияртемнәре кергән әдәби текст табып килергә.

Аваз ияртемнәре” темасына презентация ясарга

Әйдәгез, дәресебезне йомгаклыйк. Табигатьтәге матурлык нәрсәләрдән барлыкка килә?

Язның матурлыгы нидә?

Аваз ияртемнәре шул матурлык белән бәйләнгәнме?

Димәк, нинди нәтиҗә ясыйбыз?

Бүген өйгә кайтканда, тирә - яктагы тавышларга игътибарлырак булыгыз! Хәерле юл сезгә.

өй эше алалар, дәресне йомгаклыйлар.

фронталь

 

 


Дәрес презентациясе
RAR / 38.53 Мб

 

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.