12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
kbkbz199818
0

Статья «Балалар бакчасы һәм мәктәп эшчәнлеге барышында дәвамчанлык»

Балалар бакчасы һәм мәктәп эшчәнлеге барышында дәвамчанлык.

Бүгенге көндә мәгариф системасындагы эшчәнлек көн саен үзгәреп тора. Шуны исәпкә алып, без, тәрбиячеләр, укытучылар, балаларны шул үзгәрешләрне җиңеп чыгарлык итеп тәрбияләргә тиешбез. Бүгенге көндә мәктәпләр, балалар бакчалары федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыру буенча эш алып баралар. Федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыруның төп принциплары булып дәвамчанлык һәм үсеш тора. Дәвамчанлык үзе ике яклы: балаларның балалар бакчасында үз-үзләрен тотышлары, үз-үзләренә бәя бирүләре формалаша, ә бу мәктәптә ныклы белем алу өчен төп юнәлеш булып тора. Алар мәктәпкә барганда ныклы ышаныч белән баралар. Бу төр эшчәнлек белән алар мәктәп системасына бик тиз һәм җиңел ияләшәләр. Балаларның мәктәптәге өлгерешләре аларның балалар бакчасында алган белем-тәрбияләренә нигезләнә. Федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыруның максатлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: балалар бакчасы һәм мәктәп арасында дәвамчанлык урнаштыру, ә бу үз чиратында балаларның бакчадан китеп, мәктәпкә җиңел кереп китүләренә ярдәм итә; һәр балага үз мөмкинлекләрен тулаем ачарга булышу; балаларны мәктәп белән кызыксындыру, мәктәпкә барасы килү теләген үстерү. Федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыруның бурычлары булып түбәндәгеләрне атап булыр иде: мәктәпкә әзерлекле балаларның сәламәтлекләрен ныгыту һәм саклау; балаларга мәктәптә уңышлы белем алу өчен киң кырлы белем бирү.

Федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә балалар мәктәпкә тулы әзерлек белән баралар дияргә була. Бакчаны тәмамлаганда балалар үзләрендә мөстәкыйльлек сизәләр, нинди генә аңлашылмаучанлык килеп чыкса да, аннан чыгу юлларын табалар, дөрес хәл итәләр, алар үз көчләренә ышаналар, иптәшләренә, өлкәннәргә игътибарлы була беләләр, аларның вак моторикалары нык үсеш ала, алар күзәтергә , төрле экспериментлар үткәрергә яраталар.

Бакчага йөрүче һәм мәктәптә укучы балалар арасында педагогик эшләү дәвамчанлыгын тормышка ашыруның нинди юллары бар соң? Шулар арасыннан практикада үзләрен аклаганнарын әйтеп үтәм.

Бакча тәрбиячеләренең һәм беренче класслар белән эшләүче педагогларның эш тәҗрибәләренең уртаклашкан киңәшмәләр, семинарлар, конференцияләр, педсоветлар уздыру.

Балаларның төрле төр эшчәнлекләренең ничек оештыруларын һәм күзәтү максаты белән мәктәп укытучыларының балалар бакчасына килүе һәм шундый ук анализны күздә тотып, тәрбиячеләрнең мәктәпкә барулары, фикер алышулар, тәҗрибә уртаклашулары кирәк.

Өлкән төркем тәрбиячесе тулаем төркемгә һәм һәр балага аерым социаль –психологик характеристикалар төзеп, аларны башлангыч сыйныф укытучыларына тапшыру шулай ук дәвамчанлыкы тирәнәйтүнең тагын бер әһәмиятле юлы булып тора.

Бакча белән мәктәп арасындагы бәйләнеш бакчада тәрбияләнүче балаларның мәктәп укучылары белән аралашуын үстерү аша да барырга мөмкин. Моңа балалар бакчасына шефлык итү, тәрбияви әһәмияте булган кичәләрне (мәсәлән, курчак театры, “Җир бәйрәме”, "Карга боткасы", “Кышны озату бәйрәме” һ.б.) бергәләп уздыру; мәктәпкәчә яшьтәге балаларны мәктәпкә экскурсиягә алып бару, мәктәп темасына кагылган кино-фильмнар карау, бакчада тәрбияләнеп чыккан укучылар белән очрашу, хезмәт эшләрен, түгәрәкләрне (“Оста куллар”һ.б.)бергәләп оештыру, үткәрүләр керә.

Мәктәп яшенә җиткән балаларны укуга әзерләүне уңышлы оештыру өчен түбәндәге тәкъдимнәрне истә тотарга кирәк:

Мәктәпкә технологик хәзерлекне формалаштыру өчен, уен, нәтиҗәлелек, уку һәм башка төр эшчәнләрне бергә бәйләп алып бару мөһим.

Укытуда нәтиҗәлелеккә ирешү өчен, аларда шөгыльләргә карата уңай эмоциональ мөнәсәбәт формалашу зарури.

Беренче сыйныфка кергән балалар коллективын формалаштырганда, аларның шәхес-ара аралашуын оештырганда да мәктәпкәчә булган һәм мәктәп эш методикаларының дәвамчанлыгын сакларга кирәк.

Күмәк эшләрнең зур тәрбияви мөмкинлекләреннән файдаланырга.

Бала мәктәпкә укырга кергәнче, мәктәп белән бакча арасында һәр вакыт ныклы элемтә булдырырга тиеш.

Бала мәктәпкә тулы әзерлек белән килгәндә генә, аңа ныклы белем бирү уңайлырак. Шуның өчен дә без тәрбиячеләр балаларны мәктәпкә уен эшчәнлеге ярдәмендә әзерлибез. Белгәнебезчә, уенда махсус оештыру элементлары да чагылдырыла. Мәсәлән, бала уенны планлаштырырга, роль бүлешергә өйрәнә. Таләпләр нигезендә кагыйдәне төгәл үти торган була. Зурлар кебек төрле хисләр кичерә. Лидер һәм ярдәмчеләр мөнәсәбәтендә катнаша. Башкалар фикере белән исәпләшергә өйрәнә, шулай ук мөстәкыйль фикерләве дә ныгый. Бакчага йөргән бала хәреф таный, сан саный, сәнгатьле сөйли белә. Баланың сәләтләре төрле яктан ачыла.

Иң мөһиме шул: мәктәпкә барасы бала физик яктан чыныккан, сау-сәламәт булырга тиеш. Шул ук вакытта баланың психологик әзерлеге дә кирәк. Бу әзерлек баланың мәктәп куйган тәләпләр системасына җавап бирә алучанлыгы белән билгеләнә.

Мәктәпкәчә яшьтәге бала кече яшьтәге мәктәп баласының төп эшчәнлеге булган укуга әзерлекле булырга тиеш. Бу очракта балада тиешле осталыкларның камилләшкән булуы зур әһәмияткә ия. Мәктәп белән балалар бакчасы белем бирүнең бер үк юнәлештә эшләүче ике чиктәш буыны ул. Әгәр бала мәктәпкә әзерлексез килсә,класста ул үзен уңайсыз хис итә,чөнки балага бөтенләй яңа булган мохитка күнегергә туры килә. Балалар мәктәпкә ныклы әзерлек белән килсен өчен балалар бакчасы һәм мәктәп арасында дәвамчанлык булуы мөһим. Мәктәп ягыннан караганда дәвамчанлык - балаларның балалар бакчасында алган беренчел белем һәм күнекмәләргә нигезләнеп һәм шул белемнәрне исәпкә алып барыла. Ә балалар бакчасы ягыннан караганда дәвамчанлык ул - мәктәп таләпләренә ориентлашу, мәктәптә белем алуны дәвам итү өчен кирәк булган белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Без дәвамчанлыкны өч юнәлештә алып барабыз:

1)методик эш;

2)балалар белән эш;

3)әти-әниләр белән эш.

Безнең "Кыңгырау" балалар бакчасы белән шәһәребезнең 14 нче, 19 нчы мәктәпләр арасында ныклы элемтә урнашкан. Ел башында мәктәп һәм балалар бакчасы арасында дәвамчанлык планы төзелә. План педколлектив киңәшмәсендә тикшерелә һәм кабул ителә. Киңәшмәләрдә шулай ук коллектив алдында торган бурычлар тикшерелә,эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясала. Методик эш план буенча алып барыла.

Без үзебез, мәктәпкә әзерлек төркеме белән мәктәпләргә барабыз, дәресләр карыйбыз, укучылар һәм укытучылар белән очрашабыз. Балаларда укуга кызыксынучан караш уятабыз. Шулай ук 1 сыйныфта укыган балаларның “ачык дәресләрендә”катнашабыз. Безнең балалар дә укучылар булып карыйлар. Укытучы математика дәресе буенча төрле сораулар бирә. Балалар бу дәресләрдә теләп катнашалар.

Без укытучылар, мәктәп балалары белән берлектә ата-аналар җыелышлары, гаилә бәйрәмнәре уздырабыз, “Ачык ишекләр” көне үткәрәбез. Балалар укытучылар белән якыннан таныштырыла. Бу көнне әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап алабыз. “Баланы мәктәпкә ничек әзерләргә?”, “Балада ихтыяр көче тәрбияләү”, күзәтүчәнлек тәрбияләү, белемгә кызыксыну тәрбияләү һ.б. темаларга уртак ата-аналар җыелышлары уздырабыз. “ Булачак укучы үстерәбез” дигән проблема буенча әти-әниләр белән анкеталар үткәрәбез.

Без һәрбер бәйрәмнәрне, кичәләрне, чараларны бергә уздырабыз. Мәктәпкә укырга керүче балалар һәм мәктәп балалары белән берлектә төрле ярышлар үткәрәбез. Балалар бакчасы балалары мәктәпкә экскурсиягә баралар: класслар һәм музей белән танышалар.

Балалар бакчасы балалары эшләгән эшләрдән, ясаган рәсемнәрдән мәктәптә, мәктәп балалары эшләгән эшләрдән, рәсемнәрдән балалар бакчасында күргәзмәләр оештырабыз. Балалар бакчасы балалары каршында мәктәп балалары концерт, театрлар күрсәтәләр. Мәктәптә “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә укырга керүче балалар да чыгыш ясыйлар. “Белем бәйрәме”ндә исә балалар бакчасын тәмамлап киткән балаларны бакчага кунакка чакырабыз.

Әби-бабайлар, әти-әниләр, мәктәп укучылары, бакча балалары белән берлектә “Әбиемнең алтын сүзләре”,“Уңыш бәйрәме”, “Нәүрүз”, “Озын толым”, “ Яңа ел бәйрәме”, “Әниләр көне”, “Тукай бәйрәме”, “Сабантуй” һ.б. бәйрәмнәр үткәрәбез.

Шушы барлык эшләр нәтиҗәсендә безнең бакча балалары мәктәпкә ныклы әзерлек белән китәләр, балалар бакчасыннан мәктәпкә күчүдә авырлык сизмичә,уңышлы гына укып китәләр. Бу эшләребезнең нәтиҗәсе булып, мактау тактасында безнең балаларыбызның да булуы безнең өчен бик зур шатлык.

                                              33 нче балалар бакчасы тәрбиячесе:     

                                                          Гизатуллина Рушания Миннерашитовна

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.