Урок «Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен кабатлау»
Тема: Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен кабатлау
8-нче сыйныф (татар төркеме)
Максат: 1.Белем бирү: җөмлә төрләре буенча алган белемнәрне һәм җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.
2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.
3. Тәрбияви: туган телгә мәхәббәт, бер - берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык, Габдулла Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.
Дәрес төре: кабатлау дәресе
Предметара бәйләнеш: татар теле һәм әдәбият
Эш төрләре (алымнар): сорау-җавап, проблемалы сорау, тест эшләү, модуль чыгару, күнегүләр эшләү һ.б.
Дәрес барышы:
I этап. Оештыру моменты. Исәнмесез! Хәерле көн, укучылар, килгән кунаклар! Бүген бездә татар теле дәресе. Әйдәгез, бер-беребезгә карап елмайыйк та дәресебезне башлыйк.
II этап Актуальләштерү. Укучылар экрандагы җөмләләргә күз салыгыз әле.
Бу җөмләләр турында ниләр әйтә аласыз?
Җөмләләр:
1) Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән. “Туган тел”
2) Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри? “Су анасы”
3) Әйтәләр: “Кычкырма син, тиз яхшылык белән тыел! И җүләр, кысканга былтыр, кычкыралармы быел?” “Шүрәле”
4) И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! “Туган тел”
- Алар хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы җөмләләр.
- Без аларны нәрсәгә карап шулай төркемлибез?
- Әйтү максатына карап.
- Димәк, бүгенге темабыз...
- Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен кабатлау.
- Дөрес укучылар. Ә хәзер дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны һәм теманы язып куябыз. Үзегез җавап биргәннәрдән чыгып, әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләренең моделен чыгарыгыз, дәфтәрләрегезгә языгыз.
Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре
Хикәя сорау боеру тойгылы (тикшерү)
III этап. Ныгыту өстендә эш
Нәрсә соң ул җөмлә? Кем аның билгеләмәсен әйтеп узар?
Җөмлә – уй-фикерне, сорауны, боеруны, тойгыны хәбәр итә торган, тәмамланган интонация белән әйтелә торган сүз яки сүзләр тезмәсе.
Бик дөрес.
Тел белемендә “җөмлә” терминына төрлечә билгеләмә биргәннәр. Беренче башлап синтаксис язган грек галиме Аполлони Дископ җөмләне сүзләрдән төзелгән берәмлек дип атаган. К.Насыйри “Ике калимәдән төзелгән сүз тезмәсе” дип билгели. Г.Алпаров “Баш килештәге иягә бәйләнеп, аңа ярашып әйтелгән сүзләр тезмәсе” дип атый.
Җөмләнең төп билгеләре?
Җөмлә һәрвакыт хәбәр итү интонациясе белән әйтелә. Мәсәлән, Әминә – врач, Вил – инженер.
Хәбәрлек, ягъни ике яки икедән артык сүздән торган төзелмәләрдә бер сүз икенче сүз турында нәрсә дә булса хәбәр итәргә тиеш. Кар эреде.
Бер генә сүз булганда, шулай ук, нәрсә турында булса да, нәрсәнең булса да булу-булмавы турында хәбәр итәргә тиеш. Урман. Кайтам.
Модальлек. Җөмлә эчтәлегенең чынбарлыкка мөнәсәбәте.
Тулырак итеп әйтсәк.
Хәбәрлек, гомумән хәбәр итү булса, модальлек ничек итеп хәбәр итү. Мәсәлән, Нинди матур күл! (соклану хисен белдерә)
Бер үк җөмләне төрле интонация белән әйтеп, җөмләнең төрен үзгәртергә мөмкинме?
Мөмкин.
Димәк, миңа булган бурычыңны иртәгә үк түлисең. (хикәя)
Миңа булган бурычыңны иртәгә түлисеңме? (сорау)
Күп сөйләнеп торасы юк. Миңа булган бурычыңны иртәгә үк түлисең. (боерык)
Хикәя җөмлә булганда (дәвам итәбез) чынбарлыкта булган күренеш хикәяләү тонында хәбәр ителә.
Хикәя җөмләләр... чагыштырмача тыныч тавыш белән әйтеләләр.
Конкрет күрсәткечләре... юк.
Сорау җөмлә – ... нинди дә булса сорауны белдергән, сорау интонациясе белән әйтелгән җөмләләр.
Махсус сорау интонациясе белән белдерүдән тыш, төрле лексик-грамматик чаралар ярдәмендә белдерелә дидек. Ниндиләр?
Мы-ме, мыни-мени сорау кисәкчәләре. Апалар кайттымыни?
Дыр-дер, тыр-тер кисәкчәләре. Апаларның кайтачагы сезгә билгеледер?
Бәлки, әллә, кебек сүзләре дә сорау җөмлә формалаштыралар. Әллә инде килеп тә җиттеләр?
Сорау алмашлыклары ярдәмендә. Кем идең, кем булдың?
Боеру җөмлә ... сөйләүченең тыңлаучыга берәр эшне башкарырга яисә аннан тыелырга кушу, үтенү, боеру, чакыруны белдерә торган җөмлә.
Боеру җөмләгә түбәндәге үзенчәлекләр хас: ..
Үзенә генә хас интонациясе булу
Боеру җөмләнең хәбәре боеруны белдерә тоган формалар ала. (боерык фиг. Инфинтив, хикәя, шарт) Тавышны бетердек
Әйдә әле, әйдә, әйдәгез кебек күрсәтмәләр була. Әйдәле, Акбай, өйрән син!
Көчле тойгы белән әйтелә торган җөмләне ... тойгылы җөмлә дип атыйлар. Тойгы белдерүне ике төргә бүлеп йөртәләр:
Сөйләүченең эчке кичерешләрен, эчке халәтен белдерү
Сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерү
Тойгылы җөмләләрне интонация белән генә түгел, махсус грамматик чаралар белән дә белдерергә була.
Ымлыклар. Их, кичә генә әле февраль иде!
Кабатлаулар белән
Кадерле, бик кадерле ул үткән гомер!
Сорау алмашлыклары ярдәмендә. Нинди аяз, нинди тыныч, нинди гаҗәеп рәхәт!
Укучылар, киредән алдан карап киткән җөмләләргә әйләнеп кайтыйк әле. Алар кайсы язучыныкы, нинди әсәрләреннән алынган?
Г.Тукай.
Г.Тукайның тагын нинди әсәрләрен беләсез? (экранда)
Тукайның тууына быел ничә ел?
129
Әйе, укучылар. Тукайның “Туган тел” җыры татар халкының гимны булып тора. Тиздән Габдулла Тукайның туган көне җитә. Бу көнне халкыбыз шигърият бәйрәме итеп үткәрә. Сез дә әлеге олы чарада актив катнашырсыз, үз өлешегезне кертерсез, дип ышанып калам.
Ә хәзер, укучылар, кабатланган тема буенча бер-берегезгә сораулар әзерлисез һәм шулай ук ул сораларга җавапларны да сез белергә тиеш.
Торып бастык, кулларны күтәреп үзегезгә пар табабыз. Иптәшегезгә сорау бирәсез.җавапны тыңлыйсыз, дөрес әйтмәсә төзәтәсез. Аннан икенчегез бирә һәм парларда алышынасыз. Утырдык. Эшебезне дәвам итәбез.
Китапларыгызның 178 нче битен ачтык, 281 нче күнегү.
Тәрҗемә иттегезме? (экранда тикшерү) Ә хәзер җөмләдәге сүз тәртипләренә игътибар итегез. Башта русчасын карыйбыз. Аннары татарчасын. ( икенче җөмләдә хәл үзе ияргән сүздән соң килгән; ия белән хәбәр кире тәртиптә урнашкан – русчасы) ( тәрҗемәдә аныклагыч белән аныкланмыш барлыкка килде, аның кире тәртибе юк, туры сөйләмдә, шулай ук, кире сүз тәртибе күзәтелә. Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре туры килә)
IV этап.
Алган белемнәрне гомумиләштерү
1. Мөстәкыйль эш. Бирелгән схемалардан җөмләләр төзергә.
Гади, ике составлы, раслау, җәенке, хикәя җөмлә.
Гади, ике составлы, инкяр, җәенке, сорау җөмлә.
Гади, бер составлы, раслау, җәенке, тойгылы җөмлә.
V этап. Контроль
Тест чишү.
Җөмлә төрләре буенча тест
1. Билгеләмәгә туры килгән җөмләне табыгыз.
Кырмыскалар, иртә таңнан торып,
Бит, кул юган, эчкән, ашаган. (Ә. Ерикәй)
1) Хикәя, раслау, ике составлы, җыйнак җөмлә.
2) Хикәя, инкарь, бер составлы, җәенке җөмлә.
3) Хикәя, инкарь, ике составлы, җыйнак җөмлә.
4) Хикәя, раслау, ике составлы, җәенке җөмлә.
2. Җөмләнең төрен билгеләгез.
Ерак түгел моңаеп
Утыра ромашка кызы. (М. Җәлил)
1) гади
2) кушма
3. Җөмләнең төрен билгеләгез.
Боз әле калын түгел. (М. Әмир)
1) раслау
2) инкарь
4. Җыйнак җөмләне табыгыз.
1) Монда да без бөек Тукайга бурычлы. (Г.Бәширов)
2) Бүгенге эшне иртәгә калдырмыйлар. (М.)
3) Болар — кызыллар иде, матурлар иде. (Г.Ибраһимов)
4) Ислам кинәт торды да, дәшми-тынмый китеп барды. (М.Хәбибуллин)
5. Оештыручы үзәкнең санына карап, җөмләләр нинди төрләргә бүленәләр?
1) раслау һәм инкарь.
2) бер составлы һәм ике составлы
3) гади һәм кушма
4) җәенке һәм җыйнак
6. Җөмлә нинди мөнәсәбәт нигезендә барлыкка килә?
1) хәбәрлекле
2) төгәлләүле
3) аныклаулы
7. Әйтү максаты буенча җөмләләр нинди төрләргә бүленәләр?
1) хикәя, сорау, боеру
2) бер составлы, ике составлы
3) раслау, инкарь
4) гади, кушма
8. Җөмләнең төрен билгеләгез.
Сигезенче класс шауларга тотынды. (М. М.)
1) җыйнак
2) җәенке
9. Җөмләнең төрен билгеләгез.
Телләр белгән — илләр белгән. (Мәкаль)
1) раслау
2) инкарь
10. Инкарь җөмләне табыгыз.
1) Безгә китәргә кирәк.
2) Көн салкын.
3) Хәерле иртә, күтәрелеп килүче кояш. (Г. Рәхим)
4) Бу турыда әнигә әйтте юк. (М. әмир)
11. Раслау җөмләне табыгыз.
1) Безнең өчен бу сорау — сорау түгел. (М. Мәһдиев)
2) Су тирәнәя төште. (М. Әмир)
3) Ат карышмады. (М. Әмир)
4) Әбине һич онытасым юк.
Ял итсен минем күзләр.
Яздым җөмлә, иҗек, сүз,
Бик арыды минем күз.
Йомам күзем : ял итсен,
Ачам күзем , күп күрсен.
Тагын йомам һәм ачам,
Бер йомам да бер ачам.
Күзләр хәрәкәте белән
Бик зур әйләнә сызам.
Аннан төбим күзләрем
Имән бармак очына
Кисәк карыйм тышта үскән
Биек агач башына
Җөмлә төрләре буенча тест
1. Билгеләмәгә туры килгән җөмләне табыгыз.
Кырмыскалар, иртә таңнан торып,
Бит, кул юган, эчкән, ашаган. (Ә. Ерикәй)
1) Хикәя, раслау, ике составлы, җыйнак җөмлә.
2) Хикәя, инкарь, бер составлы, җәенке җөмлә.
3) Хикәя, инкарь, ике составлы, җыйнак җөмлә.
4) Хикәя, раслау, ике составлы, җәенке җөмлә.
2. Җөмләнең төрен билгеләгез.
Ерак түгел моңаеп
Утыра ромашка кызы. (М. Җәлил)
1) гади
2) кушма
3. Җөмләнең төрен билгеләгез.
Боз әле калын түгел. (М. Әмир)
1) раслау
2) инкарь
4. Җыйнак җөмләне табыгыз.
1) Монда да без бөек Тукайга бурычлы. (Г.Бәширов)
2) Бүгенге эшне иртәгә калдырмыйлар. (М.)
3) Болар — кызыллар иде, матурлар иде. (Г.Ибраһимов)
4) Ислам кинәт торды да, дәшми-тынмый китеп барды. (М.Хәбибуллин)
5. Оештыручы үзәкнең санына карап, җөмләләр нинди төрләргә бүленәләр?
1) раслау һәм инкарь.
2) бер составлы һәм ике составлы
3) гади һәм кушма
4) җәенке һәм җыйнак
6. Җөмлә нинди мөнәсәбәт нигезендә барлыкка килә?
1) хәбәрлекле
2) төгәлләүле
3) аныклаулы
7. Әйтү максаты буенча җөмләләр нинди төрләргә бүленәләр?
1) хикәя, сорау, боеру
2) бер составлы, ике составлы
3) раслау, инкарь
4) гади, кушма
8. Җөмләнең төрен билгеләгез.
Сигезенче класс шауларга тотынды. (М. М.)
1) җыйнак
2) җәенке
9. Җөмләнең төрен билгеләгез.
Телләр белгән — илләр белгән. (Мәкаль)
1) раслау
2) инкарь
10. Инкарь җөмләне табыгыз.
1) Безгә китәргә кирәк.
2) Көн салкын.
3) Хәерле иртә, күтәрелеп килүче кояш. (Г. Рәхим)
4) Бу турыда әнигә әйтте юк. (М. әмир)
11. Раслау җөмләне табыгыз.
1) Безнең өчен бу сорау — сорау түгел. (М. Мәһдиев)
2) Су тирәнәя төште. (М. Әмир)
3) Ат карышмады. (М. Әмир)
4) Әбине һич онытасым юк.