12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Ашрафуллина Розалия Ильдаровна25

Тема. “Эт токымнары” .

Дәрес тибы: Яңа белемнәрне ачу дәресе.


Максат:

1. “Этләрнең сугыш вакытындагы батырлыгы” текстын укып, фактларны анализлау һәм аларга бәя бирү күнекмәләрен формалаштыру;

2. Укучыларның аралашу күнекмәләрен, бердәм хезмәттәшлек итү күнекмәләрен камилләштерү, сәнгатьле, йөгерек, дөрес уку күнекмәләрен камилләштерү;

3. Этләргә карата мөнәсәбәт аша Ватанга патриотик хисләр, илебезнең үткән тарихына хөрмәт тәрбияләү.

Материал: Р. Р. Нигъматуллина “Татарча да яхшы бел”, 7 нче сыйныф өчен дәреслек, ноутбук, проектор, экран, тема буенча презентация материалы, видеоролик.

 

Дәрес барышы.

Оештыру, уку эшчәнлегенә мотивация булдыру.

Уңай психологик халәт тудыру. (положительный настрой)

(слайд №1- приветствие)


 

Исәнмесез, укучылар! (2 слайд)

Хәерле көн.

Исәнмесез!

 

Бүгенге дәресне сездә мин үткәрәм. Минем исемем Розалия Ильдаровна.

Рәхмәт, утырыгыз.

Өстәл уртасындагы инстументка, табличкага күз салабыз. Бу МЭНЭДЖ - МЭТ дип атала. МЭНЭДЖ - МЭТ өстәлнең уртасында ята. Ул эшне җайлы итеп оештыру өчен кулланыла. (Күргәнегезчә анда иңгә-иң, кара-каршы (йөзгә- йөз) утыручы, А һәм Б партнерлары дигән язмалар бар).

 

В центре каждого стола лежат таблички, которые называются- МЭНЭДЖ МЭТ- инструмент для управления классом. Он позволяет удобно и просто распределить учеников в одной команде (партнер по лицу, по плечу; партнеры А и Б) для организации эффективного учебного процесса в командах.

 

Бер-беребезгә карыйбыз һәм елмаябыз, рәхмәт.

Ә хәзер, йөз партнерына кул биреп, исәнләшәбез, рәхмәт,

җилкә партнерына кул биреп, исәнләшәбез, рәхмәт!

 

Дәресебез эшлекле, күңелле булсын өчен

сезнең миңа ярдәмегез кирәк булачак.

Cез иң яхшы, иң актив, иң акыллы укучылар!


 

КУЛ ЧАБУ – тынычлык һәм игътибар итү сигналы

(Хлопки- сигнал тишины и привлечение внимания)

 

(угадывание темы)

Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез икән? Бу сорауга җавапны әйдәгез бергәләп табыйк. Экранга карагыз. Экранда табышмак язылган. (3 слайд)

Табышмакны Х өстәл артында утыручы, Х номерлы укучы укый.


 

Кешенең дусты, йортның сакчысы.

Тәрҗемә ит.

(әйдәгез бергәләп тәрҗемә итәбез).

Кем җавап бирә?

 

Нәрсә ул? (ЭТ)- (4 слайд)

Димәк без дәрестә нәрсәләр турында сөйләшербез?

Этләр турында.

Кем тулы җөмлә белән җавап бирә?

Дәрестә нәрсәләр турында сөйләшербез?

Дәрестә этләр турында сөйләшербез.

Әйе, бик дөрес. Дәрестә этләр турында сөйләшербез.
 

 

Актуальләштерү.

Аралашуны “Тэйк оф – тач даун” структурасын кулланып дәвам итәбез.

Мин сезгә раслаулар әйтәм, кем минем белән риза, шул укучылар басалар, ә кем риза түгел- утырып калалар.

Игътибар белән тыңлагыз.

-А сейчас я буду говорить утверждения, кто со мной согласен, те ученики встают, кто не согласен остаются сидеть на месте.

Слушайте внимательно. (5 слайд)

 

Этләр – безнең дүртаяклы дусларыбыз. (+).

Этләрнең иң яраткан азыгы- кәбестә.(ит) (-)

Этләрнең төп төрләре: сак этләре, ау этләре, компаньон (өй) этләр.(+)

Этләрне көнгә биш тапкыр ашатырга кирәк. (-)

Этләр чик буенда хезмәт итәләр. (+)

Этләр Бөек Ватан сугышында катнашканнар. (+)

- Әйе, бик күп этләр Бөек Ватан сугышында катнашканнар. Алар үзләренең батырлыклары белән дошманнарны җиңәргә булышканнар. Ә быел без җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез.

Бөек Ватан сугышында нинди этләр катнашкан: (сак этләре, ау этләре, компаньон этләр)? ЭКРАНГА КАРАГЫЗ. (6 слайд)

Сак этләре.

Әйе, бик дөрес. Бөек Ватан сугышында сак этләре катнашкан.

 

Яңа тема. Без бүген дәрестә сак этләре турында сөйләшербез.

Нинди эт токымнарын сак этләре дип атыйлар?

Какие породы собак относятся к служебным породам? (7 слайд)

1. Сугышта катнашкан этләрнең батырлыгы турында сезгә бу видеоролик сөйләр. (8 слайд)

Игътибар белән карагыз, минем сорауларга җавап бирергә әзерләнегез.

Видеоролик карау.

Укучылар, сез видеороликта кемнәр һәм нәрсәләр күрдегез?

Этләр күрдек.

Этләр парадта катнашканмы?

Парадта этләр дә катнашкан.

Ни өчен парадта этләр дә катнашкан?

Чөнки сугышта катнашканнар.

Әйе, укучылар, этләр сугышта катнашканнар, батырлык күрсәткәннәр.

Сезгә тәкъдим ителгән текстны укып, этләрнең батырлыгы турында күбрәк белик.

Текст өстендә эшкә күчкәнче бирем эшләп китәбез.

Биремне эшләр өчен, “Эй-ар-Гайд” алымын кулланабыз. (9 слайд)

- Экранга карагыз. Сезнең өстәлләрдә һәрберегез өчен шундый ук таблицалар белщн битләр ята. “Укыганга кадәр” һәм “Укыганнан соң”. “Укыганга кадәр” дигән баганага раслаулар белән килешсәгез “ +”, килешмәсәгез “–“ билгеләрен куегыз. Һәр укучы аерым яза. Перед вами лежат эти задания. Если вы согласны с утверждением, то в первом столбике ставите “+”, если не согласны – “-”

Раслауларны укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез.

Ученики под номерами.(читают и переводят)

Если вы согласны с утверждением, ставите плюс в первом столбике, если не согласны – минус
 

Укыганга кадәр

Раслаулар

Укыганнан соң

 

Этләр Днепр елгасын йөзеп чыга алалар.

 
 

Этләр яралы солдатларны сугыш кырыннан алып чыкканнар.

 
 

Этләр элемтәче була алалар.

 
 

Этләр самолётларны юк итә алалар.

 


 

Текстларны алабыз һәм укыйбыз.

Текстны уку. Х нче номерлы өстәл артында утыручы укучылар абзацлап укыйлар. 1 нче номерлы укучы башлый.

Под номером 1 читает 1 абзац.

Под номером 2 читает 2 абзац.

Под номером 3 читает 3 абзац.

Под номером 4 читает 4 абзац.

 

Текстны тәрҗемә итәбез. Мин әйткән җөмләне тексттан табып укыгыз.(10 слайд)

- Собаки очистили 303 города от мин, 700 000 раненных солдат вынесли с поля боя.

- Собаки на войне были санитарами и связистами.

- Чтобы донести сведение, он переплыл через реку Днепр.

- В Великой Отечественной войне приняли участие и собаки.

- На войне было 168 батальонов, где состояли собаки.

- Он нашел более 12 000 мин.

Бик зур рәхмәт.

 

Ныгыту. (Басабыз-утырабыз)(физкультминутка) (11-12 слайд)

1.Тест эшлибез.

Экранга карагыз.

Укучылар, кайсы сандагы җөмлә дөрес тәрҗемә ителгән, шул номердагы укучы баса. (Сейчас будем выполнять тест. Должен будет встать тот ученик, под чьим номером правильный ответ)

Собаки вынесли с поля боя 700 000 раненных солдат.

Этләр Бөек Ватан сугышында катнашканнар.

Этләр Бөек Ватан сугышында элемтәче булганнар.

Этләр 700 000 меңнән артык яралы солдатларны алып чыкканнар.

Этләр Бөек Ватан сугышында хәбәр тапшырганнар.

Собака по кличке Джек переплыл через Днепр

Джек кушаматлы песи Днепр елгасын йөзеп чыккан.

Джек кушаматлы эт Днепр елгасын йөзеп чыккан.

Джек кушаматлы эт хәбәр тапшырган.

Джек кушаматлы эт танктны юк иткән.

Во время войны собаки уничтожили 300 танков

Сугыш вакытында этләр танкта йөргәннәр.

Сугыш вакытында этләр 303 танкны юк иткәннәр.

Сугыш вакытында этләр 303 шәһәрне минадан чистартканнар.

Сугыш вакытында этләр 300 танкны юк иткәннәр.

Собаки были хорошими связистами.

1. Этләр яхшы элемтәче булганнар.

2. Этләр 300 шәһәрне минадан чистартканнар.

3. Этләр яхшы хәбәрче булганнар.

4. Этләр батальонда булганнар.

2. Алдагы биремне парлап эшлибез (РАБОТА В ПАРЕ).

- Сез текст буенча бер сорау төзисез һәм җилкә партнерына бирәсез. Ул җавабын әйтә һәм үзенең соравын бирә, сез җавап аласыз. (А сейчас вы составляете вопрос по тексту, задаете его партнеру по плечу, который отвечает и задает свой вопрос, вы отвечаете). Каждому из вас дается по 30 секунд.

- Бик зур рәхмәт. Х өстәл артындагы Х номерлы укучы җилкә партнерына соравын әйтә, җавап ала һәм аның соравына җавап бирә.


 

Таблицага кире кайтабыз. Экранга карагыз. (13 слайд)

А теперь возвращаемся к своим таблицам. “Укыганнан соң” дигән багананы тутырабыз.

Укыганга кадәр” һәм “Укыганнан соң” баганаларын чагыштырыгыз. (15- 20 секунд)

Кемнең бөтен җаваплары дөрес туры килде кулларыгызны күтәрегез.

-Молодцы! Булдырдыгыз! Сез этләр турында күп беләсез.

Этләр сугышта бик күп батырлыклар эшләгәннәр һәм Бөек җиңүне якынайтканнар. Этләрнең кешеләргә файдасы сугыш вакытында гына түгел, тыныч тормышта да күп. Шуңа күрә этләргә бик күп һәйкәлләр куелган. (слайды с памятниками для собак)(14-22 слайд)

Рефлексия. Хәзер дәресебезгә йомгак ясыйбыз.(23 слайд)


 

Без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек?

Этләр турында нәрсәләр белдегез?

(Бөек Ватан сугышында этләр зур батырлыклар эшләгәннәр.)

-Әйе, балалар, этләр безнең дүртаяклы дусларыбыз. Алар кешеләрне Бөек Ватан сугышында җиңү яуларга зур ярдәм күрсәткәннәр, күп батырлыклар эшләгәннәр. Гомумән, сугыш вакытында гына түгел, тыныч тормышта да этләр чын терәк ярдәмче булып торалар. Шуңа күрә дә бөтен илләрдә аларга багышлап бик күп һәйкәлләр куелган.

 

VII.Билгеләр кую. Сез иң яхшы, иң актив, иң акыллы укучылар!!!

Бүгенге дәрестә Х нче өстәл бик яхшы эшләде.

Хнче өстәлгә - “4” ле билгесе куям.

Ә Хнче өстәл артында утыручы укучыларга

тырышыграк, активрак булырга кирәк.

Тырышлык булса, уңышлар да булыр!

Дәрес өчен бик зур рәхмәт!

 

VI.Өй эше (23 слайд)

Безнең Алабуга шәһәрендә дә этләргә багышланган һәйкәл бар. Киләсе дәрескә сез бу һәйкәл турында мәгълүмат әзерләп килегез. Бу биремне көндәлекләрегезгә языгыз.

Көндәлекләрегезне ачыгыз, экранга карагыз һәм күчереп языгыз.

Сау булыгыз, укучылар!

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.