Доклад «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укыту — тәрбия процессын оештыру һәм укытучыларның һөнәри осталыгын күтәрүдә интеренет ресурсларның роле»
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укыту - тәрбия процессын оештыру һәм укытучыларның һөнәри осталыгын күтәрүдә интеренет ресурсларның роле
Укытучыларның август киңәшмәсе өчен доклад
, 2021.
Базарлы Матак
Зәйнуллина Гөлшат Нурсәлим кызы,
“Әхмәт төп гомуми белем мәктәбе” МББУ
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Укытучыларыбыз алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын, иҗади эшли белүне таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык - бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим. Тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу үсеш - үзгәрешне тәэмин итә. Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли белергә дә тиеш. Заманча технологияләр файдаланып белем бирү түбәндәге мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итә: укучыда телгә кызыксыну уята; аның танып белү активлыгын үстерә; укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерә; белемнәрне тирәнәйтә.
Мәгълүмати технологияләрне укыту-тәрбия эшендә гамәлгә ашыру, укытучыдан фәнни-методик яктан әзерлек белән беррәттән, укытуны компьютер ярдәмендә оештыра белүне дә таләп итә. Бу - яңа технологияне нәтиҗәле куллануның иң мөһим педагогик шарты. Укучы эшчәнлеген компьютер технологиясе ярдәмендә тирәнтен, төптән үзгәртү зур әһмияткә ия. Моннан берничә еллар элек уку - укыту процессында укытучының төп эш коралы булып такта белән акбур торса, хәзер инде хәл бөтенләй башкача. Мин татар теле дәресләрендә укучыларны кызыксындыру, дәресне мавыктыргыч итеп үткәргәндә компьютер куллануны бик отышлы дип саныйм.
Компьютер - укучы белән белемнәр системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы. Компьютердан файдалану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә.
Хәзерге көндә электрон белем чыганаклары уку-укыту системасында аерылгысыз бер тармак булып тора.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланыр өчен интеренет ресурсларга күзәтү ясыйк.
1. LearningApps.org сайты. Сайтта төрле фәннәрдән интерактив күнегүләр тупланган. Шулар нигезендә җиңел генә үз күнегүләреңне дә әзерләп була.
2. ТНВ каналында чыгучы “Әдәби хәзинә” тапшыруы архивы. Язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, әдәбият белгечләренең тормыш юлына, иҗатына багышланаган фильмнар тупланмасы.
3. “Бала.РФ” сайты. Татарча мультфильмнар, алар буенча биремнәр.
4. “Tatarschool” – татар теле дәреслекләренә интерактив кушымта.
5. “Әйдә! Онлайн” – рус телле балаларны татар теленә өйрәтү буенча материаллар.
6. plickers.com – нтерактив тестлар үткәрү өчен сайт. Укучылар дөрес җавапны QR- код ярдәмендә күрсәтә, укытучы телефон камерасы белән җавапларның дөреслеген тикшерә.
7. kahoot.com һәм https://quizizz.com/ сайтлары. Интерактив викториналар, сораштырулар үткәрү өчен кулланырга мөмкин.
8. QR- кодлар.
9. Онлайн – кроссвордлар.
10. Сүзләр болыты.
11. Belem.ru - татар телендә белем бирүче укытучылар эшендә зур ярдәм. Биредә педагогларга, студентларга, мәктәп укучыларына, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һәм, гомумән, татар теленә битараф булмаган һәркем өчен бай мәгълүмат урнаштырыла. Сайтның Яңалыклар, Китапханә (http://miras.belem.ru), Ресурслар, Каталог һәм башка күп кенә рубрикалары бар. Интернет-белем бирү үзәгендә актуаль темаларга белгечләр фикере, әңгәмәләр; фән дөньясыннан соңгы яңалыклар; мәгариф проблемаларын яктырткан дөньякүләм матбугатка күзәтү, мәктәп укучылары һәм мөгаллимнәр өчен олимпиадалар, конференцияләр, курслар турында мәгълүмат, Россия һәм Татарстандагы норматив документларны да табарга мөмкин. Китапханә өлешендә классик әсәрләрнең оригиналы, кыскача эчтәлекләре, әдәбият-тел темасына мәкаләләр, мәшһүр әдипләребезнең тормыш юлы һәм иҗаты электрон һәм хәтта аудио вариантта тәкъдим ителә.
12. Гугл классрум. (практик эш)
Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы - яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу. Шул ук вакытта аларның бер-берсе белән ярашырга тиешлеген дә онытмау зарур. Татар теле дәресләрендә мәгълүмати технологияләрне куллануның өстенлеге бәхәссез. Барыннан да элек алар – шәхескә юнәлтелгән ныклы һәм вариатив. Төрле технологияләр, компьютер, мультмедиа технологияләре күрсәтмәлелекне, контрольлекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә.
Источник:
https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/36854-jaa-belem-bir-standartlary-ramkasynda-tatar