12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Яуллина Лейсан Рустамовна35
Россия, Татарстан респ., Черемшанский район, село Амирова











«Укыту-методик комплектларны кулланып балаларны татар һәм рустелләренә өйрәтүдә

яңакараш»

(ата-аналарҗыелышы)


















Әзерләүче

тәрбиячесе

Яруллина Л.Р.


Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы шәхес тәрбияләү.

Бүген гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандартлары тормышка ашу кысаларында рус телле балаларны татарча;татар баларын русча, шулай ук ана телендә яхшы сөйләшергә өйрәтү буенча яңа укыту-методик кулланмалар (УМК)лар эшләнде .

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар эмоциональ, хәрәкәтчән, тиз арыйлар. Бала материалны үзе өчен кызык булса гына, үзенең шәхси ихтыяҗларына туры килсә генә кабул итә һәм фикерли башлый.

Шуңа күрә телне өйрәтү процессы кызыклы геройлар белән, уен элементларын кулланып өйрәтелә, ә бу – тел материалын өйрәнүгә зур мотивация бирә .

Материал аралашу ситуацияләрендә, ситуатив күнегүләрдә кат-кат кабатлана. Бала ихтыярсыз рәвештә телне тиз үзләштерә.

Татар балаларын рус теленә өйрәтү УМКсы “Изучаем русский язык”, татар балаларын ана теленә өйрәтү УМКсы –“Туган телдә сөйләшәбез” диеп атала(күрсәтү).

Ә менә рус балаларын татар теленә өйрәтү УМКсы”Татарча сөйләшәбез”диеп атала. Ул өч проекттан тора:(күрсәтү)

Минем өем” 4-5яшьлек балалар (уртанчылар төркеме)өчен.

Икенче проект “Уйный – уйный үсәбез” 5-6 яшьлек балалар (зурлар төркеме)өчен.

Өченче проект “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” 6-7 яшьлек балалар ( мәктәпкә әзерлек төркеме)өчен.

Уртанчылар төркеме өчен әзерләнгән комплектның төп максаты – балаларны үзләрен әйләндереп алган мохиттәге предметлар белән таныштыру, татар телен өйрәнүгә мотивация тудыру.

Зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеме өчен әзерләнгән комплектларның максаты – балаларга әйләнә-тирәдәге предметлар турында тулырак мәгълүмат бирү, аларны мөстәкыйль аралашуга әзерләү. Темалар бер-берсенә бәйләнешле итеп, балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып сайланган. Белем бирү эшчәнлекләренең темасы катлауландырылып, кабатлана бара, алар баланың сөйләм телен камилләштерү максатын күздә тотып төзелгән. Һәр теманы йомгаклау өчен, гомумиләштерү эшчәнлеге буларак, анимацион күренешләр дә, эш дәфтәрләре, аудиоматериаллар да эшләнгән. (күрсәтү)

Бу укыту – методик кулланмага таянып ТНВ каналы“Әкият илендә” дигән тапшыру эшләгән. Ул якшәмбе көнне 9.30 минутта ТНВ каналыннан күрсәтелә.Сез балаларыгыз белән бергә үл тапшыруларны карый аласыз.

Заман таләпләренә җавап бирерлек татарча мультфильмнар эшләнде; булган мультфильмнар татарчага тәрҗемә ителде; шулай ук татар язучыларының(Г.Тукай, А.Алиш) баланың яшь үзенчәлегенә туры килгән әсәрләреннән мавыктыргыч мультфильмнар әзерләнде. Сез аларны да бергә карап, караган мультфильмнар турында уй-фикерләр алышып, рәсемнәр ясый аласыз. Бу бердәм эшчәнлек балаларыгызга белем һәм тәрбия бирүдә зур файда һәм нәтиҗә китерә.Уңышлар Сезгә!




























Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.