12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Альбина26
Россия, Татарстан респ.

Дустымны күрүче булмадымы?

(7нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе)

Максат:

Белем бирү: укучыларны белдерү язу үрнәкләре белән таныштыру, белдерү язарга өйрәтү, бәлки + дыр/ дер структурасын сөйләмдә активлаштыру

Үсеш: чагыштыра һәм гомумиләштерә белү, танып-белү активлыгын үстерү.

Тәрбияви: шәфкатьлелек, миһербанлылык сыйфатлары тәрбияләү .

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет: белдерү үрнәкләре белән танышу.

Метапредмет: аларны сөйләмдә урынлы куллана белү.

Шәхескә кагылышлы: телне өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Предметара бәйләнеш: сынлы сәнгать

Дәрес тибы: яңа белемнәрне ачу

Дәрес төре: катнаш

Эш төрләре: парлы, төркемнәрдә, индивидуаль.

Материал: Дәреслек: Р.Р.Нигъмәтуллина. Татарча да яхшы бел.7 класс.

Дәрес барышы

I.Оештыру. Исәнмесез, укучылар! Дәресне башлыйбыз. Бүгенге дәреснең темасы: “Дустымны күрүче булмадымы?” (1 слайд)

II. Үткән материалны кабатлау.

Әйдәгез, укучылар, алдагы дәресне искә төшерик.(2 слайд)

Укучылар, Рөстәм нәрсә турында уйлый? Аның кәефе ничек?

Рөстәм эте турында уйлый. Аның көне күңелсез үткән, күңеле боек.

Малайның эте турында нәрсәләр белдегез?

Малайның эте ап-ак, кечкенә, борынында кара тап бар, койрыгы пумала кебек. Кушаматы – Акбай. Борыны – дымсу, күзе – моңсу. Үзе акыллы, батыр, шаян, шук.

Малай нәрсә дип борчыла?

Малай эте курыккандыр, арыгандыр, аның ашыйсы киләдер, елап – елап өрәдер дип борчыла.

Әйдәгез, укучылар, Рөстәмне тынычландырыйк, аңа киңәшләр бирик.

Рөстәм, тынычлан. Якын – тирә урамнардан эзлә.

Рөстәм, көчек турында кешеләрдән сораш.

Белдерү язарга кирәк һ.б.

III.Яңа материал өстендә эш. Әйе, укучылар, бик дөрес киңәшләр бирдегез. Рөстәмгә белдерү язарга кирәк.

Рәсем өстендә эш. Укучылар, рәсемне карыйк әле. Рөстәм нишли? Сезнеңчә, бу апа белдерүне аңлаганмы?

Белдерүне укыгыз әле. Бу белдерү буенча эт баласын табарга мөмкинме? Рөстәм нәрсәләрне язарга оныткан?

Юк, бу белдерү буенча эт баласын табарга мөмкин түгел. Рөстәм кайчан, ничек, кайда югалганын, төсен һ.б. язарга оныткан.

Димәк, укучылар, югалган әйбер турында белдерүдә түбәндәге мәгълүматны (информацияне) язарга кирәк

 

IV.Ныгыту.

Укучылар, сезнеңчә, рәсемдәге апа Рөстәмгә нинди сораулар биргән?

Кайда, кайчан югалды?

Ничек, кайчан хәбәр итәргә?

Сүзлек эше. (Укучылар русчадан тәрҗемә итә баралар, слайдта татарчасы ачыла)

Уши, глаза, лоб, туловище, лапы, хвост

Укучылар, Рөстәм белдерүне яңадан язган. Укыгыз әле. Ничек уйлыйсыз, бу белдерү буенча эт баласын табып буламы?(Дәреслектән белдерүне укыйлар).

Әйтегез, Рөстәм белдерүдә кирәкле бөтен мәгълүматны биргәнме? (1укучы сорый, калганнары җавап бирә. Нәрсә югалды –эт югалды, нинди -….)

Ә хәзер, укучылар, үзегез белдерү язып карагыз. Рәсемнән үзегезгә ошаган этне сайлап алыгыз. ( Укучылар белдерүләрен укыйлар,калганнары рәсемнән шул этне таба).

Укучылар, ә сезнең этегез бармы?

Алена, этегез нинди? Гаиләгездә аны кем күбрәк ярата?

Ә кем күбрәк тәрбияли?

Алексей, синең этең бармы? Син аны яратасыңмы?һ.б.

Укучылар, әйдәгез, бүген безнең дәрескә килгән кунаклар белән дә аралашыйк әле. Алардан сорыйк. Аларның этләре бармы? (Укучылар кунаклардан алынган информацияне сөйлиләр)

V. Йомгаклау. Укучылар, барыгызның да этләре бар икән. Аларны яхшы тәрбияләгез.Аларга карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булыгыз, рәнҗетмәгез, җәберләмәгез. Яхшы хуҗа булыгыз. Ә Рөстәмнең эте табылырмы? Бу турыда алдагы дәрестә сөйләшербез.

VI. Өй эше. Эш дәфтәрендә 1-3 күнегүләр.

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.