12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Гульфия49
Россия, Татарстан респ., Казань
1

Әдәпле булыйк!



Укытучы

Усманова Гөлфия Мәгърүф кызы

Предмет

Татар теле, 3 сыйныф (рус төркеме)

Тема

Әдәпле булыйк

Максат

1)Өйрәнелгән лексик-грамматик материалны гомумиләштерү, сөйләмдә активлаштыру; дөрес һәм матур язу күнекмәләрен камилләштерү.

2)Укучыларның иҗади фикер йөртү сәләтләрен, мөстәкыйльлекне, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

3)Бер-береңә һәм башкаларга карата ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү, сөйләм культурасын өйрәнү, татар теленә карата уңай караш булдыру.

Планлаштырыл ган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы: итагатьле әңгәмәдәш булу, аралаша белү сәләтен үстерү, әдәп кагыйдәләренең кирәклеген аңлау.

Метапредмет:

Танып-белү УУГ: логик фикерләү күнекмәләрен үстерү, дәрестә алган мәгълүматлардан файдаланып, сорауларга җавап бирү.

Коммуникатив УУГ: әңгәмәдәшеңне тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне җиткерә белү, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү, парларда эшли белү,коммуникатив максатка нигезләнеп, сүзләрне дөрес, урынлы куллану.

Регулятив УУГ: дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру, укытучы һәм сыйныфташлар белән уртак эшчәнлек булдыру, үзбәя бирә белү.

Предмет буенча: “Әдәпле булыйк”темасы буенча лексик-грамматик материалны сөйләмдә һәм язуда дөрес һәм урынлы куллана белү, тема буенча диалог төзи алуны камилләштерү, телдән аралашу күнекмәләре булдыру.

Дәреснең тибы

Белем һәм осталыкны системалаштыру

Төп төшенчәләр

Әдәпле, тәрбияле, хәерле иртә, хәерле көн, рәхим итеп, гафу итегез, сәлам, исәнмесез, рәхмәт, ашыгыз тәмле булсын, сау бул.

Предметара бәйләнеш

Татар теле, рус теле, әйләнә-тирә дөнья

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль

Материал

Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина, Күңелле татар теле: дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. 3 нче сыйныф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк. – Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2013. Б.59.

Җиһазлау

Проектор, ноутбук, презентация

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре: ууг

1.Оештыру.

Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

( 1-2 мин)

Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыру. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү. Укучылар белән әңгәмә үткәрү.

-Исәнмесез,укучылар!

-Хәерле көн сезгә!

-Кәефләрегез ничек?

Дежур укучы белән сөйләшү.

-Бүген ничәсе?

-Атнаның кайсы көне?

-Һава торышы нинди?

-Хәзер елның кайсы фасылы?

Фонетик зарядка ясату.

- Әйе, урамда яз.

-Я, балалар, карагыз,

Тышта килде матур яз!

-Я, әйтегез, сөйләгез, ничек килә икән яз?

Сыйныф эшкә әзерләнә

(укытучыны сәламлиләр, дежур укучы укытучы сорауларына җавап бирә, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар.)

-Исәнмесез!

-Хәерле көн!

Яз турындагы шигырьне бергәләп сөйлиләр:

-Әйе,әйе беләбез,яз килгәнен күрәбез.

- Тамчы тама тып та тып!

Булмый аны туктатып.

Зәңгәр күктә кояш балкый

Ул бит безгә ишек шакый

шууг: әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү;

рууг: эш урынын мөстәкыйль әзерли белү;

кууг: әңгәмәдә катнаша, үз фикерләрен төгәл һәм ачык итеп әйтә белә.

2. Уку мәсьәләсен кую

Презентация белән эшләү. Уку мәсьәләсен билгеләү. (Слайд №1)

ПРЕЗЕНТАЦИЯ ("Әдәпле сүзләр" )

-Укучылар, урамда яз, ә безнең экранда яз турында мәкаль.

Игътибар экранга.

Татлы сүз язгы көн кебек рәхәт.

Мәкальне укый.

-Бергәләп укып алыйк әле.

Тәрҗемә иттерә.

-“Татлы” сүзен ничек тәрҗемә итәсез? Сладкое слово –это каое слово?

- Нинди сүзләр ишеткәч рәхәт була?

-Димәк, без бүгенге дәресебездә нинди сүзләр турында сөйләшербез?

-Дәрестә нәрсәләр эшләрбез дип уйлыйсыз?

-Әйе, әдәпле сүзләр турындагы белемнәребезне искә төшерербез, тикшерербез һәм бәяләрбез.

Укучылар мәкальне эчтән укыйлар, бергә укыйлар, тәрҗемә итәләр.

- Әдәпле сүзләр.

Сорауларга җавап бирәләр. Дәреснең темасын, уку мәсьәләсен, билгелиләр.

шууг: эшчәнлек барышында сыйныфташларың белән аралаша белү;

рууг: фаразлау, уку мәсьәләсен куя белү, планлаштыру;

кууг: коллектив фикер алышуда катнашу;

тууг: белем системасында ориентлаша белү

 

3. Белемнәрне актуальләштерү.

- Нинди әдәпле сүзләр беләсез?

Сүзләрне әйттерү, тәрҗемәсен искә төшерү, тикшерү. (Слайд №2)

Әдәпле сүзләрне әйтәләр. Тәрҗемә итәләр, экрандагы бирем ярдәмендә дөреслеген тикшерәләр.

шууг: итагатьле әңгәмәдәш булу;

рууг: максатчанлык һәм активлык күрсәтү;

кууг: үз фикереңне төгәл итеп җиткерә белү

4. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру. Тиешле дәрәҗәдә яңадан үзләштерү

Экранда бирелгән күнегүне аңлату (Слайд №3)

- Белмәмеш җөмләләр язган, ләкин әдәпле сүзләрне язарга оныткан. Әйдәгез Белмәмешкә булышыйк. Дәфтәрләрне ачабыз, ике юл калдырып бүгенге числоны язабыз, кирәкле сүзләрне өстәп, җөмләләрне дөрес, матур итеп күчереп язабыз.

Дәфтәрләренә числоны, аннары сүзләрне өстәп, җөмләләрне күчереп язалар. Язып бетергәч, экран буенча тикшерәләр.

Үзбәя.

шууг: уку эшчәнлегенә җаваплы караш булдыру;

рууг: үзенә максат кую һәм уку эшчәнлеген оештыру, үзтикшерү нәтиҗәсендә кирәкле төзәтүләр кертә;

кууг: коммуникаив максатка нигезләнеп, сүзләрне дөрес, урынлы куллану;

тууг: уку проблемасын билгели һәм аны чишү юлларын мөстәкыйль билгели

Физкультминутка

Физкультминутка үткәрүче укучының эшен оештыра.

Бер укучы такта алдына чыга һәм тиешле хәрәкәтләр белән физкультминутка үткәрә.

-Тәрәзә каршына кунган сыерчык.

Мине чакыра: чык әле, чык!

-Алдый ул, беләм, гел шулай итә.

Йөгереп чыксам, оча да китә.

 

6. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

1.Ситуатив күнегүләр эшләү. 59 нчы бит, 5 нче, 6 нчы күнегүләр.

2.Әдәпле сүзләрне кулланып, бирелгән темага диалог төзү: “Ашамлыклар кибетендә”, “Киемнәр кибетендә”. Нәрсә сатып алырга кирәклеген укучылардан сайлаттыра (терәк сүзләр һәм сатып алынасы әйберләр язылган “яфраклар”

түбәтәйгә салына)

1.Дәреслектәге ситуатив күнегүләрне эшлиләр, лексик берәмлекләрне бирелгән ситуацияләрдән чыгып кулланалар (телдән).

-Табынга рәхим ит, чәй эч, торт аша.

- Рәхмәт, бик тәмле булды.

Үзбәя.

2.Диалог төзиләр. (парларда эшлиләр).

Бер-берсен бәялиләр.

шууг:башкаларны тыңлый һәм аңлый белү, аларга карата түземле булу;

рууг: диалог төзегәндә ситуацияне планлаштыру, җавапларга контроль, дөресли, бәяли алу;

кууг: сыйныфташларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау, сорауларга җавап бирү;

тууг: биремнәрне аңлау, логик фикерләү

7.Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хаталар буенча фикерләшү һәм аларны төзәтү.

Тест эшләтә.

(Слайд №4, 5)

-Тест биремнәрен карап чыгыгыз. Дөрес җавапны һәрвакыттагыча түгәрәк эченә алабыз.

Һәр укучыга кәгазь битендә тест таратыла, эшләп бетергәч, партадашлары белән алмашып, экранда бирелгән җаваплар буенча тикшерелә, билгеләр куела. Хаталар буенча фикерләшү үткәрелә һәм җыеп алына.

Тест эшлиләр.

Эшләп бетергәч, партадашлары белән алмашып тикшерәләр, Билгеләр куялар. Хаталар буенча фикерләшәләр һәм җыеп алалар.

шууг: әхлакый кагыйдәләргә ориентлашу, татар телен яхшы өйрәнергә теләү;

шууг: үзконтроль, биремнәрне эшләүнең дөреслеген тикшерү;

кууг: күзәтү нигезендә нәтиҗә ясау;

тууг: биремнәрне аңлау, мөстәкыйль чишү

8.Өйгә эш бирү.

Өй эше бирә, аны башкару ысулын аңлата.

1.Сүзләрне ятларга

2.58 нче бит, 4 нче күнегү –дилогны тәрҗемә итәргә

3.Әдәпле сүзләр кулланып 3 җөмлә төзеп килергә

Өй эшен көндәлекләренә язалар. Аңлашылып бетмәгән өлешен ачыклыйлар.

шууг: үзлегеңнән белем алуга җаваплы карау;

тууг: биремне аңлау

рууг: эшчәнлекне планлаштыра белү;

кууг: әңгәмәдә катнашып, үз фикерен белдерә ала

9.Рефлексия

Дәрестә туган авырлыклар турында сорый, нәтиҗә ясый.

-Укучылар, без бүген нәрсә турында сөйләштек?

-Нәрсәне яхшы эшләдек?

-Нәрсә кыен булды?

-Нинди нәтиҗәгә килдек?

Дәрестәге эшчәнлегегезне бәяләгез.

Бер берегезнең эшчәнлеген бәяләгез.

Укучыларның дәрестәге эшен бәяли.

Укучылар үз фикерләрен әйтәләр. Нәтиҗә ясыйлар.

- Әдәплелек темасына сөйләштек .

Максат һәм нәтиҗәләрдән чыгып үз эшчәнлекләрен һәм бер-берсенең эшчәнлеген бәялиләр.

шууг: уңыш һәм уңышсызлыкларның сәбәпләрен ачыклау;

тууг: анализлау, чагыштыру;

рууг: коллектив һәм индивидуаль эшне бәяли белү;

кууг: фикерләрне дәлилле җиткерү, диалогта катнашу.

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.