Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре
Автор: Ахмадуллин Ильфат Ильясович
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Учитель татарского языка и литературы
Дәреснең темасы: Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре. Хәзерге татар теленең норматив сүзлекләре (Орфографик, аңлатмалы, орфоэпик, катлаулы грамматика сүзлекләре) аларның хәзерге татар әдәби теле нормаларын үзләштерүдәге роле.
Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү.
Дәрес максатлары:
Белем бирү максаты:
сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсе, сүзлекләр турында мәгълүмат алу;
метафора төшенчәсен аңлата белү;
Үстерү максаты:
сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәсен аера белү;
сөйләмдә туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне дөрес куллану;
Тәрбия бирү максаты:
Җиһазлау: дәреслек , презентация, карточкалар.
Дәрес барышы
Оештыру.
Дәрестә уңай психологик халәт тудыру.
Хәерле иртә, укучылар!
Кәефләрегез ничек?
Актуальләштерү.
Әйдәгез, бер һәм күп мәгънәле сүзләрне искә төшерик әле. Әлеге сүзләргә мисаллар әйтегез әле.
Укучылар, ә күп мәгънәле сүзләрне тагын ничек атыйлар?
Полисемия күренеше.
Күп мәгънәле сүзләр арасында мәгънә уртаклыгы буламы?
Әйе, күп мәгънәле сүзләр арасында мәгънә уртаклыгы була. Алар арасында берсе – төп сүз, калганнары – өстәмә мәгънә белдерүче сүзләр.
Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.
Укучылар, мин сезгә ак бәхетләр телим. Бүген Әмир ак күлмәк кигән җөмләләрендә нинди сүз кабатлана?
Ул нинди мәгънә белдерә?
Ак күлмәк сүзтезмәсе күлмәкнең төсен белдерә. Ә ак бәхет сүзтезмәсендә изге теләкләр мәгънәсендә килә, чөнки бәхетнең төсен күреп булмый.
Димәк, без бүген нинди тема белән танышачакбыз?
Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр.
Ә үзегезгә нинди максатлар куярсыз?
Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәрен аера белү, сөйләмдә дөрес итеп куллану.
Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсен аңлатып карагыз әле.
Сүзнең туры мәгънәсе әйберне турыдан туры, башка мәгънәләрне күз алдында тотмыйча чагылдыра: китап, өстәл, алма, кояш. Күчерелмә мәгънәдә әйбер шул ук сүзнең башка мәгънәләре аша чагыла: якты бүлмә – якты уйлар, малай чаба – поезд чаба, тирән су – тирән хөрмәт. Сүзнең төп мәгънә белән беррәттән өстәмә мәгънәләргә дә ия булуы күп мәгънәлеге дип атала.
Күчерелмә мәгънәдәге сүзләргә мисаллар карап үтик әле.
Укучылар, әдәби сурәтләү чарасы буларак, күчерелмә мәгънәләрнең иң таралган төрен әйтегез әле?
Метафора, татар әдәбияты дәресендә Г. Тукай иҗатын өйрәнгәндә, без бу төшенчә белән таныштык.
Укучылар, сүзнең мәгънәсен аңламаган вакытта без нишли алабыз?
Сүзлекләргә мөрәҗәгать итәбез.
Сүзлекләр ни өчен кирәк ?
Сүзнең мәгънәсен белер өчен, дөрес язар өчен, синоним һәм антонимнарын табар өчен һ.б.
Укучылар ә сез нинди сүзлекләр беләсез ? Алардан ничек файдаланасыз?
-Бигрәк тә кайсы фәннәрдә еш кулланасыз ? Ни өчен?
-Татар теле дәресләрендә нинди сүзлекләргә еш мөрәҗәгать итәбез?
Сүзлекләр турында мәгълүмат бирү.
Ныгыту.
Укучылар, хәзер сезгә туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне аерып язарга кирәк.
Көмеш тавыш, алтын алка, җил елый, кош сайрый, салкын көн, салкын караш, кайнар сөю, таш күңел, кош оча, кара көчләр, бөдрә тал, киң урам, якты йөз, кара чәй, үткен сүз, чиста күңел, үткен пычак.
135 нче күнегү. Агарту, изү, җитәкләү, ярыш, сайлау, бәйле, буш, калын, түбән, чуму, уңыш, эз, бурыч, көй, төп, йөк, кушу, тамыр, канат, баш, кул сүзләренең нинди мәгънәләрен беләсез? Күчерелмә мәгънәдәге 3 сүз белән җөмлә төзергә. “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән тамыр, баш сүзләренең мәгънәләрен күчереп язарга.
Рефлексия
Сүзләрнең туры яки күчерелмә мәгънәләрдә булуын каян белеп була? ( сүзтезмә һәм җөмләләр эчендә). Күчерелмә мәгънә ни өчен кулланыла? (Сөйләмне матурлау, образлы итү өчен кулланыла).
Өй эше.
Әдәби әсәрдән күчерелмә мәгънәле сүз кергән 3 җөмлә язарга. “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән табу, төшү, салу, калу, йөртү, җибәрү сүзләренең мәгънәләре белән танышыгыз.