"Матурлык безнең белән" (бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе)

0
0
Материал опубликован 10 February

Назипова Алия Фәрит кызы, Яр Чаллы шәһәре, муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе “60 нчы урта мәктәбе”нең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


Тема

Матурлык безнең белән (бәйләнешле сөйләм үстерү)

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Метапредмет: тәкъдим ителгән алгоритм нигезендә өйрәнү һәм гамәли бурычны хәл итү өчен, мәгълүматның җитмәвен ачыклау, җитешмәгән өстәмә мәгълүматны эзләргә өйрәнү.

Предмет: төшенчәләргә дөрес билгеләмә бирү; мәкальләрнең мәгънәләрен ачыклый белү; образларны чагыштырып күрсәтә алу.

Шәхескә бәйле: табигать күренешләре, әдәби әсәрләр аша матурлыкка өйрәнү; әдәби әсәрләрдә урын алган кыйммәтләрне күзаллау.

Төп төшенчәләр

Образ, эчтәлек, тышкы матурлык, рухи матурлык

Предметара бәйләнеш

Татар теле, әхлак тәрбиясе

Төп ресурслар




Өстәмә ресурслар

Куллану өчен дәреслек: Хәсәнова, Ф.Ф. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 6 нчы с-ф. Ике кисәктә / Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина; [рәссамы Фәридә Ризаева]. – Казан: “Мәгариф–Вакыт” нәшр., 2014.

Техник чаралар: Компьютер, экран, проектор, Power Point та презентация.

Эшчәнлекне оештыру формасы

Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү.


Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре

(УУГ)

1 этап. Оештыру өлеше, мотивация.

Максат: дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт тудыру

Хәерле көн, укучылар!

Сезгә матур көннәр теләп, дәресне башлап җибәрәм. Алдыгызда кечкенә янчыклар күрәсез.Ачып карамыйча, кулларыгыз белән капшап, аның эчендә нәрсә барлыгын әйтергә тиешсез.


Әйдәгез, хәзер алып карый әле. Күрүегезчә, асылташлар һәм вак ташлар. Әйтегез әле, сезгә кайсылары күбрәк ошый?


Әйе, асылташлар. Алар нинди?

Укучылар янчыкларга кулларын тыгып карыйлар. Җавапларын әйтәләр.



Асылташлар





Алар асыл, гүзәл, нәфис, зәвыклы

- иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле (к)

- үз фикереңне тулы һәм төгә итеп әйтә белү (к)

- әңгәмәдәшнең тәртибенә җитәкчелек итү (к)


2 этап. Белемнәрне актуальләштерү

Максат: Теманы ачыкларга әзерләү

Яхшы, хәзер шушы җавапларыгыз арасыннан үзегезгә ошаган төп сыйфатны сайлап алыгыз. Хәзер синквейн алымы ярдәмендә бүгенге дәресебезнең темасын ачарга тырышырбыз.


Ә хәзер минем вариантны карап үтик:

1.Гүзәллек

2.Рухи, тышкы

3.Матурайта, яраттыра, сокландыра

4.Дөньяны саф гүзәллек коткара

5.Матурлык, зәвыклылык

Укучылар синквейн алымы белән танышалар, биремне үтиләр.






Укучылар үз вариантлары белән таныштыралар.

- уку хезмәттәшлеген планлаштыру (к)

- синтез – аерым кисәкләрдән бер бөтен төзү, кирәк булганда, җитмәгән компонентлар  өстәү (т.б.)

- белемнәрне структуралау, ягъни тәртипкә салу (т.б.)

- бүтәннәрнең сөйләвен тыңлау һәм аңлау (к)


3 этап. Уку мәсьәләсе кую

Максат: Дәрескә максат кую (белгәннәр нигезендә ачыклап бу дәрестә үзләштерелергә тиешле уку мәсьәләсе кую).

Димәк, без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез?


Дәрескә нинди максат куябыз?



Максатны ничек ирешербез?


Матурлык, гүзәллек турында



Матурлык төшенчәсенең мәгънәсен аңлау



Сөйләшү, анализлау юлы белән.

- дәреснең максатын билгеләү, аңа формулировка ясау (р)

- фаразлау (р)

- көтелгән нәтиҗәне  сиземләү (р)

- күзәтү нигезендә нәтиҗә ясау (р)


4 этап. Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: төшенчәне аңлау һәм аңлата белү, чагыштырып аңлата алу


Ә нәрсә соң ул матурлык? Экранга игътибар итик, бирелгән төшенчәгә аңлатма укыйк.


Бу сүзләр сезгә аңлашыламы?






Рәсемгә күз салыйк. Сезнең алдыгызда табигать рәсеме. Без бу рәсемгә карап, беренче карашка нәрсә тоябыз?


Әйе, димәк, матурлык соклану хисен тудыра. Кеше җаны һәрвакыт матурлыкка сусап яши. Соклану аша күңел юшкыннарын юа. Картинада без нәрсәләргә сокландык?


Ә тормышта без нәрсәләргә сокланабыз?


Ә төсләр хисләргә ничек тәэсир итә?


Нәтиҗә: күбрәк төсләргә игътибар итәргә кирәкме, әллә образлылыккамы?


Авторлар үзләренең әсәрләрендә образларны табигать күренешләре белән бәйлиләр. Нинди мисаллар китереп була?






Ә. Еникинең “Матурлык” хикәясе матурлык төшенчәсен тулысынча ачып биргән әсәр булып тора. Экранда бирелгән мәкальләр белән танышыйк әле.

Мәгънәләрен ничек аңлыйсыз?



Матурлык” хикәясе белән таныштык. Хәзер шуның буенча эшләп алыйк. Моның өчен “Куб алымын” кулланабыз.


1.Бу сүз, образ яки төшенчә турында сорау бирегез ( задайте об этом вопрос)


2.Сүзне, образны яки күренешне ни белән булса яки кем белән булса да бәйләгез (свяжите это с чем-то еще)


3. Бу сүз, образ яки күренешне тасвирлагыз (опишите это)


4. Сүзнең, күренешнең яки образның мәгънәсен аңлатыгыз (какое это имеет значение)


5.Башка сүзләр, образлар яки күренешләр белән чагыштырыгыз (сравните с другими предметами)


6.Рәсемдә күрсәтегез (проиллюстрируйте это)


Димәк, нәтиҗә ясап нәрсә әйтә алабыз?

Матурлык ул – кешенең үзе яки ул тудырган сәнгать әсәрләренең, аны чолгап алган күренешләрнең чынбарлыктагы иң бөек ноктасы. (Красота – высшая эстетическая оценка явлений окружающей человека действительности, самого человека или созданного им произведения искусства)

Матурлыкка соклану





Төсләргә, урманга, күлгә....







Хисләргә, эш-гамәлләргә.



Укучылар фикер алыша, җавап бирә.






Һ.Такташ “Ак чәчәкләр”

Экранда бирелгән шигырьдән өзек укыла:

Ак чәчәкләр ява,
Дөнья матур,
Шундый матур булып тоела;
Күге зәңгәр, гүя йолдызлары
Ак кар булып җиргә коела...



Матурлыкның күзгә бәреп торганы түгел, күзне ачканы кадерле”

Ямьсезлегемне күрмә, күңелемне күр”

Укучылар үз фикерләрен аңлаталар









Бәдретдин матурмы?

Нәрсә ул матурлык?



Бәдретдиннең әнисе матурмы?




Дәреслектән табигатьнең матурлыгын тасвирлаган өлешләр укыла

Кеше тышкы яктан гына түгел, эчке яктан да матур була ала




Тургай сайравы – скрипка уйнавы

(укучылар фикерләрен әйтәләр)



Тиз генә рәсемнәр карала.



Укучылар җаваплар әйтә. Экрандагы җавап укыла: “Әгәр дә тышкы матурлык бөтен кешедә дә булса, ул матурлык булудан туктар иде” (Р.Батулла)

- үз фикерләренә ышандыра белү (к)

- анализлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау (т.б.)

- уку мәсьәләсенең чишү юлларын эзләү, логик яктан аңлату (т.б.)

- хезмәттәшлек итү (к)

- башкаларның сөйләмен ишетеп һәм тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү (к)

- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу (т.б.)

- фикерләрне тыңлап, нәтиҗә ясый белү (р)


































- үзара контроль булдыру (р)

- уку материалын анализлау (т.б.)

- уй-фикерне сөйләмә һәм язма формада аңлап һәм ирекле оештыру (т.б.)

- үз фикерләреңне тулы,

төгәл,ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау (к)

- үз фикерләреңне тулы,

төгәл,ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау (к)














5 этап. Рефлексия.

Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау, дәрескә гомуми бәя бирү.


Фикеребезне йомгаклап, шуны әйтәсе килә: җир йөзендә матурлыкны күреп тә, тасвирлап та бетереп булмый. Башкалар күрмәгән якларын күрү өчен күңел күзе кирәк. Әйтегез әле, ни өчен кайбер кешеләр тормышның матур якларын гына күрәләр, ә кайберәүләр начар якларын?


Моннан нинди нәтиҗә чыгара алабыз?


Ә матурлык мәңгелекме?


Ә хәзер сезнең алдыгызга төсле кәгазьләрдән ясалган фигуралар ята. Сездән үзегезнең уң ягыгызда утырган кешегә матур сүләр язуыгызны сорар идем.

Укучылар җаваплар әйтә.











Безнең арада явыз күңелле кешеләр була алмый.


Аны саклау бездән тора.


Укучылар үзләренең язган сүзләрен янда утырган иптәшләренә тапшыралар.


- төшенчәгә китереп җиткерү, нәтиҗә чыгару (т.б.)

- бүтәннәрнең сөйләмен тыңлау һәм аңлау (к)

- үз фикерләреңне тулы, төгәл,ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау (к)

- эш-хәрәкәтләрнең алымнарын һәм шартларын, эшчәнлекнең барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару (т.б.)


6 этап. Өй эше


Өй эшен сайлау мөмкинлеге бар. Әлеге сорауларга 6-7 җөмлә белән җавап языгыз.

1.Матурлык – биеклек символы. Моңа шәһәребезнең кемнәре лаек? Ни өчен?

2. Шүрәледә матурлык бармы? Ул бөтен дөняга берәү генә калган, нишләтергә аны, матурмы ул?


- үз эшчәнлегең белән идарә итү, өй эшен сайлаганда дөрес карар кабул итү белү (р)

-дифференциацияләнгән бирем (сайлап алынган) (т.б.)


в формате Microsoft Word (.doc / .docx)
Комментарии
Комментарии на этой странице отключены автором.