12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Узбекова Алсу Шарипяновна33

Максат:

Белем бирү: тема буенча лексик күнекмәләрне камилләштерү һәм грамматик структураларны ныгыту;

Тыңлап аңлау күнекмәләрен камилләштерү.

Фикер сәләтен үстерү: логик фикерләү сәләтен үстерү;мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерү; танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

Тәрбияви: Хайваннарга ихтирам,шәфкатьлелек, кайгыртучанлык, мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация,карточкалар, рәсемнәр,дәреслек, сүзләр, сораулар.

Сингапур структуралары:

 

Дәрес планы.

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

1.Дәресне оештыру моменты.

- Исәнмесез! Хәерле иртә укучылар!

Әйдәгез әле кара каршы булган иптәшләрегез белән исәнләшегез, аларга карап елмаегыз, хәерле иртәләр теләгез, ә хәзер җилкәдәш иптәшләрегез белән исәнләшегез аларга да елмаеп, хәерле иртәләр теләгез. Булдымы? Әкрен генә утырыгыз.

Тәрәзә артында кыш. Ләкин күп тә үтмәс, кояш үзенең якты нурлары белән җир йөзен җылыта башлар һәм табигать кышкы йокысыннан уяныр.Сезнең парталарыгызда кояш һәм болыт рәсемнәре бар. Кайсысы сезгә ошый шуны сайлагыз.(Кояш).Әлбәттә, чөнки ул нурлы, елмая. Сезнең дә кояшныкы кебек кәефегез күтәренке дип уйлыйм, һәм шундый күтәренке кәеф белән дәресебезне башлап җибәрербез.

- Арина,спроси у Полины, какой сегодня день. ( Полина, бүген көн нинди? Бүген көн кояшлы, салкын, матур, җил исә---берничә укучыдан сора)

- Рәхмәт, утырыгыз. Бүгенге дәрестә сезгә уңышлар телим.

 

II. Уку мәсьәләсен кую.

1.Дәрес максатын сораулар ярдәмендә ачыклау;

2.Проблема кую.

Экранга карагыз әле, анда шигырь бирелгән шигырьне укырга әзерләнегез.

- “Маэмай” – нәрсә ул?

- Шигырьнең авторы кем? икәнлеген әйтергә тиеш буласыз.

Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә.

Муса Җәлил. Укып чыктыгызмы?Я кем әйтергә тели минем сорауларга җавапны?(Әйдә Булат. Дөресме , килешәсезме? Бик яхшы.

- Ни өчен без дәресне бу шигырь белән башладык дип уйлыйсыз?

-Дүрт аяклы дусларыбызга нәрсәләр керә?(песиләр, этлэр).Песиләр, этләр турында нәрсәләр әйтә аласыз. Нинди токымлы этләр , песиләр бар?

Яхшы, молодцы.

- Сезнең өстәлләрегездә үзбәя бите бар. Һәр эштән соң үзегезгә бәя куеп барырга тиеш буласыз.Сез аны ничек тутырырга икәнен барыгыз да беләсез.Беренче графада эшләгән эшләр, икенчесендә Шулай аңлат!!!!!

Ә хәзер игътибар белән тактага карагыз әле, сезгә монда ситуатив күнегүләр бирелгән. Бу күнегүләрне җилкәдәш иптәшләрегез белән эшлисез.Сезгә уйларга 10сек.вакыт бирелә.Башладык.Ә хәзер 2 минутвакыт бирәм, шул вакытэчендә җилкәдәш иптәшләрегез белән эшләгез.. Киттек. Вакыт бетте берничәгездән сорап китик әле. Әйдә 2нче өстәл 2,4 нче номер астындагы укучылар җавап биреп карасыннар.Дөресме укучылар, бик яхшы булдырдыгыз. (шулай дәвам ителә)

-Спроси у друга, есть ли у него собака и что собака любит; (Булат, синең этең бармы? Ул нәрсә ярата?)

-Узнай у друга встречает ли его собака из школы;(Синең этең мәктәптән каршы аламы?)

-Скажи что у тебя есть собака (кошка) и она любит играть с мячом; (Минем этем (песием) бар, ул туп белән уйнарга ярата.)

-Спроси у друга, умеет ли его собака подавать лапу;(Альбина, синең этең тәпиен бирәме?)

-Спросите у гостей, есть ли у них собаки и как их зовут? ( Сезнең этегез бармы? Аның кушаматы ничек?)

Үзбәя битенә тиешле тамгагызны куегыз.

Дәресебезне алга таба дәвам итәбез.Барыгызда экранга карагыз әле.Монда

2 рәсем бирелә(песи һәм эт).Шулар янында җөмләләр язылган.Шул җөмләләрнең кайсы рәсемгә туры килгәнен әйтергә кирәк. (10 сек.вакыт уйлар өчен).Вакыт бетте , ә хәзер җавапларыгызны кара каршы утыручы иптәшләрегезгә әйтергә тиеш буласыз.2нче 4нче номер астындагы укучылар башлый.Булдымы. Бик яхшы. Безнең дә дөрес җавапны беләсе килә, кемнең җавап бирәсе килә?Димәк укучылар без бүген дәрестә нишләргә өйрәнәчәкбез? Этләр, песиләр турында сөйләшәчәкбез.

Үзбәя битенә тиешле тамгагызны куегыз.

- Бүгенге дәреснең темасы Рөстәм Мингалимнең “Дөньяда бер эт бар иде”шигыре.

Ә хәзер дәреслек белән эшлибез. Дәреслегегезнең 37нче битен ачыгыз, шигырьне табыгыз.

Шигырь белән танышканчы безгә очрый торган яңа сүзләр белән танышып китәргә кирәк.Игътибар белән тактага карагыз әле.Бирелгән сүзләрне берәм-берәм укыйбыз.Булдырдыгыз.Ә хәзер 1-2 се җөмләләр төзеп карыйк әле. Булды, шигырьне игътибар белән 1 кат үзегез укып чыгыгыз әле.Булдымы?Бик яхшы. Әйдә әле Эльвира кычкырып матур итеп укып чык әле. Зәринә укып кара.Бик яхшы.Утыр.

Ә хәзер сорауларга җавап бирергә кирәк, ләкин сораулар әзер түгел.Сорауларны һәр өстәл төркемнәрдә әзерли.10секунд вакыт сезгә, уйлыйбыз.Булды, мин сезгә 5минут вакыт бирәм, шушы вакыт эчендә күпме сорау әзерли аласыз. Башладык. Вакыт бетте. Һәр өстәл 1әр сорау укый калганнарыгыз җавап бирергә әзерләнеп утыра.Әгәр дә сорауларыгыз кабатлана икән ул соравыгызны бирмисез, икенчесен бирергә әзерләнеп торасыз. Аңлашылдымы. Башладык. Кайсы өстәл беренче башлый? Әйдә 3нче өстәл.Булдырдыгыз. Әйдәгез һәрберегез бер берегезгә “бик яхшы” дип әйтегез.

Үзбәя битенә тиешле тамгагызны куегыз.

Эшебезне төркемнәрдә дәвам итәбез.Өстәлләрегездә конверт бар, шуннан биремне алып укыгыз.Биремне Булат укып кит әле.

Бирем: Җөмләләрне шигырь тәртибендә урнаштырыгыз.Эчтәлекне сөйләп карагыз.Дәреслектәге шигырьгә таянып эшләргә тиеш буласыз.

-Хәзер сез нишлисез? (Кем әйтә).Какая у вас задача? Җөмләләрне шигырь тәртибендә урнаштырабыз.Эчтәлеген сөйләп карыйбыз. (Бик дөрес). Сезгә моның өчен 5 минут вакыт бирелә.Вакыт беткәч Башладык.

1.Бер малайның кечкенә эте бар иде. 2.Аның маңгаенда кара тап бар иде. 3.Малай этне ярата, ашата иде. 4.Эт матур, кечкенә, йомшак,ак иде. 5.Малай этне шәһәр читенә илтте. 6.Бервакыт ул этне яратмый башлады, ашатмый да башлады. 7.Эт малайга:”Ашыйсым килә, кайттым!”-диде. 8.Малай этне төшендә күрде.

Бер-берегезне игътибар белән тыңлагыз.Вакыт бетте , һәр өстәлдән берәр укучы үзләренең язганнары белән таныштырып китсен әле.

Үзбәя битенә тиешле тамгагызны куегыз.

ФИЗМИНУТ .

(Бер укучы эт маскасы киеп төрле хәрәкәтләр ясый, башка укчылар аның артыннан кабатлыйлар. (музыка куела).

Булды ял итеп алдык, әкрен генә урыннарыгызга утырыгыз. Алга таба эшне дәвам итәбез.

Дәреслекнең 39битне ачыгыз әле.2нче күнегүне табыгыз.Полина биремен укы. Сезгә шигырьдән шушы раслауның кайсысы дөрес икәнлеген табарга кирәк була.Игътибарлы булуыгыз сорала. Бу эшне төркемнәрдә эшлибез. 10 секунд вакыт бирәм уйларга.Булды. Мин 2 минут вакыт бирәм, шул вакыт эчендә эшләп бетерергә тиеш буласыз.Вакыт бетте. Җавапларыгызны .....структурасы аша бер берегезгә әйтеп чыгыгыз.Булат беренче раслауны Зәринәгә укый, Зәринә Аринага ...шулай дәвам итәсез.Башладык.Кайсы өстәл бетерә кулларыгызны күтәрегез.Җавапларыгызны безнең дә ишетәсебез килә бит 2нче өстәл 4нче номер астындагы укучы җавап биреп карасын әле. Дөресме җавабы, килешәсезме.Шулай дәвам итәбез....Булды укучылар , әйдәгез әле, без нәрсә дибез Бик яхшы!

Алга таба киттек.

Сезнең алда А4 битләре бар, 3нче номер астындагы укучы шул битне ала да 4кә бүлеп иптәшләренә бирә.Барыгызда да битләр бармы?Шул битләргә тактада бирелгән сорауларга җавап язасыз.- «Дөньяда бер эт бар иде» шигыре буенча.

Эт нинди? _______________

Маңгаенда нинди тап бар?______________

Хуҗасы кем? _____________________

Ничек тәрбияли?_______________________

Бервакыт хуҗасы нишли?_______________

Шуннан соң хуҗасы нәрсә күрә?_________

Малай яхшы эшләдеме?_______________

Моның өчен сезгә 2 минут вакыт җитәме?Яхшы, башладык. Ә хәзер дөрес эшләгәнсезме юкмы икәнлегегезне экранга карап тикшерегез.Кемнәрнең бер дә хаталары юк.Бик яхшы.

Маңгаенда кара тап бар.

Хуҗасы шаян малай.

Ярата, ашата.

Яратмый, ашатмый, адаштыра.

Төш күрә.

Юк.

Үзбәя битенә тиешле тамгагызны куегыз.

Алга таба дәвам итәбез. Ситуатив күнегүләр эшләп алабыз.Игътибар белән тактага карагыз әле.

Анда сораулар бирелгән, шул сорауларга җавап бирергә кирәк.Иң элек бирелгән сорауларны тәрҗемә итәбез.Самат беренчесе укып кит әле.Ә хәзер Азалиядән сора.(шулай дәвам итәбез).

Ты любишь собак?

Ты любишь кошек?

У тебя есть собака?

У тебя есть кошка?

Как его(её) зовут?

Үзбәя битенә тиешле тамгагызны куегыз.

VI.Рефлексия.

Ә хәзер дәрескә нәтиҗә ясап китик әле.

-Сез бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндегез?

-Нәрсә белдегез?

Сезгә нәрсә ошады?

- Кто встретил трудности? В чем? Почему?

-Үзбәя бирү битендә “плюс”ларны санагыз. Кемнең нинди төсе күбрәк, шул төстәге түгәрәкне күтәрегез.

Сезнең өстәлләрегездә 3 төстә карточкалар бар.

-Әгәрдә сез дәресне аңладым, яхшы эшләдем дип уйласагыз яшел төсне аласыз;

-Әгәрдә дәресне аңладым, ләкин аз эшләдем дип уйласагыз сары төсне аласыз;

-Бөтенләй бернәрсә дә аңламадым,эшләмәдем дип уйласагыз кызыл төсне алыгыз.

 

ӨЙ ЭШЕ

- Кемнең яшел төстә “плюс” лары күбрәк 1 төр өй эшен языгыз, кемнең сары – 2 төр, кызыл – 3 төр.

1.Яшел – Этегез турында, яки берәр токым турында презентация ясарга.

2.Сары –40бит,4нче күнегү: Хикәя язарга.

3.Кызыл – Шигырьне сәнгатьле укырга.

- Сау булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт.

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.