Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр
Тема: Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр
Максат.
Бер һәм күп мәгънәле сүзләр белән таныштыру, аларны сөйләмдә куллану үзенчәлекләренә төшендерү; укучыларның фикерләү сәләтен үстерү; үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү.
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше
Уңай психологик халәт тудыру, дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.
Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Тәрәзәгә күз салыгыз әле, бүген көн нинди матур. Үзгәрешләр сизәсезме?
Укучылар. Кояш җылыта.
Укытучы. Әйе, укучылар, көн җылыта, яз якынлаша. Тиздән карлар эрер, басуларда язгы эшләр гөрләр. Гәрәбә бөртекләр җиргә күмелер... дәвам итегез...
Укучылар. Уҗымнар шытар, зураеп үсәрләр, игеннәр өлгерер. Басулар, ындыр табаклары тагын гөрләп торыр.
Укытучы. Әйе, балалар. Нәкъ шул бөртекләр кояшка үрелгән кебек, сез дә белемгә омтыласыз. Әйдәгез, бүген дә бик тырышып эшләп алыйк.
II. Актуальләштерү/
. «Дәвам ит» уены. (слайдлар.)
Калган эшкә ... (кар ява).
Дәрестә укытучыга сораулар күп ... (ява).
Тирләп эшләсәң, аш ... ( тәмле булыр).
... (тәмле) тел таш яра, тәмсез тел баш яра.
Укытучы. Укучылар, бирелгән җөмләләрдә нинди сүзләр кабатлана? Алар арасында мәгънә бәйләнеше бармы? Ни өчен дип уйлыйсыз? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)
Укытучы. Димәк, кар ява һәм сораулар ява, тәмле аш һәм тәмле тел сүзтезмәләрендә мәгънә бәйләнеше саклана. Мәсәлән, тәмле аш һәм тәмле тел мисалында, тәмле сыйфаты сизү органнары аша уңай хис тудыра, шатландыра.
III.Проблема кую.
Слайдлар карыйбыз.
· Укучылар, слайдтагы сүзләрне укыгыз әле.
Аккош, колын, кишер,әни,компас
Ташу, кагу,күз,табу
Бу сүзләр турында ниләр әйтә аласыз? Бу сүзләрнең ничә мәгънәсен таба аласыз?(Төркемнәрдә эшләгез)
Укучыларның җавабын тыңлау
Беренче юлдагы сүзләрнең бер генә мәгънәсе бар,ә икенчесендә берничә мәгънә
· 3,4,5,6 слайдларны карап уртак сүзне таптыру
4нче слайдта-уртак сүз-кагу
5нче слайдта- күз ,6нчы да- яфрак сүзе
· Нәтиҗә ясау
· Димәк,күп мәгънәле сүз булганда сүзтезмәләрдә бер үк сүз кабатланып килә һәм ул берничә мәгънә аңлата.
· Ребус чишү
· Укучылар,бүгенге темабыз ничек аталыр икән?.
· Укучылар:" Бер һәм күп мәгънәле сүзләр".
Яңа тема аңлату
Укытучы.
Бүген без дәрестә бер һәм күп мәгънәле сүзләрне аерырга, кулланырга өйрәнербез. Телебезнең төп сүзлек байлыгын аның үз сүзләре тәшкил итә. Тормыш үзгәрү белән яңа сүзләр кереп тора, искеләре сөйләмебездән төшеп кала. Безнең телебез бик бай, матур тел. Кайбер сүзләр бер генә түгел, ә күп мәгънә белдерергә мөмкин.
1. Ява, тәмле сүзләре ничә мәгънә белдерә? Ә менә әни, дәрес, укытучы сүзләре ничә мәгънә белдерә? Җөмләләр төзеп карыйк. (Җаваплар.)
2. Ә хәзер рәсемнәрне карыйбыз, болар нинди сүзләр икән? (Слайдта рәсемнәр бирелә.)
– Дәфтәр, карбыз, күгәрчен, миләш – бер мәгънәле сүзләр.
– Җир, күз, энә, ай, тел, тота – күп мәгънәле сүзләр. (Күп мәгънәле сүзләрнең мәгънәсен аңлаталар. Дәфтәргә язалар.)
Укытучы. Күп мәгънәле сүзләрне күчерелмә мәгънәле сүзләр дип тә атыйлар. Әйткәнебезчә, аларда мәгънә бәйләнеше саклана. Баскычтан төшү; кар төшү (яву мәгънәсендә) – ике очракта да төшү фигыле аска таба юнәлгән булуы белән охшаш, тик беренче очракта ул туры, икенче очракта күчерелмә мәгънәдә. (Рәсемнәр күрсәтелә.)
3. Карточкалар белән эш. Баш, борын, күз сүзләрен күчерелмә мәгънәдә кулланып җөмләләр язарга. (Төркемнәрдә эш.)
4. Татар телендә сүзләр күп. Әйткәнебезчә, кайберләре бер генә мәгънә белдерә. Сүзләрнең аңлатмасын без аңлатмалы сүзлектән карый алабыз. (Сүзлектән I төркем китап, II төркем җөмлә, III төркем баш сүзләренең аңлатмасын укый. Нәтиҗә ясау.)
IV. Ныгыту
1. Дәреслек белән эш. &&&&&&&&&&&&&&&?
2. 3. «Әйе. Юк» уены. (Тэйк Оф-Тач Даун структурасы кулланыла.)
3. Укытучы җөмләләр әйтә. Укучылар моның белән килешсәләр басалар, килешмәсәләр утырып торалар.
Борын – күп мәгънәле сүз.
Күз – күп мәгънәле сүз.
Кар – күп мәгънәле сүз.
Чыршы – бер мәгънәле сүз.
Төш – күп мәгънәле сүз.
Дус – бер мәгънәле сүз.
Китап – күп мәгънәле сүз. (Уенны укучылар дәвам итә.)
Карточкалар белән эш.
1. Түбәндәге сүзләрне бер мәгънәле һәм күп мәгънәле берәмлекләргә аерыгыз.
Бер, мәкаль, урам, тел, төш, ихтирам, корал,, әләкче
Язылган сүзнең күп мәгънәле булуын исбатларга.Мисаллар китереп язарга
1) тамыр 2) басу 3) баш 4) тел 5). Алу
Күп мәгънәле сүзләрне омонимнарданаерып карарга кирәк. Күп мәгънәле сүзнең мәгънәләре үзара бәйләнгән була
Күз йөртү,үзең белән йөртү,эш йөртү
Омонимик сүзләрнең мәгънәләре арасында бәйләнеш табып булмый:
кара (төс) — кара (игътибар ит),
йөз (акча берәмлеге) — йөз (фигыль)— йөз (бит, чырай).
Күп мәгънәле сүзләрне яисә уртак сүзләрне табырга
а) Күп мәгънәле сүзне табыгыз
1.Сузып - сузып сайрый кошчык ,
Канатын кага- кага.
2.Үрдәкнең дә күле туңа,Песәй янына килеп, ишек кага башлый.
3.Әти елмаеп баш кага:бар,янәсе,теләсәң , тәгәрмәчләреңне тәгәрәт.
Күп мәгънәле сүзне табыгыз
Төш вакытында бер -ике телем бөрлегән яккан ипи капкалап алырга кирәк.
Галимнәр Җир уртасында төш бар дип уйлыйлар.
Аның учында куе кызыл чия төшләре укмашкан иде.
V. Йомгаклау
Укытучы. Укучылар, без дәрестә нинди сүзләр өйрәндек? Бер мәгънәле сүзләргә мисаллар әйтегез. Күп мәгънәле сүзләрне әйтегез. (Җаваплар.) Үзең өчен нинди ачыш ясадың?Нәрсә авыр булды?Нәрсә җиңел бирелде?
Тест эше(рефлексия)
1. Сүзләр була ала
а) бер генә мәгънәле
ә) бер мәгънәле һәм күп мәгънәле
2. Аңлатмалы сүзлекләрдә
а) сүзләрнең дөрес язылышы күрсәтелә
ә) сүзләрнең мәгънәләре аңлатыла
3. Күп мәгънәле сүзләр –
а) балык, әти, әни, ботак, балан
ә) баш, алма, алтын, ботка, борын
(Слайд буенча җавапларның дөреслеге тикшерелә.)