12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
эльвира41
Россия, Татарстан респ., пгт. Рыбная Слобода

Токранова Эльвира Ильясовна

Дәреснең технологик картасы

Фән, класс: Татар теле, 1нче класс 

 2. Дәрес темасы: Йорт хайваннары һәм кошлары .

 3. Дәрес тибы: Яңа тема аңлату дәресе 

 4. Дәрес төре: Катнаш 

 5. Методик максат: Яңа теманы аңлатканда укучылар тәҗрибәсенә таянып эшләү(аралаша белү, җаваплылык, креативлык) .

 6. Белем бирү максатлары:

 1. Йорт хайваннары һәм кошларын атый белергә, нинди булуларын, аларның кайда яшәве, кая барулары турында сөйли белергә өйрәтү. 

 2. Калын һәм нечкә сузык авазлар турында мәгълүматларны тулыландыру, кушымча кушылу тәртибен белү һәм куллану.

 3. Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:                                                                                                                                                                               

  • Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен ныгыту.
  • Төркемнәрдә, парларда, индивидуаль эшләргә өйрәтү.( җаваплылык).
  • Максат куярга һәм бәяләргә өйрәтү.

8. Укыту- методик комплекты: Дәреслек, презентация,”Сертотмас үрдәк” мультфильмыннан өзек, Сингапур структуралары өчен кирәкле материаллар.

Тактада язулар: Сузык авазлар рәте, Кая? Куда?- соравы


ПРЕЗЕНТАЦИЯ

Дәрес структурасы

№ п/п

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Метод, форма, ысуллар

Вакыты

(мин)

1.

Актуальләштерү

Балалар басып торалар, аларга хайван исемнәре язылган карточкалар бирелә. Алар өстәлдән килеп уенчыкныны алалар, язуны күрсәтеп тезелешеп басалар. Укытучы сорый:- Бу нәрсә?

Укучы:- Бу яшел бака. Яшел бака кайда яши?

Укучылар:- Күлдә. (Шул рәвешле һәркайсы үз урынын таба.)

Уенчык сайлыйлар, җавап бирәләр.

Диалог, сайлау

5 мин

2.

Максатларны, эш ысулларын билгеләү, белем тигезләү

 

-Без бүген нәрсә өйрәнербез икән соң? Әйдәгез, экранга карыйк әле.("Сертотмас үрдәк” м. өзек тавышсыз күрсәтелә,) - ни турында сөйләшәләр?(Белә алмасалар, 2 укучы белән тормыш ситуациясе:Син кая барасың?) Төркемнәрдә сөйләшегез.

-Кая? соравы, ничек бирергә, ничек җавап бирергә, нинди кушымча куярга.

-Дәреснең максатларын билгеләү

элемент СИ-ФИНК-УАНДЭ

4 мин

3.

Яңа материалны аңлату

-Кая(Куда?) барасың? Соравына ничек җавап бирергә. Авылга, урманга, күлгә. Әлеге сүзләрне төркемнәрдә кабатлыйбыз, 1нче номер башлый. 2нче номер җавап бирә.

- Нигә авылга сүзендә –га, күлгә сүзендә –гә соравы куела? Сузык авазлар рәтенә карыйбыз. Төркемнәрдә сөйләшәбез. Җавапларны әйтәбез. (АФӘРИН!)

Белемнәрне кабул итү, җаваплар бирү.

РЕЛЛИ РОБИН

10мин.

4.

Практик өлеш

- Төркемнәргә карточкалар бирелә, рәсем +язу, аларга кушымчалар өстәп ябыштырырга, төркем эчендә алмаштырып тикшерергә. Карточкаларны өстәл уртасына тезәбез. Урыннардан торып, башка өстәл янына барабыз, һәм тикшерәбез.

- Карточкаларны алып, МИКС ясыйбыз, музыка туктагач, парлашабыз. Чираттан сорау бирәбез: Син кая барасың? Карточкадагы рәсем белән җавап бирәбез. Бер төркем сөйләшеп карый. (Вакытка карап кабатларга була)

- Дәфтәрләрне алабыз. Күнегүне башкарабыз. Теләгән укучы укый. (АФӘРИН!)

Белемнәрне кабул итү, җаваплар бирү.

КУИЗ-КУИЗ- ТРЭЙД

20 мин.

5.

Йомгаклау, рефлексия

-Дәрес башында без КАЯ? соравын бирергә һәм җавап бирергә өйрәнмәкче идек. Сорау бир- җавап бир.

-Әйдәгез, сөйләшеп карыйк. Сезнең уенчык астында номерлар бар, шуларны карагыз. Парлашабыз. Укытучы бер укучы белән үрнәк диалог кора, соңыннан калганнар башкара.

-Сәлам,

-Сәлам,

-Хәлләр ничек?

-Әйбәт.

-Син кайда яшисең?

-Мин урманда яшим. Син кайда яшисең?

-Мин күлдә яшим.

-Син кая барасың?

- Мин авылга барам. Син кая барасың?

- Мин күлгә барам. Сау бул.

-Сау бул.

Укучылар, сезгә бүгенге дәрес ошадымы? Сез барысын да эшли алдыгызмы? Тактага беркетелгән кәрзингә керпе өчен алмалар салыгыз. Бик яхшы- кызыл, уртача-сары, авыр- яшел.

Рефлексия

РЕЛЛИ РОБИН

6мин.

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.