12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Кадрия562
Работаю учителем с 1985 года.Образование высшее.
Россия, Альметьевск
Материал размещён в группе «Открытые уроки для родителей»
4

Урок татарской литературы перед родителями: «Куяннар гаиләсе». 2 класс

Ата-аналар өчен күрсәтелгән ачык дәрес эшкәртмәсе.

2нче сыйныф

Уку

Тема: “Куяннар гаиләсе”

Максат:

  • Хәзерге заман хикәя фигыльне сөйләмдә актив файдалану;
  • Хайваннар дөньясына караган лексиканы үзләштерүне дәвам итү;
  • Хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү;ата-аналарга балаларның татар телен үзләштерү дәрәҗәсен күрсәтү;татар телен өйрәнүгә уңай караш тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, рәсемнәр, магнитофон язмасы,уенчык куян,табышмаклар

 

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.Тема һәм максатны әйтү.

II. Өй эшен тикшерү.

- Хайваннар турында нинди табышмаклар беләсез?Бер-берегезгә өйдә өйрәнеп килгән табышмакларны әйтегез.

(табышмак әйтеш)

 

III.Төп өлеш

“Куяннар гаиләсе” хикәясенең 1бүлеген искә төшерү

(76бит)-сорауларга җавап №3

Әкиятнең эчтәлеген сөйләгез

Табышмакның җавабын кем белә?(тактада язылган табышмакларны балалар укыйлар ,тәрҗемә итәләр,җавабын табалар,рәсемнәр күрсәтелә)

Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак (куян)

Көзен өнгә кереп ята, суыра тәпиен,

Кышлар уза, җәйләр җитә, чын күңелдән сөенә (аю)

Бар йөзләгән энәсе

Тегүче түгел (керпе)

Сорыдыр төсе, үткендер теше,

Урманда йөри, куяннар эзли (бүре)

Нечкә билле, зур койрыклы (төлке).

Сез тагын нинди хайваннарны беләсез?

Бу хайваннар кайда яши?(рәсемнәр белән эшләү).Алар нинди?Алар нәрсә ярата?

Без бүген “Куяннар гаиләсе” дигән хикәяне укып бетерәбез.

№1 83бит.

Укытучы укуы.

Чылбырлап уку.

Әкиятне сәнгатьле итеп укыгыз.

Нинди яңа сүзләр белдегез?

кәстрүл

кош баласы (тактада сүзләр һәм аларның транскрипциясе язылган,рәсемнәре бирелгән)

Бу сүзләрне дөрес итеп укыгыз.Аларның тәрҗемәсен беләсезме?Әти –әниләрегездән сорап карагыз әле.

283бит.№3 (дәфтәргә язу)

Сорауларны тыңлагыз, җавап бирегез

(музыкаль физкульминут).

№4

Сорауларны укыгыз.

Аларга җавап бирегез.

Куян тагын нәрсәләр ярата?

Ә сез кәбестә яратасызмы?

Кәбестә файдалымы?

Тагын нәрсәләр файдалы?

Кәбестә, кишер ашыйсызмы?

Әти-әниләрегез белән куяннар гаиләсе турында сөйләшегез.(сөйләшү)

 

III. Йомгаклау.

-Дәрестә сез бүген нинди яңа нәрсәләр белдегез?Нәрсәләргә өйрәндегез?

Хайваннарны рәнҗетергә ярыймы?Ни өчен?

-Сез хайваннарга ничек ярдәм итә аласыз?

-билгеләр кую(комментарияләп)

 

IV. Өй эше (№7 85бит).

Опубликовано в группе «Открытые уроки для родителей»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.