Дәрес планы «Безнең музейларыбыз»
Тема: Безнең музейларыбыз.
Максат: 1) Татарстанның музейлары турында мәгълүмат бирү һәм телдән аралашу күнекмәләрен үстерү;
2) Укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү;
3) Укучыларны халкыбызның милли тарихи үткәненә, мәдәниятенә, сәнгатенә Татарстанның музейларына карата кызыксыну һәм хөрмәт хисе тәрбияләү.
Дәрес формасы: дәрес-сәяхәт
Җиһазлау: дәреслек Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева Татар теле 7.; татарча- русча сүзлек, медиа-проектор, магнитофон; “Татарстан музейлары” темалары буенча слайдлар һәм мәктәп музееннан кечкенә күргәзмә.
Дәрес барышы:
I. Оештыру. Дәреснең максаты белән таныштыру.
II. Фонетик күнегүләр.
1. Тыңлагыз һәм [ә ] авазы кергән сүзләрне аерып әйтегез:
Сынлы сәнгать, сәфәр, мәгьлүмат, мәдәният, көнкүреш, гореф-гадәт, күргәзмә, кыйммәтле, затлы, халык иҗаты, көнкүреш, кульязма.
2.Тыңлагыз һәм бизәнү әйберләрен белдергән сүзләрне әйтегез (магнитофон язмасын тыңлау):
Бизәнү әйберләре: йөзек,балдак, беләзек, алтын, көмеш, муенса, алка, көмеш.
III.Кабатлау.Үткәннәрне актуальләштерү.
Өй эше: Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре исемнәрен тәрҗемә итеп,аларга кыскача аңлатма бирү.
1нче укучы: Калфак – хатын-кыз кигән баш киеме. Ул диңгез энҗесе белән чигелгән һәм йөзгә күркәмлек тә биргән.(слайд 2)
2нче укучы: Түбәтәй(тюбетейка) – ирләр кия торган баш киеме. Түбәтәй энҗе, кызыл һәм зәңгәр якут, зөбәрҗәт ташлар белән бизәлгән.
3 нче укучы: Камзул ( камзол) – ирләр кигән өс киеме. Ул да мәрҗән, энҗе ташлары белән матур итеп бизәлгән.(слайд 3)
4нче укучы: Читекләр ( ичиги) – Казанның чигүле читекләренә чит илләрдә дә югары бәя биргәннәр.Читектәге орнаментлары күн кисәкләреннән фигурлап киселгән.(слайд 4)
5 нче укучы: Бизәнү-ясану әйберләре:
Алка ( серьги) – колакка хатын кызлар көмештән алка кигән. Алканың рәвеше айны хәтерләткән.(слайд 5)
Беләзек ( браслет) – хатын-кызлар беләзекне ике кулга да кигәннәр. Ул тәнгә уңай тәэсир иткән, ә беләккә ныклык биргән.(слайд 6)
Укытучы: Милли киемнәр халыкның үз кулы белән әзерләнгән. Яшь кызлар, егетләр яшьтән үк матурлыкка омтылганнар. Кызлар сөлге, алъяпкыч, кулъяулыклар чиккәннәр. Тырыш хезмәтнең җимеше булып матур кул эшләре барлыкка килгән. Буыннан –буынга күчә килгән бизәкләрнең мәгънәләре югалса да, аларның матурлыгы саклана.
Халык иҗатының менә шундый матур һәм затлы истәлекләрен кайларда күреп була соң,балалар?( Китапларда, газета- журналларда, музейларда)
Дөрес, менә бүгенге дәресебез музейлар турында.
- Нәрсә ул музей?
- Музей (грек сүзе – музалар храмы)
- Иң беренче музей кайда булган?
Музейлар күптән барлыкка килгән. Иң беренче музей 2500 ел элек Египетта барлыкка килгән. Музейда белем алу өчен кирәкле әйберләр сакланган. Анда студентлар укыган һәм яшәгән.
-Милли музейлар кайчан барлыкка килгән?
-Милли музейлар 200 ел элек барлыкка килгән.
-Дөрес, ләкин алар башта җәмәгать музейлары дип аталган.
Нинди музейлар була соң?
- Сәнгать, фән, техника, тарих, кошлар, атлар, чәчәкләр музейлары, хәтта шоколад музейлары да була.
-Күптән түгел без Габдулла Тукай музеенда булдык. (Дәреснең әзерлек этабы итеп, Г.Тукай музеена бардык.Мәктәпнең этнографик музеена экскурсия оештырдык). Балалар, сезгә музейлар ошадымы?(укучыларның җаваплары)
IV. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.
Татарстан җире – зур тарихлы җир. Монда Болгар дәүләте төзелгән. Алтын Урда дәүләте булган. Казан ханлыгының да көчле заманнары билгеле. Бу төбәктә укымышлы халык яшәгән. Монда зур шәһәрләр булган; сәүдә, икътисад, мәдәният чәчәк аткан.
Татарстанның бай тарихы музейларда чагыла.(слайд 7)
Без бүгенге дәресебездә виртуаль сәфәргә чыгабыз. Сәфәребез башкалабыз – Казан шәһәренең музейларында була. Һәр тукталышта төрле биремнәр эшлибез.( сл.8)
Казан – борынгы шәһәр. ( - Аңа ничә ел?) Казан- тарихи һәйкәлләргә бай шәһәр.
- Казан шәһәренең нинди һәйкәлләре тарихи символлары булып тора? – Кремль, Сөембикә, Спас манарасы, Кол Шәриф мәчете, Благовещение соборы…
- Башкалабызда театрлар һәм музейлар да күп. Иң зурлары – Татарстан Республикасының Милли музее һәм Сынлы Сәнгать музее.
1)-Сәяхәтебезнең беренче тукталышы—Татарстан Республикасының Милли Музее.
(экранда Милли музей һәм А.Ф.Лихачев фоторәсемнәре) (сл.9,10,11)
Музейның беренче Уставында болай язылган:,,Музейның максаты- бу якның табигате, биредә яшәүчеләр, халык хуҗалыгы, сәнгате турында киң мәгълүмат бирү”.
-Балалар, дәреслектәге хикәядә Милли музей турында нинди мәгълүмат бирелгән? Шул урыннарны сайлап укыйбыз. (1.Прочитайте строчки об открытии музея; 2.Кто был организатором музея?; Какое количество экспонатов хранится в музее?)
82 нче бит, 3нче күнегү ( тактага терәк схема планы языла)
1. Татарстанның Милли музее.
2 1895 нче елда. .
3. А.Ф.Лихачев
4. 700 меңнән артык экспонат.
Укытучы:
- Балалар, әйдәгез хәзер, терәк схемага таянып, тема буенча диалоглар төзибез (2-3 диалог)
2) Сәяхәтебезне дәвам итәбәз. Киләсе тукталыш – Сәнгать музее.(сл.12) Бу бик матур ак бинаның да үз тарихы бар. Һәр залда үзенә бер матурлык һәм сокланып карарлык экспонатлар бар.
- Балалар, дәреслек белән эшлибез. Сынлы сәнгать музее турында укыйбыз. ( 2-3 укучыны тыңлау)
Бу музей Карл Маркс урамында урнашкан. Биредәге сәнгать әсәрләрнең күбесе XVIII – XIX гасырларга карый. Монда якташыбыз И.И.Шишкин, .... картиналары бар.
Шулай ук бу музейда татар халык иҗаты да зур урын алып тора. Монда халкыбызның мирас булып калган көнкүреш әйберләре, милли киемнәр, сәнгатьле чигү, тегү һәм башка экспонатлар да бар.
Сынлы сәнгать музее чит илләрдә үткәрелә торган күргәзмәләрдә дә актив катнаша.
(Тактага терәк схема языла; 2-3 укучыны тыңлау) (сл.13,14,15,16)
1.Сәнгать музее
2.Карл Маркс урамы
3.1959 нчы елда
4. 20 мең экспонат
- Хәзер ситуатив күнегүләр эшлибез.
1) Дустыңны Сәнгать музеена чакыр.( сөйләшүдә кереш сүзләрне кулланыгыз).
2) Иптәш кызларыңны Сәнгать музеена чакыр. Полилоглар төзү.
3) Карточкалар белән эшләү.
Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзегез һәм дәфтәрләрегезгә язып куегыз:
а) Кыйммәтле, муенса-беләзекләр, затлы, саклана, ташлар, анда.
б) Тарихы, алкалар, көмеш, беләзекләр, киемнәр, милли , халкыбызның.
4)Ә хәзер мәкальләр тыңлыйбыз.(магнитофон язмасы)
Үзең нинди, көзгең шундый.
Балдак бармакка керә.
Беләзегең алтын, йөрәгең салкын.
Күлмәк эчендә кеше бар.
-Бу мәкальләрнең төп мәгьнәсе нинди?
- …
-Дөрес, кешегә тышкы матурлык кына түгел, эчке матурлык бик кирәк. Безнең әби- бабаларыбыз бик тырыш булганнар, эш яратканнар. Шуның белән бергә күңелле итеп ял да итә белгәннәр. Ә хәзер, балалар, без дә ял итеп алыйк әле.
V. Физ.минутка “Алка-чулпы, йөзекләр...”
Кул эшләрен яратам:
Үземә күлмәк тегәм,
Сөлге, түбәтәйләр дә
Кулъяулыклар да тегәм.
Әбиемнең читекләре
Йомшак күннән тегелгән
Ә читекнең кунычлары
Бизәкләнгән, чигелгән.
Алка, чулпы йөзекләр.
Беләзек, муенсалар-
Болгар чоры сәнгате,
Музейда сакланалар.
3) - Сәяхәтнең ахырында без күренекле шәхесләребезнең тормыш юлын чагылдырган музейларда булырбыз.
Хәзер экранга карыйбыз.
- Бу кемнең портреты? (сл17,18,19)
- Габдулла Тукайның
- Ул кем?
- Бөек шагыйрь.
- Музейда Тукай турында ниләр белеп була? - ….
Бу рәсемдә Г.Тукайның музее. ( Шул тәртиптә М.Җәлил (сл.20,21,22,23,24), С.Сәйдәшев (сл.29,30), музейлары белән танышу)
VI.Ныгыту
4) Сәяхәтне тәмамлау
- Балалар, маршрутларны(тукталышларны) әйтеп чыгыгыз әле.
-Татарстанның Милли Музее, Сәнгать музее, бөек шәхесләребез – Г.Тукай, М.Җәлил, С.Сәйдәшев музейлары.
- Беренче 2 тукталышка кабат туктыйк әле.
Менә хәзер, балалар, кайсыгыз үзенә хәбәрче ролен алып Милли музей турында сораулар бирә?
–Татарстанда иң зур музей нинди?
- Татарстанның Дәүләт музее.
- Ул кайда урнашкан?
- Кремль урамында.
- Бу музей кайчан ачылган?
- 1895 нче елда.
- Анда экспонатлар күпме?
- Бик күп! Музейда 700 мең экспонат саклана.
- Сез бу музейда булдыгызмы?
- Юк. Кышкы каникулда барачакбыз.
- Ә экскурсовод ролен алып, Сәнгать музее белән кайсыгыз таныштыра? (Сәнгать музее турында монолог)
VII. Рефлексия.
(сл.25,26)
- …,син ничек уйлыйсың, безгә музейлар кирәкме? Ни өчен?
-Музейларда безнең мирасыбыз, мәдәниятебез саклана.
- Минемчә, музейлар тәрбия бирә, сабыр, әдәпле булырга өйрәтә.
-…, ә син ничек уйлыйсың?
- Минем уйлавымча, музейларда – безнең тарихыбыз. Ә тарихны белергә кирәк.
1) Йомгаклау сүзе:
Дөрес балалар, музейлар турында белү бик кирәк. Музейларга ешрак йөрергә кирәк.
Татар халкы – зур тарихлы халык. Менә без шул тарихыбыз белән горурланырга һәм әби- бабаларыбыз мирасына сак караш булдырырга тиеш .
2) Өйгә эш бирү
Ә хәзер, балалар, иҗади өй эшләре белән танышабыз:
-Габдулла Тукай музеена сәяхәт турында мәкалә языгыз.(бу эшне ,кызлар, сезгә тәкъдим итәм);
- Милли музей һәм мәктәпнең этнографик музейлары турында белешмә әзерләгез.
3) Билге кую.