12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
gulshat35
Россия, Татарстан респ., Казань
0

Урок «Кошлар - безнең дусларыбыз»



 Насыбуллина Гөлшат Камил кызы

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “129 нчы номерлы рус-татар урта мәктәбе”

Тема

Кошлар - безнең дусларыбыз”

Дәреснең максатлары

Укучыларның темага караган лексикасын тулыландыру, ныгыту.

Дәрес тибы

ЛГКК

Планлаштырылган предмет нәтиҗәләре

Тема буенча лексиканы кулланып сүзтезмәләр, җөмләләр төзи белү

Планлаштырылган шәхси нәтиҗәләр

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, аралашу күнекмәләрен формалаштыру

Планлаштырылган метапредмет нәтиҗәләре

Кошлар исемнәрен искә төшерү,бездә кышлаучы, җылы якка китүче кошларны сорый, әйтә белү.

Сыйныф

4нче сыйныф рус төркеме


 

Дәрес тәртибе

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Укучының

универсаль уку

эшчәнлеге (УУД)

I. Оештыру өлеше. Дәреснең организацион башламы

-Исәнмнсез. Хәерле көн, укучылар!

- Кәефләрегез ничек?

- Бүген ничәнче число?

- Атнаның нинди көне?

- Һава торышы нинди?

- Исәнмесез.

-Хәерле көн миңа да,

-Хәерле көн сиңа да,

-Хәерле көн сезгә дә,

-Хәерле көн безгә дә.

К: укытучы һәм

сыйныфташлары белән

теләктәшлек

планлаштыру

II. Фонетик күнегү

Бүген дәрес барышында безгә татар теленә хас [къ ], [a] авазлары кергән сүзләр белән эш итәргә туры киләчәк. Әйдәгез, авазларның әйтелешен ныгытып китик. Минем арттан кабатлагыз.

Кара карга кардан килә

Канатларын кага-кага.

Кара карга кардан килә

Канатларын кага-кага.

П: танып-белү

максатын аерып

мөстәкыйль рәвештә

ачыклау һәм

формалаштыру; аңлап

уку; кирәкле

информацияне табу.

III. Укыту мәсьәләсенең куелышы

Ә хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, сез шул табышмакның җавабын табарга тырышыгыз.

Канаты бар, күктә оча,

Аягы бар, җирдә йөри,

Бөҗәк ашый, җим чүпли,

Бу нәрсә икән?

Хәзер без сезнең белән аудиотасма тыңлап китәрбез. Игътибар белән тыңлагыз.

Менә без сезнең белән аудиотасма тыңладык. Сез нәрсә ишеттегез?

-Димәк без бүген сезнең белән нәрсә турында сүз алып барачакбыз?

Әйе бик дөрес. Без бүген “Кошлар – безнең дусларыбыз!” дигән темага әңгәмә алып барырбыз.

Карга - ворона

Күгәрчен - голубь

Торна - журавль

Акчарлак - чайка

Сандугач - соловей

Чыпчык - воробей

Тургай - жаровонок

Тукран - дятел

Сыерчык - скворец

-Укучылар, мин сезгә хәзер конвертлар өләшәм, анда хәрефләр, сез аларны җыеп, кош исемнэрен атарга тиеш. “Буталган хәрефләрдән кош исеме табу” уены.

- Сандугач, сыерчык, карлыгач көз көне нишлиләр?

- Бездә нинди кошлар кышлый?

-- Әйдәгез, менә бу кошларны ботакларга урнаштырыйк. Бездә кышлаучы кошларны ак ботакка, җылы якка очып китүче кошларны яшел яфраклы ботакка куйыйк...

- Димәк, нинди кошлар бездә кышлый? Ә кайсылары җылы якларга очып китә?

 

Бу – кош.

( Кошлар сайравын тыңлыйлар).

-Кош тавышлары.

-Кошлар турында.

Укучылар укытучы артыннан кабатлыйлар.

Сандугач с д н а г ч а у

Карлыгач р а л к ы ч г а

Сыерчык с р ы к е ч ы

- Җылы якларга очып китәләр.

- Бездә күгәрчен, чыпчык, тукран, песнәк кышлый.

(Балалар кошларны ботакларга урнаштыра һәм :

- Песнәк бездә кышлый.

- Карлыгач җылы якка очып китә.- ди.)

Т: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

К: коллектив фикер алышуда катнашу

IV. Яңа белемнәрне ныгыту

Дәреслекләрнең 55 битен ачабыз, 2 нче күнегүне укыйбыз. (Һәр өстәлдән бер укучы укый)

-Песнәк нинди кош?

-Ул нәрсә белән туклана?

-Карлыгач нәрсә ашый?

- Димәк, алар безгә файда китерәләр?

Ф и з к у л ь т м и н и н у т “ Очты, очты “ уены.

Дәфтэрдә эш.

Әйдәгез, дәфтәрләрдә дә эшләп алыйк инде.Тактага карагыз әле.

Бу сүзләрдә хәрефләр төшеп калган , шуларны куеп, күчереп язарга кирәк.

Акк...ш, к...гәрчен, чыпч..к, к...ке, п...снәк, карл...гач, т...рна, сы...рчык.

Кошлар турында диалог төзергә. Сезгә 1 минут вакыт бирелә.

Ә хәзер һәр өстәлдән бер пар безгә сөйләп күрсәтсен.

1.Песнәк – бик хәрәкәтчән, җитез кош. Ул бик тырыш. Тәүлегенә үз авырлыгы кадәр бөҗәк ашый. Җылы якларга китми, бездә кала. Кышын аңа җим бирәләр.

2. Карлыгачлар чебен- черкиләр белән тукланалар. Алар сентябрьдә җылы якларга китәләр.

-Песнәк җитез кош.

-Ул бөҗәкләр белән туклана?

-Карлыгач чебен-черки ашый.

- Алар төрле зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр.

Аккош, күгәрчен, чыпчык, күке, песнәк, карлыгач, торна, сыерчык.

(Укучылар диалог төзиләр.)

- Арина, тукран җылы якка китәме?

- Юк, тукран җылы якка китми, бездә кала.

- Тукран нәрсә эшли?

- Настя, син кошларны яратасыңмы?

- Әйе, яратам.

- Даниэль, аккош җылы якка китәме?

- Әйе, аккош җылы якка китә.

П: фикер йөртүнең

логик чылбырын төзү;

дәлилләү; белемнәрне

структуралаштыру.

К: әйтергә теләгән

фикереңне сөйләм

нормаларына китереп

формалаштыру;

әңгәмәдәше белән

теләктәшлектә булу.

Р: контроль,

коррекция.

V. Рефлексия

-Укучылар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

-Дәрестә нәрсә эшләдек?

Өй эше бирү

56 биттәге 7 күнегүне укырга, 8 күнегү буенча кошлар турында диалог төзергә.

Дәрестә барыгыз да бик актив булды, барыгызга да рәхмәт. Сау булыгыз!

- Кошлар турында.

- Кошлар сайравын тыңладык, уен уйнадык, диалоглар төзедек, кош исемнәре яздык, җөмләлр төзедек.

Ш: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

Т: фикерләүдә логик чылбыр төзү

Р: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

К: күршең белән хезмәттәшлек итү

Ш: үз уңышларың уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү


 


 


Кошлар безнең дусларыбыз
PPTX / 6.82 Мб

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.