12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Ахметшина Зиля Вагизовна19
0

Конспект урока по родному татарскому языку «Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре. Хикәя җөмлә» (5 сыйныф)

5нче сыйныф

Дәрес планы-конспекты

 

Дәрес элементлары

Вакыт

1

Эшкә  кызыксыну тудыру. Психологик уңай халәт тудыру.

2 мин

2

Белемнәрне актуальләштерү

3 мин

3

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру ( уку мәсьәләсе кую, уку мәсьәләсен адымлап чишү)


 

20 мин

4

Ныгыту (карточкалар белән эш, күнегү башкару)


 

10 мин

5

Рефлексия.Бәяләү. Өй эше.

4 мин

6

Йомгаклау. Дәрескә гомуми бәя.

1мин

 

Дәреснең темасы: Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре. Хикәя җөмлә.

Максат: сөйләмне җөмләләргә аерырга, тыныч тавыш белән укылган җөмләне танырга өйрәтү; җөмләдәге сүзләр бәйләнешен билгели; хикәя җөмләне дөрес интонация белән укый белүләренә ирешү; дөрес сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗә:

Сөйләмне җөмләләргә аера; тыныч тавыш белән укылган җөмләне таный белү;

Предмет буенча белемнәр:

Җөмләдәге сүзләр бәйләнешен билгели; хикәя җөмләне дөрес интонация белән укый белү.

Шәхси: үз фикереңне әйтә белү; уку эшчәлегенең мөһимлеген һәм кирәклеген аңлау.

Регулятив: дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау; дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру.

Танып белү: дәреслек белән эшләү; сөйләмне җөмләләргә аера белү.

Коммуникатив: хикәя җөмләләрне төзи белү; үз фикереңне тулы, төгәл, ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау.

Предметара: татар теле һәм әдәбият дәресләренең бөтенлегенә ирешү

Эш формасы: индивидуаль , парлап, фронталь

Ресурслар: дәреслек; индивидуаль карточкалар; аудиоязма; Г.Тукай, Н.Әхмәдиев хикәяләреннән өзекләр; интерактив такта.

Дәрескә презентация, күзләр өчен физминут.

Дәрес план-конспекты

I. Эшкә кызыксыну тудыру. Психологик халәт булдыру.

1) исәнләшү

-Исәнмесез, укучылар,

Елмаючан якты кәеф,

Күрәм мин йөзегездә.

Игътибарлылык һәм уңышлар

Телим мин барыгызга!

Укытучы. Хәерле көн! Дәресне башладык. Барыгызга да уңышлар телим. Менә мин сезгә шар алып килдем. Балалар, мин пыяла шарны сезгә тапшырам. Ә сезнең максат булып: шушы шарны төшереп ватмыйча, сак кына итеп, бер-берегезгә тапшырырга кирәк була. Игътибарлы, сак булыгыз! Пыяла шар төшеп чәлпәрәмә килергә мөмкин. (Музыка астында укучылар пыяла шарны бер-берсенә бирәләр)

Укытучы. Сез шушы пыяла шарны иптәшегезгә бирер өчен, ниләр эшләдегез, шарны биргәндә үзегезне ничек тоттыгыз?

Укучылар. Төшереп ватмас өчен, шарны бер - беребезгә әкрен генә, ипләп кенә, сак итеп кенә бирергә тырыштык.

Укытучы. Димәк, укучылар, шарны тапшырганда бер-берегезгә ничек игътибарлы булсагыз, дәрес дәвамында дә шул игътибарлыгыгызны саклагыз, югалтмагыз, дигән теләктә калам.

2) укуны мотивлаштыру

II. Актуальләштерү

Проблемалы ситуация тудыру:

-Укучылар, бу рәсемнәрдә нәрсә, кемне күрәсез? (ана, бала)

-Әлеге рәсемгә карап без тагын нәрсәләр күрә, тагын нәрсәләр укый алабыз? (тынлык)ны озакка сузмыйча дәвам итәм)

-Укучылар, әйдәгез әлеге һәм башка сорауга җавап бирү өчен эшебезне башлап җибәрик.

Аудиоязма тыңлау

Укытучы. Игътибар! Мин сезгә Нур Әхмәдиевнең “Ана” хикәясеннән алынган өзектән аудио язма тәкъдим итәм. Әйдәгез тыңлап алыйк.(Нур Әхмәдиев әсәреннән өзекнең аудио язмасын тыңлыйлар)

Аудиоязма буенча сорауларга җаваплар алу

Укытучы.Язма сезгә ошадымы? Нәрсәсе белән ошады?

Укучылар. Әйе. Бик ошады. Матур итеп, сәнгатьле итеп укыды.

Укытучы.Шушылай уку өченбез нинди сыйфатларга ия булырга тиеш (кирәк)?

Укучы. Телне белергә, татар телендә матур сөйләшергә, татарча китаплар, гәҗитләр, журналлар укырга кирәк.

Укытучы. Әйе, укучылар, бик дөрес! Татар мохитендә яшәргә кирәк. Әти-әниләр,дуслар, иптәшләр белән саф татар телендә аралашырга кирәк, театрларга, концертларга йөрергә кирәк.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1) Хикәядән аерып алынган җөмләләр өстендә эшләү

( аерып алынган җөмләләр тактага чыгарыла (слайд)).

Укытучы. -Укучылар, экранга игътибар! Мин аудиоязмадан аерып алынган җөмләләрне сезгә тәкъдим итәм.

Җөмләләр

1. Сукыр егетне күрүгә, арткы рәтләрнең берсендә утырган апа урыныннан торды.

2. Әнием, исәнме, әнием!-дип, егет бу апаны кочагына кысты.

3. -Улым, исәнме, бәгырькәем!

4. –Нишләп кайтасы иттең? Кыерсыттылармы әллә?

5. Сукыр егетнең “күрәсем килде” дигән сүзе безне сискәндереп җибәрде.

Укытучы. -Җөмләләрне тәртип буенча укып чыгыйк. (беренче җөмләне үзем укып чыгам, аннан балалар укып чыга)

Укытучы. -Укучылар,без җөмләләрне нинди интонация белән укыдык? Җөмләләрне укыган чакта, бер-берсеннән нәрсәсе белән аерыла? Кайсы ягы белән аерыла?

Укучылар.-Әйе. Тыныш билгеләре куелышы белән. Интонация үзгәрүе белән.

(сорау җөмләне укыганда сорау интонациясе белән, боерык җөмләне боеру интонациясе белән, хикәя җөмләне хәбәр итү интонациясе белән укыйбыз)

Укытучы. –Димәк, җөмләләр өч төрле тавыш (интонация, тон) белән укыла. Укучылар,димәк ,без җөмләләрне ничә төргә бүлдек?

Укучы.-Өч төргә бүлдек.

Укытучы. - Нинди җөмләләр булды?Әйткән вакытта, әйтү ягыннан сөйләмдә ничә төрле җөмлә кулланабыз икән?

Укытучы. Әлеге җөмләләр арасында хикәя,сорау, боерык җөмләләр бар. Димәк, ничә төрле җөмлә бар икән?

Укучы. -Өч төрле.

Укытучы. - Нәтиҗә. Без сезнең белән шундый нәтиҗәгә килдек. Әйтү максаты ягыннан җөмләләр өч төрле була:хикәя, боерык, сорау җөмлә. 62 биттәге кагыйдәне ачыгыз, укыгыз (эчтән укыйлар яки бер укучы кычкырып укый).

2) “Һәр нәрсәнең үз урыны бар” тексты белән эшләү

Укытучы. - Бүген без сезнең белән шушы җөмләләрнең берсе – хикәя җөмлә турында сөйләшербез. Игътибар, экранга. (текст өстендә эш)

Укытучы. - Г.Тукайның “Һәр нәрсәнең үз урыны бар” хикәясе өстендә эш башкарып китәрбез.

Һәр нәрсәнең үз урыны бар.

Габдулла, йокысыннан уянды исә, үзенең кием-салымын аннан-моннан эзләргә тотына. Аның бер читеге урындык астында, икенче сыңгары өстәл астында ята. Бүреге карават астында ауный, кәләпүше бүлмәдә үк юк. Габдулла һәр иртә белән шул баш, аяк киемнәрен эзләп маташа да һәр көн сабакка соңга калып килә. (Г. Тукай)

 

(Җөмләләрне укыйлар, сораларга җавап бирәләр, 4 җөмлә-4 бала укый)

Укытучы. –Беренче җөмләне нннди тавыш белән укыйбыз?

Укытучы - Беренче җөмлә нәрсә турында хәбәр итә? (нәрсә турында сөйләнелә)

Укучы. – Габдулланың уянып, киемен эзләве турында җөмләдә хәбәр ителә.

Укытучы. – Җөмлә азагында нинди тыныш билгесе куелган?

Укучы. – Нокта куелган.

Укытучы. – Җөмлә нинди тавыш белән укылды?

Укучы. – Тыныч тавыш белән укылды.

Укытучы. Икенче җөмләдә нәрсә турында хәбәр ителә?

Укучы. Габдулланың бер аяк киеме бер җирдә. Икенче аяк киеме бер җирдә ятуын хәбәр итә.

Укытучы. - Җөмлә ахырында нинди тыныш билгесе куелган?

Укучы. – Нокта куелган.

Укытучы. - Өченче җөмлә турында нәрсә әйтә аласыз?Бу җөмләдә нәрсә турында хәбәр ителә?( Бу җөмләдә нәрсә турында сүз бара?) Без бу җөмләне укып нәрсә беләбез?

Укучы. – Бу җөмләдән без бүрекнең карават астында аунап ятуын, кәләпүшнең бүлмәдә бөтенләй дә булмавын белдек.

Укытучы. – Бу җөмлә нинди интонация белән укыла, җөмлә ахырында нинди тыныш билгесе куелган?

Укучы. Җөмлә ахырында нокта куела, тыныч тавыш белән укыла.

Укытучы. – Дүртенче җөмләне кычкырып укы әле, Салават. Бу җөмләдә сүз нәрсә турында бара ?

Укучы. –Малайның әйберләрен эзләп, дәрескә соңга калуы турында хәбәр ителә.

Укытучы. – Бу җөмлә турында нәрсә әйтә аласыз? Җөмлә ахырында нинди тыныш билгесе куелган? Җөмлә нинди интонация белән укыла, Әмирхан?

Укучы. –Җөмлә тыныч тавыш белән укыла, җөмлә ахырында нокта куела.

Укытучы. - Әлеге хикәясе белән Г.Тукай безгә (нәрсә әйтергә теләгән) нинди фикер әйтеп калдырган?

Укучы. - Салган киемнәрне җыеп куярга, теләсә кая атмаска, -дигән фикер чыгара.

Укытучы. - Димәк, бала кичтән салган әйберен тотып атмаска, җыеп, тәртипле генә итеп үз урынына алып куярга тиеш. Шуңа күрә дә хикәянең исеме “Һәр нәрсәнең үз урыны бар” дип атала. Шушы кечкенә генә хикәясе аша Тукай безгә нинди яхшы сабак биргән.

-Хәзер без сезнең белән рәсем буенча эш эшләп китәбез.

Рәсем белән эш. “ Нәрсә – кайда?” уены. (сорауларга җавап формалаштыру)

Укытучы. -Әлеге эшне эшләгәндә Тукайның “Һәр нәрсәнең үз урыны бар” хикәясенә таянып,киңәшләрен истә тотып, “Нәрсә-кайда” уенын уйнап, парларда эшләп алырбыз. Рәсемнән күренгәнчә, бүлмәдә нәрсә булган? (тәртипсезлек, буталчык) (тулы җаваплар белән әйтәбез)

-Нәрсә кайда ята? Ул кайда булырга тиеш? (парлап эшләү)

Сорау –җавап формасында бер-берсенә сорау бирә, җавап әйтә.

Нәтиҗә ясап, тәрбияле бала үз әйберен тиешле урынга куя. Мөгаен, әлеге балага игътибар җитеп бетмәгәндер. Ә сез андый түгелме, балалар?

Укытучы. –Укучылар, хәзер дәреслекнең 63 битен ачтык. Нәтиҗә ясап, 63 биттәге кагыйдәне укыгыз. ( бер укучы кагыйдәне укый)

Укытучы. Үзегез җавап биргәннәрдән чыгып, әйтү максаты ягыннан хикәя җөмлә төренең моделен чыгарып, кәгазь битләренә теркәгез. (укучылар һәрберсе теманың кагыйдәсен чыгарып язып куя. Бер-ике укучыдан модель укытыла). (тактада слайд)

Хикәя җөмлә

Берәр эш яки хәл турында хәбәр итә.

Тыныч тавыш белән әйтелә.

Җөмлә ахырында нокта куела.

 

IV . Ныгыту

Дәреслек белән эш, дәфтәрләрдә язу. (җөмләләрне укучылардан язар алдыннан укытам)

Укучылар, дәреслекнең 62 битен ачтык, 196нчы күнегүне таптык. Биремне, Илшат, укы әле. (Укучылар җөмләләрне укыйлар: җөмлә азагында нокта куелганын, җөмләнең тыныч тавыш белән укылганын, әйтү максаты ягыннан хикәя җөмлә икәнен әйтеп баралар)

Укытучы. - Хәзер дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны һәм теманы язып куегыз. Күнегүне дәфтәрләрдә язабыз. 1 вариант - 1, 2нче җөмләләрне, 2 вариант – 3,4 җөмләләрне күчереп языгыз.

Укытучы. –(Нәтиҗәне әйтеп китәбез.) Димәк, әйтү максаты ягыннан хикәя җөмлә тыныч тавыш белән укыла, җөмлә азагында өтер куела. Җөмлә азагында нокта куела торган, тыныч тавыш белән укыла торган җөмләләрне без хикәя җөмләләр дип атыйбыз.

Физкультминутка

Карточкалар белән эш.

-Җөмләләрне дөрес тыныш билгеләре куеп укырга, төрен билгеләргә.

Укытучы. – Укучылар, җөмлә чикләрен табып, тиешле тыныш билгеләрен карточкаларның үзенә куеп чыгарга һәм җөмлә төрен билгеләргә.

Безнең авыл бик якында урнашкан яшь каен урманы шаулап утыра йомшак җилләр төрле-төрле җиләк исләре алып килә яр астыннан салкын чишмәчыга бераз читтәрәк яшь таллар үсә агачларда сандугачлар сайрый аларның матур моңы авылга ишетелә (Г.Бәшировтан)

Укытучы. – Укучылар, текстта ничә җөмлә бирелгән? Әйдәгез, игътибар белән җөмләләрне укып, билгеләп барабыз. (7 җөмлә)

(һәр җөмләне берәр укучы укып чыга, җөмлә төрен билгели)

Ярым иҗади эш

- Миңа үзегез укыган гимназиягез турында сөйләгез әле. (карточкалардан эшләү). Алдыгызда яткан карточкаларда сорау җөмләләрдән файдаланып, хикәя җөмләләр төзегез. (Укучылар парларда эшлиләр, бер-берсе белән аралашалар - коммуникатив компетенция). Сорау җөмләләргә хикәя җөмләләр белән тулы җаваплар биреп кечкенә генә хикәя язасыз.

 

Син ничәнче гимназиядә укыйсың?

..........

Гимназиянең ачылуына ничә ел булды?

.....

Гимназия кайсы урамда урнашкан?

........

Гимназиядә уку сезгә ошыймы?

.....

Син кайсы фәннәрне яратып укыйсың?

.....

(2-3 укучы хикәяләрен укып күрсәтәләр)

V.Рефлексия.

1)Нәтиҗә ясау өчен, кроссворд чишү.

Димәк, укучылар, без нәрсәләргә өйрәндек? Кроссвордны чишеп уртак бер нәтиҗәгә килик әле. Кроссвордта әйтү максаты ягыннан җөмләләрнең бер төре яшеренгән. Әйдәгез әле сорауга җавап табып алыйк. (Кроссворд чишкәндә, сорауларны үзем укыйм, җавапларны балалар әйтә. Тактага чыгып язып куялар.)

 

Х

а

т

А

 

И

Я

 

 

 

К

ы

ш

 

 

Ә

к

и

Я

т

Я

р

д

Ә

м

 

Җ

Ө

М

Л

Ә

 

Сораулар:

Язу барышында ясалган төгәлсезлекләр.

Җөмләнең баш кисәге.

Ел фасылы.

Халык авыз иҗатының бер жанры.

Иптәшеңә булышу.

Тәмамланган уй-фикерне белдерә торган сүзләр җыелмасы.

Укытучы. - Нинди сүз килеп чыкты?

Укучы. – Хикәя җөмлә.

Укытучы. – Димәк, бүген үткән темабыз хикәя җөмлә. Димәк, без бер-беребезне аңладык, дәрескә куелган максатларга ирештек дип уйлыйм.

2) Бәяләү, билгеләр кую.

-Укучылар, гадәттә билге куябыз. Кем үзенә бүген “4”ле куя? Ә калган укучылар ничек уйлый? Сез үзегезгә нинди билге куяр идегез?

3)Өй эше бирү

1) мәҗбүри бирем: 199нчы күнегү: һәр җөмлә төренә берәр мисал сайлап языгыз.

2) ярымиҗади бирем: 220нче күнегү: әдәби әсәрдән әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләренә берәр мисал сайлап языгыз.

3) иҗади бирем: “Һәр нәрсәнең үз урыны” дигән темага хикәя төзегез.

VI. Йомгаклау.

Укытучы. - Укучылар, дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз? Дәрес сезгә нәрсә бирде?

Мин бүген дәрестә.....................

Мин бүген дәрестә нәрсәгә ирештем...........................

Шул гынамы?? Ә дәрес башында сез нәрсәләр эшләдегез?

Укытучы.- Укучылар, дәрес ахырына якынлаша. Дәрес башында шарны иптәшегезгә тапшырганда кичергән халәтегезне яздыгыз. Күпчелек игътибарлы һәм сак булдым диде. Алга таба да тирә-юньгә, бер-берегезгә игътибарлы, сак, тәрбияле булырсыз дигән теләктә калам.

Укытучы. -Укучылар, дәрес башында нинди сорауга җавап эзләгән идек? (Монда укучы күреп әйтергә тиешле нәрсәләр: 1) ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәтнең никадәр матур, җылы булуы; 2) ананың баланы, баланың ананы яратуы; 3) ананың тәрбиясен, ул баланы үзен яратырлык итеп тәрбияли алган, 4) игътибарлылык, 5) хөрмәт; 6)гомумән, ТӘРБИЯ дигән фикерне хупларга кирәк. Шулай ук Г Тукай өзегендә дә нәтиҗәбез шул ТӘРБИЯгә кайтып кала. Димәк, яшь вакытта балага нинди тәрбия бирсәң, киләчәктә дә шундый тәрбиядә булырсың дигән фикер үткәрә. Тукай әсәрендә дә шулай ук тәрбия хөкем сөрә.)

-Дәрестә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт! Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.Саубулыгыз!

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.