12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Гатауллина Люция25
Россия, Татарстан респ.

6 нчы сыйныфта математикадан ачык дәрес

28 ноябрь 2015 ел

Тема: Вакланмаларны бүлү

Дәреснең тибы: яңа материалны өйрәнү

Максаты:

1) укучыларга гади вакланмаларны бүлү кагыйдәсен, катнаш саннарны бүлү алгоритмын өйрәтү;

2) укучыларның танып-белү кызыксынуын үстерү; исәпләү культурасын формалаштыру; логик фикерләүне үстерү;

3) мөстәкыйльлек һәм гаделлек тәрбияләү; үзеңнең гамәлләреңне планлаштыра белә, эшеңә карата нәтиҗә ясый белү сәләтен үстерү.

Җиһазлау: компьютер, мультимедиалы проектор, житоннар, дәреслек, экран.

Дәрес барышы

Кереш өлеш Сәламләү

— Исәнмесез, укучылар. Чираттагы математика дәресебезне башлыйбыз.

(Укучыларны барлау). Слайд 1

 

Өйгә эшне тикшерү.

Өйгә бирелгән эшләр һәм аларның чишелеше (җаваплары) слайдка куелган. Слайд 2,3,4.

1 слайд слайд

2 слайд

Укучылар өй эшләрен тикшерәләр. Дәфтәрләр җыеп алынып, икенчеләре таратыла.

 

Дәреснең максатын укчыларга җиткерү.

— Без бүген дәрестә яңа тема “Гади вакланмаларны бүлү”не өйрәнербез.

3 слайд

Слайд 5.

— Без төрле вакланмаларны бүләргә, мәсьәләләр чишкәндә дә кагыйдәләрне куллана белергә өйрәнергә тиешбез.

Укучылар дәфтәрләренә теманы һәм число язалар.

 

Белемнәрне актуальләштерү. Кабатлау.

4 слайд

5 слайд

— Әйдәгез бергәләп вакланмалар турында әкият чыгарып карыйк. Слайд 6.

7 слайд

6 слайд

Яшәгән ди, булган ди вакланмалар. Алар арасында ялгызлары, аралашлары, катнашлары, кыскара һәм кыскармый торганнары, үзара киреләре дә булган ди. Алар бик дус яшәгәннәр һәм төрле гамәлләр башкарганнар.


Слайд 7.

 

Слайдка сораулар:

  1. нче юлда нинди вакланмалар язылган? (гади вакланмалар)
  2. нче юлда нинди вакланмалар язылган? (ялгыз һәм аралаш)
  3. нче юлда язылган вакланмалар турында нәрсә әйтергә мөмкин? (кыскара һәм кыскармый торган, катнаш)
  4. нче юлда язылган саннар ничек атала? (үзара кире саннар).

— Ә вакланмалар белән сез нинди гамәлләр башкара беләсез? (кушу, алу, тапкырлау) Слайд 8.

— Ә без бу гамәлләрне эшли беләбезме соң?

Укучылар дәфтәрләрендә әлеге өч мисалны эшлиләр. Һәр дөрес эшләгән мисал өчен житон бирелә.

— Ә хәзер һәркайсыгыз мисалларыгызның дөреслеген тикшерегез. Слайд 9

 

Яңа материалны өйрәнү.

8 слайд

9 слайд

— Ә хәзер әкиятебезне дәвам итәбез. Вакланмалар үзләренең эшләренә карап бер гамәл җитмәгәнен аңаганнар. Нинди соң? Бүлү гамәле. Ә бу гамәлсез алар түбәндәге мәсьәләне чишә алмаганнар. Слайд 10. “Вакланмалар патшалыгында бер турыпочмаклык формасындагы участок булган. Аның мәйданы икән. Участокның буе .

Ә иңе билгесез икән. Вакланмалар баш ватканнар. Аны ничек табарга? Слайдка сораулар:

— Турыпочмаклыкның мәйданы һәм буе билгеле булганда иңен ничек табарга?

(укучыларның җавабын тыңлау)

10 слайд

Тактада мәсьәләнең шартын язу.

Буе -

S=

Иңе - ?

Чишү. Иңе х булсын.Тигезләмә төзибез. . Тигезләмәне ничек чишәргә? Билгесез тапкырлаучыны табу кагыйдәсен әйтеп, әлегә аны кулланып булмаганлыгы әйтелә.

-не нинди санга тапкырласаң, тигезләмәнең сул ягында х кына чыга? (кә)

; .

Укучыларга сораулар:

  1. Бүлүне нинди гамәл белән алыштырдык?
  2. Нәрә үзгәрде, нәрсә үзгәрмәде?

-һәм .

— Бу саннар ничек атала?

Вакланмаларны бүлү кагыйдәсен чыгарып карау. Дәреслектән бу кагыйдәне эзләп табып, укып чагыштыру.

Шулай итеп вакланмалар илендә барлык гамәлләрне дә белдек. Аларны дөрес итеп кулланасы гына кала.

Белемнәрне ныгыту. Яңа күнекмәләр барлыкка китерү.

Дәреслектән №596(а,в,е,л,м). Һәр дөрес эшләнгән мисалга берәр житон җирелә. Слайд 11

Укучылар дәфтәрләрен алмашып, бер-берсенең эшләрен слайдка карап тикшерәләр. Кемнәр ничә “+” алганын тикшерү.

— Минем сезгә берничә соравым бар.

1) Бу мисаллар бер-берсенә кайсы яклары белән охшаш?11слайд

2) Бер вакланманы икенчесенә ничек бүләргә?

3) Катнаш саннарны ничек бүләләр?

— Әкиятне дәвам итәбез. Вакланмалар илендә бу вакыйганы бәйрәм итәргә булганнар. Бу бәйрәмгә керү өчен сезгә җыйган житоннарыгыз кирәк булачак. Бу житоннарны төзеп караганнан соң бөтен түгәрәк килеп чыккан кешеләр бәйрәмгә үтәләр. Ә аларны анда матур мәсьәләләр көтә. Слайд 12,13.

Ә калган укучыларга әле бәйрәмгә керү өчен тагын мисаллар эшләргә кирәк. №596 (г,ж,м) тактада һәм урыннарда эшлиләр. Һәр дөрес эш өчен 1 житон бирелә.

 

VII. Нәтиҗәләр ясау.

— Кемнең бөтен түгәрәк килеп чыкты? Кул күтәрегез. Димәк сез бу теманы үзләштердегез дигән сүз. Ә түгәрәгегез бөтенгә тулмаса, өйгә кайткач теманы ничә процентка үзләштергәнегезне исәплисез. Бу сезгә беренче өй эше булыр. Слайд 14. Кагыйдәне кабатлау. Житоннар буенча билгеләр кую.

VIII. Өйгә эш бирү.

Слайд 15

№633 – бөтен кешегә

2) Вакланмаларны бүлүгә мәсьәлә уйларга.

14 слайд

15 слайд

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.