12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Шаехова Алина Халитовна40
0

Сыйфат дэрэжэлэре



Сыйфат дәрәҗәләре

Дәрес эшкәртмәсе

Дәрес максатлары:

фәнни максат – сыйфатның дәрәҗәләрен өйрәтү;

коммуникатив максат – тормыш-көнкүрештә, үзара аралашуда сыйфатларны дөрес һәм урынлы кулланырга өйрәтү;

тәрбияви максат – “Кеше нинди булырга тиеш?” дигән әңгәмә үткәреп, укучыларда матур сыйфатлар тәрбияләү.


 

Бурычлар:

өй эшен тикшерү;

сыйфатның дәрәҗәләр белән төрләнүен аңлату;

яңа теманы мисаллар белән ныгыту;

Укучы нинди булырга тиеш?” дигән әңгәмәне оештыру.


 

Дәрес принциплары:

дидактик принциплар: фәннилек, күрсәтмәлелек, теория белән практиканың бәйләнеше, уку-укытуның тормыш белән бәйләнешле принцибы, эзлеклелек;

лингвистик принциплар: функциональ (сыйфат дәрәҗәләренең сөйләм оештырудагы роленнән чыгып өйрәтү);

гомумметодик принцип – коммуникатив принцип.


 

Уку-укыту ысуллары:

аңлату-күрсәтү;

өлешчә эзләнү.


 

Укыту алымнары:

карточкалар белән эшләү;

проектор белән эшләү;

тактада мисаллар өстендә эшләү.


 

Дәрес төре – яңа материалны аңлату.

Җиһазлау:

дәреслек;

проектор;

карточкалар.


 

Әдәбият исемлеге:

Татар теле. 6 сыйныф : рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) / Н. В. Максимов, М. З. Хәмидуллина; [рәссамнары: З. З. Хәкимов, М. М. Соколова]. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2015. – 231б.: рәс. б-н.


 

Дәрес планы

Башлам өлеше 2 мин

Актуальләштерү этабы 8 мин

өй эшен тикшерү;

сыйфатларның ясалышы буенча төрләрен мисаллар өстендә

кабатлау;

Яңа материалны аңлату 15 мин

сыйфат дәрәҗәләрен аңлату;

96 нчы күнегүне телдән эшләтү;

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту 17 мин

карточкалар белән эшләтү;

99 нчы күнегү язмача эшләтү;

Кешедәге матур сыйфатлар турында укучылар белән сөйләшү;

Өй эше 2 мин

Миңа хас матур сыйфатлар” дигән темага кечкенә инша;

инша текстындагы сыйфатларны билгеләргә;

Дәрескә йомгак 2 мин

сорауларга җавап алу;

билгеләр кую.


 


 

Дәрес барышы

Башлам өлеше

Укытучы. Исәнмесез! Хәерле көн, укучылар! Хәлләрегез ничек?

Укучылар. Исәнмесез! Әйбәт.

Укытучы. Мин бик шат. Бүген дәрестә кемнәр юк? Әйтегез әле, зинһар.

Укучы: Дәрестә барысы да бар.

Актуальләштерү этабы

Укытучы. Дәресебезне башлыйк. Башта без сезнең өй эшләрегезне тикшерербез, аннан соң яңа тема үтәрбез. Өй эшенә кайсы күнегүләр бирелгән иде?

Укучы. 90 нчы һәм 92 нче күнегүләр.

Укытучы. Әйдәгез, 90 нчы күнегүдән башлыйк. Башта мәкальне укыйсыз, аннан соң мәкальдәге сыйфатларны әйтеп, ясалышы ягыннан нинди икәнен ачыклыйсыз. Укучылар, беренче мәкальне кайсыгыз укый?

Укучы. Кешенең иң зур байлыгы – чын дусты. Зур – тамыр сыйфат, чын – тамыр сыйфат.

Укытучы. Дөрес, рәхмәт. Икенчесен кем укый?

Укучы. Белмәгән эш – пешми калган җимеш. Сыйфатлар – белмәгән, пешми калган. Фигыльдән сыйфатка күчкән сыйфатлар.

Укытучы. Бик дөрес. Әйдә әле, син укы.

Укучы. Һөнәр – кулдагы алтын хәзинә. Кулдагы – ясалма сыйфат, алтын – тамыр сыйфат.

Укытучы. Рәхмәт. 4 нче мисалга күчәбез.

Укучы. Һөнәрле кулда гәүһәр бар, һөнәрсез кулда хәтәр бар. Һөнәрле – ясалма сыйфат, һөнәрсез – ясалма сыйфат.

Укытучы. Бик дөрес әйттегез. Киләсе мисал.

Укучы. Туган илнең эте дә якын. Якын – тамыр сыйфат, туган – фигыльдән күчкән сыйфат.

Укытучы. Бик дөрес, маладис. Һәм соңгы мисалны кайсыгыз укый?

Укучы. Бауның – озыны, сүзнең кыскасы яхшы. Яхшы – тамыр сыйфат.

Укытучы. Бик дөрес эшләгәнсез. 92 нче күнегүгә күчәбез. Нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп язарга иде. Беренче строфаны кем укый?

Укучы. Суың тәмле, кырың ямьле,

Шифалы һаваларың.

Сугышларда дан казанды

Синең батыр улларың.

Укытучы. Рәхмәт. Дөрес эшләгәнсең. Икенчесен кайсыгыз укый?

Укучы. И данлы ил, и шанлы ил,

Син – минем Туган илем.

Киткән чакта эчкән суың

Тәме авызда минем.

Укытучы. Күнегү астындагы биремнәрне эшләдегезме?

Укучы. Әйе.

Укытучы. Әйдәгез анысын тикшереп китик. Укучылар, кайсыгыз җавап бирергә тели?

Укучы. Суың – 2 зат, кырың – 2 зат, һаваларың – 2 зат, улларың – 2 зат, Туган илем – 1 зат, суың – 2 зат, тәме – 3 зат.

Яңа материалны аңлату

Укытучы. Өй эшләрегезне бик яхшы эшләгәнсез. Молодцы. Хәзер яңа тема үтәбез. Укучылар, үткән дәрестә сез сыйфатларның ясалыш буенча төрләрен кабатладыгыз. Сыйфатларның тамыр, ясалма, тезмә, парлы, кушма дигән төрләргә бүленүен беләсез. Ә бүген инде без сыйфатның дәрәҗәләрен өйрәнәбез. Сезгә башта бер сорау бирим әле. Мәсәлән, яшел, яшелрәк, ямь-яшел һәм яшькелт сүзләре бер-берсеннән аерыламы? Сез ничегрәк аңлыйсыз?

Укучы. Әйе, аерылалар. Яшелрәк дигәндә, без чагыштырып әйтәбез. Ямь-яшел дигәндә, яшел төснең арттырылып әйтүе күренә. Әз генә яшел булса, яшькелт дибез.

Укытучы. Бик дөрес әйтәсез, балалар. Бер предметның билгесе башка предмет билгесе белән чагыштырганда артыграк, кимрәк яки гадәти булырга мөмкин. Һәм бу күренеш сыйфат дәрәҗәләре дип йөртелә. Татар телендә сыйфатның дүрт дәрәҗәсе бар: гади, чагыштыру, артыклык, кимлек дәрәҗәләре.

1.Гади дәрәҗәдәге сыйфат предметның гадәти (төп) билгесен белдерә. Аларның махсус кушымчалары булмый. Мәсәлән: тәмле, озын, кара, гүзәл һ.б. Сез үзегез нинди мисаллар китерә аласыз.

Укучы. Кызыл, тирән, якты, тыйнак һ.б.

Укытучы. Бик дөрес. Тагын бик күп мисаллар китереп булыр иде.

2.Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфат бер предметтагы билгенең икенче бер предметтагы шундый ук билгедән чагыштырмача артыграк яки азрак булуын күрсәтә. Алар гади дәрәҗәдәге сыйфатларга –рак/-рәк кушымчасы ялганып ясала. Мисаллар: зуррак, кыскарак, күркәмрәк, аграк һ.б.

Сез үзегез нинди мисаллар китерә аласыз?

Укучы. Матуррак, кечкенәрәк, сайрак, ямьлерәк һ.б.

Укытучы. Молодцы, балалар. Шуны да истә тотарга кирәк: сузык авазга беткән сыйфатка кушымча ялганганда, сузык авазны белдергән хәреф саклана. Мәсәлән, кыскарак, җитдирәк, яхшырак һ.б.

Ә тартык авазга беткән сыйфатка кушымча ялганганда, [ы], [э] авазлары ишетелсә дә алар язуда күрсәтелми. Мәсәлән, безнең [салкыныракъ], [озыныракъ], [тизэрәк] дип әйтәсебез килсә дә, без салкынрак, озынрак, тизрәк дип язабыз.

3.Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат бер предметтагы билгенең барлык башка предметтагы шундый ук билгедән күпкә артык икәнлеген белдерә. Ул төрлечә ясалырга мөмкин:

а) сыйфатның кабатланып килгән беренче иҗегенә [п] яки [м] авазы өстәлеп. Мисаллар: кап-кара, ап-ак, зәп-зәңгәр һ.б. Алар сызыкча аша язылалар. Сезнең нинди мисалларыгыз бар?

Укучы. Сап-сары, кып-кызыл, ямь-яшел һ.б.

Укытучы. Бик дөрес.

ә) иң, җете, үтә, дөм һ.б. кисәкчәләр ярдәмендә ясалырга мөмкиннәр: иң көчле, җете кызыл, үтә килешле, дөм караңгы һ.б. Сездә нинди мисаллар бар?

Укучы. Иң матур, үтә кыю, дөм сукыр һ.б.

Укытучы. Рәхмәт. Шулай ук артыклык дәрәҗәсен бер үк сыйфатны кабатлау юлы белән ясарга мөмкин. Мәсәлән: йомшакның йомшагы, еракның ерагы һ.б. Сездә нинди мисаллар туды?

Укучы. Чибәрнең чибәре, усалларның усалы, җитезләрнең җитезе.

Укытучы. Дөрес. Рәхмәт.

4.Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфат бер предметтагы билгенең икенче бер предметтагы гадәти билгедән кимрәк булуын белдерә. Ул –кылт/-келт, -гылт/-гелт; -сыл/-сел; -су; -ча; -мса/-мсә; -әс; -кылтым/-келтем; -ылҗым/-елҗем кушымчалары ярдәмендә ясала. Мисаллар: яшькелт, сусыл (водянистый), зәңгәрсу, күгелҗем, җылымса. Сез нинди мисаллар китерә аласыз?

Укучы. Аксыл, кызгылт, салкынча, җиләс, әчкелтем һ.б.

Укытучы. Рәхмәт мисалларыгызга. Кайбер сыйфатларга кимлек дәрәҗәсе кушымчалары ялганганда, сыйфатның соңгы авазлары кыскара: яшел – яшькелт, сары – саргылт, соры – соргылт, кызыл – кызгылт.

Укучылар, сыйфат дәрәҗәләрен аңладыгызмы? Кайсыгыз нәрсәне аңламады, кулларыгызны күтәреп, сорагыз. ... Ә инде хәзер яңа теманы күнегүләр аша ныгытып карыйк. Балалар, дәреслекнең 66 битен ачыгыз. 96 нчы күнегүне эшлисез. Әкиятләрдән алынган өзекләрдән сыйфатларны сыйфатланмышлары белән күчереп язасыз, һәм сыйфатның дәрәҗәсен билгеләп, өстенә язып куясыз.

Җаваплар: иң матур, иң зур, иң яхшы, иң кыйммәтле таҗ – артыклык дәрәҗәсе; ап-аклар, сап-сарылар, зәп-зәңгәрләр, кып-кызыллар чәчәкләр – артыклык дәрәҗәсе; ике канатлы, алты аяклы, яшел башлы кигәвен – гади дәрәҗәдәге сыйфат; күгелҗем кашлы кигәвен – кимлек дәрәҗәсендәге сыйфат.

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Укытучы. Укучылар, ә хәзер мин сезнең һәрберегезгә карточкалар таратам. Анда бер сыйфат язылган булыр. Сез шул сыйфатны 4 дәрәҗәгә куеп язасыз. Аннан соң һәрберегезнекен тыңлап чыгабыз бергә.

1 карточка – җитез

2 карточка –ачык

3 карточка –якты

4 карточка – кечкенә

5 карточка –усал

6 карточка – гүзәл

7 карточка –сәләтле

8 карточка – гадел

9 карточка – кыю

10 карточка – җылы

11 карточка – кыйммәтле

12 карточка – сирәк

13 карточка – акыллы

14 карточка – кешелекле

15 карточка – мәрхәмәтле

16 карточка –белемле

17 карточка – әдәпле

18 карточка – көчле

19 карточка – файдалы

20 карточка – дәртле

21 карточка – яңгырлы

22 карточка – кояшлы

23 карточка – буяулы

24 карточка – начар

25 карточка – сары

26 карточка – хәйләкәр

Укытучы. Әйдәгез, кемне беренче тыңлап карыйбыз. Ярар, бик дорес эшләгәнсез. ... Хәзер 99 нчы күнегүне карыйк әле. Биремне кем укый?

Сезгә күп нокталар урынына тиешле сүзләрне язырга кирәк. Соңыннан һәр сыйфатның дәрәҗәсен язып куярга. Куллану өчен текст астында сыйфатлар бирелгән.

Җавабы:

Абый миңа нәни генә бер эт баласы алып кайтып бирде. Ул шундый матур, һаман-һаман карап кына торырсың. Үзе чем-кара, ялтыравыклы йонлы, ап-ак муенлы. Алгы тәпиләре аның перчатка кигән кебек ап-аклар. Ә күзләре соп-сорылар. Ике кашы өстендә бармак башы кадәрле генә соры йон таплары бар. Алар нәкъ күз урыны кебек булып торалар.

Нәни – гади дәрәҗәдәге сыйфат, матур – гади дәрәҗәдәге сыйфат, чем-кара – артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат, ялтыравыклы йонлы – гади дәрәҗәдәге сыйфат, ап-ак – артык. дәрәҗ. сыйфат, муенлы – гади дәрәҗәдәге сыйфат, алгы – гади дәрәҗәдәге сыйфат, ап-аклар – артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат, соп-сорылар – артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат, соры – гади дәрәҗәдәге сыйфат.

Укытучы. Балалар, әйдәгез хәзер бераз ял итеп, сөйләшеп алыйк әле. Без сезнең белән нинди булырга тиеш соң? Мәсәлән, менә сез мәктәпкә көн дә килеп, белем аласыз. Сезгә нинди булырга кирәк? Үзегезгә хас сыйфатларны әйтегез.

Укучы. Белемле, тәртипле, акыллы, ярдәмчел һ.б.

Укытучы. Бик дөрес. Рәхмәт. Ә сез өйдә нинди? Нинди яхшы сыйфатларыгызны әйтә аласыз?

Укучы. Әдәпле, мәрхәмәтле, тыңлаучан, ярдәмчел һ.б.

Укытучы. Молодцы, укучылар. Гел шундый булып калыгыз. Мин сезгә хәзер мисалга бер-ике ситуация китерәм. Бу вакыйгаларда сез нинди булыр идегез микән? Шуны тикшереп карыйк әле.

Бер дусыгыз бик каты авырып, хастаханәгә (больницага) эләгә. Беркөнне сез аның янына хәлләрен белергә килдегез, ди. Менә бу вакытта сез кайсы сыйфатларга ия булырга тиеш?

Бервакыт сез әниегез беләнме, яисә әтиегез беләнме кибеткә кердегез. Шунда бер малайның урлап, кәнфит ашаганын күрдегез ди. Сез нишләр идегез? Һәм бу вакытта сез, укучылар, нинди сыйфатларны үзегездә туплыйсыз?

Укучылар, сез тыштамы яки физкультура дәресләрендәме уйнарга яратасызмы? Әлбәттә, кем уеннарны яратмасын ди инде. Менә уеннарда катнашканда, сез нинди булырга тиеш соң? Әйдәгез, санап китик әле.

Өй эше

Укытучы. Укучылар, сезгә өй эшенә “Миңа хас матур сыйфатлар” дигән темага кечкенә инша язырга һәм инша текстындагы сыйфатларны билгеләргә. Күләме 10 җөмләдән дә ким булмасын. Өй эше аңлашыламы?

Дәрескә йомгак

Укытучы. Укучылар, әйдәгез йомгак ясап алыйк әле. Бүген без нинди тема үттек?

Укучы. Сыйфат дәрәҗәләре.

Укытучы. Сыйфатның ничә дәрәҗәләре бар? Һәм исемнәрен атагыз?

Укучы. 4 дәрәҗә бар: гади, чагыштыру, артыклык, кимлек.

Укытучы. Дөрес, чагыштыру дәрәҗәсен нинди кушымчалар белән ясыйбыз?

Укучы. –рак, -рәк кушымчалары белән.

Укытучы. Ә артыклык? Кимлек дәрәҗәләрен ничек ясыйбыз?

Укучы. Җавап бирә...

Укытучы. Балалар, бүген сез бик актив катнаштыгыз. Дәрес өчен бик зур рәхмәт. Яхшы җавап биргәнегез өчен, билгеләр куям. Хәзер ял итергә ярый. Сау булыгыз! 

 

Приложение:

ПРЕЗЕНТАЦИЯ

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.