12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Куряева Людмила Петровна37
Я учитель татарского языка и литературы высшей квалификационной категоии
Россия, Татарстан респ., Нижнекамск

Тема: “Җәвад Тәрҗемановның “Чирик” хикәясенең дәвамы

Максат:

Укучыларда аңлап уку һәм укылган текстның кыскача эчтәлеген сөйләү күнекмәләре формалаштыру; балаларның кошлар турында күзаллавын конкретлаштыру;

Укучыларның бәйләнешле телен үстерү, баету;

Канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, сак караш тәрбияләү.

Дәреслек: Хәйдәрова Р. З. Татар теле һәм уку китабы: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл. мәкт. 4 нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 2 кисәктә. 1нче кисәк /Р. З. Хәйдәрова. – Казан: Мәгариф, 2009. – 65 б.

Материаллар һәм җиһазлау: компьютер, проектор, экран, мультимедия аша күрсәтү өчен материаллар :биремле карточкалар, кроссвордлар.

Укыту методлары: индивидуаль һәм фронталь әңгәмә,мөстәкыйль эш,сәнгатьлеуку, тестлар белән эш.


 

1. Оештыру.

А) Сәламләшү.

- Исәнмесез, укучылар!

- Хәлләрегез ничек?

-Кәефләрегез ничек?

- Укучылар, бүген безгә кунаклар килде. Әйдәгез,  кунаклар белән  дә исәнләшик.  

- Ә хәзер бер-беребезгә карап елмаегыз һәм  урыннарыгызга утырыгыз.

- Мин сезнең кәефләрегез яхшы булганга бик шат, дәресебезне башлыйбыз. 

- Бүген сыйныфта кем дежур?

- Бүген ничәнче декабрь?

- Атнаның нинди көне?

- Һава торышы нинди?

- Сиңа кыш ошыймы?

- Бүген нинди дәрес?

- Хәзер ничәнче дәрес?

2. Фонетик зарядка.

- Бүген безнең дәрестә к авазы кергән сүзләр күп кулланылачак. Шуңа күрә әйдәгез к авазын кабатлап китик.

- Тактага язылган сүзләрне уку:   

Ка              ко                                                                                                  
Кар            кош     
Карга         аккош       

Ә хәзер шигырьне укыйбыз һәм к хәрефенең әйтелешен аңлатабыз.

Татар теленә генә хас булган хәрефләрне атыйбыз.

Карга әйтә: «Кар – кар,        
Мичтә бәлеш бар, бар            
Мичтән бәлеш алыр идем     
Өйдә кунак бар, бар».             

3. Актуальләштерү.

Укучылар, хәзер елның кайсы фасылы?

Хәзер елның кыш вакыты.

Максим, хәзер елның кыш вакытымы?

Әйе, хәзер елның кыш вакыты.

Настя, хәзер елның көз вакытымы?

Юк, хәзер елның кыш вакыты.

Кыш көне нинди үзгәрешләр була?

Кар ява, кыш буранлы, ак, карлы, көннәр кыска, ә төннәр озын.

Әйе, укучылар, тышта кыш. Матур да, салкын да елның бу вакыты. Тиздән Яңа ел бәйрәме җитә. Кыш бабай безгә бүләк җибәргән. Балалар, карагыз әле, болар нәрсәләр?

Кар бөртекләре.

Әйе, дөрес. Ләкин алар гадәти кар бөртекләре түгел. Аларның артына биремнәр язылган. Әйдәгез аларны укыйк һәм җавап бирик.

 

 

1. Как спросите у друга:

На улице снег идет?

Урамда кар явамы?

- Вчера была метель?

Кичә буран булдымы?

Юк, кичә буран булмады.

2. Как скажешь , что:

Сегодня день холодный.

Бүген көн салкын.

Птицы давно улетели в теплые края.

Кошлар күптән җылы якка киттеләр.

Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп, кош исемнәрен укырга, тәрҗемә итәргә.

Акк…ш, к…ке, песн…к, сыерч…к, т…кран, акч…рлак.

Сүзләрнең парын тап.

Карга

Воробей

Чыпчык

Дятел

Күке

Скворец

Тукран

Ласточка

Сыерык

Ворона

Карлыгач

Кукушка

Өй эшен тикшерү.

- Укучылар, ә без нинди кошларны беләбез? Ягез әле, бергәләп, өй эшен кабатлыйк әле.
- Ике иҗектән торган кош исемнәрен әйтегез: (карга, торна, күке, чыпчык, песнәк һ.б.)

- Өч иҗектән торган кош исемнәрен әйтегез: (Сыерчык, карлыгач, күгәрчен, саескан, ябалак, акчарлак һ.б.)

- Укучылар, алдагы дәресләрдә без чыпчык турында нинди  хикәя  укыдык?

-   Чирик.

-  Хикәянең  авторы кем?

- Җәвад  Тәрҗеманов.  

- Әйдәгез сорауларга җавап бирик.  

Әни белән кыз кар өстендә нәрсә күрделәр?
-Чыпчыкны кая алып кайттылар?
Аның алдына нәрсә куйдылар?
 Кыз ни өчен кошчыкка Чирик исеме кушты? 
Чирик нишләргә ярата?
Ул нәрсәдән курыкты?


 

Хикәянең  эчтәлеген искә төшерү өчен   җөмләләрне хикәя эчтәлеге тәртибендә урнаштырырбыз.  

Әни белән кыз кар өстендә өшегән кошчыкны күрделәр.

Бик салкын кыш көне иде.

Чирик ашарга да өйрәнде, оча да башлады.

Кошчыкка Чирик исеме куштылар.

Чирик шарлар янына килде дә чукый башлады.

Алар аны өйгә алып кайттылар.

Сынатма” уены.(Кош исемнәре әйтелә.Әгәр дә кышлаучы кош икән укучылар кул чабалар, күчмә кош икән тик кенә утыралар.) 

- Тургай, күгәрчен,  карга, кара карга, саескан, сыерчык, торна, песнәк, күке, сандугач, чәүкә, чыпчык һ.б. 


 

IV. Яңа теманы үзләштерү,  белем-күнекмәләр формалаштыру этабы   


а)  Дәреснең темасын һәм максатын җиткерү.               
-   Димәк, укучылар, без бүгенге дәрестә сезнең белән хикәянең дәвамын укырбыз, туган ягыбызда кышлаучы кошлар һәм аларга ярдәм итү, аларның безгә китерә торган файдасы  турында сөйләшербез.

б) Текст өстендә эш
1. Сүзлек эше.  

2. Укытучының үрнәк укуы.  
3. Укучыларның гөжләп укуы.
4. Чылбыр буенча уку.


 

V. Физминут.

Хәзер бераз ял итик

Тәнебезгә көч кертик

Бер урында таптаныйк

Сикергәләп тә алыйк.

Уңга, сулга күз салыйк

Муеннарны боргалыйк.

Кулларны алга сузыйк

Үткен кайчылар булыйк.


 

VI. Ныгыту этабы  

а) 78 бит, 7 нче күнегү. Сорауларга җавап бирү.
ә) 77 бит, 4 нче күнегү. Җөмләләрне текс
т эчтәлеге тәртибендә урнаштыру
б) - Табышмаклар  өйрәнеп  килергә кушылган иде. Һәркемнең өстәлендә кроссвордлар. Сез карандаш белән табышмакларның җавапларын язып барырсыз.

Табышмаклар.

1.

Сайрамый да,җырламый да
Тик кычкырып моңлана
Ул кычкыргач,су керергә
Вакыт җитә ,соңлама. (Күке) 


 


 


 

2.

Аяклары озын булгач,
Йөриләр биеп кенә.
“Туган җирләрдә күбрәк
Тор-рыйк без”,- диеп кенә. (Торна)


 

3.

Бер иҗегем төс минем,
Тагын бер иҗек өстәсәң

Булам матур кош үзем. (Аккош) 

4.

Канатлары кашың кебек,
Оялары балчыктан.
Чебен-черки тотып кайта:
Балалары ачыккан. (Карлыгач)

5.

Җепшек бураны да бар.
Тәмле боткасы да бар. 
Аның карасы да бар.
Хәтта аласы да бар. (Карга)

6.

Җылы яктан кайтуына 
Өйләр ясап куябыз.
Хәтта кереп тә карамый 
Ошамаса оябыз. (Сыерчык)

Ә хәзер, әйдәгез кроссвордны тикшерәбез.

VII. Кышлаучы кошлар турында әңгәмә   

- Нинди кошлар көзен безнең якларда кыш үткәрергә кала икән соң? (Балалар белгәннәрен саный: чыпчык, ала карга, песнәк, саескан, тукран, күгәрчен.)
-   Кышлаучы кошларга кеше ничек ярдәм итә ала? (Җимлекләр ясап
)
-   Җимлекләрне ничек ясарга һәм кошларны ничек ашатырга була соң? (Балаларның җаваплары тыңлана.)

VIII. Йомгаклау этабы

а) Дәрескә йомгак ясала. Йомгаклау әңгәмәсе үткәрелә.
ә) Укучыларның эше бәяләнә. Билгеләргә комментария бирелә.
б) Өй эше аңлатылып  бирелә.

1) 79 бит, 11 нче күнегү

2) Бүлекнең эчтәлеген сөйләргә

2) Өйдә җимлек ясарга

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.