«Такмаклар һәм уен җырлары» дигән темага музыка фәне буенча дәрес ( «Сингапур укыту системасы» структураларын кулланып)

0
0
Материал опубликован 13 May 2020

«Такмаклар һәм уен җырлары”

дигән темага музыка фәне буенча дәрес

( «Сингапур укыту системасы» структураларын кулланып)

Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең музыка укытучысы Шәйгәрдәнова Ләйсән Зөфәр кызы

Максат: укучыларның татар халык җырлары турында кузаллауны киңәйтү.

Бурычлар:

укучыларны татар халык җырларының төрләре – такмак һәм уен җырлары белән таныштырырга;

укучыларны яңа һәм инде таныш булган музыкаль материалны интерпретация ясауга, аны сәнгатьле итеп башкарырга өйрәтү,

татар халык җырлары мисалында укчыларның эмоциональ өлкәсен, башкару (күмәк җырлау) күнекмәләрен, иҗади күзаллауны үстерү;

укучыларның патриотик хисләрен, хәзерге һәм элеккеге заман музыкаль сәнгатенә эмоциональ-кадерле карашын һәм тотрыклы кызыксынуны үстерүне. укучыларның музыкаль зәвыгын, башкару һәм тыңлау культурасын тәрбияләү;

укучыларның коммуникация, хезмәттәшлек итүне, командада эшли

белүне үзләштерү.

Фәннәр арасындагы бәйләнешләр:

әдәбият

татар теле

тарих

Дәрес үтә торган бүлмәнең бушлыгын оештыру: бу дәрестә укучылар группаларда - 4 кешедән торган командаларга берләшеп, бер-берсенә йөзгә-йөз борылып утыралар, укучыларның бүлмә буенча иркен хәрәкәтләнү өчен урын тудырылган.

Җиһазлар: фортепиано, проектор.

Кулланыла торган технологияләр: Мэнэдж Мэт, Клок Баддис, Таймд Пэа Шэа,Таймд Раунд Робин, Сингл Раунд Робин.





Дәрес барышы

Укучылар класска кергәндә салмак кына “И туган тел” көе яңгырый.

Оештыру. Мэнэдж Мэт. Укучылар музыкаль исәнләшәләр, группалар буенча утырышалар.

Үткән белемнәрне актуальләштерү. Клок Баддис. Укытучы сорау бирә:

Укучылар, сез класска кергәндә нинди көй яңгырады? (“Туган тел”)

Әйе, халкыбызныңиң моңлы көйләренең берсе. Аның Г. Тукай сүзләренә җырлануында да тирән бер мәгънә бар. “Халык җырлары – халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер”, - дип язган Г. Тукай.

Укучылар, сез узган дәрестә 10. 12 очрашулар билгеләдегез. Хәзер басып очрашачак укучылар янына барыгыз.

Таймд Пэа Шэа.

Әйдәгез, парларда тактада язылган сорауларга җавап эзлик:

Нәрсә ул фольклор?

Нинди жанрлар фольклорга керә?

Нинди җырларны татар халык җырлары дип атыйлар?

Сорауларга җавап бирүне чәч төсе яктырак булган укучы башлый. Җавапны ярты минут вакыт эчендә бирергә кирәк.

Укытучы сигнал бирә “Бир бишне!”. Сигнал буенча 1нче укучы җавап бирүдән туктый, 2нче укучы сорауларга җавап бирә башлый. Укытучы 1 минуттан соң сорауларга җавапларны сайлап алган укучылардан ала.

Рәхмәт, урыннарыгызгы утыра аласыз.

Укытучы курайда уйный. Сорый:

Укучылар, сез минем нинди уен кораллында уйнаганымны әйтә аласызмы? Курай нинди уен коралы ул?

Дөрес, курай. Әйдәгез, татар халык уен коралларын искә төшерик. Мин табышмак әйтәм, сез җавабын табасыз.

1) Иреннәргә терисең,

Чиртеп, көйләр көйлисең. (Кубыз)

2) Борынгы булсам да , мине

Онытып бетермиләр.

Милли гармуныбыз диеп,

Сәхнәдән төшермиләр. (Тальян)

3) Алты – җиде генә булыр

Тәнемдәге уемнар.

Элек минсез үтми иде

Аулак өйләр, уеннар. (Курай)

Барысы дүрт кыл анда,

Сызган чакта моңлана. (Скрипка)

Иң озын муен миндә ,

Иң кыска исем миндә.

Кылларымны чирткәләп,

Көй чыгар инде син дә. (Саз)

Нечкә муен,

Пар кыллар.

Чиртер иде

Бар куллар,

Яшьләр уйный

Белмиләр,

Шуңа якын килмиләр. (Мандолина)

Курайларның туганы мин,

Ләкин тавышым үзгә.

Колакларны ярып керә,

Өстәп куйсаң мөгез дә. (Сорнай)



Булдырдыгыз, укучылар.

Яңа материалны аңлату.

Бүгенге дәрестә без сезнең белән халык җырларының төрләре белән танышуны дәвам итәрбез.

Әйдәгез әле “Көйне танып бел” дигән уенны уйнап алабыз .

Сез беренче көйне ничә нотадан таный аласыз? (...)

Укытучы фортепианода уйный.

Дөрес, “Әпипә”.

Сез икенче көйне ничә нотадан таный аласыз? (...)

Укытучы фортепианода уйный.

Килешәм, “Әнисә” дип атала.

Бу җырлар инде икесе дә сезгә таныш. Әйдәгез аларны тыңлап үтик.

Укытучы фортепианода уйный.

Таймд Раунд Робин.

Ә хәзер, укучылар, сезнең группаларда тактада бирелгән сорауларга җавап бирүегезне сорыйм:

1) Яңгыраган җырларны ничек тасвирларга була? Нинди алар? (Дәртле, күңелле, җитез)

2) Бу җырларны кайчан җырларга, кулланырга була? (Биегән вакыттта, күңел ачканда)

Сезгә барыгызга 2 минут вакыт бирелә. Һәр укучының сорауларга җавап бирү вакыты чикле – 30 сек. Җавап бирүне 1нче сандагы укучы башлый.

Вакыт чыкты, 2нче сандагы укучыларга чират күчте.

3нче сандагы укучыларга сүзне бирәм.

4 нче сандагы укучылар җавап бирә.

Укытучы сигнал бирә.

Әйдәгез, сорауларга җавапларыгызны белик. Беренче сорауга җавапны 3нче группаның 4нче сандагы укучысы бирсен.

Рәхмәт, бик дөрес. Икенче сорауга җавапны 6нче группаның 1нче сандагы укучысыннан ишетәсем килә.

Бик зур рәхмәт. Булдырдың. Шулай итеп бу җырларның төре ничек дип атала соң? Әйдәгез, бергәләп ачыклыйк

Биесәнә,биесәнә.

Биюләре күңелле,

Син күңелле биегәнгә,

(Нәрсә?)әйтәм түгелме?

Такмак. Әйе, бүгенге дәрес темасы да такмаклар һәм уен җырлары.

Сингл Раунд Робин.

Укучылар, сезнең өстәлләрдә кәгазь битләре бар. Аларда бүген өйрәнеләчәк төшенчәләр, мәгълүмат язылган. Сез, группаларда чиратлашып бу мәгълүматны укырга тиеш. Һәр укучыга 1 җөмлә туры килә. 1 укучы укыганда, калган укчылар тыңлый. Укуны 3нче сандагы укучылар башлый. Сезгә бу биремгә 1 минут вакыт бирелә.

Такмаклар - дип бию вакытында, күңел ачканда җырланып яисә тиз ритм белән әйтелә торган әсәрләрне атыйлар. Кайчандыр такмаклар үзенә күрә уен коралы, гармун вазифасын үтәгән. Хәзер алар күбрәк көлкеле эчтәлектәге куплетлар рәвешендә башкарылалар. Аларга шул ук “Әнисә”,”Әпипә”,”Шома бас”җырларын кертергә мөмкин.

Ә хәзер группалардан мин сайлаган 1 укучы такмаклар турында кыскача сөйләсен.

Әйткәнемчә бу көйләр сезгә таныш. Әйдәгез“Әнисә”көенең 1 куплетын бәрмә уен коралларында уйнап карыйк. Өстәл өстендә яткан уен коралларыгызны алыгыз, җырлап, уйнап алыйк.

Бик матур уйнадыгыз.Шәп булды.

Элек электән үк яшәп килгән бию такмаклары белән уен җырлары һәрвакытта бер-берсе белән бәйләнештә .

Укучылар, группаларда эшләүне дәвам итәбез. Сез, группаларда чиратлашып бу мәгълүматны укырга тиеш. Һәр укучыга 1 җөмлә туры килә. 1 укучы укыганда, калган укчылар тыңлый. Бу юлы укуны 4нче сандагы укучылар башлый. Сезгә бу биремне эшләр өчен 1 минут вакыт бирелә.

Уен җырлары - ул татар халкының җыр, музыка һәм бию белән аралашкан әйлән-бәйлән уеннары.Уен җырларының төзелеше, ягъни композициясе ике өлештән – түгәрәк әйләнгән вакытта салмак итеп җырлана торган озын җырдан һәм уртадагылар биегәндә кызу итеп башкарыла торган кушымта – такмактан тора:“Кәрия-Зәкәрия”, “Челтәр элдем читәнгә”, “Төймә”, “Тула микән чиләге” һ.б. Аларны борынгы заманнарда ук төрле мәҗлесләрдә йолалар һәм ел фасыллары белән бәйле бәйрәмнәрдә башкарганнар. Шулай булгач аларда күп кеше катнаша.

Әйдәгез, класстан бер кешене укыганнары кыскача сөйләү өчен сайлап алыйк.

Булдырың.

Җыр өйрәнү.

Бүген без уен җырларының берсе булган “Төймә” җыры белән танышырбыз, 1 куплетын җырларга өйрәнербез.

Тын алу гимнастикасы.

Җырны өйрәнгәнче, тын алу гимнастикасы ясап алыйк. Барыбыз да бастык...

Җыр күнегүләре ясау (3).

Әйдәгез, тавыш өчен җыр күнегүләрен башкарыйк.

Укытучы алгоритм буенча “Төймә” җырының 1 куплетын өйрәтә. Текст таратыла.

Укучылар, “Төймә” – уен җыры, шуңа күрә без аны уйнап җырлаячакбыз. 3нче, 5 нче группадагы укучылар такта янына чакырыла – алар биеп җырларлар. Калган группа укучылары бәрмә уен коралларында уйнап урыннарында җырларлар. Уен коралларында уйнаучылар бары тик кушымта вакытында гына уен коралларын куллана.

Рәхмәт, бик матур уйнап җырладыгыз.

Йомгаклау.

Бүгенге дәрестә татар халык җырларының нинди төрләре белән таныштык?

(Такмаклар һәм уен җырлары)

Нәрсә ул такмак?

(Бию вакытында, күңел ачканда җырланып яисә тиз ритм белән әйтелә торган әсәрләрне атыйлар).

Әйе. Бүгенге дәрестә актив катнашканыгыз, матур итеп җырлаганыгыз өчен барыгызга да бишле билгесе куям.

Укытучы өй эшен бирә: “Төймә” җырының көенә тагын бер куплет уйлап чыгарып, язып килергә.

Саубуллашу җыры

Дәрес тәмам. Чыгарга мөмкин.



в формате Microsoft Word (.doc / .docx)
Комментарии
Комментариев пока нет.