12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Raliya43
Россия, Татарстан респ., Черемшанский район, село Лашманка

Тема: Бер һәм күп мәгънәле сүзләр.

Максатлар:

Дидактик: Бер һәм күп мәгънәле сүзләр турында гомуми төшенчә формалаштыру, полисемия төшенчәсен аңларга ярдәм итү.

Үстерелешле: Укучыларның логик һәм иҗади фикерләү күнекмәләре үсеше өчен җирлек тудыру.

 Тәрбияви: Укучыларда төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү, бер-береңә ярдәм итә белү, ихтирамга корылган сабыр мөнәсәбәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәлек:

Предмет буенча: бер һәм күп мәгънәле сүзләрне тану һәм аера белү, күп мәгънәле сүзләрнең мәгънә төсмерләрен тану.

Шәхескә кагылышлы: авыр чакта бер-береңә ярдәм итү зарурлыгын танып белү; ярәмләшеп эшләгән эшнең нәтиҗәсе булуын танып белү.

Метапредмет:

Регулятив гамәлләр: уку материалы белән мөстәкыйль эшли алу, белемнәрне дөрес бәяли алу.

Танып белү гамәлләре: кирәкле мәгълүматны сайлый алу, образлы фикер йөртү, гомумиләштереп нәтиҗә чыгару.

Коммуникатив гамәлләр: Эңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, төркемдә эшләргә өйрәнү.

Җиһазлау: дәреслек, проектор, компьютер, мультимедия презентациясе.


 

Дәрес тибы: УКУ мәсьәләсен кую һәм аны адымлап чишү.

Дәрес барышы.

I.Мотивлаштыру-орентлашу.

1. а)Уңай психологик мөнәсәбәт тудыру.

Исәнмесез, укучылар, хәерле көн! Мин сезнең белән хезмәттәшлеккә өметләнәм, дәреснең уңышлы үтенә ышанам.

б) Белемнәрне актуальләштерү.

Укучылар, игътибарыгызны тактадагы биремгә юнәлтегез әле. Бу кроссвордны чишәргә кирәк.

Алмагачның витаминнарга, тимергә бай, әчкелтем татлы, сусыл җимеше.

Африкада яшәүче озын муенлы хайван.

Әтиемнең яисә әниемнең әнисе.

Сөт, май, йомырка һ.б. га он катнаштырып изүдән барлыкка килгән куе масса.

Ачы камырдан мичтә пешерелә, һәрвакытта табын яме булып тора.

Тоташ бер мәйданда агачлар бик күп үскән урын.

Афәрин, сез биремне үти алдыгыз. Әйдәгез, искә төшерик әле, кроссвордта мин әйткән җөмләләр сез тапкан сүзгә ничек бәйле? (Көтелгән җавап: җөмләләрдә сүзнең лексик мәгънәсе бирелгән иде.) Сезгә бу сүзләрне табу ни өчен бик җиңел булды? (Көтелгән җавап: Чөнки алар бер генә мәгънә белдерәләр)

2. УМ кую ситуациясе. Укучылар тактада рәсемнәр бирелгән. Игътибар белән карагыз һәм бу рәсемнәрдә нинди уртаклык бар?

(Көтелгән җавап: алар барысы да бер сүз белән аталалар.) Димәк, укучылар, без бүген нәрсә турында өйрәнәчәкбез? Әйе, сүзләр, бер һәм күп мәгънәле булырга мөмкин икән. (Дәфтәрләргә число һәм тема языла)

II. УМ адымлап чишү.

1 нче адым. Дәреслекләр белән эш. 245 нче күнегү. Рәсемнәрне файдаланып, төшә сүзен кертеп, җөмләләр төзергә.

Баскычтан

Күләгә

төшә

Фотога

Пәрдә

Укучылар, нинди нәтиҗә ясадыгыз? Төшә сүзе төрле җөмләдә төрле мәгънәдә килгән. (үзбәя)

2 нче адым. 246, 247 нче күнегү. Төркемнәрдә эш. Сезнең өстәлләрдә сары кәгазьдә схема. Җөмләләр буенча нәтиҗәне шул схемада бирегез. Ни өчен шулай уйлыйсыз, нинди нәтиҗәгә килдегез? Күп мәгънәле сүзләрдә берсе төп мәгънәне бирә. Калганнары өстәмә мәгънәдә киләләр.

(Үзбәя)

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә ТАБУ сүзенең 45 мәгънәсе, ТӨШҮ сүзенең 66 мәгънәсе, САЛУ сүзенең 61 мәгънәсе, ЙӨРТҮ сүзенең 66 мәгънәсе, БИРҮ сүзенең 36 мәгънәсе, БУЛУ сүзенең 39 мәгънәсе, ТАРТУ сүзенең 37 мәгънәсе теркәлгән

Укучылар, тел сүзенең мәгънәсе ничә икән? Туган тел турында әңгәмә кору.

3 нче адым. ТАМЫР, БАШ, КАГУ сүзенең мәгънәләрен табу. Яшел кәгазьләрне алып эш башлыйбыз. Схемага нигезләнеп ясыйбыз. Төркемнәрдә эш. Җаваплар тыңланыла. Нәтиҗә: өстәмә мәгънә сүзтезмә эчендә килә.(Үзбәя)

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА.

Без әле бераз ардык,
Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык.
Чөнки бүген дәрестә

Бик күп белемнәр алдык.

Бар сүзләр бер мәгънәле,

Бар тагын күп мәгънәле

Шуны истә калдырып,

Бер биеп әйлән әле!

Тагын әле чүгәлик,

Аннан өскә үрелик!

Менә ничек ял иттек,
Дәресне дәвам итик

4 нче адым.Сүзлек белән эш. 249 нчы күнегү. Беренче төркем ЯЗУ, АЛУ сүзләрен; икенче төркем КЫРУ, БУТАУ; өченче төркем ТАБУ, ТАШУ сүзләренең мәгънәләрен сүзлектән карый.

5 нче адым. Модельләштерү. Бирелгән кагыйдәне укып чыгабыз. Төркемнәрдә модель төзибез.

Модельдә бирелгәннәрне бер-берсенә әйтеп карау, үз-үзләренә әйтеп карау.

Үзбәя.

6 нчы адым.

248 нче күнегү. Бирелгән сүзләрне ике төркемгә аерып язабыз.

Дус, пәрдә, җыр, урман, аяк, борын, тамак, җил . Үзбәя.

7 нче адым. Бүген белгәннәребезне гомумиләштереп куйыйк әле.

1. Сүзләр була  
а) бер генә мәгънәле; 
б) бер мәгънәле һәм күп мәгънәле; 
2. Аңлатмалы сүзлекләрдә: 
а) сүзләрнең дөрес язылышы күрсәтелә; 
б) сүзләрнең мәгънәләре аңлатыла. 
3. Сүзләрнең күп мәгънәлелеге 
а) полисемия дип атала 
б) семасиалогия дип атала 
4. Болар үзара нинди сүзләр? 
Күз,аяк, яңак.
а) бер мәгънәле сүзләр; 
б) күп мәгънәле сүзләр. 
5. Болар үзара нинди сүзләр? 
Самолёт, урындык, идән, картина. 
а) бер мәгънәле сүзләр; 
б) күп мәгънәле сүзләр.

III. Рефлексия.

Укучылар, бүген без үзебез өчен нинди яңа әйберләр белдек? Бу белемнәр сезгә нәрсә белән ярдәм итәр?

Әйдәгез, укучылар, дәрестәге хезмәтебезне бәялик әле.

а) Әгәр бүгенге теманы модельдән файдала­нып кына сөйләп бирә алсагыз - «3»ле;

б)модельгә күз төшергәләп кенә сөйли алсагыз, теманы мисаллар белән дәлилли алсагыз - «4»ле;

в) дәрестә үтелгәнне бернәрсәгә карамыйча сөйли алсагыз, дәрес вакытындагы эшчәнлеккә актив катнашсагыз, мисалларны дөрес итеп әйтә алсагыз - «5»ле.

3. Өй эше бирү.

репродуктив эшчәнлеккә: Дәреслектән 251 нче күнегү.

конструктив эшчәнлеккә: Күп мәгънәле бер сүзне сайлап, төрле мәгънәдә кулланылган җөмләләр уйлап языгыз.

иҗади эшчәнлеккә: Сүзләрнең күп мәгънәлелеген чагылдырган рәсем яисә комикс ясарга.

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.