Тема буенча 7 сыйныф өчен дәрес планы «Эндәш сүзләр»
Теманың актуальлелеге.
Заман татар теле һәм әдәбиятын укытуга катгый таләпләр куя: мәктәптә укытылган дистәләгән предметлар янәшәсендә татар телен үзләштерү, туган тел матурлыгын танып-белүне оештыру, балада гомер буена җитәрлек абруйлы мөнәсәбәт, горурлык хисе уяту. Дәрес шәхес күңелен кузгатырлык булырга тиеш. Иҗади фикерләүгә сәләтле, иҗади эшчәнлек оештыруга омтылган укытучы гына укучысын үз фикере, дөрес бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп тәрбияли ала.
“Эндәш сүзләр” темасы татар теле программасы буенча 7 нче сыйныфта үтелә. Сөйләм нинди генә төрдә булмасын, ул һәрвакыт кемгә дә булса мөрәҗәгать ителгән була. Шуңа күрә эндәш сүзләрнең сөйләмдәге роле бик зур.
Эндәш сүзне без күп кулланабыз, әмма аларны җөмлә кисәкләреннән аеруда укучылар кыенсыналар һәм язганда алар янында тиешле тыныш билгеләре куюда хаталар да җибәрәләр.
Ә ягымлы эндәш сүзләрне бик аз кешеләрдән ишетәбез. Дөресен әйтергә кирәк: күңелгә ятышлы эндәш сүзләргә бик саранбыз. Ә якташ шагыйребез Гарифҗан Мөхәммәтшин безгә туган як табигатенең матурлыгын, серлелеген эндәш сүзләр аша бик матур итеп бирә. Әгәр без аның геройлары сыман туган телебездә бер-беребезгә шулай эндәшсәк, сөйләмебез нинди матур булыр иде... Укучыларга туган як табигатенең матурлыгын күрә белергә өйрәтү максатыннан якташ шагыйребез иҗатына мөрәҗәгать итсәм, сөйләмдә эндәш сүзләрне дөрес куллана алсалар, тел байлыгын арттыруга да ярдәм итәр дип уйлыйм.
Дәреснең технологик картасы
Дәреснең темасы: Эндәш сүзләр. 7 нче сыйныф.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
- шәхескә кагылышлы: сөйләгән иптәшеңә хөрмәт, игътибарлылык, сөйләмгә карата җаваплылык;
- метапредмет: белемнәрне структуралаштыру, иптәшеңне тыңлый белү, әңгәмәдә катнаша белү;
- предмет буенча: эндәш сүзләр һәм алар янында нинди тыныш билгеләре куелуын өйрәнү;
Яңа төшенчәләр: эндәш сүз, риторик сорау, риторик эндәш.
Дәреснең этаплары |
Укытучы эшчәнлеге |
Укучы эшчәнлеге |
Планлаштырылган нәтиҗәләр |
|||
Предмет буенча |
Метапредмет |
Шәхескә кагылышлы |
||||
Оештыру Мотивлаштыру |
Сыйныфны сәламли, уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра. Дәресне якташ шагыйребез Г.Мөхәммәтшинның шигыре белән башлап җибәрә. Шигырь темасын билгеләтә. Районда туып үскән әдәбият, сәнгать әһелләреннән кемнәрне белүләрен ачыклый. |
Укытучыны сәламлиләр. Шигырь темасын билгелиләр. Районда туып үскән әдәбият, сәнгать әһелләреннән кемнәрне белүләрен әйтәләр. |
КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү; Р: эш урынын дәрескә әзерләү.
|
Сыйныфташ -ларны хөрмәт итү. үзмаксат кую |
||
Танып-белүгә мотивлаштыру Проблемалы ситуция тудыру |
Г. Мөхәммәтшин- ның ”Киселгән агач төбе янында уйлану” шигырен сәнгатьле укып, нинди сүзләрнең калын хәрефләр белән бирелүен ачыкларга куша, нәтиҗә ясата. Дәреснең темасын, максатын формаштырырга тәкъдим итә. Бүген нәрсә турында сөйләшербез? |
Сорауларга җавап бирәләр. Дәреснең темасын, максатын билгелиләр, фараз кылалар. Шигырьдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең эндәш сүзләр булуын аңлаталар, эндәш сүзләрнең җөмләнең төрле урынында килә алуы турында нәтиҗә ясыйлар. |
РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу ТБУУГ: төшенчәләрне аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру |
Үзбәя бирү |
||
Танып-белүне оештыру Яңа теманы өйрәнү |
“Әй каеннар, сердәшләрем” шигырен күчереп язарга, эндәш сүзләрне табып, аларның җөмләдәге урынын, алар янында нинди тыныш билгеләре куелуын билгеләтә. |
Укучылар биремне укыйлар, күнегүдәге эндәш сүзләрне табалар, җөмләнең кайсы урынында килүен ачыклыйлар, алар янында нинди тыныш билгеләре куелуын билгелиләр. |
эндәш сүз билгеләрен аерып күрсәтә белү |
ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу |
Үзбәя бирү |
|
Ял минуты |
||||||
Яңа белемнәрне беренчел ныгыту |
1. Дәреслектәге кагыйдә (117-118б.) белән таныштыра. 2. “Каеннар җыры” текстын сәнгатьле укыта, эндәш сүзләр кергән җөмләләрдә тыныш билгеләренең куелышын аңлаттырга. |
1.Дәреслектәге кагыйдә белән танышалар. 2. Текстны сәнгатьле укыйлар, эндәш сүзләр кергән җөмләләрдә тыныш билгеләренең куелышын аңлаталар. |
эндәш сүз, аңа хас билгеләрне аерып күрсәтә белү, сөйләмдә эндәш сүзләрне дөрес куллану |
ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу |
КУУГ: фикер алышуда катнашу |
|
Мөстәкыйль эш |
Мөстәкыйль эшне оештыра: карточкада бирелгән шигырь юлларын сәнгатьле итеп укып, таблица тутырта. Эндәш сүзләр янына нинди тыныш билгеләре куелуын билгеләтә. |
Мөстәкыйль эшне дәфтәрләрдә язмача башкаралар; үрнәк белән (слайдта) чагыштырып, бер-берсенең эшләрен тикшерәләр, хаталарны төзәтәләр. |
эндәш сүз, аңа хас билгеләрне аерып күрсәтә белү |
РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү |
КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү |
|
Яңа белемнәрне ныгыту |
Гаиләдә туганнар арасында кулланыла торганнар матур эндәшү сүзләрен искә төшерә. Кеше исеменә кушып, якын итеп эндәшә торганнарын искә төшерәләр(туганым, ахирәт, адаш, кордаш, дустым...). Кечкенә йөрәк рәсемнәренә гаиләдә әти-әниләренә, туганнарына әйтә торган иң матур сүзләрне яздырта. |
Гаиләдә туганнар арасында кулланыла торганнар матур эндәшү сүзләрен искә төшерәләр. Кеше исеменә кушып, якын итеп эндәшә торганнарын искә төшерәләр. Кечкенә йөрәк рәсемнәренә гаиләдә әти-әниләренә, туганнарына әйтә торган иң матур сүзләрне язалар. |
ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу |
Парларда эшли белү; |
||
Рефлексия (дәреснең нәтиҗәләре) |
Эндәш сүзләрнең моделен төзетә. Төркемнәрдә эшләтә, һәр төркемнән 1 укучыга үз моделен яклата. Дәрестә алган яңа белемнәрне билгеләтә. - Бүген нинди яңалык белдегез һәм тагын нәрсә турында күбрәк беләсегез килә? Укучыларның дәрестәге эшчәнлекләрен үзләренә бәяләтә. (Кемнәр мин барысын да аңладым, беләм, ди – ак чәчәкләрне сайлар , кем аңладым, ләкин кагыйдәләрне тагын кабатларга кирәк. ди - кызылларын, кем миңа бу тема авыррак булды, ди - сарыларын сайлар). (Укучылар өстәлдәге вазалардан үзләрен бәяләргә тиешле төстәге чәчәкләрне алалар. Нәтиҗә ясала, билгеләр куела). Дәрескә нәтиҗә ясый һәм укучыларның эшчәнлеген бәяли, өй эше (сайлау буенча) биремнәрен аңлата: 1.Эндәш сүзләр кулланып, “Без – табигать дуслары» дигән темага хикәя (шигырь) язарга. 2.“Туган як табигатен саклыйк!” дигән темага, эндәш сүзләр кертеп, 5 җөмлә язарга. |
Тема буенча белемнәре белән уртаклашалар. Төркемнәрдә эшлиләр, һәр төркемнән 1 укучы үз моделен яклый Үзләренең эшчәнлекләренә бәя бирәләр, максатка ирешү дәрәҗәсен билгелиләр. Өй эше биременең аңлашылмаган өлешен ачыклыйлар, сайлап алалар. |
ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү |
ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне бәяләү; ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү |
Йомгаклау.
Эндәш сүзләр сөйләм төбәлгән зат яки предметларны белдерәләр. Риторик эндәш һәм сорау – сөйләмдә әһәмиятле мәгънәви позицияне билгеләү, тыңлаучының фикерен үзең теләгәнчә формалаштыру өчен кулланыла торган фигуралар. Укучыларыбыз үз сөйләмнәрендә аларны урынлы куллансалар, аларның фикере кешеләргә шулкадәр җиңелрәк һәм күркәмрәк булып ирешер.
Кулланылган әдәбият.
Н.В. Максимов, Г.Ә.Нәбиуллина. Татар теле, 7 нче сыйныф,Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014.
Г. Мөхәммәтшин. «Килегез, дусларым» (1985)
Г. Мөхәммәтшин. «Уеннан уймак» (1987).
Г. Мөхәммәтшин. «Гомерлек язым» (1995).
Г. Мөхәммәтшин. «Серләвек» (1998).
Г. Мөхәммәтшин. «Керим әле урманнарга» (2001).
Г. Мөхәммәтшин. «Бәхет» (2001).
Кушымта.
Җиргә кабат язлар килде,
Былбыллар кайтыр инде.
Үз телендә туган җиргә
Саумы, дип әйтер инде.
Кайтыр да, куанычыннан
Күкләргә ашар инде.
Сагындым, туган җирем, дип
Җыр белән дәшәр инде.
Гарифҗан Мөхәммәтшин.
Киселгән агач төбе янында уйлану
Агач төбе. Кемдер кискән агачын,
Утыр,дустым, килсә бер ял итеп аласың.
Ник сагайдың, күңелем, тик торганда?
Аптырама, агач күп ул урманда!
Кемдер кисеп алып киткән агачны —
Агачларның да була үз палачы.
Ник кискән, дисенме, белмим һич менә!
Утын итеп яккан микән пиченә?
Палачларның ни уйлавын кем белгән?
Агачка бит барыбер инде, ул үлгән!
Таңда инде яфраклары шауламас,
Җәен яңгыр, кышын җылы дауламас.
Сандугач та кунмас инде үзенә,
Коймас сары яфракларын көзендә...
Аптырама, дускай, үлем күп ул тормышта...
Төп өстендә чәбәләнә кырмыска.
Туктап-туктап уйга кала, кара син,
Кычкыра күк: күрегез бер чарасын!
Алыгыз, кешеләр, балтаны палач кулыннан,
Коткарыгыз киләчәкне үлемнән!
Коткарыгыз яшәешне үлемнән!
Нинди сүзләр калын хәрефләр белән язылган?
Дустым, күңелем, дускай, кешеләр. Автор аларга эндәшә.
Бу сүзләрне без ничек атарбыз?
Эндәш сүзләр.
Укучылар, бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр?
Эндәш сүзләр.
Әйдәгез, дәресебезнең максатын да билгелик. Нәрсәләр эшләрбез?
Эндәш сүзләр турында өйрәнү, алар янында нинди тыныш билгеләре куелуын ачыклау.
Шигырьне күчереп язарга, эндәш сүзләрне табарга, астына сызарга.
Әй каеннар, сердәшләрем,
Дусларым, танышларым,
Күңел җылымның күпмесен
Мин сезгә багышладым!
2.«Саумы, таныш кырларым!»-
Кыр яңгыратып кычкырдым.
Күргәч дулкынланып торган
Уҗымнарның кучкылын.
Әй тамчылар, тамчылар,
Сез, мөгаен, таңчылар.
Эндәш сүзләр җөмләнең кайсы урыннарында килгән?
Эндәш сүзләр янында нинди тыныш билгеләре куелган?
Нәтиҗә ясыйбыз: эндәш сүзләр җөмләнең башында, уртасында һәм ахырында килә . Алар янында янында өтерләр, ә көчле тойгы белән әйтелгәндә өндәү куела.
Укучылар, автор бу шигырьдә нәрсәләргә эндәшә?
Каеннарга, кырларга, тамчыларга.
Алар безгә җавап бирә аламы?
Мондый сүзләр сынландыру, риторик эндәш, риторик сорау була. Аларга җавап таләп ителми.
IV. Ныгыту.
Карточкада бирелгән шигырь юлларын сәнгатьле итеп укырга һәм таблица тутырырга кирәк. Эндәш сүзләр янына нинди тыныш билгеләре куелуын аңлатырга.
Әле дә син бар туган ягым
Моңлы аһәңең белән.
Мин бәхетле синдә туып,
Синдә яшәвем белән.
Җырлыйк әйдә арышларым
Җыр сораган чагы күңелемнең.
Җырлыйк әйдә тургайларым
Җыр сораган чагы күңелемнең.
Чикерткәләр сезгә кушылып
Чалгымны яныйм әле.
Эндәш сүзләр |
Җыйнак эндәш сүз |
Җәенке эндәш сүз |
Нинди сүз төркеме белән белдерелгән |
Җөмлә башында килгән |
Җөмлә уртасында килгән |
Җөмлә ахырында килгән |
1. |
||||||
2. |
||||||
3. |
||||||
4. |
(Укучылар бер-берсенең эшләрен тикшерәләр, экрандагы дөрес җавап белән чагыштырып бәялиләр)
3 нче күнегү. Текстны сәнгатьле укырга. Эндәш сүзләр кергән җөмләләрне табарга, тыныш билгеләрен аңлатырга.
КАЕННАР ҖЫРЫ
1)Ул көнне әти мине йокыдан бик иртә уятты. 2) «Әйдә, улым, икәү бергә каеннарның яфрак ярганын тыңлап кайтыйк әле!» — диде ул.
3) Иртәнге татлы йокыдан айнып бетмәгән килеш мин башта игътибар итмәгән «Каеннарның яфрак ярганын тыңлап кайтыйк әле» дигән сүзләр бераздан миңа бик тә сәер тоелды — ничек инде каеннарның яфрак ярганын тыңларга мөмкин?
4) Сорау биреп йөдәтмәдем, вакыты җиткәч, әти үзе аңлатыр әле, дидем.
5)Сирәк була торган җылы, парлы май иртәсе. 6)Язгы назлы кояшның җылысы күлмәк аша да үтеп тәнгә рәхәтлек бирә. Без әти белән каеннар арасына узабыз.
7)— Тыңла, улым, — ди әти, — каеннар менә шушындый назлы көнне җырлый-җырлый, ярыша-ярыша яфрак яралар. 8)Аларның бүген иң бәхетле көне...
9)Мин әтидән аерылып эчкәрәк узам, туктап калам. 10)Тып-тын каенлык эченә күктән ниндидер зыңлау тавышы иңә. 11)Аңа дистәләгән кошларның ярышып сайравы өстәлә. 12)Шуларга серле черкелдәү, пышылдау, йомшак кына үзара сөйләшкән кебек авазлар кушыла. 13)Чатнап ачылган бөре кабырчыклары кыштырдап җиргә коела. 14)Болар бөтенесе бергәләп тантаналы бер моңга, музыкага әверелә. 15)Бераздан мин аларда таныш аһәңнәр, таныш ритмнар тоеп алам, сихерле моң дөньясына чумам, онытылам. 16)Каеннар җырлый... 17) Каеннарның бүген иң бәхетле көне!
18) Әти басып калган якка борылам — аның йөзендә шатлыклы елмаю.
19) Сизгән ул минем каеннар җырын аңлаганымны, ул канәгать.
20)— Әти, тагын барырбыз әле каеннарның яфрак ярганын тыңларга, — дидем мин әтигә борылып.
21)— Юк инде, улым, андый могҗиза бер генә көн була, гел кабатланмый. 22)Менә быелгы кебек матур яз килсә, киләсе елга барырбыз. Насыйп булса, — диде ул.
Текст өстендә эш.
- Өзектә автор нәрсә турында әйтергә тели?
- Ни өчен әти кешенең йөзендә шатлыклы елмаю чагыла?
Г.Мөхәммәтшин сүзләренә язылган “Керим әле урманнарга” җырын тыңлау.
-Татар телендә бик матур эндәшү сүзләре бар. Гаиләдә туганнар арасында кулланыла торганнар: абый, дәү абый, дәү әни, әби, әбием,кечкенә абый, нәни абый, апа һ.б.
Кеше исеменә кушып, якын итеп эндәшә торганнары: туганым, ахирәт, адаш, кордаш, дустым, иптәш, чәчәгем, апаем, җаным, әфәнде, ага яки агай, якташ, күгәрченем, балам, энем, акыллым, үскәнем, матурым һ.б.
- Укучылар, менә шушы кечкенә йөрәкләргә гаиләләрегездә әти-әниләрегезгә, туганнарыгызга әйтә торган иң матур сүзләрне языгыз әле.
- Чын йөрәктән әйтелгән матур сүзләр һәркемнең күңеленә үтеп керә. Сез дә гел шулай туганнарыгызга, дусларыгызга матур сүзләр генә әйтегез.