Дәрес планы «Мәҗит Гафури "Сарыкны кем ашаган" мәсәле»
Дәрес темасы: М. Гафури “Сарыкны кем ашаган” мәсәле
II Максатлар:
1. М.Гафури иҗатында мәсәл жанры турында төшенчә бирү;
2.Укучыларның иҗади һәм фәнни фикерләү күнекмәләрен үсеше өчен шартлар тудыру;
3. Кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләүне дәвам итү.
Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.
Укучыларда УУГ (танып белү, регулятив, коммуникатив,шәхескә кагылышлы) формалаштыру.
Шәхескә кагылышлы УУГ:
- укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.
Регулятив УУГ:
- хәл ителгән һәм хәл ителергә тиешлене чагыштырып, уку бурычларын кую;
- максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану;
-бәяләү.
Танып белү УУГ:
- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу ;
-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм укыганны анализлау.
Коммуникатив УУГ:
- башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;
- үз фикерләреңә ышандыра белү;
III Дәрес төре: әдәби –теоретик төшенчәләр системасын булдыру;
IV Методлар: өлешчә эзләнүле, репродуктив;
V Алымнар: укытучы сөйләме, сорау –җавап, схема төзү;
VI Принциплар: фәннилек, оптимальлек, укыту һәм тәрбия берлеге, әдәби әсәрне субъектив кабул итү, рус әдәбиятын укыту методикасы белән бәйләнештә карау;
VII Җиһазлау: дәреслек;
VIII Чаралар: такта, акбур; язучы портреты; М.Гафури, И.Крыловның җыентыклары;
IX Кулланылган әдәбият:
- Әхмәдуллин А./Әдәбият белеме сүзлеге/ А.Әхмәдуллин.-Казан: Татар.кит.нәшр.,1990.- Б.239
- Крылов И.А./ Мәсәлләр/ И.А.Крылов.-Казан: Татар.кит.нәшр., 1958.- Б. 298
- Тукай Г./ Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр/ Г.Тукай; төз., кереш сүз авт. Ф.Бәшәр.-Казан: Татар.кит.нәшр., 2003.-Б.479
Дәрес барышы.
I . Оештыру өлеше, мотивация.
“Исәнмесез!”- диде берәү килеп,
Читтә йөргән чакта каңгырап.
Шул чагымда баскан урыныннан
Кайнар чишмә чыкты чылтырап.
Бары бер сүз “Исәнмесез!” - диде,
Күпме моң ишетте колагым.
Атам-анам телен, туган телнең
Газизлеген шунда аңладым.
Кирәклеген шунда аңладым.
- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Мин сезгә бүгенге дәрескә барыгызга да “5” ле куям. Ләкин бу билгене сезгә акларга кирәк. Ә моның өчен сез нишләргә тиеш?
1.Укытучы сөйләвен игътибар белән тыңла. 2. Иптәшеңне бүлдермә, тыңлап бетер! 3.Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир! 4.Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын!
Дөрес укучылар!
II Мотивация (эшкә кызыксыну) тудыру.
Үткән дәрестә өй эше итеп мин сезгә проект эше биргән идем. Эшләнешен тикшерик .
Укучылар Крылов мәсәлен сәхнәләштерәләр. –
Крылов баснялар- мәсәлләр язган.
Укытучы. Әйе, дөрес. Крылов бик күп баснялар язып калдырган.
Әлеге мәсәл буенча нәрсә әйтә аласыз? Ничә, нинди вакыйга урын алган?
Укучы. Мәсәлдә бер вакыйга сурәтләнә.. Вакыйганың күләме кыска.
Мәсәлдә маймыл һәм аю образлары катнаша? Аллегорик образлар: маймыл һәм аю. Бу әсәр кечкенә генә күләмле. Ике өлешне билгели алабыз: беренче өлештә вакыйга язылган, икенче өлештә нәтиҗә әйтелә. Әсәрдә тормышта булган наданлык тәнкыйть ителә.
Укытучы. Укучылар, тагын кемдә нинди фикерләр бар? Нәрсәләр өсти аласыз? (фикерләр тыңлана)
2.Уку мәсьәләсен кую.
Презентациядән Г. Тукай мәсәлләрен күрсәтү. Димәк без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
Мәсәлләр турында.
-Дөрес укучылар!
-Без буген М. Гафуриның “Сарыкны кем ашаган “мәсәлен өйрәнербез. М.Гафури иҗатларында мәсәл жанры зур үсеш ала. Аерым алганда, Мәҗит Гафури татар әдәбиятында мәсәлне алып керүче, үстерүче булып таныла.
Бүген, укучылар, без М.Гафуриның шактый кызыклы “Сарыкны кем ашаган?” мәсәле белән танышачакбыз. М.Гафури- бик күп мәсәлләр авторы, ул мәсәлләр арасында үзе язганнары белән беррәттән тәрҗемә ителгәннәре дә бар. Хәзер инде мәсәлгә мөрәҗәгать итик.Мәсәлнең исемен укыгач нинди фикерләр туды. Сезнеңчә мәсәл ни турында ?
- Сарык, җәнлекләр, аучы
-Дөрес укучылар. Мәсәлне тулырак күзаллау өчен эчтәлеге белән танышыйк. Игътибарлы булыгыз, балалар. Укыган чакта мәсәлнең төп билгеләренә игътибар итеп укыгыз.
3.Уку мәсьәләсен чишү.
1. Сүзлек өстендә эш. Проекторда күрсәтелә, аңлатыла.Дәфтәрләргә языла
Мәҗлес- киңәшмә, җыелыш;
кятиб –секретарь;
рәис –председатель;
җиһан –дөнья;
золым-изү.
Без мәсәлгә хас сыйфат итеп беренче нәрсәне аерып чыгарган идек?
Укучы. Сюжетлылык, вакыйганың кыска һәм җыйнак булуы.
Укытучы. Рәхмәт, утыр. Без сюжетлылыкны билгеләп куйган идек. Әйдәгез, сюжетны сөйләп китегез әле.
Укучы. Бер Аучының Сарыгы кырда югалган, аны Бүре ашаган дигән хәбәр таралган. Аучы җанварларга гаеплене табып китерергә кушкан. Җанварлар җыелышында һәрберсе үзенең гаепсезлеген әйтә, ахыр чиктә Куян гына кала. Куян, куркып, чак –чак җавап бирә. Аны Сарыкны ашаган дип гаепләп, җеп белән бәйләп Аучыга озаталар. Куян ит ашамаса да, бөтен ерткычлар аны гаепләп чыгалар.
Укытучы. Укучылар, икенче билге нинди иде?
Укучы. Икенче билге – аллегориягә нигезләнүе.
Укытучы. Дөрес, укучылар. Икенче билге булып аллегориягә корылу тора. Ул нидә күренә?
Укучы. Персонажлар итеп хайваннар алынган. Бу мәсәлдә җанварлар, кешеләр кебек сөйләшә, киңәшкә җыела, Төлке –секретарь, Бүре председатель булып утыра.
Укучы. Өченче билге – тормыштагы кимчелекле эш- гамәлләр, сыйфатлар тәнкыйть ителү.
Укытучы. Кайсы юлларда без Бүре, Куянның кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне сыйфатлау өчен кулланылганын күрәбез? Шул юлларны укып күрсәтегез әле.
Укучы. Диде Бүре: “Читтә торып ялгыз үзең,
Бур кешенең күзе төсле ике күзең.
Сарыкны ашаган кеше син түгелме?
Әйтеп кал, монда килеп, әйтер сүзең!”
Куян мескен куркуыннан калтырады,
“Ашаучы мин түгел,”- дип чак әйтә алды.
Шөһбәле кеше төсле җавап биргәч,
Барча ерткыч: “Ашаучы шул!..” дип аваз салды.
(Ашамый Куян һичбер вакытта ит)
Әйтә алмады, ашаучы мин түгелдер, дип,
Диде Бүре: “Сарык ашап йөргән кеше
Шушы икән, китерегез бәйләргә җеп!”
Укытучы. Монда кешегә ишарә итү ничек белдерелә?
Укучы. Куянга Бүре – бур кеше төсле ике күзең; Сарыкны ашаган кеше син түгелме?- ди. Соңыннан “Сарыкны ашап йөргән кеше шушы икән”, -ди. Куян шөһбәле кеше (шикле, гаепле) кеше төсле җавап бирә.
Укытучы. Балалар, сорауларга җавап бирегез әле. Аучының Сарыгын ашауда ни өчен Куянны гаеплиләр?
Укучы. Аңа кадәр чыгыш ясаучылар үзләренең гаепсезлекләре турында әйтәләр, ахырда ерткыч булмаган куян кала.
Чөнки Куян гаепсез булса да, шундый ерткычлар арасында үзен яклап берни әйтә алмый.
Укытучы. Тагын нинди фикерләрегез бар? Килешәсезме?
Укучылар, Төлке һәм Бүре образлары аша шагыйрь нинди кешеләрне күрсәтергә тели?
Укучы. Шагыйрь мәкерле, явыз, үз максатларында көчсезләрне файдаланучы, хәйләкәр кешеләрне сурәтләргә тели. Алар үзләреннән көчсезләрне кызганмыйча Аучы кулына бирергә әзер торалар.
Укытучы. Димәк, автор чынбарлыкта очрый торган кешеләрне күрсәтә.
Укучылар, тагын бер образ бар –Аучы. Ул нинди кеше итеп сурәтләнә?
Укучы.Аучы ул –сарыкларга хуҗа булучы, җанварларны аулаучы кеше. Шуңа күрә аңардан ерткычлар да курка. Димәк, ул бик көчле, хакимлек итә торган, аңа зыян китерүчеләрне гафу итми торган, үч ала торган, шул ук вакытта таләпчән кеше.
Ул “кызганып тора идем үзем сезне,
Ачулансам- алдырмамын һичберегезне,” – дип куркыта да.
Минемчә, ул үзеннән көчсезләргә аучы була торган усал кеше.
Укытучы. Укучылар, әлеге образларда кешенең нинди сыйфатлары гәүдәләнде соң?
Укучы. Бу образларда кешедән тискәре сыйфатлар чагылыш таба.
Укытучы. Әлеге хакимлек яратучы көчле образларга кайсылары каршы куела? Аларга нинди сыйфатлар хас?
Укучы. Беренчедән, Куян. Ул көчсез, куркак, үзен –үзе яклый алмый, шуңа аны Аучы авылына озаталар.
Икенчедән, Сарык. Мәсәлдә аның ашалганлыгы турында гына хәбәр ителә. Әмма ул да ерткычларга –көчлеләргә каршы тора алмаганга, ашалгандыр.
Укытучы. Сарык Төлке
Куян Бүре
Җанварлар Аучы
Укытучы.Укучылар, образларга бәйле рәвештә нинди билгене күрсәтә алабыз, димәк?
Укытучы. Шушы сыйфат аша без дүртенче билгене дә күрсәтә алабыз. Кайсыгыз әйтә, ул нинди булыр?
Укучы. Әйтеп үтелгән кимчелекләрдән көлү өчен автор шартлы сюжет кулланган. Чынлыкта исә шундый вакыйгалар булмый, җанварлар да сөйләшә алмый.
Укучылар, чираттагы билгене әйтәсебез калды, игътибар белән әсәрнең төзелешенә карап чыгыгыз әле. Нәрсәләр әйтә аласыз?
Укучы. Мәсәл кечкенә күләмле, ул ике өлештән тора.
Укытучы. Нинди өлешләр инде?
Укучы. Башта вакыйгалар сурәтләнүче тасвирый өлеш һәм бетемдә әхлакый нәтиҗә - мораль килә.
Укытучы. “Сарыкны кем ашаган?” мәсәленең мораль өлешен укып үтегез әле.
Укучы. Бүре төсле ерткычларга киңдер җиһан,
Һәркайда золим күрер мескин Куян.
Зарарлы бәндә булып күренерсең,
Башкаларга кыйлмасаң да һичбер зыян.
Укытучы. Яхшы, рәхмәт. Мәсәлнең әхлакый нәтиҗәсе нидән гыйбәрәт?
Укучы. Дөньяда усал, мәкерле, явыз кешеләр бик күп. Шуңа күрә зарарлы, гөнаһлы булмасаң да, явызлыкка каршы тора алмасаң, гел кыенлык күрерсең.
Хәзер укучылар синквейн уйнап алабыз . Үзегез теләгән образны алыгыз һәм синквейн төзегез.
Ә хәзер мин почмакларга М.Гафури, И.Крылов, Г.Тукайның мәсәлләрен урнаштырдым. Үзегезгә ошаган урынны сайлап алып , биремнәрне үтәгез.
Бирем. Мәсәлне яхшылап укып чыгыгыз. 6 билгесенә карап нәтиҗә ясагыз.
М.Гафури мәсәленә игътибар итик әле. Аны да 6 билге буенча карап узыйк.
Укучылар. 1. Җүләр бер янчык энҗеләр таба, аларны тары дип белеп, тавыкларына сибә, моны күреп бер акыллы кеше бик аптырый, көлә. Мәсәл шул вакыйганы тасвирлый.
2. Аллегорик образ: Җүләр кыйммәтен белмәгән энҗе бөртекләре.
3. Җүләр кыйммәтле энҗене тарыдан аермыйча, үзенең наданлыгын күрсәтә. Мәсәлдә шундый белемсез, акылсыз кеше тәнкыйтьләнә.
4. Җүләрнең кимчелекле якларын тәнкыйтьләү өчен шартлы сюжет алына – Җүләрнең энҗеле янчык табуы.
5. Әсәрнең нәтиҗәсенә бәйле, ягъни наданлыкны, белемсезлекне фаш итү.
Укытучы. Ә Крылов мәсәлендә вакыйга ничек бирелә? Нәрсәләрне аерып чыга аласыз?
Укучылар. 1. Әтәч актарынып йөргәндә энҗе бөртеге табып ала. Аның бернинди файдасын күрми һәм шуңа да гади арпа орлыгына күбрәк шат.
2. Аллегория булып Әтәч, Энҗе бөртеге килә.
3. Эшне белмичә эшләүче, надан кешеләр тәнкыйть ителә.
4. Идеяне әйтү өчен шартлы сюжет алына.
5. Тасвирый өлештә вакыйга үзе сурәтләнә, ә инде мораль өлешендә “надан кеше, аңламаса берәр эшне, хөкем итә нәкъ менә шул Әтәч төсле”, - ди.
Укытучы. Яхшы, укучылар. Соңгы мәсәл турында нәрсә сөйлисен. Рәхим ит.
Укучы. Г.Тукайның “Әтәч илә Энҗе бөртеге” мәсәлендә Әтәч, казынып, Энҗе бөртеген таба. Аның кыйммәтен күрмичә, “Тары бөртегенә күбрәк шатланыр идем”,- ди.
2. Әтәч һәм Энҗе бөртеге аллегорик образлар булып тора.
3. Әйбернең кыйммәтен, асылын белмәгәнлектән, түбән фикерле булган кешеләр тәнкыйть ителә.
4. Бу мәсәлдә дә шартлы вакыйга алына.
5. Әсәр тасвирый өлеш һәм моральдән тора.
Укытучы. Рәхмәт, укучылар. Әлеге мәсәлләр турындагы фикерләрне нәтиҗә итеп чыгарыйк?
Укучы. Өч мәсәлдә дә кемдер (Әтәч, Җүләр) Энҗе бөртеген таба һәм аны үз максатларында, тиешле юнәлештә кулланмый. Шулай итеп, алар әйбернең чын асылын, кыйммәтен белми, белергә дә теләми. Мәсәлләрдә надан, тар карашлы, белемсез кешеләр тәнкыйть ителә.
5этап. Рефлексия.
Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау
МӘСӘЛ төшенчәсенең модулен җыялар.
Сюжетлылык, вакыйганың кыска һәм җыйнак булуы;
Аллегориягә корылу;
Тормышта очрый торган кимчелекләр тәнкыйть ителү;
Сюжетның (вакыйганың) шартлы булуы;
Тасвирый өлеш һәм әхлакый нәтиҗә- моральдән торуы;
Кыска күләмле лиро –эпик әсәр булуы.
Дәрескә катнашу буенча үзбәя. Таблицаны үз сүзләре белән тутыралар, үзләренә билге куялар.(Инсерт)
Беләм |
Белми идем |
Аңламадым аңладым |
Кызыклы булды |
VI. Өй эше бирү.Укытучы. Ә хәзер көндәлекләрегезне ачып, өй эшен язып куегыз. “Сарыкны кем ашаган?” мәсәлендә вакыйга ничек тәмамланган иде әле? Куянны җеп белән бәйләп, Аучыга озаталар. Аучы Куянны нишләтер иде икән? Миңа сорауларыгыз бармы? Сорауларыгыз булмаса, дәрес тәмам, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз!