12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Альметова Нурсила Фахретдиновна15

 Тема: “Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау”

Максат: Исем, лексик мәгънәсе, грамматик категорияләре, ясалышы, синтаксик функциясе турында белемнәрне ныгыту һәм системага салу.

Бурычлар:

1) Укучыларның исемнәр темасын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

2) Фикер йөртү сәләтен үстерү.

  1. Туган телгә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһалау: дәреслек, компьютер, слайдлар.

 

Дәрес барышы

 

I. Оештыру.

Дәрескә хәзерлек, уңай халәт тудыру.

  1. Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! ( 1слайд)
  2. Хәерле иртә агачлар,

Хәерле иртә кошлар, Хәерле иртә табигать, Хәерле иртә дуслар!

  1. Сыйныфта барыгыз да бармы? ( дежур укучы җавабы)
  2. Өйгә эш нәрсә бирелгән иде?

- Исем темасы буенча өйрәнгән кагыйдәләрне кабатлап килергә.

 

II. Актуальләштерү.

 

1. Укучылар, өстәлләрегездәге текстка игътибар итегез (бер укучы кычкырып укый)

Башкортстанның табигате матур, бай, серле һәм төрле. Калын зур урманнар да, тигез далалар да бар анда. Урманнар – республикабызның зур байлыгы. Урманнарда төз наратлар, зифа каеннар, файдалы гөлҗимешләр үсә*.

Башкортстанның климаты уртача: кышлары артык салкын түгел, ә җәйләре түзә алмаслык эссе булмый. Шуңа күрә республиканың бай табигате, йомшак, саф һавасы иген үстерергә, терлек үрчетергә уңайлы. Терлекчеләр мөгезле эре терлек үрчетәләр, дуңгызчылык һәм кошчылык белән шөгыльләнәләр*.

Дим һәм Өршәк буендагы аланнарда өлгергән алма, чия, кура җиләге, кызыл бөрлегәннәр һәм башка җиләк-җимешләрне күреп күзләр камаша.

Чиста табигать – сәламәтлек нигезе. Шуңа күрә аны карап, чистартып торырга кирәк. Табигатьне саклау – Ватанны саклау дигән сүз ул!

 

2. Тексттан исемнәрне табыгыз.(1 абзац)

- Ни өчен мин сезгә исемнәрне табарга куштым соң?

- Шулай булгач бүгенге дәреснең темасы нинди?

- Әйе, балалар, бүген без сезнең белән исемнәрне гомумиләштереп кабатларбыз. ( 2 слайд)

- Ә нинди максат куярбыз? ( 3 слайд)

- исемнәрне гомумиләштереп кабатлау;

- мөстәкыйль сүз төркеме буларак исемнең моделен төзү.

III. Куелган проблеманы чишү.

3. - Исем нәрсә ул?

- Исем нәрсәне белдерә?

- Исем нинди сорауларга җавап бирә? ( 4 слайд)

Исем сүз төркеменә нинди кагыйдә барлыкка килде. Шул кагыйдәне формалаштырыгыз.

НӘТИҖӘ: Шулай итеп, исем предметны яисә затны, предметсыз төшенчәне белдереп кем? нәрсә? соравына җавап бирә торган мөстәкыйль сүз төркеме.

4. Текстка кире кайтабыз. Ни өчен Ватан сүзе баш хәрефтән язылган?

-Ялгызлык исеме. (текстан башка ялгызлык исемнәрне табу)

-Тагын нинди исемнәр бар?

-Уртаклык. (текстан уртаклык исемнәрне табу)

-Димәк, исемнәр мәгънәләре ягыннан нинди төркемнәргә бүленәләр? (ялгызлык, уртаклык.) (5 слайд)

НӘТИҖӘ: Шулай итеп, исемнәр ялгызлык һәм уртаклык исемнәргә бүленәләр. Уртаклык – бер төрдән булган әйберләрне атаучы исем.

Ялгызлык – бер төрдән булган әйберләрнең берсенә генә бирелә торган исем. Ялгызлык исемнәр баш хәрефтән языла.

IV. Ял минуты. “Җил исә”

1. Исем нәрсәләр белән төрләнә?

- Татар телендә исемнең ничә килеше бар? ( 6 слайд)

- Исемнәр кайчан килешләр белән төрләнә? (Җөмлә кисәкләре белән бәйләнешкә кергәндә.)

- Исем нинди саннарда килә?

- Берлек һәм күплек санның күрсәткечләре нинди?

Предметның кайсы затка караганлыгы ничек белдерелә? (тартым кушымчалары белән белдерелә)

НӘТИҖӘ: Шулай итеп, исемнәр сан, килеш һәм тартым белән төрләнәләр.

 

2. Исемнәрнең килешләрен күрсәтегез.

а)мәктәбең Чыгыш килеше

б) мәктәбеңнең Юнәлеш килеше

в) мәктәбеңә Баш килеш

г) мәктәбеңнән Төшем килеше

д) мәктәбеңдә Иялек килеше

е) мәктәбеңне Урын – вакыт килеше ( 7 слайд)

 

3) Сүзләрне күплек санында язарга.

Урман, тиен, агач, җәнлек, аю, кош, чәчәк, сан.

 

4)Тексттан күплек сандагы исемнәрне табарга.

 

5) Җөмлә кисәге буенча тикшерү (*)

 

4. Ясалышы.

- Хәзер исемнәрне ясалышы ягыннан да тикшереп карыйк. ( 8 слайд)

- Нарат, кошчылык, гөлҗимеш, җиләк-җимешләрне,кура җиләге, РБ.

 

НӘТИҖӘ: Шулай итеп, ясалышы ягыннан исемнәр 6 төрле булалар икән.

( 9 слайд)

6. -Әйдәгез, балалар, үткәннәргә нигезләнеп, дәреснең моделен төзеп карыйк әле.

Проект төзү

 

7. Белемнәрне бәяләү.

8. Өй эше: ( 10 слайд)

Модель буенча исем темасын сөйли белергә.

V. Рефлексия

1.Дәрестә нинди тема үтелде?

2.Максатыбызга ирештекме?

 

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.