Татар теле, 5 сыйныф, рус төркеме «Бәйлек сүзләр»
Пояснительная записка к презентации
БӘЙЛЕК СҮЗЛӘР
(Татар теле. 5 сыйныф, рус төркеме)
Гыйләҗева Ә. К.,
ТР Казан шәһәре Вахитов муниципаль районы
МАГББУ 131нче лицейның
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
Рус телле балаларны татарча матур итеп сөйләшергә өйрәтү, бәйлек сүзләрне сөйләмдә урынлы куллануга ирешү.
Бурычлар:
Бәйлек сүзләрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен ныгыту, бәйлек сүзләрнең мәгънәсен аңлап үзләштерү һәм сөйләмдә дөрес куллану, сүз байлыгын арттыру.
2) Логик фикерләү, аралаша белү сәләтен үстерү.
Юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү, ныгыту, үз сәламәтлекләренә
сакчыл караш тәрбияләү.
Кулланылган технология: Проблемалы укыту элементлары кулланып, аралашуга өйрәтү технологиясе.
Дәрес тибы: Яңа белемнәр ачу.
Үткәрү формасы: мультимедиа дәрес
Предметара бәйләнеш: әдәбият, әхлак тәрбиясе, ТИН.
Җиһазлау: Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова. Татар теле. Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныфы өчен дәреслек. Казан: Татармультфильм нәшрияты. 2014ел;
компьютер, экран, проектор, дәрес презентациясе.
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:
туган телебезгә хөрмәт белән карау, ихтирам хисләре тәрбияләү;
дөрес сөйләм формалаштырырга омтылыш булдыру;
юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү.
Метапредмет нәтиҗәләре:
телдән һәм язма сөйләмдә бирелгән мәгълүматны дөрес аңлау;
гамәлдә аралашканда бәйлек сүзләрне дөрес куллану күнекмәләре булдыру;
рус һәм татар телендәге бәйләү чараларын чагыштырып дөрес куллана белү;
Предмет нәтиҗәләре:
Дәрес материалын уңышлы үзләштергән балалар түбәндәге белем һәм күнекмәләргә ия булырга тиешләр:
- сөйләмдә бәйлек сүзләрне урынлы куллану;
- үз фикерләрен дөрес итеп әйтә белү;
- укуга җитди караш тәрбияләү;
- сүз запасын баету.
Дәрес этаплары, көтелгән нәтиҗә. |
Укытучы эшчәнлеге |
Укучылар эшчәнлеге |
Универсаль укыту эшчәнлеге |
I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы. 1.Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру, авазларны дөрес әйтү күнекмәләрен камилләштерү, дәрескә игътибар булдыру. |
Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Фонетик зарядка ясап, дәресне башлыйбыз. Ә-ә-ә, әйе, әле, әлбәттә, bag, cat, hat… Ө-ө-ө, өлеш, өстәл, Бөгелмә, birthday... Ң-ң-ң, сиңа, синең, яңгыр, sing, song… Һ-һ-һ, Һади, һәм, шәһәр, home, holiday... МӘКТӘП- КИТАПХАНӘ- СПОРТЗАЛЫ- БАРЫСЫ БЕРГӘ |
Исәнмесез, Әлфия Камиловна! (балалар кабатлый). белем чыганагы. зур байлык. сәламәтлек. камиллек. |
Шәхси эшчәнлек: укуга мотивация булдыру. Регулятив эшчәнлек: укучылар һәм укытучы арасында хезмәттәшлек,җылы мөнәсәбәт оештыру. Коммуникатив эшчәнлек: авазларның дөрес әйтелешен кабатлау. |
2.Өй эшен тикшерү. Өй эше үтәлешенең дөреслеген ачыклау. |
Ә хәзер өй эшен тикшерәбез. 6 нчы күнегү(22бит). |
Көчле төркем эшләгән эш тыңлана. Йомшак төркем эшләгән тәрҗемә эше тикшерелә: песня о маме, подарок для папы, дойду до школы, дружу с Катей... |
Шәхси эшчәнлек: үзбәя бирү. Регулятив эшчәнлек: сыйныфта аралашу калыбы булдыру. Коммуникатив эшчәнлек: бер-береңне тыңлый, төркемнәрдә үз фикереңне әйтә белү. |
3.Актуальләштерү. Укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү. |
Рәсемне карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.(3слайд) -Тиен кайда? -Куян кайда? -Төлке кайда? -Аю кайда? -Укучылар, сез нинди сүзләр кулландыгыз? -Рус теленә тәрҗемә итик. Это какие части речи? Как они называются? -Димәк, без бүген дәрестә нишләрбез? |
Тиен агачта. Тиен агач башында. Куян агач артында. Төлке агач астында. Төлке куак астында. Аю агач янында. Өстендә, артында, астында, янында... На, за, сзади, под, у, около, рядом.. Служебные части речи. Предлоги. Предлог ролен үтәүче сүзләрне өйрәнербез. |
Шәхси эшчәнлек: укуга карата кызыксыну хисе уяту, укучы ролен үзләштерү. Коммуникатив эшчәнлек: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлау, аралашу күнекмәләрен формалаштыру, сорауларга җавап бирү. Танып белү эшчәнлеге: сорауларга дөрес җавап бирү, мөстәкыйль рәвештә уку мәсьәләсен әйтү. |
4.Уку мәсьәләсен кую. Предлог ролен үтәүче бәйлек сүзләрне урынлы куллана белү. |
Әйе, мин сезнең белән килешәм, без бүген дәрестә татар телендә предлог ролен үтәүче сүзләрне үзләштерербез. |
Танып белү эшчәнлеге: проблема кую һәм адымлап чишү. |
|
II. Уку мәсьәләсен адымлап чишү. Аралашканда бәйлек сүзләрне дөрес куллану күнекмәләре булдыру. |
Матур язу. 2нче бирем. Исегездә калдырыгыз. Дәреслектә бирелгән сүзләрне гөжләп укыйбыз һәм дәфтәргә күчереп язабыз. 4нче бирем. Сүзләрнең антоним парларын табыгыз. -Уен “Кайсы сүзләр артык?” (3 слайд). 5нче бирем. Г.Әхтәмова.”Дәрестә” шигыре. Сүзлек эше: һаман - постоянно, шаян – озорной, шаловливый, борыла – поворачивается, кыен – трудно. Укытучы шигырьне сәнгатьле укый. |
Парлап эшлиләр.Тәрҗемә итәләр. Тикшерәләр. Бәйләүче сүзләрне билгелиләр. Башлана-бетә ,өстендә-астында, Уңга-сулга... Сүзлеккә язып куялар. Балалар гөжләп укыйлар. 5 төркемгә бүленеп, (һәр төркемгә 1куплет) эчтәлегенә төшенә. Бергәләп тикшерәләр, шигырьдән бәйлек сүзләрне табалар. Сорауларга җавап язалар, тикшерәләр. Нәтиҗә – рус телендә предлог сүз алдында, татар телендә бәйлек төп сүздән соң урнаша. Дәфтәргә җаваплар язалар, тикшерәләр. |
Танып белү эшчәнлеге: тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, үзара бәяләү. Регулятив эшчәнлек: белгән һәм белмәгән күнекмәләрне чагыштыру, үзара бәйләү, нәтиҗә ясау. Коммуникатив эшчәнлек: төркемнәрдә аралашу күнекмәләре булдыру, коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү. Танып белү эшчәнлеге: бәйлек сүзләрнең урынын билгеләү, проблеманы табу һәм чишү, үзара бәяләү. |
Мөстәкыйль эш эшләү. Язма сөйләмдә алган белемнәрне ныгыту, күнегү эшләгәндә дөрес куллану. Сөйләмдә куллану. Диалогик сөйләмдә алган белемнәрне ныгыту. Модельләштерү. Үзләштерү дәрәҗәсен тәртипкә салу.Бәйлек сүзләрне кулланып, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп, рәсем яки схемалар ясый белү, иң яхшы эшкә тавыш бирү. |
7нче күнегү. Сорауларга язма җаваплар: -Малайның куллары кайда? -Малайның аяклары кайда? -Малай артында кем бар? -Малай алдында кем бар?
Сорауларга телдән җаваплар: -Алина, синең дәфтәрең кайда? -Артем, укытучы алдында кемнәр утыра? Укучылар, сыйныфта кайда, нәрсәләр бар?.. (4-11 слайдлар тәкъдим ителә). Укытучы сорау бирә: -Укучылар, малайга дәрестә ни өчен кыен? Укучылар, бүген дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп карагыз. Юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп, рәсем яки схема ясагыз. Ә хәзер экранда бирелгән рәсемнәргә игътибар итегез. (13 слайд). |
-Малайның куллары парта өстендә. -Малайның аяклары парта астында. -Малай артында укучы (Коля,Маша...) бар. -Малай алдында укытучы (Ира, Даша...)бар. -Әлфия апа, дәфтәрем парта өстендә. -Укытучы алдында укучылар (сыйныфташларым, балалар...) утыра. -Маша алдында китап бар. -Такта янында акбур, чүпрәк бар. -Тәрәзә янында парталар бар. -Тәрәзә төбендә матур гөлләр үсә. -Стенада матур картиналар бар... Көчле төркем сораулар төзи, йомшак төркем җавап бирә. Шигырьне тагын укыйлар, фикер йөртеп, сорауларга җавап бирәләр. -Малай аңламый,шуңа күрә аңа кыен . -Ул бик аз белә, чөнки укытучыны тыңламый. -Ул шаян, шук малай. Нәтиҗә ясыйлар. Уку – зур хезмәт, бик җаваплы эш. Малайга күп тырышырга кирәк. Йомшак төркем дәреслектәге 1нче күнегүгә таянып, көчле төркем иҗади якын килеп эшли. Эшләрнең уңышлыларын сайлыйлар, аңлаталар, үзбәя. Нәтиҗә ясау. Парларда бер-берсенә сораулар бирәләр. |
Танып белү эшчәнлеге: проблеманы мөстәкыйль чишү. Коммуникатив эшчәнлек: , аралашу күнекмәләрен формалаштыру. Танып белү эшчәнлеге: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру, сорауларга дөрес җавап бирү, үзара бәяләү. Шәхси эшчәнлек: укуга җитди караш, җаваплылык, бер-береңә хөрмәт белән карау. Танып белү эшчәнлеге: алган белем күнекмәләрен кулланып, модель төзү. Регулятив эшчәнлек: үзбәя һәм үзара бәя бирү. |
III. Рефлексив – бәяләү этабы. 1.Рефлексив кабатлау. Уку мәсьәләсе чишелешенә, дәреснең максатына ирешү дәрәҗәсен ачыклау. 2.Өй эше. |
-Дәрестә нинди уку мәсьәләсен билгеләдек? -Нәрсәләр белдек? -Уку мәсьәләсен чишә алдыкмы? Кемгә нинди билге куябыз? Кем “5”легә лаек? а) Көчле төркем, бәйлек сүзләрне кулланып, 5 кушма җөмлә төзеп яза. б) Йомшак төркем, бәйлек сүзләрне кулланып, 5 гади җөмлә төзеп яза. |
Без бүген бәйлек сүзләрне өйрәндек. Мәгънәләрен ачыкладык. Урынын билгеләдек. Рус телендәге предлог ролен үти, шуны ачыкладык. Татар телендә предлог юк. (14слайд) -Әйе.Чишә алдык. |
Танып белү эшчәнлеге: логик фикерләү чылбырын булдыру. Регулятив эшчәнлек: укытучы белән бергә балаларга билгеләр куела. Регулятив эшчәнлек: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү. |