12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Аниса Нурисламовна Хальфатуллина19
МБОУ СОШ с.Карманово МР Янаульский район РБ
Россия, Башкирская респ., с.Карманово МР Янаульский район РБ


Нәрсә ул матурлык? (Ә. Еникинең “Матурлык” әсәре буенча дискуссия элементлары белән дәрес)



Бу дәрес 11 класста Ә Еники иҗатын өйрәнгәндә бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе кысаларында үткәрелә. Әдәби әсәр белән укучылар өйдә таныша.

Тема

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Нәрсә ул матурлык? (Ә. Еникинең “Матурлык” әсәре

буенча дискуссия элементлары белән дәрес).

Дәреснең максаты

Коммуникатив һәм танып белү универсаль уку күнекмәләрен булдыру;

Өйрәтү максаты: Ә Еникинең “Матурлык” әсәренә анализ ясату; монологик, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстертү;

Белем үстерү максаты: үз фикерләрен дөрес, матур итеп әйтә белергә өйрәтү, сәләтләрен үстерү;

Тәрбияви максат: укучыларда матурлыкка омтылу, гаделлек, тыйнаклылык, мәрхәмәтлелек кебек югары сыйфатлар тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә

Предмет күнекмәләре :

Чәчмә әсәргә анализ ясау.


УУГ:

- универсаль уку гамәлләре.

Шәхси:

- индивидуаль эшчәнлек стилен формалаштыру;

- кешенең башкаларны кабул итүләрен, аңлауларын, фикерләрен җиткерә алу сәләтләрен үстерү.

Кешелеклелек тәрбиясенә юнәлеш бирү.

Регулятив:

-бәйләнешле сөйләм,үз фикерләрен һәм җавапларын телдән матур, дөрес итеп әйтә белүләрен үстерү;

Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белү күнекмәләре формалаштыру,фикерләү сәләтен үстерү;

Танып-белү:

- үзләренең белем системасында ориентлаша белергә өйрәтү; яңа белемнәр табу, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга җавап бирү.

Төп ресурслар

Ә. Еники “Сайланма әсәрләр”. Аңлатмалы сүзлек.

Өстәмә ресурслар

Презентация, карточкалар, рәсемнәр, ноутбук, экран.

Эш формалары

Фронталь эш, индивидуаль эш, төркемнәрдә эш.

Дәрес барышы


1. Уңай психологик халәт тудыру.


Укытучы эшчәнлеге


Укучы эшчәнлеге

Исәнмесез! Хәерле көн, хөрмәтле укучылар! Барыгызга да эшлекле кәеф теләп, бүгенге әдәби уку дәресен башлыйбыз.

Матурлыкка бай ул безнең заман,

Адым саен бездә матурлык.

Барлык батырлыкның,

Матурлыкның

Иҗат итүчесе бит халык!

Һади Такташ (1 слайд)

Безнең дәресебез нәрсә турында булыр инде?

Матурлык турында.

Матур сүзен без ни өчен кулланабыз?


Соклануыбызны, горурлыгыбызны белдергәндә.

Матурлык — тирән мәгънәле төшенчә. Аны һәр кеше үзенчә күрә, үзенчә аңлата. Сезнеңчә, нәрсә ул матурлык? Сез аны нәрсәдә күрәсез? ( Мозговой штурм.)


Табигать матурлыгы, кешенең күңел матурлыгы, тирә-юнь матурлыгы, тыныч тормыш, илнең иминлеге, үз туган җиреңдә яшәү, матур йөз, буй-сын.

2. Белемнәрне актуальләштерү.

Матурлык сүзенең кагыйдәсе, фәнни аңлатмасы бармы икән? Әйдәгез, аңлатмалы сүзлекләрдән карыйк әле, без аңлаткан белән тура киләме икән?



Матурлык 

1) Барлык матур, гүзәл, күңелгә рәхәтлек бирә торган нәрсә;

2) Матур, ягымлы, сөйкемле, үзенә нык җәлеп итә торган тышкы     кыяфәт, чибәрлек;

3) Кешенең характерындагы, эшчәнлегендәге уңай, хуплана торган сыйфат, кешенең эчке матурлыгы. (2слайд) (Дәфтәрләргә язып куела.)

Ә хәзер карап үтик, бөек шәхесләр матурлык төшенчәсен ничек аңлыйлар икән?


(Укучылар укый.)

 Р. Батулла - күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе: “Әгәр дә матурлык бөтен кешедә дә булса, ул матурлык булудан туктар иде.”


Драматург Хәй Вәхит матурлык турында менә нинди сүзләр язып калдырган: “Сәнгать өчен матурлык урманда түгел, кеше күңелендә. Кешедәге матурлыктан көчлерәк матурлык юк дөньяда.”


Бөек инглиз галиме Бернард Шоу мондый фикер язган: “Матурлык – ул сәламәтлек.” (3 слайд)

Ә хәзер дәрес башындагы әңгәмә белән өй эше арасындагы бәйләнешне билдәлик.



Бәйләнеш матурлыкта.

Без өйдә Ә.Еникинең матурлык турында хикәясен укыдык. Дәрестә дә матурлык турында әңгәмәләштек.

3.Төп өлеш.

Уку мәсьәләсен кую һәм чишү. «Матурлык»  хикәясенең эчтәлеге буенча әңгәмә.

Дөрес, без матурлык аңлатмасын сүзлектән дә укыдык, бөек шәхесләребезнең дә фикерләрен белдек. Ә хәзер сез өйдә укып килергә тиешле әсәрне тикшереп, “Әмирхан Еники өчен матурлык нәрсә?” дигән сорауга җавап бирербез һәм сезнең фикерләрегезне дә белербез. Иң башта, кем соң ул Ә.Еники дигән сорауга җавап бирик.


Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еникиев 1909 елның 17 февралендә элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе Яңа Каргалы авылында таза хәлле крестьян гаиләсендә туа. 2000 елның 16 февралендә Казан шәһәрендә вафат булган. Бу әдипне күпләр “кеше күңелен дәвалаучы язучы доктор” дип тә йөртәләр.

Мин аны “психолог язучы” дип атар идем. Бүген дәрестә без сезнең белән шушы сүзләрне дәлилләүче әсәрләрнең берсе “Матурлык” хикәясе белән тирәнтен танышып китәрбез, әсәрнең әһәмиятен билгеләрбез.


4. Текст өстендә эш.

Без өйрәнә торган “Матурлык” әсәренең төп герое кем?

Бәдретдин сезгә ошыймы?

Кайсы ягы белән ошый?

Ул әтисе белән ничек күрешә?


Бәдретдин

Гади генә күрешәләр, татар халкы элек-электән бик тыйнак, сабыр булган. Алар бик озак күрешмәгәннәр. Бер-берсенең кочагына да ташланмыйлар, үбешмиләр дә. Мөселман халкында андый гадәт юк. “Улым” дип күрешү аша гына алар бөтен сагынуларын, бер-берсенә булган ихтирамнарын белдерәләр.

Бәдретдиннең әнисе белән шәкертләр ничек таныша?

Шәкертләр нинди хисләр кичерделәр?

Бөтен кеше дә Бәдретдин урынында шулай эшләр идеме?


Өйгә кергәч тә, Бәдретдин анасын чакырып чыгара. Ничек итеп Бәдретдин бу бәхетсез әнисен чакырып алырга һәм безгә күрсәтергә җөрьәт итте икән? - дигән сорау туа шәкертнең күңелендә.

Чынлап та, моны күпләр эшли алмас иде, без сәламәт булмаган туганнарыбызны кешегә күрсәтмәскә тырышабыз бит, ә Бәдретдин, киресенчә, аны кабат-кабат чакырып чыгара.

Моннан чыгып нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?

Бәдретдиннең анасын яратуы шулкадәр көчле, ул аның ямьсез йөзле булуына игътибар да итми. Әйтерсең лә, шулай булырга тиеш кебек кабул итә.

Игътибар итегез әле... (109 биттән өзек укып китәм. Балалар табып карап бара.) “Берәүне дә күрмичә, бары әнисенә, әнисенең әнә шул башта безне чирканырга мәҗбүр иткән шадра, чалыш, акайган күзле йөзенә генә карап, ул скрипкасын уйнады. Аның бу аз гына моңсу уйчанлык, яшерен генә кызгану белән өртелгән җитди-җылы карашында, әнисен өзелеп ярату гына түгел, аны беткәнче аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора кебек иде.”

Бу өзектән без Бәдретдин белән әнисе арасындагы нинди хисләрне күрәбез?

Алар бер-берсен яраталар, бер-берсе белән горурланалар, икесенең дә эчке дөньялары матур.


Димәк, бу әсәрдә Ә.Еники нинди матурлыкны ачыклаган?

Бәдретдин образындагы күңел матурлыгын, гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең матурлыгын, ана белән бала мәхәббәте матурлыгын.

Яхшы мөнәсәбәтләр аша матурлыкка омтылу, кешенең эчке матурлыгының-әти-әнисенә мөнәсәбәтендә күренүен аңладык.

Автор бу әсәре белән кешенең тышкы матурлыгы гына җитмәвен, эчке матурлыкның әһәмиятен күрсәтә.

5.Дискуссия.

Күрүегезчә, без матурлык аңлатмасын сүзлектән дә укыдык, Б.Шоу өчен матурлык - ул сәламәтлек, Ә.Еники өчен - эчке матурлык, А.Чехов: “Кешедә бар нәрсә дә матур булырга тиеш,”- дигән. Ә хәзер үзебезнең фикерләребезне әйтеп үтик әле: нәрсә соң ул матурлык? Нәрсә соң ул эчке матурлык һәм тышкы матурлык. Моның өчен без дискуссия үткәреп алырбыз. Бер команда эчке матурлык яклы, ә икенче команда тышкы матурлык яклы дәлилләр китерер. Әзерсезме?


Нәрсә соң ул эчке матурлык һәм тышкы матурлык? (җавапларны укучылар тактада яза)


Үз – үзен итәгатьле тоту,

уңганлык,

намуслылык,

игелеклелек,

тогрылык,

тәртиплелек,

ярдәмчеллек

буй-сын,

килешле кием кию,

тиешенчә сөйләм теленең сафлыгы,

чисталык, пөхтәлек,

чәчне матур итеп тарап салу

Ничек итеп матурлыкны танырга ?


Эшләрдә, аралашуда, күзләрдә, кыланышларда, төрле очракта үз-үзен тотышында

матур йөз, буй-сында,

килешле кием киюдә, бизәнүдә , мимика, йөреш, хәрәкәтләрдә


Матурлыкка ничек ирешеп була?

Әдәби китаплар уку,

әти-әнине тыңлау, укытучыларны, олыларны тыңлау

Бизәнү әйберләре ,

спорт, диета,

зәвыклы кием


Фото белән эш.


-Шапшак һәм зәвык белән пөхтә киенгән кеше-эчке һәм тышкы матурлыкны билгеләргә


-Бу фотографиядә сурәтләнгән кешеләр һәм аларның холыклары, характерлары турында нәрсә әйтә аласыз? Моны нәрсә аңларга ярдәм итә?(Кешенең мимикасы, йөзе)


Кешенең ничек киенүе аның эчке дөньясын күрсәтми. Шапшак киенгән кеше яхшы күңелле кеше булырга мөмкин. Зәвык белән киенгәннәр дә төрле була. Бигрәк тә шундыйлар арасында үзен генә кайгыртучан кешеләр ешрак очрый.

Бәлки шулайдыр, әмма һәркем матур, пөхтә киенгән кешеләр белән аралаша, ә ямьсез, үзен –үзе карамаган кешеләрдән читләшә.

Мәкальләр

Монысы сезнең фикер, ә халык акылы нәрсә ди? (Укытучы әзерләп алып килгән карточкалардан укучылар үзләренең фикерләренә туры килгәннәрен сайлап алып аңлаталар.)




Кием кешене бизәсә дә, гүзәл итмәс.

Матурлык күлмәк белән сәдәфтә түгел, оят белән әдәптә.

Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар.

Һәр ялтыраган алтын түгел.

Тышкы матурлык белән масайма, эчке ма­турлыгың белән горурлан.

Кием матур итә, ат батыр итә

Агач матурлыгы – яфракларда, кеше матурлыгы - киемдә.

Агач җирне бизәр, ә кием кешене.

Пөхтә киенгән- матур кеше, шапшак киенгән- шапшак кеше.

Пакъ кием кадер арттырыр.

Яман кием яшь кызны әби итә, әбине пәри итә.

Ситуация.

Хәзер экранга карыйк, анда сезгә ике ситуация бирелгән. Һәр төркем үзенең җавабын әзерли.

Син акыллы, тәртипле, тыйнак, эшчән. Тик зәвыклы кием алырга акчаң җитми. Белдерү буенча зур, билгеле фирмага эшкә урнашырга килдең. Анда, әлбәттә, өс-башка зур игътибар бирәләр. Нәрсә эшләрсең?”

Укучының җавабы.

Синең йөргән кызың бар. Ул матур, мода буенча киенә, бизәнә-төзәнә. Тик укырга да, эшләргә дә яратмый, ашарга пешерергә бөтенләй белми. Син нәрсә эшләрсең?”

Укучының жавабы.

Безнең вакытта матурлыкның роле, әһәмияте.


Беренче чиратта кеше эчке яктан матур булырга тиеш. Чөнки кешенең эшләренә карата аңа тиешле мөнәсәбәт туа. Әгәр кеше игелекле, ярдәмчел икән, аны хөрмәт итәләр. Әгәр ул үзе турында гына уйласа, тышкы матурлык кына аның абруен күтәрми.

Соклану, ярату хисе, аңа охшау теләге уята;

- соңыннан бу кеше белән мөнәсәбәтебез нинди генә булып китсә дә, беренче тәэсир йогынтысы көчле була;

-матур итеп үрелгән, зәвык белән кистерелгән чәч хатын-кызны тагын да күркәмрәк күрсәтә.

Укучылар, бүгенге темабызны ачарга безгә хәзер укыячак хикәят ярдәм итәчәк. Укып беткәч, нинди нәтиҗәгә килгәнегезне әйтерсез.

Эчке һәм тышкы матурлык.

Борын заманда бер кеше бик акыллы галимнән эчке матурлык мөһимрәкме, әллә тышкы матурлыкмы дип сораган.

Галим:

Менә сиңа өй сатып алырга кирәк. Берсе тыштан матур, ялт итеп тора, ә эче караңгы, шыксыз. Икенче өй тыштан гади, ә эче бик уңайлы, якты, җылы, киң. Син кайсысын сатып алыр идең?

Әлбәттә, икенчесен.

Әгәр дә өйне үзенең байлыгы белән мактанырга яраткан кеше алса, кайсысын сайлар иде икән?

Ул беренчесен сайлар иде, дип уйлыйм.

Сүзләреңдә хаклык бардыр, әмма бераз вакыт үтү белән сез икегез дә нәрсәдер җитмәвен аңлар идегез. Берегез өйне тыштан, икенчегез эчтән матурлый башлар идегез, - дигән галим.

Димәк, эчке һәм тышкы матурлык та мөһим?

Әйе, эчке һәм тышкы матурлык аерым яртышар-яртышар гына булалар, ә бергә алар бөтен матурлыкка әйләнәләр.

Тышкы һәм эчке матурлыкны бер-берсеннән аерым карап булмый. Бу кешенең сыйфатын билгели торган категорияләрнең табигате бер түгел, шунлыктан да аларның һәрберсе үзенчә кыйммәт һәм кабатланмас.


6. Нәтиҗә ясау.

Без бүген матурлык турында әңгәмәләштек. Һәркем тышкы һәм эчке матурлык хакында уйлангандыр, нәтиҗә ясагандыр, дип ышанам. Чөнки, ул кешелекнең мәңгелек сорауларының берсе. Безнең ерак әби – бабаларыбыз да һәрвакыт матурлыкка омтылганнар. Мөлаемлык, ярдәмчеллек, эчкерсезлек, саф йөрәклелек –шундый күркәм сыйфатлар безгә алардан мирас булып калган. Кеше, нинди генә тормыш юлларын үтсә дә, үзе булып кала белгән, эчке матурлыгын саклаган шәхес булырга тиеш.

Гүзәллек белән янәшә үзең дә шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булырга тырышасың. Шуңа күрә, кечкенә яшьтән үк үз – үзеңә карата таләпчән булып, халкыбызның күркәм сыйфатларына ия булып, матурлыкка омтылып яшәргә тырышырга кирәк.

Шундый гүзәл, акыллы, әхлаклы кеше булуыгызны телим.


7. Өй эше.

Өй эше - «Матурлык» дигән темага эссе язарга.

Билгеләр кую, аңлату.


Кулланылган әдәбият.

Еники Ә. Сайланма әсәрләр җыентыгы/ ТаРИХ, 2002 ел

Заhидуллина Д.Ф. Әдәби әсәр. Өйрәнәбез hәм анализ ясыйбыз / Казан/ Мәгариф, 2007 ел



Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.