План открытого урока татарского языка в форме технологической карты. 5 класс. ФГОС
5 класс өчен татар теленнән технологик карта
Тема |
Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. |
|||
Теманың максаты |
1.Белем бирү: исемнәрнең килеш белән төрләнешен искә төшерү, өйрәнү; алган белемнәрне һәм җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту. 2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне , бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү. 3. Тәрбияви: туган телгә мәхәббәт, бер - берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү. |
|||
Планлаштырылган нәтиҗә |
Предмет күнекмәләре |
Универсал уку эшчәнлеге |
||
1.Предмет нәтиҗәләре 2.Метапредмет нәтиҗәләре 3. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр |
1.Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллана белү 2. Белемнәрне системага салу күнекмәләрен камилләштерү 3. Укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру |
Шәхси: Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру Регулятив: Дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау. Танып – белү: матурлыкны күрә, аңлый белү Коммуникатив: класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү. |
||
Төп төшенчәләр |
Килеш исемнәре |
|||
Предметара бәйләнешләр |
Әдәбият,рус теле |
|||
Ресурслар -төп -өстәмә Җиһазлау: |
Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова,Г.М.Әхмәтҗанова . “Күңелле татар теле”. Татар теле , 89-90 битләр; Эш дәфтәрләрее ; Интерактив такта,проектор, ноутбук, презентация ,таратма материаллар (карточкалар, схемалар,таблица) |
|||
Төркемнәрне оештыру |
Төркемнәрдә, индивидуаль һәм парлы,күмәк эш. |
|||
Оештыру технологиясе |
Һәр этапның өйрәтү һәм үстерү биремнәре |
Һәр этапның диагностик биремнәре. |
||
I этап. Оештыру моменты. Максат – төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару. |
I этап. Мотивлаштыру –ориентлаштыру. 1.Дәресне оештыру.Уңай психологик халәт тудыру. Дәрескә әзерләнү. Исәнмесез,укучылар! -Хәерле көн ! -Хәлләрегез ничек? -Кәефләрегез әйбәтме? -Бүген ничәсе? -Атнаның кайсы көне? -Урамда һава торышы нинди? -Анда җылымы,әллә салкынмы? -Хәзер елның кайсы фасылы? |
Без татар телендә дөрес итеп укырга , язарга, сөйләргә өйрәнергә дип килдек. |
||
II этап Актуальләштерү.Өй эшен тикшерү Максат – белем алуга карашларын ачыклау, алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү. |
II этап. 2.Өй эшен тикшерү. а)Сөйләшү: “Минем яраткан ризыгым” (парларда эш) ә) –презентация,чыгышлар,рефератларны өлешчә карау,татар халык ашларын искә төшерү |
II этап. Соруларга дөрес җаваплар.(Шәхси универсал уку эшчәнлеге) |
||
III этап.Уку мәсьәләсен кую. Максат – килешләр буенча алган белемнәрне искә төшерү һәм җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту. |
III этап. Танып белү универсал уку эшчәнлеге 1 - Электрон тактада бирелгән 1нче таблицада нәрсәләр җитми?(Килеш исемнәре ,килеш кушымчалары) -Таблицада бирелгән сораулар сезгә нәрсә сөйли? -Бу нинди сораулар?(Килеш сораулары.) Димәк без бүген дәрестә нинди теманы искә төшерәчәкбез? |
III этап. Диагностик бирем: сорауларга җавап эзләү,әйтү, (Шәхси универсал уку эшчәнлеге) Диагностик бирем:Дәфтәргә число,көн исеме ,килешләрне язабыз. Сүзләрнең дөрес кушымчаларын язабыз.(Шәхси универсал уку эшчәнлеге) Тикшерәбез(әзер таблица буенча |
||
IV этап. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү Максат – алган белемнәрне гомумиләштерү һәм уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү. |
IV этап. Үткәннәрне искә төшерү. -Татар телендә ничә килеш бар? -Иптәшегез белән килеш исемнәрен исегезгә төшерегез.(парларда эш) 2.-Ә рус телендә килешләр ничек атала? _Сколько всего падежей?Как их называют? (Шәхси универсал уку эшчәнлеге) Дәреслек белән эш.(89нчы бит) Сүзлек эше:Килеш-падеж Баш килеш-Именительный падеж Иялек килеше-Притяжательный падеж Юнәлеш килеше-Направительный падеж Төшем килеше-Винительный падеж Чыгыш килеше-Исходный падеж Урын-вакыт килеше-Местно-временной падеж 3.Килеш исемнәре ,сораулары, кушымчалары белән танышу.Таблицаны тутыру |
IV этап. 1. Диагностик бирем: Схемаларга туры китереп, җөмләләрне уйлап дәфтәргә язарга. (Танып белү универсал уку эшчәнлеге) |
||
V этап. Яңа теманы үзләштерү һәм ныгыту Максат.Килеш исемнәрен, сорау һәм кушымчаларын дөрес истә калдыру (укучыларның игътибарлылыгын, хаталарны тикшерү һәм төзәтү.) |
V этап. 1. -Таблицада бирелгән сүзләрне килешләрдә төрләндерү(сорау һәм кушымчалардан файдаланып) Әни,апа,Марат,Фән,Фәрит,ипи,аш,су, Бәлеш(тактада,карточкалар белән) (Регулятив универсал уку эшчәнлеге) “Адашкан сүзләр”уены: -Сүзләрне дөрес урнаштырыгыз. Б.к. токмачта И.к. токмач Ю.к. токмачның Т.к. токмачтан Ч.к. токмачны Ур.-в.к.токмачка 3.Бу сүзләр белән җөмләләр төзеп карагыз.Җөмләне иптәшегез тәрҗемә итсен |
V этап. Сүзләрне дөрес урнаштыру |
||
VI этап. Рефлексия. |
VI этап. №2.90нчы бит.-дәфтәргә эшләү -тикшерү |
VI этап. |
||
VII этап. Йомгаклау. |
VII этап. 1.Өй эше. 1 вариантларга – кибет,2 вариантларга бәйрәм сүзен килешләрдә төрләндереп язып килергә 2. Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяләү. -билгеләр кую |