Выступление «Тема нравственности на уроках татарской литературы»

3
0
Материал опубликован 12 October 2017

 

«Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә әхлакый тәрбия бирү» .

(Тема нравственности на уроках татарской литературы)
 

Күпмәдәниятле  тәрбия бирү – бүгенге мәгарифнең башка халыкларның мәдәниятын, гореф-гадәтләрен, яшәү рәвешләрен үзләштерергә ярдәм итүче, башка милләт кешеләренә карата ихтирам  тәрбияләүче мөһим бер бүлеге. Күпмилләтле җәмгыятьтә яшәп тә, үз телебезне, мәдәниятыбызны саклап калу һәрберебезнең изге бурычы.

Күпмәдәниятлы тәрбия бирүнең  нигезендә әхлак тәрбиясе ята. Әгәр кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә – ягындагылары да бәхетсез була. Атаклы швейцар педагогы Песталоцци: “Әхлак тәрбиясе балалар учреждениеләренең төп бурычы булырга тиеш,” – дигән. Ә татар теле тел һәм әдәбияты дәресләре балада әхлак тәҗрибәсе булдыру өчен иң туры юл, дип саныйм мин. Иң беренче чиратта балада үз милләтенә, аның гореф – гадәтләренә, тарихына,  тел, сөйләм үзенчәлекләренә карата кызыксыну, хөрмәт уятырга кирәк.  Бу эш, башлыча, әдәби әсәрләрне һәм халык авыз иҗаты әсәрләрен  өйрәнү – анализлау барышында алып барыла. Татар халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү дәресләрендә төрле жанрдагы фольклор әсәрләре белән, аларның рус телендәге вариантлары белән танышабыз, уртак һәм аермалы якларын, аларда әйтелгән төп фикерне билгелибез. Төрле әсәрләрнең фольклор белән бәйләнешне ачыклыйбыз. Моңа мисал итеп Г.Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек»  әсәрен  китерә алабыз. Повестьны өйрәнү барышында без халкыбызның тормышы, милли йолалары һәм гореф – гадәтләре, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр белән танышабыз. Геройларының милли фикерләвен төрләндерү максатыннан, автор персонажларның сөйләмен мәкальләр, әйтемнәр, халык телендә кулланылучы җор сүзләр белән баета. Туган ягыбыз, туган халкыбыз турындагы бу әсәр укытучының сөйләмен тагын да җанландыра, телне өйрәнүгә кызыксыну уята һәм күпмәдәниятлы шәхес тәрбияләүдә зур роль уйный. Чөнки без күпмилләтле илдә яшибез һәм бу җирдә туган, яшәгән һәр кешенең бәхетле булырга хакы бар.

Күренекле татар язучылары Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури, Нәкый Исәнбәт, Мирсәй Әмир, Әмирхан Еникилар Башкортстанда туып үскәннәр. Шуңа күрә  аларның әсәрләрендә бу якларның гүзәл табигате,  башкорт халкының тормыш – көнкүреше ачык чагыла. Боларга мисал итеп Мирсәй Әмирнең “Агыйдел” , Әмирхан Еникиның “Әйтелмәгән васыять” повестьларын, “Матурлык” хикәяләрен  китерергә була. “Әйтелмәгән васыять” әсәрендә образлар системасы бик бай. Шул образларның иң әһәмиятлесе – Акъәби һәм васыять образлары. Нәкъ менә шушы образларга мөнәсәбәтләре аша башка образларның да ни дәрәҗәдә әхлакый сыйфатларга ия булуы ачыклана. Әмирхан Еники алар аша халыкның рухи хәзинәсенә хөрмәт белән карау кирәклеге мәсьәләсен күтәрә, рухи бушлыкны, әхлакый мәдәни мирастан читләшүне тәнкыйтьли.

Шулай ук табигать белән кеше, кеше белән кеше, бала белән ана мөнәсәбәтләре аша матурлыкны аңлый белергә өйрәтүдә Ә.Еникиның “Матурлык” әсәре зур әһәмияткә ия. Әсәрдә Бәдретдиннең күңел матурлыгы да, гаиләдәге, шәкертләр арасындагы  мөнәсәбәтләрнең матурлыгы да, бала һәм ана арасындагы мәхәббәт матурлыгы та бөтен тулылыгы белән сурәтләнгән. Мондый темалардан  соң үткәрелгән әңгәмәләрнең тәрбияви әһәмияте аеруча зур, дип саныйм. Укучылар матурлык сүзенең башка мәгънәләрен дә күрә башлыйлар, ә бу алар яшендә бигрәк тә мөһим.

Күпмәдәниятле тәрбия бирү ягыннан әһәмияткә ия булган тагын бер әсәрне әйтеп китми мөмкин түгел. Бу Миргазыян Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” повесте. Тумышы белән төрле милләт вәкилләреннән булган өч егет: Сәйрин Сәләхов, Максим Майнагашев һәм Марсель Ялчинскийларны уртак хис – туган илгә мәхәббәт, тугрылык хисе берләштерә. Аларның дуслыгы, тиңдәшсез батырлыгы укучыларны тормыш, кешеләр белән, шул исәптән башка милләт кешеләре белән үзара мөнәсәбәтләр турында уйланырга мәҗбүр итә.

Татар әдәбияты дәресләрендә милли бәйрәмнәребезне өйрәнүгә дә зур әһәмият бирелә. Шуларның берсе “Нәүрүз” бәйрәме. Укучылар бу бәйрәмнең барлык төрки халыклар өчен дә уртак бәйрәм булуы, һәр милләтнең аны үзенчә үткәрүе турында мәгълүмат алалар. Шулай ук татар халкының бу бәйрәмне ничек үткәрүе турында да сүз алып барыла. Башка халыкларның язгы бәйрәмнәренә дә күзәтү ясыйбыз. Рус халкының «Масленица» бәйрәме дә «Нәүрүз» бәйрәме белән охшаш. Алар кышны озату, язны каршылау буларак билгеләп үтелә. Кешеләр, нинди милләт вәкилләре булуына карамастан, язгы кыр эшләре алдыннан бергәләп бәйрәм иткәннәр. Бу бәйрәмнәр, бераз үзгәртелеп булса да, бүген дә бәйрәм ителә. Әлеге чараларда төрле милләт вәкилләре катнаша. Бу шулай ук  милләтләр арасындагы дуслыкка,  бердәмлеккә бер дәлил булып тора.

Төрле фәннәрне интегральләштерү ярдәмендә рус төркемнәрендә укучы балаларда да телебезгә, туган җиребезгә, анда яшәүче халыкларга карата хөрмәт тәрбияләргә тырышабыз. Аерым шагыйрьләрнең әсәрләрен өйрәнү барышында, аларның сүзләренә иҗат ителгән җырлар, кайбер әсәрләренә багышланган иллюстрацияләр белән танышабыз. Төрле темаларны үткәндә дә башка фәннәргә мөрәҗәгать итәбез. Мәсәлән «Музейларга барабыз» темасын Салих Сәйдәшев, Габдулла Тукай музеена, Милли музейга багышлангән презентация ярдәмендә үзләштерәбез. Анда музейларның кайбер экспонатлары турында мәгълүмат бирелә.

Әлбәттә, мондый мисалларны бик күп китерергә мөмкин. Без, укытучылар, һәрбер әсәрне, текстны укучыларга рухи, милли һәм әхлак тәрбиясе, күпмәдәниятлы тәрбия бирүдә, аларны халкыбызга хезмәт итәрдәй шәхес буларак формалаштыруда барлык мөмкинлекләрне дә файдаланырга тиеш. Шул вакытта гына без өлкән буынга лаеклы алмаш тәрбияли алырбыз.

Кешене җәмгыйятьтән аерып карап булмый, аның гомере эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә үтә. Кешеләр арасында яшәгәч, алар белән үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен белү кирәк. Җәмгыйять өчен андый кагыйдәләр бик мөхим, чөнки аларсыз яшәү мөмкин түгел. Андый кагыйдәләр бик күп төрле. Аларның берсе шәхси санитария-гигиена таләпләрен үтәүне таләп итә, икенчесе ничек тыйнак булырга, сүздә торырга, сер саклый белергә өйрәтә. Дәүләт законында ныгытылган кагыйдәләр дә бар. Андый кагыйдәләр хокукый нормалар дип атала. Ләкин яшәүнең бертөрле законнарда да язылмаган кагыйдәләре бар әле. Алар иҗтимагый аңда, аның традицияләрендә, гореф-гадәтләрендә, йолаларында яши.

Ә. Хуҗиәхмәтов фикере буенча, «әхлак сыйфатлары, гадәттә, әхлакый аң, әхлакый кыйммәтләр, әхлакый хисләр кебек төшенчәләр аша билгеләнә».

Әхлак сыйфатлары эчтәлеген тәрбияләү бүгенге көндә аеруча мөһим бурыч булып тора. Җәмгыйятебездәге үзгәрешләрне истә тотып әйткәндә, әхлакый тәрбия төрле дәресләрдә дә алгы рәткә чыгып каралырга тиештер.

Татар теле дәресләрендә әхлак тәрбиясенең бер өлеше булып, туган телгә мәхәббәт һәм ихтирам тудыру. Бу максатка ирешү өчен күп ысуллар бар.

Беренчедән, туган тел турындагы әдипләребезнең фикерләрен өйрәнү. Әлбәттә, Г. Тукай, Ш. Маннур туган телгә багышланган шигырьләрен укучылар яттан белергә тиешләр дип уйлыйм.Әмма шигырьләрдән тыш, туган тел турындагы фәнни мәкаләләр, тарихи карашлар да булырга тиеш.

Икенчедән, туган телгә ихтирам тәрбияләү әдипләребезнең әсәрләреннән китерелгән өзекләр дә зур роль уйныйлар.

Өченчедән, халык авыз иҗаты зур урын алып тора. Шуңа күрә, дәресләремдә түбәндәге күнегү үрнәкләре тәкъдим итәм: Хезмәт турында мәкальләр табарга, мәгънәләрен аңлатырга. Нинди халык әкиятләрендә эшлеклелек, ялкаулыкны җиңеп чыча. Мәсәлән:

“Ялкау кеше – ярты кеше, уңган кеше – алтын кеше”. “Үги кыз” әкияте.

Әдәбият белән бергә татар теле дәресләре эстетик тәрбия даими рәвештә алып барырга тиеш. Монда ысуллар итеп, туган авылга, табигатькә  багышланган текстлар кертүне әйтеп китәргә була. Шул текстлар белән беррәттән, туган телнең матурлыгын, гаилә гаделлеген  сөйләм культурасын үстерү мәсьәләләрен хәл итүне дә билгеләп китеп була. Һәр дәрескә укытучы үзе дә иҗади якын килергә тиеш. Мисалга А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятен укыганнан соң ,“Сердән авыр нәрсә юк” темасына әңгәмә үткәрелә. Өйгә эш итеп “Сезнең гаиләдә сер тота беләләрме?” соравына җавап хәзерләп килү бирелә. Әти-әнисенең  сер саклый белә-белмәвен бала бәяли. Нәтиҗәдә шул ачыклана: бар ата-ана да  бу таләпләргә җавап биреп бетерм икән әле. Бала моны аңлый, әлбәттә, ләкин дәрестә бу сорауга ничек җавап бирергә белми (ничек инде ул: “Минем әни ачык авыз” яисә “Әтинең авызында сер тормый” дип әйтсен). Бу очракта укытучы ярдәмгә килә. Чөнки укытучы өчен иң мөһиме – куелган теманың бала өчен җитдилегендә, әһәмиятлелегендә, чын кеше булып яшәү өчен бик тә кирәклегендә.

Эшебезнең нәтиҗәсен без шунда күрәбез: татар теле дәресләрендә әхлак тәрбиясенә аеруча зур игътибар бирелергә тиеш. Туган телне яхшы белү, аны ярату, аны хөрмәтләү – әхлаклылыкның бер өлеше.


 


 


 


 


 

Кулланылган әдәбият.

1. Богуславская И. Шәхес тәрбияләү – заман таләбе. “Мәгариф” журналы, № 7, 2003, 8 нче бит.

2. Җәләлиев .Ш. Татар халык педагогикасы. – Казан: Мәгариф, 2007..
3.Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. - Казан: Мәгариф, 2000. 
4. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш.Татар әдәбияты.Теория,тарих.Казан: Мәгариф,2004.
5. Маликов В. Яңа информацион технологияләрдән файдаланып. “Мәгариф” журналы, № 9, 2003, 68 нче бит.

6. Мифтахетдинова Н. Яшьләрне тормышка әзерләү – безнең төп бурыч. “Мәгариф” журналы, № 4, 2007, 7 нче бит.

7.Морозов Р. Уку эшчәнлеген оештыру технологияләре. “Мәгариф” журналы, № 9, 2003, 67 нче бит.

8. Халикова Т. Сәләтле бала – ил байлыгы. “Мәгариф” журналы, № 1, 2012, 19 нчы бит. 
9. Шәймәрдәнов Р.Х., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Татар милли педагогикасы. – Казан: Мәгариф, 2007
 

 

Татар әдәбияты  дәресләрендә халык авыз иҗаты аша

укучыларга әхлак  тәрбиясе бирү


 

Һәр халыкның, шул исәптән татар халкының да иң изге, һәрвакыт нык ымсындырып торган хыялы - һәръяклап камил шәхес тәрбияләү.

Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төп бурычы – балаларны төрле яктан үстерү, әдәби әсәрләр, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре аша әдәп-әхлак  тәрбиясе бирү. Һәрнәрсәгә мәхәббәт, акыл, намус, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү. Бу гамәлдә олуг мәгърифәтчеләребез хезмәтләрен куллану бик уңай нәтиҗәләр бирә. Чөнки тел һәм әдәбият дәресләрендә ата-анага ихтирам, мәхәббәт, хөрмәт күрсәтү, ата-ана хакын хаклау балаларның төп бурычы булуы, игелеклелек, шәфкатьлелек, хезмәткә хөрмәт мәсьәләләре күтәрелә. Укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә әдәбият дәресләренең роле әйтеп бетергесез зур. Чөнки әдәбият бөтен барлыгы белән тәрбия фәне, ә әдәби образлар аның төп нигезен тәшкил итә. Ризаэтдин Фәхретдин юкка гына: “Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр,”- дип язмаган. Шушы сүзләргә таянып, мин, укытучы буларак, әдәбият дәресләрендә әхлак тәрбиясенә караган мәсьәләләрне хәл иткәндә, Р.Фәхретдин хезмәтләреннән файдалануны  зур уңышка китерүен ассызыклыйм. Татар халкының күренекле мәгърифәтчесе Каюм Насыйри, сөекле шагыйребез Габдулла Тукай да татар халык авыз иҗаты әсәрләренең зәвык, акыл, әхлакый тәэсир көченә ия булуларына, аларны тирәнтен өйрәнүгә зур әһәмият биргәннәр. “Халык ядкарьлары – безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле, иң бәһале бер мирастыр... Белергә кирәк ки халык җырлары – халкыбызның күңеленең  һич кенә дә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер”, - дигән Габдулла Тукай.

Халык авыз иҗаты әсәрләренең барысы да диярлек балаларга тәрбия һәм гыйлем бирү идеяләре белән сугарылган. Туган тел чыгынагы булган фольклор әсәрләрен урта белем бирү мәктәбендә өйрәнү балаларның тел байлыгын, фикерләү сәләтен үстерүгә булыша. Балалар фольклоры халкыбызның күп гасырлар дәвамында тупланып килгән олы поэтик һәм педагогик мирасы ул. Җиргә килгән һәр буын шул әсәрләрдә тәүге кат матурлык, шигърият белән очраша; шулар ярдәмендә аның күңелендә  туган телгә, туган җиргә мәхәббәт тернәкләнә. Алар үсеп килүче яшь буынны самими матурлыкка өнди, күңел түрендә шигърият чишмәләре булып челтери. Өлкәнәйгән буын бу мирасны үзеннән соң килгәннәргә тапшырып китә, әмма ул аннан бөтенләйгә аерылмый. Балачакта сөйләгән шигъри әсәрләр бөтен гомер буена кеше рухында кала. Укучылар белән эшләгән вакытта, халкыбызның  атаклы улы Р.Фәхретдиннең тәрбия турында басылган китапларының тышлыгына язылган сүзләренә тап булдым: “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”. Чыннан да, шәхес үсешендә һәм формалашуында әхлак тәрбиясенең нигезе булып балачак тора.  

Мәктәп бусагасын атлап кергән укучы бала халкыбызның милли йөзек кашы булган әкитләре, бишек җырлары, табышмаклары, мавыктыргычлары, сөрән салулары, эндәшләре, әйтенүләре, үртәвечләре, такмаклары, такмазалары, мәзәкләре, санамышлары, алдавычлары белән дуслаша. Татар халык календаре, аңа бәйле рәвештә барлыкка килгән йола фольклоры белән таныша. Сөмбелә, Нардуган, Нәүрүз бәйрәм-йолаларын өйрәнә. Октябрь инкыйлабыннан соң бу уеннар күпме вакытлар онытылып торса да, бүгенге көндә безгә кире әйләнеп кайтты. Халык, хәзер бу йолаларны тиешенчә үтәп, күңелле ял итә, күңел ача.

Укытучы халык фольклорын, аның йола-бәйрәмнәрен һәрвакыт исәптә тотып эш йөртә. Ел әйләнәсендә бу бәйрәмнәргә укучылар бик теләп әзерләнәләр. Халкыбызның милли йолаларын, уеннарын башкаралар. Г.Тукайның: “Халык зур ул, көчле ул, бөек ул, шагыйрь ул, әдип ул”, – дигән сүзләренә тагын бер кат ышандым. Күп гасырлар дәвамында тупланып килгән гүзәл җәүһәрләр әдипнең алтын сүзләрен раслый. Газиз туган телем үзенең яшерен хәзинәләрен, байлыкларын ачып бирә. Хәзерге елларда татар халык иҗаты онытылмаган. Мәктәптә дә, төрле бәйрәмнәрдә дә, сыйныфтан тыш чараларда да без шушы гүзәл җәүһәрләрдән еш файдаланабыз.

Шуны әйтеп да үтәсем килә, бүгенге көндә без әдәбият дәресләрендә генә түгел, тормышның һәр өлкәсендә  халык тарафыннан иҗат ителгән мәкальләр белән очрашабыз, аларны киң кулланабыз. Мәкальләр электән үк халыкның акыллы киңәшчесе, үгет-нәсихәт бирүчесе булып килгәннәр. Халкыбыз аң-белемгә багышлап  күп мәкальләр иҗат иткән. “Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар”, “Белем бәхетле итә”, “Белемле кеше югалмас”, “Дөнья йозак – ачкычы белем”. Мәкальләр халыкның бөеклеген, зирәклеген, тыйнаклыгын һәм акыл иясе булуын күрсәтә. “Үзеңне мактама, сине кеше мактасын”.

Туган ил – халыкның бишеге ул, бар нәрсәдән дә кадерле, газиз. Бу буыннан-буынга күчеп килгән мәкальләрдә чагылыш таба. “Үз илем – алтын бишек”, “Ил барда ир хур булмас”, “Ватан - икенче ана”, “Иленнән аерылган – канаты  каерылган”. Халкыбызда әхлак, дуслык турындагы мәкальләр дә шактый. “Әдәпле кеше солтан, әдәпсезнең бите олтан”, “Акыллы атын мактар, кыланган үзен мактар”, “Ата-ананы тыңлаган – адәм булган, тыңламаган  әрәм булган”, “Дустын сакламаган дошманына эләгер”.

Кайбер мәкаль мәгънәләрен укучыларым ачыклаганча язып үтәм: “Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне” - әти-әниеңне, әби-бабаңны  тыңласаң,, үз балаларың да сине тыңларлар. “Тел байлыгы бар итәр, тел юклыгы  юк итәр”- телең булса, сине бар кеше дә бик тиз аңлар, уртак тел табарсың, әгәр телең булмаса, югалып, адашып  калырга мөмкин. “Белем бәхетле итә” - белемле кеше яңа ачышлар ясый ала, аның сөйләм теле дә бай була, дөньяны күбрәк белә, аңлый. “Ни чәчсәң, шуны урырсың” – яхшы уңыш чәчсәң, урган вакытта мул уңыш булыр; яхшылык кылсаң, үзеңә яхшылык белән әйләнеп кайтыр.

Борыңгы педагогикага күз салсак, атаклы чех педагогы Ян Коменский үзенең хезмәтләрендә рим философы Сенеканың түбәндәге фикерен әйтә: “Иң башта яхшы гадәтләргә өйрән, аннары – зирәклеккә, беренчесеннән башка икенчесен өйрәрү авыр”.

Швейцар педагогы Песталоцци киңәшләре: “Әхлак тәрбиясе балалар учреждениеләренең төп бурычы булырга тиеш. Бары әхлакый тәрбия генә яхшы холык, яшәү авыр чагында кешеләрдән ныклылык һәм шәфкатьле мөнәсәбәт формалаштыра”. Чынлыкта тәрбия гайләдән башлана. Укытучы тәрбия бирүдә зур роль уйный. Өчпочмакның ике ягын укытучы белән укучы тәшкил итсә, ә өченче – таянып торган ягы – ата-ана була. Дөрес, ата-ана дәресләрдә турыдан-туры катнашмый, әмма укытучы бала белән 45 минут эшләгән вакытында бер генә минутка да аларны күз алдыннан югалтмый. Ахыр чиктә, дәрестә күтәрелгән проблеманы өйдә чишү өчен миенә “төяп” җибәрә һәм әйтә: “Дәрестә куелган мәсьәләне әти-әниең белән тикшерү мәҗбүри”, - ди. Нәтиҗәдә өч як та ота: үзенең изге бурычын намус белән үтәлгәнен исбат итә, укучы мөстәкыйль фикер йөртә белүче, теләсә нинди шартларда югалып калмый торган шәхескә әверелә. Ата-анага килгәндә, алар бала тәрбияләүнең никадәр мөһим икәнен аңлап, үзләренә карата таләпчәнлекне, җаваплылыкны арттыралар.

Дәресләрдә әхлак тәрбиясе бирүне укучыларым табигый кабул итәләр. Ни өчен дисезме? Чөнки кешеләрнең бер-берсенә карата булган мөнәсәбәтләренең көндәлек тормышта адым саен кабатланып торуын алар даими күзәтәләр. Читтән битараф булып, шаһит сыйфатында гына түгел, күпчелек очракта кайнап торган “казан”ның уртасына килеп эләгәләр. Аннан исән-сау котылып буламы? Анда эләкмәс өчен нәрсә эшләргә кирәк? Боларның барысына да җавапны укучы әхлак дәресләре аша табарга тиеш. Шушы максаттан чыгып үткәрелгән дәресләремә мисаллар китереп үтәм: “Сердән авыр нәрсә юк”. Әхлаклылыкның мөһим шарты буларак, сер саклау серләренә өйрәнү. “Саулык – зур байлык”. Саулыкның матур гомер итү өчен иң кирәкле шарт икәнлеге турында тәрбия бирү. “Яхшы сүз – җан азыгы”. Яхшы сүзнең тәрбия бирүдә тоткан урынын күрсәтү. “Нинди китап укысаң – шундый кеше булырсың”. Балаларда китап сайлап укуда җитди караш тәрбияләү. “Мин яратам сине, туган илем”. Туган илгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү. Үз телен онытып, руслашкан баланы яңадан үз асылына кайтару авыр эш. Минем максатым укучыларда милли рух, милли хисләр тәрбияләүгә ярдәм итә торган халык авыз иҗатын, йолаларын өйрәнү, мәкальләрнең тирән мәгънәләрен аңлату, рухи дөньяларын баету, патриотик һәм әхлакый яктан чын кеше итеп тәрбияләү.

Әдәбият исемлеге:

1. Зәки Нури  Алтын хәзинә / Дөнья халыклары мәкаль-әйтемнәре. - Казан, 1987.

2. Насыйри К. Китаб-әт-тәрбия. - Казан, 1977.

3..Шәймәрданов Р.Х.,.Сибгатуллин Р.Г. Татар милли педагогикасы. -  Казан: Мәтбугат йорты нәшрияты, 2000.

4. Сәйфулина Ф.С., Җамалиева Л.Ф. Татар халык авыз иҗаты: уку-укыту ярдәмлеге.- Казан: Отечество, 2013.

5. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Гомуми педагогика: педагогик уку йортлары, көллиятләр, гимназияләр, лицейлар өчен уку әсбабы. – Казан: “Матбугат йорты” нәшрияты, 1999.


 

в формате Microsoft Word (.doc / .docx)
Комментарии
Комментариев пока нет.