12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Абдрахманова Н.Н.36
Россия, Татарстан респ., Пестречинский район

Дәреснең план-конспекты

ФИО                                              Абдрахманова Назилә Наил кызы

Хезмәте                                         Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фән                                                татар теле

Класс                                             4 А (рус төркеме)

Дәрес темасы                                Кошлар - безнең дусларыбыз.

Дәреслек                                        Хәйдәрова Р.З. Татар теле: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Дәреслек Е.И.Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нигезләнә. Ике кисәктә. 1 нче кисәк / Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2014. – 55 нче бит.

Үткәрү вакыты                            09.11.2016

I.Дәрес максатлары:

1) Белем бирү максаты:  лексик-грамматик күнекмәләрне кабатлау аша укучыларда татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру, тормышта рус телле балаларның татарча сөйләшә белүенә ирешү, кошлар турында алдагы дәресләрдә алган  лексиканы кабатлау һәм белемнәрне тирәнәйтү;

2)Үстерү максаты:тема буенча бәйләнешле сөйләм һәм язма телне, мөстәкыйльлекне, иҗади активлыкны үстерү; кызыксынучанлык, коллективта эшли белүне арттыру; мавыктыргыч материаллар ярдәмендә татар телен өйрәнүгә кызыксынучанлыкны үстерү.

3) тәрбияви максат: кошларга карата кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек, сакчыл караш тәрбияләү.

II.  Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре:

Шәхси УУГ: -шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләген формалаштыру;

Ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.

 Метапредмет нәтиҗәләр:

Регулятив УУГ:-укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү;

Коммуникатив УУГ:

башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;

парларда эшли белү.

Танып-белү УУГ: укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълуматны дәреслектән таба белү.

III. Укыту алымнары: Сорау – җавап

IV. Дәрес тибы: Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү, ныгыту, сүзлек запасын арттыру

V. Дәреснең төре: катнаш.

VI. Җиһазлау: компьютер, карточкалар, дәреслек,, презентация, кош рәсемнәре.

Дәрес планы.

1. Оештыру этабы.

2. Өй эше тикшерү. Куелган бурычларны  иҗади чишү өчен кирәкле  белем һәм күнекмәләрне  яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү. Бирелгән сорауларга җавап табу, кошлар исемнәрен искә төшерү.

3. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру. Карлыгач һәм песнәк турында материал б.н танышу

4. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.Китап б.н эш, дәфтәрләрдә эшләү

Бездә кышлаучы кошларны,  җылы якка очып китүче кошлардан аера белү.

5. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.(параларда эшләү – биремне чишү,ситутив күнегү – соаруларга җавап табу)

6. Үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау. Җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтмәләр кертү. (кошларга сакчыл караш, кошлар турында шигырьләр б.н дәресне тулыландыру)

7. Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту. Тест эшләү

8. Дәресне йомгаклау. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау). Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

Технологик карта

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль укыту гамәлләре

I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация)

Максат: эмоциональ һаләт тудырып, укучыларны уку эшчәнлегенә

мотивлаштыру.

 

а) - Исәнмесез, хәерле көн, балалар!

- Кәефләрегез ничек соң?

- Рәхмәт, укучылар. Барыгызга да хәерле көн теләп дәресебезне башлыйбыз.

- Бүген ничәнче число?

- Бүген атнаның нинди көне?

- Хәзер елның кайсы фасылы?

- Көз көне табигатьтә нинди үзгәрешнәр була?

- Бүген көн нинди?

- Ә бүген якынча температура күпме?

- Урамда кар явамы?

-Рәхмәт, укучылар.

- Укучылар, әйтегез әле,көз көне нәрсәләр җыялар?

- Мин сезгә хәзер гөмбәләр таратам, анда дәрескә теләкләр язылган.

- Исәнмесез.

- Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, татар телен

Өйрәнергә дип килдек.

 

-Бүген 9 нчы ноябрь.

- Бүген чәршәмбе.

- Көз

- Көз көне салкын җил исә, агачлардан яфраклар коела, кошлар җылы якка оча...

- Бүген көн салкын, болытлы, яңгыр ява

- Иртә белән температура – 5 градус салкын булды.

- Әйе, урамда кар ява.

-Уңышлар телим!Желаю успехов!

-Игътибарлы булырга онытма!Будь внимательнее!

-Бүгенге дәрестә кыюрак бул!На сегоднешнем уроке, будь смелее!

-Белемеңне күрсәтүдән курыкма!Не бойся показать свои знания!

-Башкаларга булышырга әзер бул!Будь готов помогать другим!

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү (РегулятивУУГ)

Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру (Шәхси УУГ)

II. Актуальләштерү һәм проблема тудыру.

Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау.

 

- Укучылар, хәзер нәрсә турында сөйләшкәнебезне белер өчен аудио язманы тыңлагыз  әле.

- Сез нәрсә ишетәсез? Кошлар ничек сайрый? Сезгә ошыймы?

- Кайсыгыз әйтә ала, нигә мин бүгенге дәресемне кошлар тавышыннан башладым?

 - Дөрес укучылар, чөнки үткән дәрестә без сезнең белән кошларны өйрәнә башлаган идек.

- Без Сезнең б.н кайсы кошлар белән таныштык?

Хәзер игътибар белән рәсемнәргә карагыз әле . Сез монда нинди кошларны күрәсез ? Кайсылары җылы якка китә, ә кайсылары бездә кала?

Укучылар рәсемдә карлыгач һәм песнәк бирелгән.

Ни өчен рәсемдә бу ике кош аерым бирелгән

Ә бүген без сезнең б.н песнәк һәм карлыгач турында сөйләшербез.

- Бик дөрес укучылар.

- Карагыз әле, песнәк һәм карлыгачның тышкы кыяфәтләренә карап характеристика бирик.

Песнәк нинди?

Карлыгач нинди кош?

Алар бездә кышлыйлармы?

Әлеге кошларны күбрәк белү өчен, китапларыбызның 55 нче битен ачып, 2 нче күнегү б.н танышыйк.

-Без кош тавышларын ишеттек. Алар бик матур сайрыйлар.

-Без бүген кошлар турында сөйләшербез

(Песнәк , карлыгач , чыпчык , күгәрчен , тукран , күке, торна, аккош)

Бездә кышлаучы кошлар: карга, күке, тукран,күгәрчен, чыпчык

Җылы якка китүче кошлар: сыерчык, торна, сандугач, аккош.

- Без бүген карлыгач һәм песнәк турында сөйлиячәкбез

Песнәк – җитез, матур, түше сары төстә, үзе йомшак.

Карлыгач песнәктән караганда озынрак, канатлары озын, түше ак төстә

Уку эшчәнлеген планлаштыру (Коммуникатив УУГ)

Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ)

Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы, укучылар) белән аралашу ысулларын үзләштерү (Коммуникатив УУГ)

III. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

Максат: үткән материалны кабатлау

 

А) Китап белән эш

Димәк, песнәк нинди кош?

  • Ул нәрсә ашый?

    Җылы якка китәме?

    Аңа кыш көне нәрсә бирәләр?

2 нче өлешне тәрҗемә итәбез.

Ә карлыгач нинди кош икән?

Карлыгач нәрсә б.н туклана?

- Әлеге кошларның аермалыгы нәрсәдә? (У них отличие в чем?

Б) физминутка (Очты – очты )

 

В) Дәфтәрдә эш

З нче күнегүне язма рәвештә дәфтәрләребездә эшлибез.

- Тикшерәбез.

- Молодцы, укучылар.Дәресне дәвам итәбез.

(тәрҗемә итү эше) Синица – очень подвижная, ловкая птица. Она очень старательная. В сутки кушает насекомых до своего веса. Не улетает в теплые края, остается у нас. Зимой дает ей корм.

- Песнән – бик җитез һәм хәрәкәтчән кош.

- Ул бөҗәк ашый.

- Ул җылы якка китми, бездә кала.

Аңа кешеләр җим бирә.

Ласточка питается мухами и комаром.Они в сентябре уходят в теплые края.

- Карлыгач чебен – черки б.н туклана

Карлыгач җылы якка китә, ә песнәк бездә кала.

Кул хәрәкәтләре ярдәмендә физ- ка

Тугызынчы ноябрь.Сыйныф эше.3 нче күнегү

(укучыларның дәфтәрләренә күзәтү.)

Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ)

Максат кую (Танып белү УУГ)

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ)

IV. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау.

 

А) Парларда эшләү

-Балалар! Мин сезгә хәзер конвертлар өләшәм, анда кош исемнэре язылган, сез аларны җыеп, кош исемнәрен атарга тиеш.

Б) Ситуатив күнегүләр.

(Балаларга конвертлар бирелә, алар кош исемнэрен җыялар һәм әйтәләр.” Буталган хәрефләрдән кош исеме табу” уены).

Карга, күгәрчен, торна, акчарлак, сандугач, чыпчык, тургай, тукран, сыерчык, карлыгач, аккош, күке, песнәк...

Сандугач с д н а г ч а у

Сыерчык с р ы к е ч ы

Күгәрчен ч е н к ү г ә р

Песнәк п ә с н е к

Карлыгач г а ч р а к л ы

Спроси у друга :

1 нче төркем

Син кошларны яратасыңмы?

Сиңа кайсы кош күбрәк ошый?

2 нче төркм

Син кошларны ашатасыңмы?

Сез мәктәптә сыерчык оясы (своречник) ясыйсызмы?

Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү (Коммуникатив УУГ)

Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Үз эшчәнлегеңне планлаштыру; үз фикереңне башкаларга җиткерү (Регулятив УУГ)

Тиешле мәгълүматны таба белү (Танып белү УУГ)

IV. Үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау. Җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтмәләр кертү.

 

Ә) Тәрбияви момент.

Укучылар сез барыгызда кошларны яратасызмы?

Укучылар, ни өчен кошлар безгә кирәк?

Б) Кошлар турында укучылардан шигырь

Тәрҗемә итү

Исеңдә тот! Кошларга таш атма,

Баласын елатма,

Таш атма кошларга, атма син.

Кошлар бит – дусларың

Буранлы кышларда

Ярдәм ит, аларны сакла син.

Ф. Яруллин

Тәрәзә каршына

Килгән бер чыпчык

Миңа кычкыра

чык әле, - ди, - чык,

Алдый ул, беләм,

Гел шулай итә,

Йөгереп чыксам,

Оча да китә.

Г.Афзал

Сандугачлар, карлыгачлар

Очып китте еракка

Торналар да ялга китте

Җылы якка, көньякка.

Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, бирелгән шигырне сәнгатьле итеп сөйли белүУУГ)

V. Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту.

Максат: алган белемнәрне практикада куллана белү

 

Мин сезгә бүгенге дәрестән чыгу билеты бирәм. Кем тестны эшли ала шул гына дәрестән чыга ала.

Слайд №10

А)    Тест.
    1.Кайсы кош бездә кышлый? Какая птица зимует у нас?
        а) сыерчык            б) торна
        в) песнәк            г) карлыгач
     2. Кайсы кош җылы якка китә? Какая птица улетает в тёплые края?
        а)карга              б)карлыгач
         в)әтәч                      г)чыпчык
 

  3. Кош тәрҗемәләрен билгелә. Отметь перевод названия птиц.

Карга воробей

Песнәк ворона

Карлыгач синица

Чыпчык ласточка

Фикерләрне логик чылбырга салу (Танып-белү УУГ)

VI. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү.

 

-Балалар дәрестә нәрсә турында сөйләштек

-О чем мы говорили сегодня на уроке?

-Нинди кошларны искә төшердек?

- Сезгә дәрес ошадымы?

- Без бүген дәрестә нишләдек?

- Дәреснең темасы нинди иде?

- Кемгә дәрестә җиңел булды?

- Кемгә авыр булды? Ни өчен?

( Кто встретил трудности? В чем? Почему?)

ӨЙ ЭШЕ Кошлар турында диалог төзергә;

Бәяләү

- Сау булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт.

- Кошлар турында сөйләштек.

Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр.

Бүген мин....белдем. Миңа...ошады. Мин...эшләдем. Мин....өйрәндем.

Өй эшен көндәлеккә язалар.

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.