12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Халимова Лейсан Фаритовна17
Россия, Татарстан респ., село Шугурово
1

Статья на тему «Инновационная образовательная технология CLIL как условие развития коммуникативных навыков обучающихся в полилингвальной среде»

Полилингваль белем бирү мохитендә укучыларның сөйләм телен үстерүче шарт буларак CLIL технологиясе

Халимова Ләйсән Фәрит кызы,
"В.П.Чкалов исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе" Лениногорск районы, югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Бүгенге полилингваль белем бирү мохитендә аралашырга өйрәтү өчен дәресләрдә CLIL технологиясен куллану отышлы.

CLIL-фәннәрне чит телдә үзләштерергә өйрәтүче методиканы тасвирлаучы термин.

CLIL ның төп төп максатлары:

  1. фәнне чит тел аша өйрәтү,
  2. чит телне фән аша өйрәтү.

CLILтехнологиясен төрле белем бирү контекстларында куллану урынлы - балалар бакчасының өлкән төркемнәреннән алып югары белем бирү өлкәсенә кадәр.

CLIL терминын Дэвид Марш (Финляндиянең Ювяскюля унивеситеты галиме) 1994 елда уйлап таба. Аның фикеренчә, CLIL буенча предметлар яки аларның бер өлеше чит телдә узләштерелә һәм ике максатка ирешүне куз алдында тота. Җыеп әйткәндә, чит телдә предмет өйрәнү тел үзләштерүгә китерә һәм киресенчә.

CLIL технологиясе чит телне табигый һәм актив куллануга ярдәм итә.Чит тел аралашу чарасы гына түгел, ә танып-белү эшчәнлегенең актив инструменты да, ягъни коммуникатив күнекмәләр үсешенә һәм укучыларда танып-белү процессларын активлаштыруга ярдәм итәчәк.

Әлеге технология укытучыларга инновацион методларны, аутентик материалларны һәм онлайн укыту мөмкинлекләрен күбрәк кулланырга мөмкинлек бирәчәк.

Дүрт “С” CLIL технологиясенең асылын тәшкыйль итә. Укытучыга, дәрес материалын туплаганда, шушы дүрт “С”га нигезләнеп, сөйләмнең бар төр эшчәнлеген дә (тыңлап аңлау, сөйләм, уку, язу) эшкә җигәргә кирәк.

Content - Контент – Эчтәлек. Укучының билгеле бер фән өлкәсендә туплана торган белеме. Укытучы бу процессны төрле юллар белән үз дәресе кысаларында стимуллаштырырга тиеш. CLIL технологиясенә нигезләнеп укытканда, тел үзләштерү беренчел түгел, ә конкрет белем туплау максат булып тора. Шулай итеп, тел күнекмәләре тел укыту дәресендә генә түгел, башка дисциплиналар аша да үзләштерелә. CLIL технологиясе – чит тел дәресе түгел, ә чит телдә укытыла торган фән дәресе.

Communication - Коммуникация – Аралашу. Бу этапта тел аралашу коралы булып тора. Укучылар чит телне яңа белем, күнекмә, осталык туплау өчен кулланырга тиешләр. Укытучының сөйләм вакыты кыскара, укучыларныкы арта. Диспут, форум, дискуссия кебек алымнар мотивацияне күтәрәләр һәм сөйләм активлыгын стимуллаштыралар. Шулай ук проблемалы сорау турында фикер алышу, аны хәл итү өчен укучы тарафыннан киеренке ми эшчәнлеге таләп ителә.

Cognition - Когнитивность (Познание) – “Танып-белү”, “Аңлау”, “Үзләштерү”. Телне яхшырак аңлау һәм үзләштерү өчен фикерләү сәләтләрен үстерү. Максатка ирешү өчен, тәнкыйди һәм аналитик фикерләүне үстерүче күнегүләргә таянырга кирәк: төп фикерне тап, туры китер (сопоставление), төшен (догадка).

Culture - Культура – Мәдәният. Телне укыту программасына нәтиҗәле интеграцияләү өчен мәдәниара белемнәр кирәк. Тел-предметны берләштереп (интегральләштереп) укытуда, мәдәният үзәк урында тора. CLIL нигезендә дәрес үткәрү өчен материал туплаганда, укучыларның яшь үзенчәлекләрен, телне белү дәрәҗәләрен, чит телдә материалны үзләштерергә әзерлек дәрәҗәләрен искә алу кирәк. Дөньяви мәдәниятнең охшаш һәм аермалы якларын, үзенчәлекләрен аңлау, укучыларга үзләрен мәдәниятнең өлеше буларак кабул итәргә ярдәм итәләр. Шул ук вакытта мәдәният дөньясына тизрәк ияләшергә (адаптация) этәргеч булып тора.

Чит телгә өйрәтү дверендә иң мөһим тел эшчәнлеге (речевая деятельность) булып ишетеп-аңлау эшчәнлеге тора. Бу төр эшчәнлек өчен түбәндәге күнегүләр отышлы: тыңлагыз һәм тәртибен билгеләгез; абзацларны билгеле бер тәртипкә салыгыз, төшеп калган сүзләрне өстәп языгыз, таблицаларга тутырыгыз; сөйләүчене атагыз; конкрет информацияне табыгыз (дата, вакыт) һ.б.

Уку эшчәнлеге. Текстлар аутентив һәм мәгънәле булырга тиеш.Текст предметка карап сайлана. Шул вакытта гына предмет-тел компетенциясен үстереп була.

Сөйләм эшчәнлеге. Бу төр эшчәнлекне оештырганда, игътибарны гадилеккә, сөйләм йөгереклегенә, аңлаешлылы булуына юнәлдерергә кирәк. Түбәндәге биремнәрне кулланырга мөмкин: конкрет информацияне табу, төшеп калган информацияне өстәп язу, үрнәк нигезендә сорау бирү, проблема кую .

Язу эшчәнлеге. Лексик һәм грамматик күнекмәләрне үстерә.

Бу 4 төр эшчәнлек бербөтен булып тора, һәр дәрестә булырга тиеш.

Моннан тыш, CLIL дәресе укучылар тарафыннан анализлауны һәм алынган мәгълүматны бәяли белүне, тәнкыйди фикер йөртүне күз алдында тота. Бу укучыларга мәгълүматны яхшырак аңларга һәм үзләштерергә мөмкинлек бирә. Мөгаен, иң мөһиме, CLIL дәресләрендә тел һәм чынбарлык бергә үрелеп бара. Ягъни, укучылар, реаль тормыштагы кебек, сораулар биреп, дәрестә алган белемнәрен, грамматиканы табигый рәвештә үзләштерәләр.

CLIL дәресен оештыру буенча киңәшләр

а) CLIL дәресен оештыру алгоритмы

1.Теманы укучыларның кызыксынуларын искә алып сайлау (тел өйрәнүче торкемнэрдэ. 
2.Теманы өйрәнү өчен лексика сайлау (башлангыч сыйныфта 3-4 сүздән 8-10 сүзгә кадәр), 6-10 сүздән 15-20 сүзгә кадәр. 
3 . Аерым грамматик структураларны сайлау. 
4. Текст сайлау.Беренче чиратта, игътибар аудирование, укуга юнәлдерелә.Текст буенча лексика, грамматик структура билгеләнә. 
5. Һәм тагын бер мөһим этап - график огранайзер. ГО- кыскача әйткәндә, иллюстратив (күрсәтмә), коммуникатив (аралашу), конгнитив (белү,фикерләү сәләтен үстерү) функцияләрне үтәүче дидактик чара.

6. Информацияне креатив рәвештә куллану. Биредә телдән һәм язмача җавапларны таләп итүче төрле биремнәр алына. Проектлар, кейслар, эссе һ.б. куллану отышлы.

б) Дәрескә материал туплаганда, түбәндәге пунктларга таянырга кирәк. Дәреснең нигезе – текст яки аудиоязма; лексика грамматикадан әһәмиятлерәк, тел компоненты уку фәненнән тора, ләкин катгый структурасы юк, дәреснең бурычы укучыларның әзерлек дәәрәҗәсеннән чыгып куела.

в) CLIL дәресе 4 баскычлы схема буенча оештырыла:

1. баскыч – текстны эшкәртү. Текстны (визуализация) күзаллау өчен рәсемнәр куллану мәҗбүри. Аутентив материал белән эшләгәндә, текстның структур маркировкасы булырга тиеш: текст, микротекст исемнәре булырга тиеш, абзацларга бүленеше, юлларны, җөмләләрне нумерацияләү.

2. баскыч – алган белемнәрне аңлы рәвештә үзләштерү һәм билгеле бер тәртипкә китерү. Схемалар, структурлашкан текстлар укучыларга тестның идеясен һәм информацияне аңларга ярдәм итәр.

3. баскыч – текстны тел ягыннан аңлау. Укучылар укылган текстның эчтәлеген үз сүзләре белән әйтәчәкләр дип фаразлан. Сөйләм оештырганда укучылар гади дә, катлаулы да тел-сурәтләү чараларыннан файдалана алалар. Ләкин укучыларның төп игътибарын дәреснең лексикасына, темасына, өйрәнә торган фәненә юнәлтергә кирәк.

Махсус лексикадан тыш, дәрестән тыш файдалы универсаль тел берәмлекләренә дә акцент ясарга кирәк: фразеологик әйтелмәләр һ. ш.б.

4. баскыч – укучыларның белемнәре. Биремнәр укучыларның белем дәрәҗәсеннән һәм укыту бурычларыннан чыгып сайлана.

г) Дәресләрне оештыруда иң мөһим чара “ачкыч” дип атала «scaffolding» (“әйтеп-җибәрү”) - предмет-телне берләштереп укытуда укучы алдында һәрвакыт терәк (подсказка) булырга тиеш. Тәрҗемә итү бөтенләй каралмаган диярлек.

CLIL дәресе кысаларында чит телдә сөйләшү һәм фикерләү укучыларга танып-белү сәләтен һәм аралашу күнекмәләрен үстерергә мөмкинлек бирә. Әлеге технология укучыларга телне контексттан аерылмыйча өйрәнү мөмкинлеге бирә, бу табигый булып тора, кызыксыну уята һәм чит ил сөйләменең табигый булуына ярдәм итә.


Әдәбият:

1.Marsh D. CLIL. The European Dimension: Actions, Trends and Foresight Potential Public Services Contract DG EAC: European Commission, 2002. Wiesemes R. The Final Report for the Content and Language Integrated Project. London: CILT, 2005. Coyle D. Theory and planning for effective classrooms: supporting students in content and language integrated learning contexts. (Ed): Learning Through a Foreign Language London: CILT, 1999.

2. Усманова З. Ф., Заяц Т. В., Мукажанова Г. Ж. Реализация технологии CLIL в условиях полилингвального обучения [Текст] // Филология и лингвистика в современном мире: материалы I Междунар. науч. конф. (г. Москва, июнь 2017 г.). — М.: Буки-Веди, 2017. — С. 94-97. — URL

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.